Кичәне әзерләделәр: Татарстанның Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, башлангыч сыйныф укытучысы Һидиятуллина Алия Мәсхүт кызы.
(1 һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашуында)
Әкрен генә "Туган тел" җыры яңгырый.
Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры ‘Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе "Туган тел".
Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
Алып баручы: Туган тел!
Балалар: Иң әйбәт шигырь!
Балалар: Иң әйбәт җыр!
Ал. б.: Туган тел!
Балалар: Иң әйбәт тел!
Ал. б.: Туган тел әйбәт булганга
Шигыре дә китабы да, җыры да бик әйбәттер.
Ал. б. (сәхнәгә чыкмыйча):
Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге иңде
Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.
Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте хәтер нуры,
Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә үтеп туры…
Ятимлек һәм фәкйрьлекне яшьләй белде.
Тукай тәмен,
Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.
Кайнар сөйде ул милләтен, аның өчен янды, көйде.
Укучылар тарафыннан "Бәйрәм бүген " җыры башкарыла.
Сәхнәгә Былтыр, Шүрәле, Шәкерт керә.
Былтыр: Бүген нинди бәйрәм булсын инде я? Гөрләвекләр җырлый-җырлый агып киткән, басуларда карлар эреп беткән. Бу гап-гади көн бит. Мин бернинди бәйрәм дә күрмим . Утын бетеп килә, урманга барышым иде.
Шүрәле: И Былтыр, Былтыр! Синең бар белгәнең утын, басу, эш инде. Бәйрәм итә белергә дә кирәк.
Былтыр: Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьда да кызыл белән язылмаган бит. Сез беренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне килеп җиткәч җитешмәс идегез. Бер атна бәйрәм итә башламасагыз.
Шүрәле: Син Былтыр, дөнья куа-куа үзеңне барлыкка китереп, халыкка таныткан кешене дә оныткан соң икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп, яхшылап уйлап кара әле. Бүген нинди көн?
Былтыр: Дүшәмбе көн.
Шүрәле: Былтыр, синме соң бу? Мине, кешеләрне кара урманга алдап алып кереп кытыклап үтерүче, хәйләкәрне җиңә алган, батыр, тапкыр. Акыллы егетме? Сиңа ни булды?
Шәкерт: Я, ярар инде, кешене аптыратмагыз. Онытып җибәргәндер исенә төшерегез.
Былтыр: Юк мондый хәл булырга тиеш түгел. Безне кешеләргә таныткан, балаларның яраткан герое иткән, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайны онытырга ярыймы соң? Бүген сөекле шагыйребезнең туган көне бит. Тукайны оныткан икән, димәк ул туган телен дә онытачак.
Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәникызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.
Кыз: Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп!
"Бала белән күбәләк " җыры башкарыла. (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)
Бала:
Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың1 ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Кыз: Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.
Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый, җиләк җыя.
Кыз: Җиләк җыям чиләккә,
Дәү әнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатлана,
Мине бик тә ярата.
Йөгереп җиләк җыям,
Берәмләп салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр,
Дәү әнием шат булыр.
Шүрәле: Әй, сылу кыз, кил әле!
Килче бире, уйныйк бераз кети-кети.
Бер дә шикләнмә, кызый син,
Мин карак, угъры түгел.
Юл да кисмимен, шулай да
Мин бик үк тугры түгел.
Кыз: Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан икәү бергә мәктәпкә Тукай бәйрәменә барырбыз.
Шүрәле: Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.
Агачлар арасыннан йөриләр, мәктәпкә килеп җитәләр.
Кыз:. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне! Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз!3ыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем.
Ал. б.: Нәрсә икән ул, балалар?
Шүрәле: Уңда кесә, сулда кесә (күрсәтә),
Алдымда да кесәләр.
Артымда да кесәләр.
Бик күңелле булыр иде
Нәрсә икәнен белсәләр.
Ә-ә-ә! Белмисезме? Менә алар — китаплар!
Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр!
Кәҗә белән сарык әкиятеннән өзек
1 күренеш
Бик кәефсез генә әби белән бабай керә. Әби елый, бабай йөренә.
Бабай (әби янына килеп): Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк…
Кара монда, хатын!
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык.
Әби (еламсырап): Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормы¬шыбызны түгәрәкләп, көннәребезне як¬тыртып торалар бит алар. Үзләрен чыга¬рып җибәрсәк, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмый.
Бабай: И хатын, хатын… Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.
Әби: Кит, карт җүләр, карт җуләр! Хәрәкәттә — бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.
Әкрен генә, башларын салындырып, Кәҗә белән Сарык керә.
Кәҗә (әби янына килеп): Микикики, ми-кикики.. .Әби.. .Бабай.. .Ашыйсым килә… Бер уч печән генә…Салам да ярый… Өч бөртек кенә арпа…Үләм, үләм… (Сузылып ята.)
Сарык: Башым өйләнә, ашыйсым килә, әби, ба-ба-а-а-й… (Егыла.)
Әби (нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен килеп торгызмакчы була. Икесенең уртасына утыра, бабайга пышылдап): Карткаем, әзрәк булса да ашыйсы килүләрен онытып торырлар. Ачлык читкәрәк китәр. Бир әле яраткан әкиятләрен. (Бабай Г.Тукайның "Шүрәле"әкиятен бирә.) Хәзер… Хәзер әзрәк йоклап алырсыз. (Көйләп кенә укый башлый.)
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.
Гәрчә анда тугьмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Кәҗә (елап җибәрә): Э-э-э-э, яшел үлән ашыйсым килә. Яшел үлә-ә-ә-н.
Сарык: Минем дә… Башым әйләнә…
Бабай: И, таптың укыр җирен. Кирәк бит! Үртәгән кебек, ямь-яшел үлән турында укып утырасың!
Әби: Я, я, еламагыз. Хәзер бабагыз яраткан көегезне куеп җибәрер, кәефегез күтәрелеп, сикергәләп тә алырсыз әле. (Бабайга "ым" кага.)
Шәрык көе ишетелә. Кәҗә әкрен-әкрен генә күтәрелә, бии башлый. Сарык та кушылмакчы була, хәлсезләнеп, читкә китеп ята. Кәҗә дәртләнебрәк бии, бераздан, хәлсезләнеп, әби янына килеп тезләнә.
Әби: Карткаем, ярар, ярар! Кәҗә белән Сарыкны болай ач тотып булмас. Чыгарып җибәрик булмаса. (Сарык белән Кәҗәне кочаклап.) Барыгыз сез Кырлай урманына. Бик хозур анда! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат! Төпләренә кар салмагандыр… Ылыс, күркә җыеп ашарсыз.
Бабай: Карагыз, сак булыгыз! Бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар;
Юк түгел аю, бүре, төлке -җиһан корткыч та бар.
Әби: Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр;
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.
Әби Кәҗәгә төенчек бирә. Бабай Сарыкка капчык тоттыра. Елашып саубуллашалар.
2 күренеш
Буран сызгыра… Җил улый. Кәҗә белән Сарык керә. Юлда бүре башы ята.
Сарык (бүре башын күреп, Кәҗә артына кача): Сакалбай, нәрсә ул?! Җенме? Пәриме? Әби белән бабай әйткән иде аны… Куркам. Әнә, әнә безгә туп-туры карап тора. Селкенә дә… Әллә килә инде!
Кәҗә: И аңгыра Сарык, аңгыра Сарык! Баш бит ул! Баш гәүдәсез ничек хәрәкәтләнсен?! Аягы да юк ич аның!
