Әбдрәшитова Миләүшә, Биектау районы Коркачык мәктәбе укытучысы
Картина- кеше фикерен график ысул белән чагылдыру чарасы. Мәктәптә картина-рәсем белән эшләүнең төп максаты-андагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә өйрәтү.
Бу иҗади эш балаларның сүзлек запасын баета, сүзне урынлы кулланырга өйрәтә, картинаны караганда “укырга”: аны бербөтен итеп түгел, ә аерым-аерым өлешләрен дә күрергә өйрәнәләр. (Бүгенге укучыларыбызга нәкъ менә күзәтүчәнлек, күңел күзе белән күрә белү сәләте җитешми дә бит.)
Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны күзәтүгә берничә минут вакыт бирелә. Укытучы исә балаларның игътибарын сораулар, аңлатучылар белән бүләргә тиеш түгел. Яхшылып карап бетергәннәренә ышанганнан соң гына дәресне дәвам итәргә мөмкин.
Балалар картина буенча әңгәмәдә актив катнашырга тиеш. Әңгәмә эчтәлекле булсын өчен, сорауларны дөрес, аңлаешлы итеп бирергә кирәк. Алар билгеле бер эзлеклелектә, берсен-берсе тулыландырып барсын, баланың игътибарын читкә юнәлтмәсен. Әлеге сораулар хикәя төзү өчен план хезмәтен үтәсен.
Картинаның исеме аның төп эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Укучылар үзләре картинага исем биреп карасыннар. Исем кыска, хәтердә калырлык, образлы булсын. Балалар картинаның эчтәлеген аңласалар, исем сайлау әллә ни кыенлык тудырмый.
Картина белән эшләгәндә, план төзү мөһим. Ул уй-фикерләрне тәтипкә сала, әйтер сүзеңне кыска һәм ачык итеп формалаштырырга ярдәм итә. План иҗади эшләргә, сөйләмне эзлекле итеп төзергә ярдәм итә. Башта үрнәк план күрсәтелә. Аның белән танышкач, тактага күмәк төзелгән план языла. Берничә укучы план буенча сөйли. Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.
Картина буенча эш сочинение язу белән төгәлләнә. Укучылар дәрестә анализланган текстны дәфтәргә язалар. Башкача да эшләргә мөмкин. Башта картина буенча күмәк эш алып барыла. Һәр укучы иҗади хикәяләүне мөстәкыйль башкара һәм яза. Өченче варианты да бар: кызыклы эчтәлеге аңлаешлы картиналар буенча эшне тулысынча мөстәкыль рәвештә эшләтергә була. Бу очракта укытучы ярдәме булмый, телдән анализ да үткәрелми, һәр укучы иҗади эшли. Монысы күпмедер тәҗрибә туплаганнан соң гын абашкарыла.
Сочинение язу барышында укучы, ирексездән, яңа сүзләргә игътибар итә, аз кулланыла торган сүзләр аның актив сүзлегенә керә башлый.
Картина буенча язылган сочинениеләр ирекле иншалардан беркадәр аерылып тора. Чөнки рәсем буенча сочинениедә эчтәлек билгеле дәрәҗәдәге кысаларда бирелә. Ә бу укучының хыялын азмы-күпме чикли.
Картина буенча эшләүнең үз алымнары бар. Билгеле бер күнекмәләр аша шул алымнарны яхшы үзләштергәндә генә уңышка ирешеп була.
Баштарак сочинениене хикәяләү характерындагы, сюжетлы рәсемнәр буенча язарга кирәк. Укучылар бу очракта төп сюжетны, әйдәп баручы идеяне тиз табалар.
Эчтәлек буенча бәйләнешле сөйләм тудыру эше билгеле бер максатка хезмәт итә; укучылар сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп, матур фразалар белән бирергә өйрәнәләр. Сүзлек запасын тулыландырып, баетып торалар. Сыгылмалы, төзек, матур җөмлә төзү җиңел эш түгел, шуңа күрә дә андый төрдәге күнегүләр даими башкарылырга тиеш. Орфографик грамоталылык та зур әһәмияткә ия.
