ТАТ РУС ENG

Билалова Р. Бөек Тукай поэзиясе – Урманченың илһам чыганыгы (Тукай сынлы сәнгатьтә)

Эчтәлек

Кереш

1 нче бүлек. Бакый Урманче – татар сынлы сәнгатенә нигез салучы

2нче бүлек.  Бөек Тукай поэзиясе – Урманченың илһам чыганыгы

3нче бүлек. Тукайның Кырлайдагы  мемориаль паркы

Йомгаклау

Файдаланылган әдәбият исемлеге

Кушымта

Кереш

Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай… Мәдәниятебез өчен иң кадерле исемнәр. Аларны нәрсә берләштерә? Әлбәттә, Ватанга һәм милләткә ихлас мәхәббәт, самими хезмәт. Тукай үзебездә зур милли рәссамнар булачагына өметләнә, Бакый ага Урманче  бу өметнең үз шәхесендә гәүдәләнү бәхетенә ирешә һәм, Тукай иҗатына мөкиббән китеп, аның әсәрләрен гомере буе рәсемнәре белән бизи. Күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт болай дип язган: «Без, яңа татар поэзиясенә һәм татар музыкасына нигез салучылар кемнәр дип сораганда, беренчесе – Тукай, икенчесе – Сәйдәш дип жавап бирсәк, инде татар сурәтчелек сәнгатенә нигез салучы кем дигәндә, Бакый ага Урманче дип, җанлы рәвештә әйтә алабыз».

Габдулла Тукай иҗатыннан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Татар әдәбиятында зур урын тоткан шагыйрь заманнар узу белән үзе дә сәнгать әсәрләренә килеп керде. Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр белән хәзерге буын да кызыксына. Безне дә бөек рәссам Бакый ага Урманче иҗатында яраткан шагыйребез Габдулла Тукай образының чагылышы битараф калдырмады.

Габдулла Тукайга багышланган мемориаль комплекс – Бакый Урманченың иҗат җимеше. Бу музей башкаларына караганда да халыкны үзенә күбрәк җәлеп итә, чөнки монда шагыйрьнең бөтен тормышы һәм иҗаты тасвирлана. Тукаебыз иҗатын дөньяга танытуда рәссамның үзеннән зур өлеш кертүенә хезмәтебезне башкаруга хәзерлек барышында тагын бер инандык һәм башкаларга да шул турыда мәгълуматны җиткерәсебез килде.

Бакый ага мәңгеләштергән музеебызда ел дәвамында төрле күңел ачу чаралары зур әзерлек белән мавыктыргыч итеп уздырыла. Каникул көннәрендә балалар өчен театральләштерелгән тамашалар оештырыла. Бирегә яшьләр туй мәҗлесен һәм башка гаилә бәйрәмнәрен ямьләндерер өчен киләләр. Без, татар мәдәниятын тагын да нурландырып торучы бу комплекс өчен, сынлы сәнгатебезнең патриархы алдында мәңге бурычлыбыз.

 

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы

Бакый Урманче – сынлы сәнгатебезнең

патриархы, аның башы, аксакалы.