Сарык: Анысы шулай. (Уйланып.) Ә әби укый торган китапта Кисекбаш тәгәри дә, сөйләшә дә, елый да…
Кәҗә (баш янына әкрен генә килә, курка-курка гына башны тирәләп йөри, шатлыгыннан кычкырып җибәрә): Баш бит бу! Бүре башы! Гәүдәсе дә, аягы да юк! Үлгән бу, үлгән! (Шулай да курка.)
Сарык абзый, син көчлерәк
Син тот башны, син сал капчыкка.
Сарык: Син, Сакалбай, гайрәтлерәк. Сал башны капчыкка тизрәк.
Кәҗә: Әйдә, болай итик: син — бер колагыннан, мин бер колагыннан тотыйк та салыйк капчыкка. Бер… Ике… Өч! (Бүре башын капчыкка салып бәйләп куялар)
Сарык: Инде кич тә җитә. Бу баш та куркыныч. Кай якларга юл тотарга, кайда ятып йокларга?
Кәҗә: И Сарык абзый, ничек йоклыйсың?! Ашыйсы килә. Бу башны да ашап булмый, нигә без ит ашамыйбыз икән? (Тирә-ягына карана.) Сарык абзый, кара, кара, урман буенда ут күренә түгелме соң?! Барыйк шунда, учак янында җылыныйк, ашарга берәр нәрсә табылмасмы?
Сарык (бик риза булмыйча): Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде. Ут янында булсак, Бүреләр дә килмәс. (Капчыкны өстерәп алып чыгып китәләр.)
3 күренеш
Учак каршына ике Бүре утырган, берсе казан тирәсендә кайнаша. Кәҗә белән Сарык керә. Бүреләрне күргәч, курыкканнарын сиздермәскә тырышалар.
Кәҗә: Исәнмесез, дуслар, Бүре өфөнделәр!
Сарык: Туганнар, дуслар, исәнмесез!
Бүреләр, куанышып, Сарык белән Кәҗәне әйләндереп алалар.
Өлкән Бүре: Менә шәп! Боткабыз бөтенләй итсез иде, болай булгач, итле дә булдык! Үз аяклары белән казанга керәләр бит! Китерегез миңа иң үткен пычагымны!
Яшь бүре (Сарыкны әйләнеп чыгып): Ай-яй, туны да туны! Үзе йомшак, үзе бөдрә! Моннан миңа менә дигән тун чыга!
Бала Бүре (Кәҗәнең мөгезенә килеп тотына): Мөгезе! Мин аның мөгезләрен үземнең самокатка куячакмын! Тизрәк алып бирегез миңа мөгезләрен! Тизрәк!
Өлкән бүре: Без аларны хәзер! (Кәҗәгә килеп ябыша).
Кәҗә: Туктагыз! Ашыкмагыз! Безне ашарга өлгерерсез. Кайгырмагыз, бездә ит күп:
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсыз? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!
Сарык тиз генә капчыктагы Бүре башын алып килә. Моны күреп, Өлкән Бүре читкә тайпыла.
Кәҗә: Микикики! Микикики! Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!
Сарык капчыктан "икенче" башны Өлкән Бүре каршына китереп куя.
Өлкән Бүре (курка калып): Туктагыз, мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры. (Чыгып чаба.)
Яшь Бүре: Тукта, тукта, мин дә барам. Таудан менә алмассың, үзем генә китерим суны! (Артыннан чыгып чаба.)
Бала Бүре: Ә мин?! Сөзеп үтерәләр бит мине болар! Көтегез! (Кача.)
Кәҗә (шатланып): Менә, Сарык абзый, тапкырлык белән хәйлә Бүреләрне дә өркетә икән. Болай булгач, бу Бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.
Сарык: Сакалбай, мөгезең дә шәп! Акылың да бар! Синең белән юлга чыксаң да була икән!
Кәҗә: Сарык абзый, син үзеңдә бик тиз эләктереп алдың. Капчыкта Бүре башы уникеме? (Көлә.) Әйдә, рәхәтләнеп ашап алыйк. Ял итәрбез. Хәзер Бүреләр бу якка борылып та карамыйлар инде.