Картина буенча язма эш өч төрдә була ала:
1.Картинада нәрсә сурәтләнгәнне бернинди үзгәрешсез, төгәл итеп сөйләп чыгу.
2.Сурәтләнгән эпизодка хәтле, яки аннан соң булган мизгел, күренеш турында хыялланып сөйләү.
3.Бирелгән вакыйгага охшаш вакыйганы сурәтләү. (Бу укучыларның үзләре кичергән тәэсирләре, яки китаптан укып белгән материал булырга мөмкин.)
Иҗади язма эш башкарганчы, өйрәтү төрендәге күнегүләр эшләү бик мөһим. Укучылар теле белән эчтәлек, эчтәлек белән план арасындагы бәйләнешне тоя, лексик яктан төгәл, матур итеп сөйли белергә тиешләр. Укучылар түбәндәге кагыйдәләр нигезендә эш итәләр.
1. Мондый төр сочинениеләр эзлеклелекне, төгәллекне таләп итә, уйлап чыгарылган нәрсәләр биредә артык.
2. Картинада сурәтләнгән вакыйгаларның кайда, нинди шартларда булуын күрсәтеп узу кирәк.
3. Образларга исемнәр бирү шарт.
4. Эчтәлекне хәзеоге заманда сөйләү отышлы. Вакыйгаларны безнең күз алдында барган кебек сурәтләү хикәяләүгә зур җанлылык өсти.
5. Сочинениенең исеме кыска, төгәл булырга тиеш.
Укучының сочинениесен җентекләп тикшерү генә җитми, вакытында нәтиҗәсен дә әйтергә кирәк.
Язма эшне бәяләгәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.
1. Төп эчтәлек ачылганмы?
2. Вакыйгалар агышын сурәтләүдә эзлеклелек бармы?
3. План буенча өлешләр тигез күләмдә язылганмы?
4. Темадан читкә китү күзәтелмиме?
5. Җөмләлр дөрес төзелгәнме?
6. Сочинение теленең образлылык дәрәҗәсе нинди, урынсыз кулланылган сүзләр юкмы?
7. Тыныш билгеләре дөрес куелганмы? Орфографик хаталар артык күп түгелме?
8. Бизәлеш (матур язу, кызыл юл калдыру һ.б) ничек?
Нәтиҗә ясап әйткәндә, рәсем буенча сочинение язу барышында укытучы һәм укучы эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
1. Картинаның эчтәлеген аңларга ярдәм итүче кереш әңгәмә уздыру.
2. Картинаны карау, исем сайлау, сүзлек эше (сөйләмне сурәтләү чаралары белән баету, образларга характеристика бирү, әдәби әсәрләрдән эчтәлеккә туры килерлек өзекләр сайлау…)
3. План төзү.
4. План буенча сөйләү (өстәмәләр кертү, тулыландыру).
5. Сочинение язу.
Алдында түбәндәге “Истәлек язуы” булса, укучы эзлеклелеккә, төгәллеккә өйрәнә.
1. Теманы билгелә.
2. Үз-үзеңә теманы ачуда ярдәм итүче сораулар куй.
3. Шул сорауларга нигезләнеп, сочинениенең планын төзе.
4. План буенча сөйләп кара.
5. Сочинениене караламага яз.
6. Язманы җентекләп тикшер.
Игътибарыгызга 9 класста Харис Якуповның “Тукай” картинасы буенча сочинение язу үрнәген тәкъдим итәм.
Дәрескә рәссам Х.Якуповның портреты, әсәрләре исемлеге, репродукцияләр, “Тукай” картинасы; Г.Тукай портреты, сайланма әсәрләре җыентыгы, “Тукай” альбомы, язмада “Тәфтиләү” көе һ.б. Материал һәм җиһазлау кирәк.
I. Кереш әңгәмәдә Г.Тукайның авыр балачагы, 1909, 1910 еллардагы иҗатында күңел төшенкелеге сизелүнең сәбәпләре искә төшерелә.
Х.Якуповның тормыш юлы турында сөйләп, репродукцияләре күрсәтелә.