Нәкый Исәнбәт

Халыкта үзенең эше, акылы, белеме белән аерылып торган кешене «аксакал» дип атау гадәте бар. Бу сүз Бакый ага Урманчега тулысы белән туры килә. Вакыт бездән Бакый Урманче белән саубуллашу көнен ераккарак этәргән саен, аның илһамлы сәнгате мәгънәлерәк, көчлерәк һәм тирәнрәк була бара, чөнки бөек сәнгать ачышларының мәгънәсен һәм асылын торган саен тулырак аңлыйбыз. Ул — татарда гына түгел, барча төрки халыкларда диярлек беренче профессиональ рәссам. Ул  — Казан Сәнгать мәдрәсәсендә татарлардан беренче укучы, югары белемле беренче татар укытучысы. 1926 елда ул, беренчеләрдән булып, ВХУТЕМАСны тәмамлый. Урманче  — татар халкының гамәли-декоратив сәнгатенә таянып, үзенчәлекле сынлы сәнгатенә нигез ташы салучылардан. Үз гомеренең 30 елын  читтә, сөргендә уздырырга мәҗбүр булса да, кайткач, калган гомерендә, күп санлы скульптура, нәкышь, графика эшләрен иҗат итү насыйп була аңа. Ул гомере  буе тылсымлы  сәнгать төрләрен ачкан.  Бакый Урманче үзенең табигать биргән сәләте, тырыш хезмәте һәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300 гә якын картина, 100 дән артык скульптура  иҗат иткән. Аның сәнгать өлкәсендә җитмеш елдан артык актив эшчәнлеген үз эченә алган иҗат юлы, рәссамның халыкка армый-талмый хезмәт итүе, бөек осталыгы һаман камилеккә омтылуының мисалы булып тора. Рәссам иҗатының һәр мизгеле, бөтен гомере кебек үк, тормышының төп максатына — сәнгатькә хезмәт итүгә бирелгән меңнәрчә рәсемнәр, картиналар, скульптура әсәрләре. Алар халык хәтереннән, халык йөрәгеннән чыгып, рәссам йөрәге аша үткәннәр дә яңадан халыкка әйләнеп кайтканнар төсле. Тик бу юлы инде алар гади төшермәләр, ягъни копияләр булып түгел, ә җанлы образлар булып әйләнеп кайтканнар. Нәкъ менә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты кебек.

 

Бөек Тукай поэзиясе – Урманченың илһам чыганыгы

 Син кояштан нур алдың,

Чәчәкләрдән – буяуны.

Кулларың ташка тисә,

Таш та уянды,

Уянды, уйланды,

җырлады, моңланды…

Нәби Дәүли

“Килер заман: һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, — дип язган иде Тукай. Ул заман килде. Тукай тормышын өйрәнүгә бик күп язучы, галим, рәссам, композитор үзеннән өлеш кертә. Рәсем сәнгатендә Тукай образын гәүдәләндерүдә иң күп көч куйган өлкән буын рәссамнарының берсе – Бакый Урманче. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Тукай чордашы. Ул — татар сынлы сәнгатенә нигез салучы.

Тукай иҗатын мәңгелештерүдә Бакый Урманченың хезмәте әйтеп бетергесез зур. Хәзерге көнгә хәтле дәвам иткән график әсәрләре — «Шүрәле», «Кисекбаш», «Печән базары» һәм башка йөзләрчә әсәре – моның ачык мисалы. Алар гади иллюстрация түгел. Һәр теманы ачуда рәссам яңадан-яңа стиль алымнары таба, камилләшүгә омтыла – татар халык сәнгатен, чигеш-орнаментлар стилен ныклап үзләштереп, шул ук вакытта Шәрык культурасы традицияләре рухында, назыйрә рәвешендә иҗат итә. «Шүрәле» сәхифәләре — татар халык сәнгатенең гүзәл күренеше.  

Тукай иҗаты Бакый ага эшчәнлегендә әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Рәссам бөтен иҗатын бөек шагыйрь темаларына багышлый. Тукай юбилеена багышланган күргәзмәләрдә күңеленә иң якын әсәрләрен урнаштыра. Аның замандашларының скульптур портретларыннан торган тулы бер серияне иҗат итә. Шуларга ук нәкышь һәм графика эшләрен дә кушсаң, шактый саллы экспозиция тәшкил булыр иде. «Шүрәле» темасына гына да аклы- каралы вариантта дистәләгән сериясе бар. Агачтан юнып эшләнгән кече формада скульптур әсәрләре дә бик күп. Бакый Урманче Тукай поэзиясендә чын мәгънәсендә илһамланып, ләззәт алып эшләгән һәм ул моны үзенең изге бурычы итеп санаган. Чөнки Тукай — уникаль, кабатланмас шагыйрь һәм татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле, бөек шәхес. Аның иҗаты мәгънәви яктан сәнгати формаларга бай. “Шагыйрьнең кайсы гына әсәрен алма, андагы образларны сынлы сәнгать чаралары аша тасвирлап бирү иҗади якын килүне сорый. Аның һәр әсәрендәге образларны, вакыйгаларны тасвирлау җиңел. Иң мөһиме — аның бөтен иҗаты халыкчан, татар тормышыннан алынган. Аның кайсы гына әсәрен кайта-кайта кабат алып укыма, үзең өчен яңалык табасың, яңа хисләр, яңа тойгылар, уй-фикерләр белән байыйсың”, — дип язган Бакый Урманче Тукаебыз иҗаты хакында.  

