Кереш
Бөек талантларның гаҗәеп үзенчәлекләре була. Алар иҗатының философик мәгънәсе, шигъри байлыгы һәм тарихи әһәмияте заманалар узган саен тирәнрәк ачыла бара. Алар иҗатында яңа буын кешеләре үзләренә яңадан-яңа рухи азык табалар. Русларның — Пушкины, казакъларның — Абайы, латышларның — Райнисы, украиннарның — Шевченкосы, төрекләрнең — Юныс Әмрәсе, кыргызларның — Токтогулы, чуашларның — Ивановы белән бер рәттән татарның — Габдулла Тукаен бөек талантлар рәтенә кертмичә һич мөмкин түгел.
Тукай – безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Тукай кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Бу әсәрләр татар халкы күмпе яшәсә – җир йөзендә әле шул кадәр яшәр.
Һәр чор бөек әдипнең яңа сыйфатларын ача, аның иҗатында үзенә якын яңгыраш таба, Тукайның беренче әсәрләре басылып чыкканнан соң узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте татар һәм Россиянеке генә түгел, бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде. Шагыйрьнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, җыентыклары һәм аның турындагы китаплар йөзләрчә тапкыр басылды. Чын шигърият өчен бернинди чикләр юк. Ул нурларын һәкемгә һәм һәр тарафка юмарт сипкән кояш кебек.
Танылган татар шагыйре Илдар Юзеевның мондый юллары бар:
Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,
Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә — Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
Чыннан да, Габдулла Тукай — татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул. Безгә бары тик бу кояшның җылысын, яктысын көчәйтәсе генә кала.
Төп өлеш
Г.Тукай олы педагог була. Аның педагогик эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Рус самодержавиясе таркалган, гади халык массасының экономик хәле, белем – культура дәрәҗәсе бик түбән булган XX гасыр башында, ул, алдынгы рус иҗтимагый фикере һәм педагогикасына таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.
Г.Тукай барыннан да элек, яңа тип мәктәпләр булдыруга, халык педагогикасын үстерүгә, әдәбияттан дәреслекләр һәм уку китаплары төзүгә зур көч куя. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары аның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, поэтик әсәрләрендә дә, әдәби – иҗтимагый эшчәнлегендә дә киң чагылыш таба.
Югарыда әйтелгән олы максатны тормышка ашыруның, Тукай уенча, төп юлларыннан берсе — гаилә тәрбиясе. Ул «Ана мәктүбләре» исемле әсәрендә әнә шул мәсьәләләрне яктырта. Ике ханымның үзара хат алышуы формасында язылган бу әсәр ата-аналарны гаилә педагогикасы нигезләре белән коралландыруны күздә тота.
Г. Тукай бала тәрбияләүнең бик шатлыклы, әмма үтә читен һәм мәшәкатьле эш икәнлеген ассызыклый. Баланы ата-анага бәхет һәм башкаларга да шатлык китерерлек итеп тәрбияләү аеруча авыр булуын искәртә. Әдип исә нәкъ шундый максатны гына хуплый да. Ул моны тормышка ашыру эше гаиләдә үк башланырга тиеш дип саный. Автор фикеренчә, татар гаиләләрендә тәрбия эше дөрес нигезгә куелмаган, һәр ата-ана баласын үз һөнәренә генә өйрәтергә омтыла. Мулла, әйтик, үз урыныма булыр дип, баласын шул «эшкә» өйрәтергә тырыша. «Әйтерсең лә, бу дөньяга ирләр — мулла булырга, кызлар остабикә булырга гына туганнар!»(1) — ди ул, ачынып. Димәк, баланың үсешенә, һөнәр сайлавына, тормыш позициясенә дөрес юнәлеш бирү ата-анага, гаилә тәрбиясенә бәйле. Әйбәт һәм максатчан эш иткәндә, ир баладан — арыслан, кыз баладан фәрештә тәрбияләп була, дип исәпли Тукай. Ата-ана, үз чиратларында, әллә ничә фәрештә һәм арыслан йөрәкле әллә ничә егет тәрбия итә алачак.
Аныңча, тәрбия итә белмәсәң, халык каршында да, халикъ (Алла) каршында да җавап бирергә туры киләчәк. Бу — бер яктан. Икенчедән, балага тәрбия бирү ата-анага да бәхет һәм канәгатьләнү хисе китерә. Гомер, вак-төяк нәрсәләр белән үткән гомер төсле булмыйча, хикмәтле, мәгънәле нәрсәгә әйләнә.