II. Харис Якуповның “Тукай” картинасы белән танышу (сорауларга җавап биреп, картинаның идея эчтәлеген ачыклау).
1. Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнә?
2. Нинди көз билгеләрен күрәсез?
Сүзлек эше.
1 нче бирем. Түбәндәге исемнәргә туры килгән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр уйлап әйтегез:
яфраклар (саргая, коела, шыбырдый, оча һ.б.);
кояш (балкый, нурын сибә, җылыта һ.б.);
болытлар (басалар, изәләр һ.б);
кошлар (очалар, сәлам җибәрәләр, әйләнәләр, хушлашалар һ.б.);
2 нче бирем. Түбәндәге сүзләргә эпитетлар табып әйтегез:
яфраклар (кызыл борыч сыман, җилләр өзелгән, корышып бөрешкән, ямь-яшел, ялкын кебек һ.б.);
юл (соры, бормалы, бераклардан килгән һ.б.);
көз (алтын, кояшлы, якты , юмарт һ.б.);
3 нче бирем. Түбәндәге сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез:
темная, золотая, хмурая, унылая, красочная, скучная, теплая, угрюмая, непреветливая и др.
2. Алгы планда кемне күрәсез?
3. Г.Тукайның күңелендәге моң-сагышны нәрсә белән аңлатып була? (Укучылар шагыйрь биографиясенең Казан чорын искә төшереп сөйлиләр.)
4. Ни өчен рәссам шагйрьне язгы фонда түгел, көзге мәлдә сурәтләгән? (яз-уяну, ашкыну, яшәү, сөенеч, куаныч, өмет…; көз-нәтиҗә ясау, уйлану, сагыш, моң, боеклык…)
5. Картинада сурәтләнгән Тукайга ничә яшь биреп була? Шагыйрь ничә яшьтә безнең арадан китте?
6. Арткы планда кемнәр сурәтләнгән?
7. Көтүчегә, кызга һәм малайга нинди исемнәр биреп була? (Әйтик, көтүче – Кәшфи, кыз – Саҗидә, малай – Закир.)
1 нче бирем. Геройларга характеристика бирегез.
Көтүче- ярлы (чалбарларындагы ямаулар шуны сөйли), кыр-далада йөреп, йөзе җил-суыкта чыныккан, аз сүзле, күбрәк уйланырга ярата, хисләре курай моңы аша ургылып чыга…
Кыз- пөхтә, чиста, эшчән (чиккән кулъяулыгына игътибар ителә), моңлы, матурлыкка омтыла, муенындагы гади генә мәрҗәне үзенә килешеп тора, йөзен ачып, балкытып җибәрә; ул шәфкатьлелек символы…
Малай – кызыксынучан, белемгә омтыла, кулында шигырь китабы булырга ошаган, нәни күңеле авыл кысаларына гына сыймый, еракка омтыла…
2 нче бирем. Геройларны “җанландырыгыз”. Шагыйрь белән малай арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин?
(Укучылар түбәндәге диалогны төзеделәр. )
Закир. Габдулла абый? Нигә табигатьтә гел яз гына булмый икән? Аллаһы Тәгалә шуны булдыра ала микән?
Тукай. Үс әле бераз, укы син. Мәгърифәт нуры күзләреңне ачар. Син шунда барын да аңларсың, Закир.
Закир. Минем шундый хыялым бар: кешеләр бер-берсен кимсетми, кыерсытмый гына яшәсеннәр иде.
Тукай. Әйе, Закир энем, менә мин дә шигырьләрем белән инсан күңелен агартыйм дип, былбыл булып сайрадым да бит… Укы син, Закир, күбрәк укы. Менә шул хыялларыңны халык күңеленә җиткерерлек илһамият тапканчы укы…
III. Г.Тукайның сайланма әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры килерлек цитата сайлау.
… И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!
Очты дөня читлегеннән тарсынып
күңлем кошы,
шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.
(“Өзелгән өмид”, 1910 ел.)
IV. План төзү, тактага һәм дәфтәрләргә язу.
1. Табигать уйда, сагышта.
2. Тукайның күзләрендә моң.
