ТАТ РУС ENG

Хәйруллина Г. Тукай туган төбәктә (Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

 


 

Гөлчәчәк Хәйруллина, Татарстанның Арча районы Иске Чүриле

урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 


Җиһазлау: Г. Тукай портреты, шагыйрьнең яшәгән еллары язылган плакат, Арча районы картасы, тема буенча слайдлар.

 

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!  

2 нче алып баручы. Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, шаулап–гөрләп апрель килгәч, халкыбыз бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

1 нче алып баручы. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Бу бәйрәм гасырлардан–гасырларга күчеп килә.

2 нче алып баручы. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

1 нче алып баручы.

Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

2 нче алып баручы.

Туган җирең, халкың турындагы

Шигырьләрең мәңге яшь синең.

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Япь–яшь Тукай булып яшисең.

1нче алып баручы. Бүген – зур бәйрәм. Әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып балкыган Габдулла Тукайның тууына 125 ел!

З.Яруллинның “Тукай маршы“ яңгырый. Укучылар сәхнәгә чыгалар.

Бәйрәм бүген”җыры (Г. Тукай сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе) башкарыла. 

                                      

1 нче укучы.

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Сукмагында – Тукай эзләрен:

Күңелемдә балкый, маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

2 нче укучы.

Кем уйлады икән, ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип,

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

1 нче укучы. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур,бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

2 нче укучы.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган —

Тартыш белән тулган көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең…

    

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

   

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне;

Киләчәккә барган улларыңнан 

Ишетәсең “Туган тел”еңне.

“Туган тел”җыры (Г.Тукай сүзләре,татар халык көе) башкарыла.    

      

3 нче укучы. Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,

Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьлә — ренә сала.

4 нче укучы.

Ил агыла Кырлай, Кушлавычка,

Күрер өчен моңлы якларны.

Шигъри бәйрәм ясый шәкертләрең

Тыңлыйсыңмы, Тукай аларны?

5 нче укучы.

Һәр төбәкнең үз Җәлиле,

Үзенең Такташлары.

Арча ягы горурлыгы,

Без – Тукай якташлары.

6 нчы укучы.

Юмарт җире, изге суы,

Һәркемгә дәрман, дәва .

Нәкъ Тукайча җиле исә,

Вакытында яңгыр ява.

7 нче укучы. Арча ягында гаҗәеп зур сулар, биһисап биек таулар, кыялар да юк. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, ярларында тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган елгаларында, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә.                                                                                                                                           

 

“Туган авыл”җыры (Г.Тукай сүзләре, А. Монасыйпов көе) башкарыла.

8 нче укучы. Тау башына салынгандыр безнең авыл… Г.Тукай бу сүзләрне, әлбәттә, туган авылы Кушлавыч турында язган.

(Слайд: Кушлавыч авылы күренеше)

Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Тукай чорындагы Кушлавыч чыннан да тау башында, ягъни тирән коры елганың текә ярында урнашкан булган. Йортлар, бер яклы урам хасил итеп, бер-бер артлы тау башы буйлап тезелеп киткән. 

9 нчы укучы. Менә ул “бер чишмә бар, якын безнең авылга ул” дигән изге чишмә. Текә тау итәгендә үк ул. Тонып утырган суда көзгедәй күренәсең. Тар гына булып аккан гөрләвеге чишмәнең моңарчы  яшәгәнен һәм моннан соң да яшәячәген, мәңгелек хәрәкәттә икәнен аңлата. Ә суы! Эчеп туйгысыз!

10 нчы укучы. Кушлавыч авылы турында бер истәлек. Бу өзек якташ язучыбыз Кушлавыч авылында туып-үскән Әнәс Галиев мәкаләсеннән. (Өзек укый)

“Минем әтием Касыйм, Кушлавыч бик борынгы авыл, дип сөйли иде. Аңа нигез Казан ханлыгы рус гаскәрләре тарафыннан вәхшиләрчә тар–мар ителгән чорда салынган. Рәхимсез сугышта исән калган бер төркем кешеләр шушы урынга килеп утырган. Башта Мичкә бите дигән җирдә — инеш буенда — яр кырыена куыш, хәзергечә әйтсәк, землянка казып яшәгәннәр.