Бала тәрбияләүне дөрес нигезгә кую өчен иң элек аның табигатен, әхлагын нечкәләп өйрәнергә кирәк. Моның төп юлы — аны даими күзәтеп, яхшы һәм яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышу, янында күбрәк булу, аның белән шөгыльләнү, бергә йөрү, күбрәк сөйләшү, үзенә сиздермичә генә башка балалар белән уйнаганда сынау. Шулай ук баланың ышанычын яулап алу шарт. Бала ялгышлык эшләсә, моңа зур саклык белән килү зарур. Ялгышның сәбәбен ачыкла. Балага якты йөз, наз кирәк. Ул кәефсез чагыңны күрмәсен.
Шуның өстенә биредә баланы мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе дә куела. Аны укырга-язарга өйрәтү мәҗбүри түгел, чөнки мәктәптә балaгa инде өйрәнелгән нәрсәне янәдән үтү күңелле булмас. Шунлыктан төп игътибар физик һәм рухи яктан тәрбия итүгә юнәлдерелергә тиеш. Баланы физик яктан тәрбияләү буенча да байтак киңәшләр бирелә: һавада йөртү, хәрәкәтләндерү (туп уйнату яки көрәк белән җир казыту, суда йөзү, каек ишү, велосипедта йөрү, гимнастика), саф һавада йоклату, төгәл режим саклау. Әсәрдә баланың аппетитын яхшырту ягыннан да файдалы киңәшләр бар. Беренчедән, ашны төрләндереп тору, икенчедән, өстәлгә ни бирелсә, шуны ашарга өйрәтү таләп ителә.
«Ана мәктүбләре»нең үзенчәлеге шунда ки, ул үгет-нәсихәт, акыл сату рәвешендә генә түгел, ә укучыга баланың һәм аны тәрбиягә алган Гайшәнең эш-хәрәкәтләре, конкрет ситуацияләрдә кылган гамәлләре аша җиткерелә. Шуңа күрә әсәр җанлы, конкрет һәм кызыклы. Г. Тукай баланы гаиләдә тәрбияләү мәсьәләләренә үзенең шигырьләрендә кабат-кабат әйләнеп кайта, аларны хезмәттә чыныктыру, фән нигезендә дөньяга карашларын формалаштыру, туган илгә, халыкка, аның теленә мәхәббәт уяту, халыкның әхлакый һәм эстетик тәҗрибәсенә якынлаштыруга бәйле проблемаларны күтәрә.
Г. Тукай иҗатында, гомумән, балаларны, үсмерләрне һәм яшьләрне уку- укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләренә зур урын бирелә. Аларны политик, эстетик һәм әхлакый тәрбияләүнең төп чарасы — төрле уку йортларында белем һәм тәрбия бирү. Бер яктан, алда әйтелгәнчә, Тукай иске уку-укыту һәм тәрбия системасын, укытучы исемен күтәреп йөргән мулла-хәзрәтләрне тәнкыйтьли. Икенчедән, ул укыту-тәрбия эшен дөньяви нигезгә кору, укыту- тәрбиянең эчтәлеген тамырдан үзгәртү проблемасын куя.