Тукайның Кырлайдагы мемориаль паркы

Бакый Урманче — Кырлайдагы Габдулла Тукайга багышланган мемориаль паркка нигез салучы.  Бу мемориаль комплекс – тулысы белән Урманченың иҗат җимеше.   

Тукайның сыны һәркемнең игътибарын ерактан ук җәлеп итеп, ниндидер эчке нур балкытып тора. Бу һәйкәлдә татар халкының сөекле улына карата иң җылы хисләре чагыла кебек.Тукайның пальтосын салып эскәмиягә куюы, уйланып утыруы да очраклы гына хәл түгел  төсле.  Әйтерсең, бөек шагыйрь кайчандыр үзен җылыткан, ач үлемнән саклап калган Кырлаена яңадан кайткан да хәзер инде рәхәтләнеп, җан һәм кояш җылысы алып утыра.

Мемориаль объект буларак, «Кырлай»ның татар мәдәнияте тарихында әһәмияте арта бара, ул күз алдында шагыйрьне искә алу  урынына әверелеп килә. Бу очраклы хәл түгел. Шагыйрь үзенең даһи «Шүрәле» поэмасында шушы зур булмаган авылны, аның инешен-кырын, карурманнарын мәңгеләштергән.

Кырлай урманында мемориаль зона булдыру Бакый Урманче куңелендә ул Ташкентта яшәп, үз гомерен шунда тәмамлар кебек тоелган чакларда ук туган.

Рәссам Мәскәүдә үткәреләчәк Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе өчен, хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеенда саклана торган Тукайның   бюстын әзерли. Аңа 1957 елны Татарстан хөкүмәте тарафыннан, Мәскәүдә үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын оештыруга чакырылган елны, бөтенләйгә туган ягына Казанга күчәргә тәкъдим ясала.  Декада көннәрендә үк күпләр белән очрашып, Кырлай мемориалы турындагы идеясен уртаклашыр кешеләр эзли башлый. Ә инде 1958 елның ахырында, Кырлай урманнарына якынлашам диеп,  дәртләнеп Казанга кайта.

Аның идеясен күтәреп алган беренче кеше — Сибгат Хәким. Аның бөек  рәссамга булган кайнар мәхәббәте һәркемгә мәгълүмдер. Бакый Урманче Сибгат Хәкимнең Арча җитәкчеләре белән якыннан таныш икәнен белә. Алар да бу фикерне хуплыйлар. Шуннан ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур Хәсәнов Сибгат Хәким белән Бакый Урманчены Кырлайда үткәреләсе зур бер җыелышка чакыра. Бу очрашуда Бакый Урманче Кырлай урманында торгызылырга тиешле мемориаль комплекс турында сүз алып бара.  Мансур Хәсәнов аның идеясен яклап чыга һәм, аңа хас оперативлык белән, тартмый-сузмый Арча район башкарма комитетына бу идеяне тормышка ашырырга керешергә куша.  