Билгеле булганча,бер урында ябылып ятып, тормыш алып барып булмый, читкә чыгып йөрергә туры килә. Кайсы авылдан, дип сораучыларга, Куышлы авылыннан, дип җавап бирә торган булганнар. Тора–бара исем Кушлавычка әйләнеп киткән. Бераздан хәзерге урынга, җайлырак җиргә күчеп утырган-нар. Исем үзгәртелмәгән.”

11 нче укучы. Габдулла Тукай – төп Кушлавыч кешесе. Ул 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Атасы ягыннан 7 бабасы да шушы туфрактан.

1 нче укучы. Тукайның әтисе, Гариф мулла, үзе дә шигырьләр язган. Кышкы озын кичләрдә, кызлар, җыелышып, Гариф хәзрәт язган шигырьләрьне елый–елый укый торган булганнар.

2 нче укучы. Булачак шагыйрь әтисен бөтенләй белми. Мөхәммәтгариф мулла 1886 елның 26 нчы августында 44 яшендә вафат була. (Слайд: Мөхәммәтгариф мулла кабере)

3 нче укучы.

Габдулланың үз әтисе Мөхәммәтгариф                                                                          

Кушлавычның зиратында гүр иясе,

Авылыбызның мөхтәрәм бер заты иде.

Һәм атасы, мулла булып, гыйлем бирде.     

Өйләнешеп, даһи булып улы тугач,    

Ни сәбәпле бик тә яшьли әҗәл килде?

Мулла нәселе, мулла углы – һәр булмышы.

Каннан килә Габдулланың укымышы.

Тирән акыл, якты зиһен, үткен уе                                                             

Белән байый татарымның сүз тормышы.

4 нче укучы. Тукайның Кушлавычта соңгы тапкыр булуы турында Әнәс Галиев истәлеге: (өзек укый)

“Тукай үзе Кушлавычта соңгы мәртәбә 1907 елда солдатка каралырга кайтканда була. Авылның хәлле кешесе Ситдыйк абзый аңа торыр өчен үзенең ак йортын биргән. Авыл халкы аны, бердәнбер мәхдүмне, йорттан йортка йөртеп кунак иткән. Ул, солдатка каралып кайткач, беркая китеп йөрмәгән, атнага якын Кушлавычта кунак булып яшәгән. Шул вакыт эчендә берничә мәртәбә Иске Җөлбигә чыгып, әтисенең дусты Хәбибулла хәзрәт белән сөйләшеп утырган. Ситдыйк абзыйның Тукайны кунак иткән ак өе әле сугыштан соң  исән иде. Хәзер ул нигездә аның оныгының кызы яши.”

5 нче укучы. Кушлавычта шагыйрь туган йорт юк инде. Мөхәммәтгариф мулланың йорт – җире урынында элеккечә итеп музей – йорт торгызылган. Аңа татар һәм рус телләрендә: “Тукаевлар утары. 19 гасыр. Монда 1886 елның 14 (26) апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган,“  — дип язылган.

(Слайд: музей күренеше)

6 нчы укучы.1996 елның 24 маенда музейны ачуга багышланган бик зур тантана була. Тукай туган авыл үзенең таҗ дәрәҗәсен ала.

7 нче укучы. Габдулланың балачак истәлекләре белән бәйле икенче авыл – Өчиле. (Слайд: Өчиле авылы күренеше).

Ире вафат булганнан соң, Мәмдүдә апа, улы Габдулланы күтәреп, Өчилегә — әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена. Габдулланың Өчиле белән танышуы әнә шулай була. Нәкъ ике ел, 1886 елның декабреннән 1888 елның декабренә кадәр нәни Габдулла шушы гаиләдә тәрбияләнә.