Г. Тукай үзенең әсәрләрендә укуга, мәгърифәткә дан җырлый, мәдхия укый, җәмәгатьчелек фикерен туплап, белемнең абруен күтәрергә тырыша. Бигрәк тә «Хиссияте миллия»дә бу теләк көчле яңгыраш таба. Әлеге мәкаләне Тукайның халык мәгарифе турындагы манифесты дип атарга мөмкин. Уку, ди ул, яшьләрнең иң мөкаддәс, иң беренче вазифасыдыр. Ул чалмалы бурлаклар тырнагыннан, бюрократия золымыннан котылырга, дөресне ялганнан, яктыны караңгыдан, турыны кәкредән, сафлыкны бозыклыктан аерырга һәм беренчеләрнең икенчеләрен җиңүләренә ярдәм итәргә тиеш. Әдип раславынча, бары укыган кеше генә узган белән бүгенгенең, бүген белән киләчәкнең бәйләнешен абайлый ала. Кешелек җәмгыяте үсешенең әһәмиятле закончалыкларыннан берсе — тарих белән хәзерге заманның бердәмлеге, буыннар дәвамчанлыгы. Мәгариф системасы нәкъ менә шундый закончалыкларны аңлатуны үз эченә алырга тиеш. Мәсьәләнең субъектив ягына кагылганда исә, белем алучы «һәрнәрсәне белергә вә һәр Максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек». ««Укымак» ләфзы астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр».(2)
Тукай фикеренчә, бу олы максатларны күпмедер дәрәҗәдә реальный мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә тормышка ашырырга була. Аларда гына кеше булып чыгарга мөмкин. «Русларның үз балалары кайсы мәктәпләрдә укыса, безгә дә шуларның итәкләренә ябышып керергә тырышырга тиештер”.(3)
Г. Тукай үзенең публицистик әсәрләрендә балаларны һәм яшьләрне укытуның эчтәлеге һәм формасы мәсьәләләренә дә туктала. Иң элек аны мәдрәсәләрдә туган әдәбиятны укыту проблемасы кызыксындыра. Ул үзе дә уку китаплары төзи. Мәктәп балаларын уку китаплары белән тәэмин итүгә нинди зур әһәмият бирүен без аның С.Сүнчәләйгә язган хатыннан да ачык абайлыйбыз.
Күрәсең, С.Сүнчәләй Тукайның мәктәп дәреслекләре төзү эшенә керешүен, төп эшенә — шигъри һәм публицистик иҗатына зыян китерер, дип уйлап, хупламаган. Тукай исә бу фикергә каршы чыга: «Мин мәктәпләребезнең хәл теле (бүгенге хәле) илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмыйм»(4) — дип яза. Дәреслек – хрестоматияләр төзеп бастыруга ул татар балаларының рухына файдалы тәэсир ясау мөмкинлеге дип карый.
Беренче рус революциясе чорында көчәеп киткән большевистик идеяләр тәэсирендә ул халыкның гомуми культурасын, белем дәрәҗәсен күтәрү өчен көрәшне патша самодержавиесенә каршы көрәш белән бәйләргә кирәк дип саный. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә шагыйрь укыту — тәрбия системасының дини схоластикага, кеше шәхесен төрлечә кимсетүгә, деспотизмга, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуын чагылдыра.
Шагыйрьнең чын мәгънәсендә дөньяви белем бирә торган мәктәпләр булуын күрәсе килә. Атаклы мәгърифәтче К. Насыйри кебек, халык интереслары өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклеләре тәрбияләүне алга сөрә. «Безнең милләт тә, — дип язды Г. Тукай 1906 елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, — башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ» (5). Шул ук мәкаләсендә шәхси һәм җәмгыять интересларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән булуын аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алган кешеләр тәрбияләргә кирәклеген күрсәтә.
Г. Тукай әдәбиятның, сәнгатьле сүзнең халык массасын тәрбияләүдә әһәмиятле чара булуын яхшы аңлый. Шуңа күрә үзенең поэтик һәм прозаик әсәрләрендә яшьләрне тәрбияләүнең иң актуаль мәсьәләләрен күтәрә. Г. Тукай дөньяви тәрбия бирү ягында тора. Ул Европа тибындагы милли, шулай ук катнаш мәктәпләр (реаль училищелар, гимназияләр) булуын күрергә тели, иске татар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре программаларын, анда укытуның торышын һәм аларның укытучыларын тәнкыйтьли. «Мәктәп вә школа» (1912) шигырендә шагыйрь рус мәктәбен татар мәктәбе белән чагыштыра һәм: «Школада — тормыш, мәктәптә — дин»,— дигән фикер әйтә.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ана теленең гаять зур роль уйнавын искә алып, шагыйрь халык массасында, шул исәптән балаларда, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, китап укырга кызыксынуларын үстерергә омтыла. «Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар» (1911) дигән мәкаләсендә ул, татар теленең эчке законнарын исәпкә алмыйча, телгә ясалма рәвештә грамматик категорияләр кертергә омтылучылардан ачы көлә, үзенең туган телен кимсетеп, гарәп, төрек телләрен өстен күрүчеләрне гаепли, телнең халык тормышы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнештә булуын исбатлый.
