ТАТ РУС ENG

Зәйнуллина Р. Тукай турында


 Раушания Әннүр кызы Зәйнуллина, Татарстанның Арча шәһәре 3 нче номерлы балалар бакчасы  тәрбиячесе


Мең сигез йөз сиксән алтынчы ел –

Бөек Тукай туган дөньяга.

Арчадагы Кушлавыч авылында

Тәүге аваз салган җиһанга.

Биш айдан соң әтисе Гарифны югалта,

Әнисе Мәмдүдә Саснага кияүгә китә.

Авылда Шәрифә исемле карчыкта

Ачык йөз күрмичә ул гомер итә.

Бераздан әни алып китә аны Саснага.

Рәхмәт тормыш башлана бит бу малайга.

Гаиләдә аңа караш әйбәт була –

Йөзә Тукай балда гына һәм дә майда.

Рәхәт тормышларның була гомере кыска.

Озакламый әнисе дә үлеп китә.

Үги әти тапшыра аны бабасына –

Зиннәтулла хәзрәт аны гаиләсенә кабул итә.

Тормышлары аларның бик авыр була,

Тукай монда “килмешәк” тә, “артык тамак”.

Алты күгәрчен эчендә ул бер чәүкә,

Чәчәк һәм башка чирләрдән була гарык.

Үги әби бабай белән киңәшләшә,

Котылырга уйлый алар бу баладан.

“Ямщикка биреп җибәрик аны Казанга,

Кемдер бәлки үзенә алыр аны бу каладан”.

Ямщик Казанның печән базарында

“Асрамага кем ала” дип сөрән сала.

Халык арасыннан шулчак берәү чыга –

Мөхәммәтвәли Габдулланы уллыкка ала.

Ике еллап яши Тукай бу калада,

Яңа әти-әни кисәк кенә авырый башлый.

Шуннан язмыш аны башта Өчилегә,

Аннары Кырлай Сәгъди абзыйга илтеп ташлый.

Кырлайда ул беренче тапкыр белем ала:

“Һәфтияк” һәм “Иман шартын” укый башлый.

Сабантуйда көрәш, чабышларны бик ярата,

Бакча эшендә, гаиләгә дә бик булыша.

Габдуллага сигез яшьләр тирәсендә

Бәдретдин абый аны Кушлавычка алып китә.

Анда бераз торгач, сәяхәте дәвам итә —

Ерак Җаек каласына – Уральскийга барып җитә.

Тукай монда шагыйрь булып үсеп җитә,

Типографиядә эшли башлый, иҗат итә.

“Хөррият” хакында, “Соры кортларга” шигырьләре

Басылып чыгып, даны еракларга китә.

Унике ел яши шагыйрь бу шәһәрдә,

Егерме бер яшендә әйләнеп кайта ул Казанга.

Иҗат эшен ул колачлап дәвам итә,

Үзенең әсәрләре белән күмелә данга.

Балалар өчен дә әсәрләр ул бик күп яза,

Хезмәт, хайваннар сөяргә аларда куша.

Үзенең үлмәс шигырьләре белән

Күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ул тырыша.

Егерме җиде яшьтә авырудан вафат булды,

Кыска булды бу шагыйрьнең гомерләре.

Әйтелмичә калды күпме уй-фикерләр,

Дөнья күрми калды күпме шигырьләре.

Халык аны якын итте, бик яратты,

Әсәренә композиторлар җырлар язды,

Яңа Кырлай, Кушлавычта һәм Казанда

Дәүләт Тукайга багышлап музейлар ачты.

“Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” —

Сәхнәләргә куелды аның бу әсәрләре.

Мәктәп китапларына кертелгән

“Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре.

“Пар ат”, “Бәйрәм бүген” шигырьләре

Дөнья күргән җырлар булып бүген көндә.

“Әллүки” не үз иттеләр күп җырчылар,

“Туган тел” не белмиләр икән кайсы илдә.

Тукай исемендәге премия дөнья күрде,

Алды аны күп җырчылар, язучылар.

Еллар үткән саен арта бара

Шагыйрь иҗатына гашыйк булучылар.

gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*