3. Образлар-символлар.
4. Шигырь укучы малай-Тукайның дәвамы.
5. Шагыйрьнең тормыш көзе.
V. План буенча сөйләү.
(Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.)
VI. сочинение язу.
Сочинение үрнәге.
Х.Якуповның бу картинасында көзге мәл сурәтләнгән. Табигатьнең кышкы йокыга талыр алдыннан тынып, уйланып калган халәте. Һавадагы авыр соры болытлар басып, изеп торган кебек. Еракта күренгән авыл өйләре боек кына моңаеп утыра, кечерәеп калган төсле күренә. Авыл читендә бер крестьян җир сөрә. Сөйргән җир өстендә төркем-төркемм каргалар әйләнә. Кошларның кайберләре туган ил белән саубуллашып китеп баралар. Җиргә чуар яфраклардан келәм түшәлгән. Кунак кызы кебек бизәлгән каеннардан талгын гына яфрак коела. Рәссам Г.Тукайны әнә шундый моңсу көзге фонда сурәтләгән.
Шагыйрь, каенга сөялеп баскан карашларын еракка төбәп, уйга талган. Аның болай уйга чумуына көтүченең курай моңы сәбәпче бугай.
Картинада тагын яшь кенә хатын-кыз һәм кечерәк малай да сурәтләнгән. Уңган кул белән чиккән яулык бәйләнгән, пөхтә-матур киенгән бу хатын-кыз – кечкенә Габдулланы үстергән шәфкатьле, мәрхәмәтле татар хатын кызларының бер вәкиле. Менә бу курай уйнап утыручы авыл егете, шушы янып торган матур кыз, зиһенле малай – Габдулланың газиз якташлары, аның тормышының бер кисәге.
Тукай киемнәренең шәһәрчә булуы белән бүтшннәрдән аерылып тора. Нәрсә турында уйлап хәсрәтләнә соң шагыйрь? Картинадагы Тукай 27 яшьләрдә булырга тиеш. Моңа аның шәһәрчәләнеп өлгергән кыяфәте дә, уйчан-моңсу күзләре дә (тормыштан арган, талчыккан), олылык төсмере кергән (гәрчә малайлык чалымнары бетеп җитмәсә дә) чырае да ишарәли. Димәк, бөек шагыйрьнең үләренә санаулы көннәре калып бара. Шагыйрь үзенә тиздән үлем киләчәген сизә, моңа тагын иҗади канәгатьсезлек, дусларының хыянәте, җимерелгән хыяллары, мәхәббәт ачысын китереп кушыйк. Ул соңгы көннәрендә якташлары арасына ял итәргә, кыч алрга кайткан. Туган як, аның кешеләре газиз шул.
Билгеле, шундый авыр халәттә булган шагыйрьне рәссамның көз фонында бирүе табигый. Тик картина төшенке рухта түгел. Караңгы көз алгы планда ачык буяулар белән эшләнгән купшы агачлар аша яктыртылса, кеше язмышларында да өмет чагыла. Киң кырда да дөньясын онытып китап (күләменә караганда шигырь китабы) укып утыручы малай автор тарафыннан юкка гына Тукай белән янәшә сурәтләнмәгән. Буш кеше булып калмас ул, киләчәктә шагыйрь булыр, Тукайга алмашка килер. Тукай үзен бу кешеләр арасында табигый, иркен сизә. Нечкә күңелле шагыйрь туган яклары, якташлары белән саубуллашып, бәхилләшеп калырга кайткан.
Файдаланылган әдәбият
1. Әминев Ә.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.К.-1977.
2. Бәширова М. “Сүз белән сурәт ясау”.К.-1974.
3. И.Гази. “Матурлыкны күрергә өйрәтик”, “Совет мәктәбе”, 1964, №8, 30-33 бб.
4. Ладыженская Т. И др. Теория и практика сочинений разных жанров. Пособие для факультативных занятий. М.Проса. 1980.
5. Шакирова Л.З. “Основы методики преподавания русского языка в татарской школе”, 1990. — Казань, С.128-131.
(Чыганак: Мәгариф, №3, 2001).