Кешеләрнең тормышында чиксез күп хакыйкатьләр бар, ләкин аларның иң ачысы, иң ригаясезе (мәрхәмәтсез) һәм дә гакылларны хәйран иткәне — бары үлемдер. Күптән түгел генә тамырларының тибүе туктаган, рухларына калын кер, тузан кунган татар халкына, үзенең «Шүрәле» бармаклары белән кытыклый-кытыклый, рух өргән Исрафилебез — Тукай бүген юк; шул ук татар халкының ямьсезләнгән тупас телен шомарткан, зиннәтләгән, шул тел белән халкының кайгысын, шатлыгын җырлый-җырлый уртаклашкан Габдуллабыз моннан ары монлаячак та түгел, бернәрсә дә язачак та түгел. Ул әлеге дәһшәтле Газраилнең нәгърәсенә (акыру-бакыруына) баш иде, ригаясез канунга буйсынды — ул үлде. Бөтен тирәсе рия (кеше күрсен дип эшләүче), бөтен тирәсе сәүдәгәр, сатлык җаннар, «милләт» пәрдәсе артында каплана торган надан сухталар (шәкертләр) белән тулганга, зур җанына, саф вөҗданына иптәшләр тапмаганга һәм милләт тирәсендә йөргәннәрдән татар халкы өчен тузан кадәр дә чын күңелдән кайгыручы, шул халыкның сәгадәте өчен гайрәт белән эшләүчеләр түгел, бәлки, шул (модный) «милләт» дигән сүз белән күз буяп, кесәләрен калынайтып калучылар гына, яисә «менә болар милләт эшчеләре» дигән яңгыраулы сүзләргә табынучылар гына икәнен дә белгәнгә: «Керләнә өс-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк», — дип, хушлашты.
һәрбер халык тарихының иң гүзәл сәхифәләре шул халыктан үзләрен халыкның сәгадәте өчен корбан иткән каһарманнары белән генә була. Менә безнең Тукаебыз да татар тарихының ае, ае гына түгел кояшы иде. Ул үзенең милләте өчен чиксез гайрәтләр күрсәтте, киләчәктә халыкның бәхете өчен үзен шул юлда корбан итте. Тәһарәтсез намаз укып йөри торган, алдаучы милләтчеләргә милләткә чын хезмәтнең нәрсә икәнен ачык белгертте. Ул үзләренең «бер тиен»нәренә табындырырга йөри торган байгураларга төкерде. «Сез кызганычлар» дип, югартын гына карады һәм шундый байгураларның кәефе өчен купшыланып йөргән «милләтче» курчакларга:
«Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без», —
дип, чын күңеленнән зарланды. Тукай шулай алган юлы белән барды, «халкым» дип, ачы хәсрәтләр чикте, ач ятты. Туганнан алып мәлганәт (ләгънәт төшкән) дөньядан аерылганчы, тормыш зарбәләре (авырлыклары) астында изелде, йончылды, тиешенчә ни җанына вә ни тәненә тәрбия бирергә урын таба алмады. Айлар, хәтта елларча авырды, күз алдыбызда көннән-көн сүнә барды, аны бөтен татар халкына кычкырып җырлады. Әйтегез, шул чагында кайсы гына халкын сөйгән «татар угылы чын татар» Тукайга ярдәмгә дип кулын сузды? Күрсәтегез, кайсы җәмгыять, аның сәламәтлеге татар халкына мәдаре ифтихар (төп мактаныч) дип, бертөрле төпле хезмәт күрсәтте? Әллә татар милләтен җентекләп-җентекләп тикшерә торган милләтчеләр Тукайны шул авыру тормыш сазлыгыннан җитәкләп алып киттеләрме? Әллә аның энҗе бөртекләрен сатып файдаланучылар, Тукайны тормыш тырнакларыннан коткарып, көннәренең аз гына сузылуына сәбәпче булдылармы? Юк, мең мәртәбә юк! Тукай язды, җырлады, язган өчен юлына ике-өч тиен алып көн кичерде, шул авыр хезмәт астында изелде, михнәт басты, табигать үз канунына аны да ирексез итте. Шул аз заман эчендә милләте өчен гакылларны хәйран калдырырлык дәрәҗәдә эшләр эшләп, шул халкы өчен үзен корбан иткән Тукай бөтен халык күз алдында үлде. Тукай халык шагыйре иде, ул капитализм тормышының корбаны булды.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"