Г. Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләре булдыру, татар телен һәм әдәбиятын, башка фәннәр кебек, тулы хокуклы итү өчен көрәшеп кенә калмый, бәлки яшь буынны бөек рус халкы культурасына якынайтырга да омтыла. Моның өчен татар һәм рус халыклары арасындагы элемтәләрне киңәйтергә, рус халкы казанышларын ныклап өйрәнергә өнди. Бу яктан ул үзе дә яшьләр өчен үрнәк була. Уральск мәдрәсәсендә укыган чорда ул, рус классына йөреп, рус телен өйрәнә, А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, М.Горький әсәрләре белән таныша, соңрак анарның шактыен татарчага тәрҗемә итә. Шуны да әйтергә кирәк, Г.Тукай мәдрәсәдәге кайбер шәкертләргә үзе дә рус теленнән дәресләр биргән. Аның 1903—1904 елларда Уральск шәһәренең бер мәктәбендә укытучылык итүе дә мәгълүм.
Г. Тукай, балаларга дөньяви белем бирү белән бергә, аларда намуслылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләүне алга куя. Ул туган җиргә, сөекле Ватанга, гади хезмәт кешесенә ихтирам хисләре патриотизмның нигезе икәнлеген тирән аңлап эш итә. Шуңа күрә күп кенә әсәрләрендә туган ягына, аның матур табигатенә, кешеләренә үзенең җылы хисләрен белдерә.
Шагыйрь үз әсәрләрендә, авырлыклардан курыкмаучы, хезмәт ярата торган кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була, дигән фикерне алга сөрә. Аның мондый карашлары аеруча «Япон хикәясе» әсәрендә тирән чагылыш таба. Әдип хезмәткә мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген әйтә, ялкаулыкны, җиңел тормыш эзләп йөрүчеләрне тәнкыйть итә.
Шагыйрь, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, балалар өчен «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләр иҗат итте. Аларда ул шүрәле, су анасы, җен, убыр кебек затлар аша балаларда әхлаклылык, игелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә омтыла.
Шагыйрь эстетик хисләрнең кешене эшкә, яшәүгә дәртләндерүен тирән аңлаган. Шуңа күрә яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә җитди игътибар иткән. Ул матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны эстетик тәрбия эшендә көчле чара дип исәпләгән. Татар мәктәпләренә җыр-музыка, рәсем кебек фәннәрне кертү турында сүз алып барырга да мөмкин булмаган ул заманда Г. Тукай яшь буынга эстетик тәрбия биргәндә сәнгатьнең барлык төрләреннән файдаланырга тәкъдим итә. Ул үзенең «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә чын мәгънәсе белән халыкчан, тирән патриотик, мораль тотнаклы җыр һәм музыканың тәрбия өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия булуы турындагы фикерләрен бәян итә. Шагыйрь халык җырлары һәм көйләренең тәрбияви роленә зур бәя биреп кенә калмый, бәлки музыка сәнгатенә бөек рус халкыннан өйрәнергә чакыра. Ул рус классик музыкасы һәм аның яшьләрне тәрбияләүдәге роленә, яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә туган як табигатенең дә әһәмиятле чара булуына басым ясый.
Баланың һәрьяклап үсешенә ирешүдә физик тәрбиянең дә җитди роль уйнавын шагыйрь дөрес аңлый. Шуңа күрә ул үзенең әсәрләрендә балага өйдә тиешле шартлар булдыруның, кояш, һава һәм судан дөрес файдалануның әһәмиятен дә яктырта, ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә балаларның билгеләнгән режимны төгәл үтәүләрен күзәтеп торырга киңәш итә. Аларның капризларына юл куеп, барлык теләкләрен үтәү юлы белән барырга ярамавын кисәтә.
Г. Тукайның педагогик карашлары аның эш практикасында ачык чагыла.
Мәктәптә укыткан чагында, балаларда укырга теләк һәм кызыксыну уяту өчен, яңа методлар, яңа алымнар кулланырга омтыла, мөстәкыйль эшләр оештыруга, уку һәм язуга, укыганны сөйләтүгә, аерым темалар буенча фикер алышу оештыруга зур әһәмият бирә. Мондый алымнарның балаларда фәннәрне үзләштерүгә кызыксыну тәрбияләүгә, аларның активлыгын, фикер йөртү сәләтен үстерүгә ярдәм итүен күз алдында тотып эш итә. Шагыйрь алдынгы татар укытучылары белән якыннан аралаша. Аларны алдынгы рус педагоглары фикерләре белән даими таныштырып барырга тырыша, үзенең киңәшләрен бирә.