Иң әүвәл урманга барып, яхшы бер урын билгеләргә кирәк була. Ул чакта Бакый Урманченың сәламәтлеге какшамаган һәм ул үзе тиешле урынны билгеләргә бара. Шулай йөргән арада, үзәк властьлар  рөхсәтеннән башка урманда хуҗалык итүне тыя торган закон барлыгы ачыклана. Бу аларның юлында беренче җитди киртә була. 1976 ел башында аларның эшләре инде тәмамланырга тиеш. Үзәк властьларның рөхсәте булмыйча торып, тиешле органнарның табигатьне саклау законнарын бозмаячаклары билгеле. Эшне оештыручылар, пошынып, башка юллар эзли башлыйлар. Ниһаять, тырыша торгач, авыл читендә мәктәпнең тәҗрибә кыры территориясеннән бер кисәк җир кисеп алып, шунда мемориаль парк булдырырга карар кылына. Шул нияттән 1976 елга түбәндәге эшләр тәмамланып бетәргә тиеш була:

1. Булачак паркның мәйданын төгәл билгеләү, койма белән әйләндереп алу, төзелешнең җир эшләрен үтәү, юлларны рәтләү.

2. Детальләп “Шигърият йорты”н проектлау, эш сызымнарын булдыру. (Йорт проекты әле бары Бакый Урманчының эскизларында гына була.)

3. Тукай скульптурасын һәм берничә шүрәленең агач фигурасын хәзерләү.

Эскизлар әзер булса да, кеше буеннан озынрак сыннар уемлау җитди хезмәт таләп итә. Бу изге эшне башкарырга ярдәмчеләр дә табыла. Алар  эшне аңлап һәм Тукай истәлегенә зур мәхәббәт белән карый торган кешеләр булып чыга.

Г.Тукайның 1976 елгы юбилее, башлыча, Кырлайда, төзелә башлаган мемориаль комплексның бердәнбер тулысынча  эшләнеп беткән өлеше – Тукайның монументаль скульптура фигурасы фонында уза.

Мемориаль паркны булдыру өчен Бакый Урманче ниләр генә эшләми. Аңа хәтта салкын кыш көннәрендә урманга барып, мәһабәт чыршы-наратларны урман кисүчеләр кулыннан алып кайтырга туры килә.  

Тукайның натурадан бер ярым тапкыр зурайтылган скульптурасы – комплексның иң әһәмиятле өлеше. Биеклеген, ике метр ярым итеп, Бакый Урманче аны балчыктан Казанда —  үз остаханәсендә эшли. Тукай образы аша ул  борынгы тәрбия элементларының скульптор хезмәтенә йогынтысы нинди булганны күрсәтергә тели.

1976 елның кышы салкын булып килә, шуңа күрә осталарга туң бүрәнәләрне эшкәртү бик авыр була. Аларның фидакарь хезмәте, шагыйрьгә мәхәббәте Бакый Урманчены сокландыра, күңелен нечкәртә. Аңа тагын да илһамланып эшләргә көч өсти.  Халкыбызның агачтан кору сәнгатенең классик формасын алып, аның структурасын, төзеклеген, матурлыгын, бизәкләренең байлыгын күрсәтү ягында була автор.  

Мемориаль комплексның үзәге – “Шигърият йорты” – музей. Ул шигърият һәм иҗат учагы булып күзаллана.  Биредә шигырь сөючеләр, яшь шагыйрьләр өчен үзгә атмосфера тудырасы килә рәссамның.  

Төзелешнең икенче чиратын башлау инде 1985 елда, башка шартларда бара. Кырлай зонасында  тагын өч объект хасил була:

1. Шүрәле паркы, шигърият йорты.

2. Борынгы өй һәм Сәгъди абзый йорты.

3. Митинглар мәйданы.

“Шүрәле паркы” дип Бакый Урманче элек Кырлай урманыннан эзләп тә соңыннан мәктәп территориясеннән бүлеп алынган урынны атый.