8 нче укучы.1888 елның 22 декабрендә Балтач районы Сасна Пучинкәсенең 69 яшьлек Мөхәммәтшакир мулла 23 яшьлек Мәмдүдә апага өйләнә. Әнисе нәни Габдулланы Кушлавычның Шәрифә карчыкта калдырып тора.

9 нчы укучы. 1889 елда әнисе улын үз янына – Шакир мулла гаиләсенә алып кайта. Ә биредә ул бер генә ел яшәп кала, чөнки 1890 елның 18 гыйнварында, баласын гомерлеккә тома ятим итеп, өйдән — өйгә, кулдан – кулга йөрерлек ачы язмыш кочагында калдырып, Бибимәмдүдә апа дөньядан китеп бара.

10 нчы укучы Г. Әхтәмованың “Шагыйрь анасына”шигырен башкара.

Үксез бала булып үскән, 

Моңланган нәни Тукай,

Бик иртә дөнья куйгансың,

И Мәмдүдә абыстай! 

                   

Улыңның газаплы юлы

Башланган сабый чактан

Җылы почмак эзләгән ул

Гомергә төрле яктан.

Эзләгән ул күкрәгенә

Кысып сөяр бер җанны

Тапмаган. Шуңа, ашыгып,

Ташлап киткән җиһанны.

Калдырган безгә җәүһәрдәй

Гүзәл шигырь юлларын

Шул рухи байлыкка чумып,

Ерак китә уйларым.

И Мәмдүдә абыстаем!

Сизмәгәнсең үзең дә

Улың белән синең исемең

Йөзә җиһан йөзендә…

Керфекләрдән яшьләр тама,

Синең кабер ташыңа.

Бу бердәнбер кадер – хөрмәт

Шагыйрьнең анасына.

11 нче укучы. Зиннәтулла бабасы Габдулланы үзе белән Өчилегә алып кайта. Кырыс язмыш бу сабыйны әнә шулай икенче тапкыр әлеге гаилә белән очраштыра. Биредә яшәү ничек кенә кыен булмасын, бу гаилә әлеге сабыйны ач үлем тырнагыннан саклап калган, аңа яшәү көче биргән.

1 нче укучы. 1890 – 1892 нче елларда Габдулла Яңа Бистәдә яши. Ә 1892 елда аны яңа әти — әниләре Мөхәммәтвәли абый һәм Газизә апа яңадан Өчилегә — бабасы янына кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, Габдулла өченче тапкыр Өчиледә.

2 нче укучы. Ә соңгы тапкыр ул бу авылда 1911 елның декабреннән 1912 елның март аена кадәр була. Өчиледә 13–14 шигырен дә яза. Туганнары җәйгә кадәр торырга бик кыстасалар да, “Җәйгә яңадан кайтырмын”, — дип, Казанга кайтып китә.

3 нче укучы.

Иң матур җир кайда? дисез,

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

(Слайд: Кырлай авылы күренеше)

4 нче укучы.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире,

Җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

5нче укучы.

Иҗаты өчен илһам, рухи байлык

Җан җылысы биргән Кырлай бу!

Гомере буе үзенә тартып торган

Хәтфә юрган япкан кырлар бу!

6 нчы укучы. Кырлай авылы шагыйрь тормышында аерым урын алып тора. Габдулла Кырлайда беренче мәртәбә укырга йөри башлый. Шуңа күрә бу авылны “ дөньяга беренче күзем ачылган урын” дип атый.

7 нче укучы Г.Тукайның “Ата илә бала” шигырен башкара.        

8 нче укучы. Кырлайда Тукай  дөньяны аңлый башлый, игенче хезмәте белән таныша, сабантуй бәйрәменең рәхәтлекләрен татый. Урманнан, дөресрәге, халык әкиятләреннән килгән Шүрәле образы аның күңелен мәңгелеккә әсир итә.