Укытучы хезмәтенә Г. Тукай тирән хөрмәт белән карый. Укытучы, укымышлы һәм культуралы кеше булудан тыш, үз халкын яратучы һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәүче булырга тиеш, дип саный. Бала тәрбияләүнең изге эш булуына шагыйрь чын күңелдән ышана. Шуңа күрә моның шул эшкә сә-ләтле булган кешеләргә, халык укытучыларына тапшырылырга тиешлеген әйтә.
Г. Тукайның тәрбия эшендә укытучының авторитеты һәм аның башкаларга һәрьяктан үрнәк булырга тиешлеге турындагы фикерләре дә игътибарга лаек. Үзенең педагогик хезмәтләрендә чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның сөекле һәм якын дусты булып әверелә, дигән фикер үткәрә. Биредә ул укытучы һәм тәрбиячеләрне балалар турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә, аларны җәмгыятьнең файдалы кешеләре итеп тәрбияләргә өнди. Ул балага дөрес тәрбия бирүнең ата-ананың изге бурычы һәм җәмәгатьчелек эше икәнлеген дә искәртә.
Әдип халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы фикерләргә, аеруча бөек рус педагогикасына таянып эш итә. Мәгълүм ки, ул К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой эшчәнлегенә югары бәя бирә, дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә, аларның хезмәтләреннән файдалана. 1909 елда аның «Яңа Кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеге дөнья күрә. Анда 64 хикәя, проза белән язылган берничә мәсәл һәм 16 шигырь кертелгән. Әлеге дәреслеккә ул К. Д. Уишнскийның «Родное слово», «Детский мир» дигән китапларыннан — «Балалар күзлеге», «Һәр нәрсәнең үз урыны бар», «Чүлмәк илә казан», «Ике сабан», «Җил илә кояш» әсәрләрен, Л. Н. Толстойның «Новая азбука»сыннан «Кырмыска илә күгәрчен» («Яхшылыкка яхшылык»), «Үрдәк илә ай», «Арыслан илә тычкан», «Картайган арыслан» һ. б. хикәяләрен татарчага тәрҗемә итеп урнаштыра. Моннан тыш, И. А. Крыловның берничә мәсәлен, А. Я. Острогорскийның «Живое слово» дигән дәреслегеннән берничә хикәясен, үзенең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле», «Эш», «Япон хикәясе», «Эш беткәч уйнарга ярый» һ. б. әсәрләрен дә кертә. Дәреслектә аның «Чыршы», «Җил илә кояш», «Җәй», «Яз», «Кояш», «Яңгыр», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы» һ. б. шундый фәнни-популяр характердагы хикәяләре дә урын ала.
Алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу дәреслеккә югары бәя бирәләр. 1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа Кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаек була һәм мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә.
Бу китап балалар өчен татар телендә чыккан беренче дәреслек булуы белән дә әһәмиятле. Уку китабы буларак, ул мәктәпләрдән «Кисекбаш», «Иман шарты» китапларына алмашка килә. Г. Тукай укыту методикасын камилләштерүгә дә зур өлеш кертә. Ул дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә мөһим шарт булуын билгеләп үтә. Дәреслеккә сүз башында укытучыларга, текстны укыганнан соң, балалар алдына аларны тирән уйланырга мәҗбүр итәрлек сораулар кую кирәклеген, укылган текст эчтәлеген аларның үз сүзләре белән сөйләп бирергә тиешлекләрен искәртә. Болар иске мәктәпләрдә кулланып киленгән ятлау-схоластика методикасыннан кискен аерылып тора, билгеле.
«Яңа Кыйраәт» дәреслегенең уңышы белән дәртләнгән шагыйрь әдәбият буенча уку штабы төзергә керешә һәм 1910 елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән дәреслек-хрестоматиясе дөнья күрә. Бу хезмәт Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр дә, революциядән соңгы беренче елларда да татар әдәбияты буенча әһәмиятле кулланма була.