Сарык (читтә яткан капчыкны ачып): Сакалбай! Сакалбай! Бер капчык ярма! Менә байлык! (Сикергәли.)
Кәҗә (исе китеп). Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмы? Ботканы да алсак, безгә күпмегә җитә ул. Аннан, язга да күп калмый.
Сарык: И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез. Хәзер, нигәдер, караңгысы да, урманы да куркыныч түгел. Кайтыйк, ботканы да бергәләп, өйдә ашарбыз.
Кәҗә: Кузгалыйк. И, сөенер инде әби. Бигрәк елап калды бит.
Капчыкларны өстерәп, казанны алып чыгып китәләр.
Кәҗә: Кая килеп чыктык без?
Сарык. Әллә адаштык иңде?
Ал. б.: Бездә кунак кадерле,
Әйдә, түргә үтегез!
Безнең белән бергә-бергә
Бераз бәйрәм итегез!
Шүрәле: Ә минем бер рәхәтләнеп
Китап укыйсым килә.
Китаптагы сорауларны
Сезгә бирәсем килә.
Ал.б .: Рәхим ит, Шүрәле дус! (Шүрәле китаптан сораулар укый).
1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)
2. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга)
3. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга)
Шүрәле балаларны зирәк җаваплары өчен мактый.
Гали: Минем дә бер соравым бар:
Нәкъ Кеше кебек үзе,
Ә шулай да шаккаттыра.
— Былтыр кыс-ты-ы! — дип кычкыра,
Туганнарын чакыра. Кем ул?
Балалар: Шүрәле!
Шүрәле: Кычкырганымны да ишеткәннәр икән.
Кәҗә: Мин дә әйтәм, тыңлагыз.
Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы аның ярык,
Исеме аңың… Сарык.
Сарык: Әйе, мин ул, дуслар.
Тоягым ярык булса да,
Серле ул, сизәрсез сез.
Түгәрәктә уйнаканда
Җиңәрсезме икән сез?
Шүрәле: Балалар, ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?
Балалар: Ачык авыз!
Ал. б.: Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
Ачык авыз уены. Балалар, икешәрләп, аллы-артлы, түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала "ачык авыз" була. Ачык авыз булып калган балалрга җәза бирелә.
Елап Су анасы керә.
Шүрәле: Нәрсә булды сиңа, ник елыйсың?
Су анасы: Әй, синең урманыңда йөрергә бик рәхәт дип белдеңме әллә? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас та идем. Ләкин җәй көне ялгышып, алтын тарагымны басмада, калдырган идем, бер авыл малае тарагымны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди су анасы инде мин!? Менә мин шул малайны, шул авылны эзлим. Булыш әле миңа, урман хуҗасы.
Шүрәле: Һәй туганым, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм мин ул гаиләне. Ул малайның абыйсы — Былтыр, бармакларымны шундый итеп кыстырды. Әле дә менә авыртып тора. Өф-өф (бармакларына өрә).
Су анасы: Тизрәк әйт, кайда ул авыл?
Шүрәле: Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр.
Җырлаганда көй өчен тавыклары җыр лай диләр…
"Туган авыл" җыры башкарыла.
Су анасы: Соң, әйдә. Киттек тизрәк шул Кырлайга!
Шүрәле: Ашыкма, мин сине ул авылга "Пар ат"ка утыртып җибәрәм.
Су анасы: Һәй, әйбәт булыр иде. Тизрәк барып җитәр идем.
5 нче сыйныф укучылары."Пар ат " җырын башкаралар.
Су анасы: Килгәч-килгәч бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.
Ал. б.: Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр!
Кәҗә: Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.
Балалар Г. Тукайның шигырьләрен сәхнәләштерәләр.
КЫЗЫКЛЫ ШӘКЕРТ
— Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
– Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
ГАЛИ БЕЛӘН КӘҖӘ
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән:
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән;
Гали аны чирәм белән кунак итә,—
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи—
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
ШАЯН ПЕСИ
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү курчагына.
