Инсафова Лилия Минсахи кызы – Татарстанның Баулы шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр.
Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.
Алып баручылар чыга.
1. Алып баручы. Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр!
Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре — бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Хөрмәтле милләттәшләр, кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
2. Алып баручы. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге колач, шат шигырьләреңнән
Туган халкың көдрәт көч ала.
1. А.б. Бүген шагыйребезнең туган көне! Бүген бәйрәм.
(Укучы башкаруында "Бәйрәм бүген” җыры)
2. А.б. Габдулла Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.
1. А.б. Кадерле дуслар, сезнең игътибарга Габдулла Тукайның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
1 укучы: Кырга ак кардан
Юрган ябылган.
Җир язга чаклы
Йокыга талган.
Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта үтсен кыш.
2 укучы: Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым.
Ул көне буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
3 укучы: Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
2. А.б. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.
1. А.б. Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.
2. А.б. Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
1. А.б. Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
(сәхнәләштерелгән күренеш, “Су анасы”.)
2. А.б. Шагырьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен, суы, тәмен беләм,
Шуңа күрә, сөям җаным-тәнем белән.
(Укучы башкаруында җыр)
Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.
(сәхнәләштерелгән күренеш, “ Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык”.)
1. А.б. Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
2. А.б. Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман. Бүген без шушы илаһи телдә сөйләшәбез. Аралашабыз, җырлыйбыз!
(Укучылар башкаруында җыр – “Бәхеттә-шатлыкта”)
Көй уйный, күбәләк булып киенгән бер кыз биеп йөри. Бер малай чыга.
(сәхнәләштерелгән күренеш, “ Бала белән күбәләк”.)
1. А.б. Габдулла Тукай һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре, халык шагыйре. Халык моңлы көй җырлый, бу көйдә аның бөтен тормышы чагыла.
(Укучы баянда татар халык көйләрен башкара.)
1. А.б. Ал кирәк, дип, пакъ кирәк, дип.
Җырлады, язды Тукай.
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Өмет бәйләде туачак.
Яңа көннәргә Тукай.
(Укучылар башкаруында башкорт биюе)
2. А.б. Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә
Аның шигырьләре дан алган.
Шуңа күрә халкым күңелендә ул
Мәңгелек булып калган.
Ярата сине халкым,Тукай,
Һәм онытмас мәңгегә.
1. А.б. Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле –синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
(“Туган тел” җыры башкарыла.)
openclass.ru