Гыйбадуллина Роза Солтангали кызы, Татарстанның Зәй муниципаль районы Югары Налим урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Габдулла Тукай — үз чорының вакытлы матбугатында бик актив катнашкан язучы. Бигрәк тә ул «Фикер», «Әльислах» газеталарында, «Әлгасрелҗәдит», «Уклар», «Яшен» һәм «Ялт-Йолт» журналларында күп яза. «Уклар», «Яшен» һәм «Ялт-Йолт» журналларының фактик редакторы булып эшли. Замандашларының күрсәтүенчә, «Уклар» һәм «Яшен»нең кайбер номерлары бөтенләй диярлек Тукай каләме белән генә языла торган була. ««Яшен» журналының… беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри», — дип яза Тукай китапларының нәшире Гыйльметдин Шәрәф («Тукай турында хатирәләр»).
Гадәттә әдип әсәрләренең күбесен «Г.Тукаев» имзасы белән бастырган. Арада «Мөтәрҗим Г.Тукаев», «Гъ. Т.» дигәннәре дә очрый. Шулай да Тукайның барлык әсәрләре дә табылып, ачылып беткән дип әйтеп булмыйдыр әле. Чөнки Тукай үзенең мәкалә, шигырь, хикәя, фельетон һәм памфлетларын үзенең рәсми имзасы белән генә түгел, бәлки бик күп төрле псевдонимнар белән бастыра. Тукай үзе бу хакта түбәндәге сүзләрне әйтә: «Яшен»нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга тугъры килә. Шул сәбәпле төрле — төрле мөстәгарь имзалар астына яшеренәм». (Г.Туприевкә хат, 5 нче том). Бу исә Тукай әсәрләрен табу һәм җыюны шактый кыенлаштыра. Тукайның архивы да сакланмаган, кулъязмалары да табылып беткәндер дип әйтеп булмый.
Үз чорында вакытлы мәтбугатның күрсәтүенең, Тукайның үзе тарафыннан чыгарылган җыентыкларга һәм кулъязмаларына таянып, «Шүрәле», «Догачы: Шүрәле», «Шүрәле» дию белгәйсез», «Җыючысы: «Шүрәле», «Ш», «Гөмберт», «Кәфәштатыюш», «Мин язмадым», «Мөхәррир мин түгел», «Һөд-һөд», «Шәп кеше», «Имам Хатип», «Счет төймәсе», «Милләтче», «Тәртә башы», «Биик усал», «Уральск кешесе», «Идарә», «Һәйьәт идарәсе», «Мөсафир», «Тиктормас», «Җен», «Кырмыска», «Шәкерт угы», «Адвокат», «Мәҗнүн», Феакут» псевдонимнарын Тукайныкы һәм бу псевдонимнар белән басылган әсәрләр Тукай әсәрләре дип танылганнар.
Тукайның бөтенләй имзасыз бастырган материаллары да күп булган. Аларның берникадәр өлеше «Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» дигән исем астында җыентыкларга кертелгән. Ләкин бу әле барысы да ачыкланган дигән сүз түгел.
Һәрхәлдә Тукай иҗатын өйрәнә, җыйнау – туплау эше, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш.