Менә ике ел инде татарның рухын ачып бирә торган, укыган саен һәрбер татар баласының бөтен тамырларыннан йөри торган матур вә нәфис шигырьләр күргәнебез юк.
Нәкъ ике ел инде татар тормышының вә аның матбугат вә әдәбиятының ямьсез вә килешсез якларын матур вә шуның илә бергә үзәккә үтәрлек ачы булган үткен гыйбарәләр илә күрсәтүче юк. Матбугат вә әдәбиятыбызның кайсыдыр бер почмагы китек, нәрсәдер анда җитешми. Күңел шул җитешмәгәнлекне вә шул китеклекне сизә, әллә кайдан әллә нәрсәләр эзләнә: ул шигырьләр дә укып карый, көлке журналларны да укый, ләкин шул нәрсәләрнең һәммәсендә үзенә иң якын вә иң ләззәтле газа (азык) булган бернәрсәне тапмыйлар; ул әллә нәрсәне юксына, ләкин аның шул юксынган нәрсәсен бирүче вә табучы хәзергә кадәр юк әле.
Нәрсә соң ул күңел юксына торган нәрсә дисезме? Юк, сез, укучылар, бу сөальне бирмисез, чөнки ул юксынылган нәрсәнең ни булганын сезнең һәркайсыгыз бик яхшы беләдер. Сезнең һәркайсыгызның күңеленең иң тирән җиренә урнашкан сөекле шагыйрегез Тукайның юклыгы вә аның үткен каләменең хәзерге көндә сезнең латиф (йомшак, мөлаем) тойгыларыгызны нәфис вә матур нәрсәләрдән мәхрүм итүе әле дә сезнең эчегезне әрнетә. Шул юксынуны сизгән саен, сез әрнисез, янасыз вә көясез; сез әле хәзергә кадәр моның өчен көеп яндыгыз, киләчәктә дә бик озак вакытка кадәр, хәтта мәңгегә сез аны юксынырсыз, аның өчен көяр вә янарсыз.
Тукай татарның җаны иде. Ул татарга хәят кертә вә аны теләсә ничек хәрәкәтләндерә аладыр иде. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул йөрәген өзеп-өзеп елата ала, ул татарның кәефен хушландырып шатландыра яки аны кайгырта аладыр иде.
Шуның өчен татар аны оныта алмый, ул үзенең әдәбият вә нәфәсат галәмендә, үз командасыннан аерылып калган гаскәр кебек яки кыр уртасында тезгененнән ычкынган ат кебек, хуҗасыз, бер мөдирсез калганлыгын хис итәдер.
Хәзерге көндә шигырь вә юмор галәмендә татарның рухы адашкан көенчә тора. Аны идарә итүче вә аңар хуҗа булучы юк. Бәлки, билгакес (киресенчә), үзләрендә шигырь вә юмор куәсенең тузаны да булмаган җыен бала-чагалар, мәрхүм Тукайга тәкълит иткән (ияргән) булып, татарның җанын төрле яктан азаплыйлар, аны рәнҗетәләр генә. Тукай шигырьләре илә үзен гөл бакчасында шикелле рәхәттә сизгән татар рухы хәзер шигырь исеме белән аталган чәнечкеле агачлар арасында газап күрәдер.
Менә шуның өчен дә татар җаны үзенең Тукаен юксына, аны бер көн булсын күңеленнән чыгарып, онытып тормыйдыр. Менә шуның өчен дә аны үлгән көнендә ел саен татарлар искә төшереп күңелләренең иң тирән җирләреннән аңар мәгъфирәт (кичерү, гафу итү) теләгән догаларын җибәрәләр вә аның исемен мәңге онытылмаслык итеп үз һәм балаларының күңелләрендә ныгыталар.
Ике ел инде, сөекле Тукай, синең мәгънәви балаларың синең өчен кан елыйлар вә, сине искә төшереп юксынган саен, синең газамәтең (олылыгың, бөеклегең) алдында бил ияләр вә, сиңа булган хөрмәтләрен арттырарак, хәятыңда вакытта тиешле рәвештә ихтирам итә алмадыклары өчен гафу үтенү мәкамында (урынында) үкенәләр.
Рәхәт ят син, сөекле шагыйрь, синең шикелле бәхетле шагыйре булган сөекле милләтең дә шаять бәхетле булыр һәм сине мәңге онытмыйча бик күп еллар сагыныр.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"