 9 нчы укучы  Г.Тукайның “Шүрәле “әсәреннән өзек башкара.

10 нчы укучы. Гүзәл халкы, матур табигате белән дан казанган Кырлай авылында 1960 нчы елда китапханәнең бер залында Г.Тукайга багышланган музей ачыла. (Слайд: музей күренеше)

11 нче укучы. Бүгенге көндә аның истәлегенә багышлап салынган әдәби– мемориаль комплекс шагыйрьнең бөтен тормышын гәүдәләндерә.

1 нче укучы. Музейга килгән кунакларны күренекле рәссам, скульптор Бакый Урманче иҗат иткән һәйкәл-шагыйрь каршы ала.

2 нче укучы.

Ил агыла Кырлай, Кушлавычка,

Күрер өчен моңлы якларны.

Шигъри бәйрәм ясый шәкертләрең,

Тыңлыйсыңмы, Тукай аларны?

3 нче укучы.

Җырларын ятлап күңелдән,

Талантына таң калып,

Бөек җырчысы янына –

Тукайга килә халык.

4 нче укучы. Тукайның онытылмас Шүрәлесе, Су анасы образлары да музей-йортның бакчасында Бакый Урманче тарафыннан иҗат итеп куелган.

5 нче укучы. Бигрәк тә шагыйрь күңелен әсир иткән Шүрәле образы сабый- лык тәэсирләреннән аның иҗатына, хәтта җанына һәм шәхесенә  үтеп керә.Шуңа күрә Тукай күп кенә әсәрләренә, мәкаләләренә, хатларына “Шүрәле” дип имза куя.

6 нчы укучы. Музейны карагач, нәни Апушның аяк эзләре сакланган Кырлай урамнары буйлап үтеп, үксез баланы тәрбиягә алган Сәгъди абзыйның музей–йортында да булырга мөмкин. (Слайд: Сәгъди абзый йорты) Сәгъди абзый йорты махсус реставрацияләнеп, яңадан төзелгән: анда барлык корылмалар да XIX гасыр ахырындагыча, ягъни нәни Апуш яшәгән еллардагыча итеп салынган. Өй эчендә шул чорның көнкүреш әйберләре.        

7 нче укучы. Кыскасы, Кырлай авылында һәр нәрсә нәни Апушны, бөек Тукайны хәтерләтә, аның үлемсезлегенә дан җырлый.

8 нче укучы.

 Юк, үлмәдең Тукай, син мәңге яшь,

 Син мәңгегә безнең арада.

 Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән

 Туган халкым кодрәт, көч ала.

9 нчы укучы.

Халык гомере – мәңгелек диләр,

Ә син, Тукай, халык уенда.

Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында.

10 нчы укучы.

Тукай исән, җыры күңелләрдә.

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

11 нче укучы.

Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,

Уйна, әйдә, “Тукай маршы”н.

Ишетсен ул үзенең алгы сафта

Безнең белән атлап барышын.

З. Яруллинның “Тукай маршы”яңгырый. Көй астында укучылар сәхнәдән чыгып китәләр.

 

Файдаланылган әдәбият.

1.Тукайга багышланган шигырьләр: Ш.Галиев “Тукайга”,Ә. Маликов “Тукай исән”, Х.Хөснуллин “Тукай”, Р.Насретдинова “Сукмагында Тукай эзләре”, “Тукай — безнең якташ”.Т.Шәмсуаров “Тукайга килә халык”.

Г.Әхтәмова “Шагыйрь анасына”

2. Мәкаләләр: Ф.Зыятов ”Тукай Өчиледә”, “Арча хәбәрләре”, 2006 ел, 18 февраль, 4 март, 11 март. Н.Йосыфҗанова “Килегез, күрегез, күңелегез яктырыр”,“Арча хәбәрләре”, 2003 ел, 26 апрель.

www.gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*