«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк, бәйрәм җитә.
Ә песи, яшьрен генә, яткан кәтүкне күзлидер,
«Тукта, селкенмәсме», — ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикерер менә хәзер торыр, хәзер басар,
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе,
Бик шаян! Ай-һай наян! Уйнарга хәзер көн буе.
А. б.: Ә син, Сарык дус, үзең берәр әкият белмисеңме?
Сарык: Әкиятләр беләм. Ә шигырьләрне бик аз беләм. Шуңа, өйрәнергә дип, капчыкка җыйдым мин аларны.
А. б.: Ә шулай да, сөйлә әле бер генә шигырь булса да.
Сарык: Борын-борын заманда
Ерак кара урманда
Яшәгәннәр җәнлекләр
Ай күргәч йоклаганнар.
Кояш күргәч, уянганнар,
Ашарга эзләгәннәр.
Тик азык табу серләрен
Нигәдер белмәгәннәр.
Гали: Ә Тукайның китаплары бар серләрне өйрәтә. Әнә! Теге өстәл өстендә бер яхшы китап ята. Бар әле, Кәҗә дус, алып кил әле шул китапны. Без аны балаларга бүләк итик. Алар ул китапны өйрәнсеннәр, укысыннар, Тукай абыйларын онытмасыннар.
А. б.: Син илемнең сөйгән улы,
Горурлыгы татар халкының,
Киләчәккә узып барасың син
Яклаучысы булып халыкның.
А. б.: Су анасы. Шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка миң юл алдым.
1 ал. б.: Кырлаенда булдым, тормыш юлын
Тагын бер кат узды уемнан
Кыска гомерең
Ләкин һәрбер көнең
Энҗе-мәрҗәннәрдән уелган.
2 ал. б.: Шагыйрь бу дөньяда тулыр-тулмас 27 ел гына яшәгән. Шулай да ул халкына, безгә, килер буыннарга зур мирас калдырган. Аның тарафыннан 400 дән артык шигырь, 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәр иҗат ителгән.
Эш беткәч уйнарга ярый " шигыре сәхнәләштерелә.
1 ал. б.: Сөекле Тукаебызга ияреп безнең арабызда да иҗат эшен дәвам иттерүче балаларыбыз, яшьләребез, өлкәннәребез бар.
Мәктәп укучылары үзләре иҗат иткән шигырьләрне укый.
2 ал. б.: Күмпе җырчы, күмпе җырчы бүген
Күңел мәйдәнында парадта
Саф башында килә Кол Галиләр…
1 ал. б.: Тукай бара әнә пар атта…
2 ал. б.: Такташ белән Кутуй бергә атлый…
Нур артыннан сафта нур арта.
1 ал. б. Җәлил килә
Кәрим, Алиш килә
Төркем-төркем яшьләр күр сафта
2 ал. б.: Күпме җырчы, күпме җырчы бүген
Күңел мәйданында парадта.
1 ал. б.: Габдулла әфәнде!
Син бер гөлме?
Милләт бакчасының
Гөлләреңә баскан былбылмы?
Син сайрыйсың хисле шигырьләрне?
Телләреңә баскан былбылмы?
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер -хөрмәт белән саклана;
Әгәр кагыйм артса, күңелем азса-
Утлы шигырең укып сафлана.
Ак кирәк, — дип, пакь кирәк, дип
Җырлады язды Тукай
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
2 ал. б.: Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
1 ал. б.: Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде-Тукай
Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай
2 ал. б.: Һәрчак безнең белән бергә
Безның замандаш Тукай.
Залдагылар белән бергәләп "Туган тел " җырын башкара.
Бәйрәм "Тукайга" җыры белән тәмамлана. (М.Разов сүзләре, В. Әхмәтшин көе).
gabdullatukay.ru