Шагыйрьнең йөз еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә әдипләр, шагыйрьләр, бию һәм музыка осталары беренче тапкыр чыгыш ясаган мәйдан – төрле митинглар, җыешлар өчен бик уңайлы урын булып чыга.    

Юбилей үтте, эш бетте  дип тынычланып ятмый Бакый ага.Без Тукай “Кырлае” белән даими рәвештә шөгыльләнергә тиешбез, монда безне төрле “мөлдерәмә” даталар гына куып-хәрәкәтләндереп торырга тиеш түгел дип уйлый  һәм яңадан эшкә керешә. Ашыкмыйча, җиренә җиткереп, шагыйрьгә лаеклы итеп эшләргә тиешлеген белдерә ул. Бу бит халык өчен кирәк. Тукай бездән күптән китте, ә безнең йөрәкләрдә һәм үзенең үлмәс әсәрләрендә ул һаман яши.

 

Йомгаклау

“Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнар чыгып, Шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кылып чыгарырлар”, — дип язган була Г. Тукай. Хыялы чынга ашты олуг шагыйребезнең. Тукай исән вакытта бер һава, бер су, бер тәгам белән нигъмәтләнеп, бер телдә сөйләп, бер җырулар көйләп вә җырлап яшәгән Бакый Урманче озын гомеренең 70 ләп елын «Шүрәле»не тәрсим кылуга багышлый.  

Кайсы мәрмәр портретын, сынын гына карасаң да, рәссам Тукайның башын югарырак күтәртеп, еракка төбәлгән  күзләрдә ша¬гыйрьнең туган халкы хакында гамь-хәсрәте, киләчәккә уй-хыялларын бөтен барлыгында күрсәтү  мөмкинлеген ачу өчен эшләнгәнлеге тоела.

Хезмәтебез  Бакый Урманче иҗатында Тукай образының бик мөһим урын алып торуын тулысынча күрсәтеп бетерә алмаса да, күпмедер күләмдә бәяләргә мөмкинлек бирер һәм  халыкыбызның иң мәшһүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре белән рәссамына карата ихтирам хисләре уятыр. Бу ике бөек шәхес —  чын мәгънәсендә бөтен халыкныкы. Алар —  безнең горурлыгыбыз. Татар яшәгәндә, теле һәм милли җаны исән булганда,  милли моңнары яңгыраганда Г.Тукай һәм Б.Урманче яшәячәк. Алар  туган халкыбыз  белән киләчәккә бара.  Еллар үткән саен Тукай һәм Урманче иҗатының мәгънәсе тирәнрәк ачыла бара, яңадан-яңа талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы буларак шаулап агуын дәвам итә.   

Алар калдырган иҗат мирасы, рухи яктылык – татар халкы өчен бик зур байлык. Алар исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аларның безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз булып яшәргә хаклары бар. Халкыбыз белән бер уй, бер өмет, бер хыялда яшәгән, иҗат иткән шәхесләребез иҗаты мәңгелек!

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге

1. Җиһаншина З. Тукай образы – рәссамнар иҗатында / Мәгариф. – 2008. — Апрель.

2. Исламов Ф. Тукай образы – әдәбиятта һәм сәнгатьтә / Мәгариф. – 2006. – Апрель.

3. Миннибаев К.С., Ахметова Ф.В. Баки Урманче. Альбом. – Казань: Тат. книжное издательство, 1982.

4. Тукай Г. Әсәрләр 5 томда. – Казан: Татар . кит. нәшр., 1985. – 2т. – 361 б.

5. Бакый Урманченың  рухи дөньясы. Төзүчесе Ф. Ахметова-Урманче – Казан: Татар . кит. нәшр., 2005. 302 б.

 

Арча муниципаль районының гомуми белем

муниципаль учреждениесе

"Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе"

11 нче сыйныф укучысы

Билалова Рамилә

Җитәкче:

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Ибраева Рәсимә Хәниф кызы

gabdullatukay.ru, 2013 ел 


Комментарий язарга


*