Китапның кереш өлешендә укытучыларга методик киңәшләр бирелә. Бу дәреслеккә, Г. Тукайның 12 шигыреннән тыш, «Исемдә калганнары, А. С. Пушкинның «Алтын әтәч турында әкияте»ннән үзе тәрҗемә иткән өзек, алдынгы карашлы татар язучыларының шигырьләре, хикәяләре, поэмаларыннан өзекләр, мәкальләр һәм әйтемнәр тупланган.
Гомумән, бу дәреслектә дә шагыйрь балаларга эстетик, патриотик тәрбия бирүне беренче урынга куя. Балаларның белемне укытучы ярдәмендә үзләре алырга тиешлеген, милли әдәбият дәресләренең «җиңелдән кыенга» принцибына нигезләнергә тиешлеген төп шарт итеп күрсәтә.
Г. Тукай «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең икенче китабын да төзергә ниятли. Әмма вакытсыз үлеме сәбәпле, хрестоматиянең икенче кисәген төзергә өлгерми.
Г. Тукай төзегән дәреслекләр татар буржуазиясен, динчеләрне, реакционерларны гына түгел, патша хезмәткәрләрен дә куркуга сала. Мәсәлән, Катанов һәм Ашмарин кебек цензорларның эчке эшләр министрлыгына «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең халыкка аң-белем бирүдә әһәмияте зур булуы хакында борчылып язулары әнә шуны күрсәтә.
Кыска гына вакыт эчендә Г. Тукай төрле яшьтәге балалар өчен 80 шигырь, 8 поэма һәм әкият, 50 проза әсәре иҗат итә. 1908—1912 елларда, балаларга өйдә уку өчен, ул үз әсәрләрен туплап, «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911), «Җан азыклары» (1912) дигән җыентыклар чыгара.
Кыскасы, үлемсез шагыйребезнең педагогик фикерләре, аерым алганда, яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары бүген дә актуаль яңгырый, дип әйтә алабыз.
Йомгак
Без дә Тукай шигырьләре белән тәрбияләнеп үскән балалар. "Туган тел"ен тыңлап йокыга киттек, "Бала белән күбәләк" дуслыгыннан үрнәк алдык, "Шүрәле"сен күрергә хыялландык, "Кызыклы шәкерт"ен укып сокландык, "Таз" хәленә кереп, рәхәтләнеп көлдек, шаярдык. Минем кебекләрнең иге-чиге юктыр, мөгаен. Моның сере дә бик гади: шагыйрь сабый чактан ук эшкә, тәртипкә өнди: туган җиргә, милләткә мәхәббәт тәрбияли. Ә бу мәхәббәт мәңгелек!
Яраткан кешене начар гамәл эшли алмый диләр, юкка түгел икән. Туган җиребезне бөтен күңеле белән сөйгән халкым да,Тукайның эшен дәвам итә. Олысыннан башлап, сабыена кадәр, төрле профессия осталары илне үстерү, дөньяга таныту, милләтне берләштерүгә үзеннән өлеш кертә. Шуңа да Тукайны һич икеләнмичә осталарның остазы дип атарга мөмкин.
Юкка гына татар халкын бөек халык дип атамыйлар, чөнки без — Тукайлы халык. "Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була" дигән сүзләр дә һичшиксез татарның мәдәни мирасын, ягъни Тукай мирасын яктырта. Ә без, һәркайсыбыз,— бу мирасның варисы. Казнада булган мәдәни байлыкны саклау, аны баету татар халкының төп бурычы.
Татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара. Татар яшәгәндә – Тукай үлемсез!
Чыганак
1. Г.Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 4 нче том, 35 нче бит.
2. Г.Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 3 нче том, 187 нче бит.
3. Г.Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 3 нче том, 188 нче бит.
4. Г.Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 5 нче том, 100 нче бит.
5. Г.Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 3 нче том, 186 нчы бит.
Әдәбият исемлеге
1. Лаисов Н.Х. Габдулла Тукай. — Казан, Тат. кит. нәшр.,1985. — 42 б.
2. Нуруллин И.З. Габдулла Тукай. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1979. — 304 б.
3. Тукай Г. Әсәрләр биш томда. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1985-1986.
Әдилә Гыйбадуллина,
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Налим урта гомуми белем мәктәбе VIII сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Солтангали кызы Гыйбадуллина
gabdullatukay.ru,
2013 ел