Үзен-үзе белә башлаганда, ул инде һәм атасыз, һәм анасыз ятим; асрамага алынган артык тамак; капитализм дөньясының берәүгә дә газиз булмаган үги баласы! Үзен-үзе белеп җитә башлаганда, ул инде асрау малай. Аннан соң ач-ялангач шәкерт малай, аннан соң матбагада ярым хәреф җыючы, ярым корректор, 1905 нче еллар. Аны Камил Мотыйгый, матбагасындагы эшчеләрне эш ташларга котыртуда гаепләп, матбагадан куып чыгара.
Аннан соң Казан. Кечкенә бер нәширдә ул — экспедитор, китаплар бәйләп, аларны почтага ташып тора. Аннан соң: ачлы-туклы торучы журналист һәм мөггәрҗим.
Менә Тукай мәрхүмнең тәрҗемәи хәленең матди ягы. Үз вакытында зур шөһрәткә ирешкән яшь шагыйрьнең капитализм дөньясыннан алган икътисади хиссасы (өлеше). «Инкисар ит (кайгыр, хәсрәтлән) гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!» — ди ул. Аның күңелендә «инкисар итүне» гадәт итмәскә, бер генә булса да шул инкисардан ял итеп торырга, бер генә дәкыйка булса да «инбисат» итәргә (шатланырга) зәмин (нигез) дә юк, имкян (мөмкинлек) да юк иде. Аның күңеле инкисар итте, мәңге инкисар итте, шул инкисары белән инде ул каберенә кергәнче аерылышмады. Менә Тукайның капитализм дөньясыннан хиссасы.
Гаять истигъдатлы (талантлы), табигатьнең гаять хәссас (сизгер), авыру дәрәҗәсенә ирешә торган гыйззәте нәфесле (үз-үзен түбәнәйтергә теләмәү), ләкин каләме кирәгенчә җәелергә һичбер төрле зәмингә очрый алмый һәлак булган, таланттан башка һәрбер коралдан мәхрүм Тукайның тәкъдире алдан инде билгеләнеп куелган иде. Аның талант бөресе чәчәк булып ачыла алмый калырга һәм ул үзе чахотка белән (башка белән түгел, нәкъ шул социальный авыру — чахотка белән) үләргә тиеш иде, шулай булды да!
Иске мәдрәсә биргәннән бер дә артмаган гыйлем багажы, иске төрек-татар әдәбияты җыйганнан бер генә карыш та уза алмаган «әдәбият танышлыгы», шимальнең ярлы, мескен табигате белән чикләнеп калган табигать тәэсираты, Казан белән Уральск арасында чикләнгән дөнья белән танышлык, фикере, гыйлеме, зәвыгы яхшы тәэсир итәрлек һичбер даирәгә кермәү — менә шулар-ның барысы җыелгач, Тукайның фитрый истигьдаты, таланты киңәергә, үсәргә мөмкин идемени?
— Юк иде, билгеле!
Һәм ул фитрый истигъдат (тормыштан килгән сәләте, таланты), талант бөресен ачмыйча, ача алмыйча һәлак булды. Татар халкы эченнән чыккан, безгә берәм-берәм мәгълүм булмаган бик күп талантлар, бик күп истигъдатлар шикелле һәлак булды.
Без аның шигырьләрендә лирика зәгыйфь дибез, аның хиссият (тойгылар, хисләр) җырларында көчле ифадәләр (мәгънәләр) күрмибез, без аның озынрак нәрсәләрендә фикри бер тәшәккел итеп җиткәнлек (фикер ягыннан оешып җиткәнлек) тапмыйбыз дибез.
Ләкин бу шулай булмаска мөмкин идемени? Мәдәни тәшәккел итеп җиткән, теләсәгев нинди халыкның теләсәгез нинди зур талантлы шагыйрен Тукай тормышы, шәраиты эченә китереп куеп карасагыз, ул талант кысыр калырга мәхкүм булганын күрерсез. Шуның белән бергә Тукайның шәхси дошманнары да аның шигырьләрендәге халык рухын, халык аһәңен, халык музыкасын инкяр итә алмадылар, әле дә инкяр итә алмыйлар, чөнки бу инде гыйнатның (кирелек, тискәрелек) һәрбер чамадан тыш чыкканы булыр иде: халык аны үзенеке итеп каршы алды, үзенеке итеп ятлады.
Россия монархиясенең үги баласының асрау малае булган татар халкы гаммәсенең (массасы, хезмәт ияләре) тормыш шәраиты Тукай шәхси хәятының (яшәешенең) тормыш шәраитыннан килеп чыккан аһәңендә (моңында) тәҗәссем итеп (гәүдәләнеп) күренә иде. Моны халык үзенең саглам (таза, сәламәт) зәвыгы белән сизми кала алмады.
Гомеренең әүвәл көненнән башлап фәкыйрьлек һәм кыерсытылуның бөтен баскычларын узган, үз вакытында татар халык гаммәсен чолгаган шәраиттән ризасызлыкның мөҗәссәме (гәүдәләнгәне) булган, иң әүвәл матбугатка аяк басышын шуңар протест итеп башлаган, бөтен тормыш рәвеше белән буржуазный җәмгыятьтән камилән читендә яшәгән, табигате белән .капитализм дөньясына җайланырга теләп, җайлана белүдән камил азат булган бу халык баласы мәңге халык гаммәсе белән бергә калачак. Тукайның вафатына ун ел тулган бу көндә без аны хәтерләү белән иске тормыш шәраиты эчендә һәлак булган бик күп талантларны, әрәм булган талантлы бик күп татар балаларын искә төшерәбез һәм алар өчен кайгыртабыз.
Моннан соң алай булмасын иде!
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"