Апрельнең 4 нче көне иде. Шундый ук матур, күңелле, саф һавалы, якты кояшлы, язгы иртә иде. Җылы кояшның ялтыраган якты нурларына күз сала-сала, калтыранып, төрлечәгә боргалап сайраган сыерчыкларның колакны ярып керә торган үткен тавышларын тыңлап, Аксу урамы буйлап, балалар мәктәпкә җыелалар. Алар шатлана-шатлана мәктәпкә керәләр. Яшелгә буяган, тимер түбәле зур яңа мәктәп балаларны ачык йөз белән каршы ала… Тышта якты булса, минем эчемдә дә якты; тышта хәзер генә яз булса да, минем эчемдә берөзлексез яз дигән кебек балаларны җыя иде.
Менә сәгать 8 булганда, мәктәп эче гөж итә; уйный, сөйләшә, укый, җырлый торган балалар белән кайный, мәктәп кырмыска оясына яки умартага охшый. Мәктәптә пакь җанлы, пакь тәнле, ак йөзле «фәрештә валчыкларының тормышы кайный.
Менә сәгать 8 ярым да була, тугызга да якынлаша — хәлфә юк та юк. Башка көннәрдә балалар белән бервакытта ук килә торган Габдулла хәлфә бүген нишләптер кичегә; балалар тәрәзәгә дә барып, урамга да чыгып карыйлар — хәлфә һаман күренми. Балалар үзләренең остазларын көтәләр. Балалардан кайсыберәүләре — «Габдулла абый авырыймы икән әллә?» — дисә дә, арадан берәве: «Юк, без мәктәпкә килгәндә генә, ул почта ягыннан бик ашыгып кайтып бара иде әле» — дип, тегеләрне тынычландыра.
Менә сәгать тугыз тулды. Мәктәп ишеге ачылды. Балалар Габдулла хәлфәне аягүрә басып каршы алдылар.
Бүген хәлфә элекке ачык йөзле, шат «Габдулла абый» түгел иде; балалар хәлфәнең бу кадәр күңелсез булуын күреп гаҗәпкә калдылар, һәммәсе дә хәлфәнең йөзенә, күзләренә карадылар. Хәлфәнең кулында гадәттәге журналның, берничә китапның булмавыннан, «ни дә булса бардыр, ахры», дип шикләнделәр. Мәктәп эче тынга калды, һәммә бала хәлфәнең авызыннан чыгачак беренче сүзне көтә иде. Хәлфә гадәттәгечә урындыкка да утырмады, һәм баядан бирле басып тора торган балаларга да утырырга кушмады. Хәлфә балаларга карап, калтыраган тавыш белән:
— Балалар, Тукайсыз да калдык!.. 2 нче апрельдә кичкырын, сигез сәгать 15 минутта сөекле шагыйребез Тукаев үлгән… Бүгенге газет шул кайгылы хәбәрне китерде.,. — диде. Ничә минут элек кенә көлешеп утырган балаларның йөзләрен кайгы басты. Балалар моңга калдылар. Алар кечкенә булсалар да, «Тукай үлде!» дигән сүзнең мәгънәсен үзләренең саф күңелләре белән сизә иделәр.
***
Хәлфә сыйныф буенча берәр әйләнде дә янә балаларга карап:
— Сөекле шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев барыбызны да ятим калдырды… ул үлде… ләкин безгә күп яхшы сүзләр әйтеп, матур, моңлы шигырьләр язып үлде… Менә сезнең арагызда икенче ел укучыларыгыздан алып дүртенче ел укучыларыгызга кадәр барыгыз да аның бик күп шигырьләрен беләсез… Аның матур шигырьләрен ятлаганыгыз күп, сез аның яңа шигырьләрен дүрт күз белән көтеп ала идегез. Яңасы чыккан саен, сөенә-сөенә укый идегез. Тукай абый —сезгә бер шатлык, чишмәсе иде. Менә инде шул чишмә хәзер тукталды. Моннан соң сезгә ул чишмәнең көмештәй ак суын эчәргә насыйп түгел…«Тукай абый»ның шигырьләре сезгә караңгыда шәм иде. Ул шәм инде сүнде. Моңлы итеп көйләүче Тукай музыкасының актык кылы өзелде. Ул безнең арада озак тормады. Аның яше әле 26—27 ләрдә генә иде. Ул озак яшәмәсә дә, үзенең кыска гына гомерен дә шул татар халкы һәм сез балалар өчен корбан итте. Ул бар гомерен татар халкы өчен генә яшәде..
Тукай абыегыз сезне бик ярата, үзенең яшь вакытын, үзенең мәктәбен бик сагына иде. Ул сезнең хакта:
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең, барлык вөҗүдең пакь синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең аппак синең, —
дип, сезнең кальбегезне үтәдән-үтә күрә иде. Ул үзенең мәктәбен сагынып:
Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде дим,
Нигә дим изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым,
Нигә мин кечкенә «Апуш» түгел, зуп-зур «Тукай» булдым?»* —
дип ул, үзенең сездәй кечкенә булган көннәрен сагына (*Тукайның «Гомер юлына керүчеләргә» шигыреннән). Ул үсеп җиткәч тә үзенең мәктәбен онытмый. Аны һәрвакыт исендә тота. Ул шулай үзенең сабый вакытын яратканга күрә, сез сабыйлар өчен хисапсыз күп матур шигырьләр язды.
Ул шулай үзе укыган мәктәпне яратканга күрә, ахырдан татар халкы өчен файдалы кеше булды. Татар халкы арасында «Апуш» кына булып калмыйча, «бөек шагыйрь Габдулла Тукаев» булды.
Татар халкы өчен көне-төне тырышып эшли торгач, Габдулла әфәнде бик каты ютәл авыруына сабышты. Хәле көннән-көн начарланды. Шулай да кулыннан каләмен ташламады. Менә инде сөекле шагыйребез үлде. Ул кулына каләмен тотып, мәктәп тугрысында язып, сезнең хакта уйлап үлде!
Менә бүген кадерле шагыйребезнең салкын тәнен Казанда гүргә иңдерәләр. Бүген ничә меңләп мәктәп балалары, ничә меңләп татар халкы канлы яшьләр белән аглап, сөекле шагыйребездән мәңгегә аерылалар. Бөтен Казан халкы, һәммә дөнья эшләрен ташлап, аны озатырга барачак.
Без Казанда түгел. Без хәзер аның белән актык мәртәбә саубуллашырга Казанга бара алмыйбыз. Без инде сөекле шагыйребезне күңелдән генә озата алабыз.
Без бүген мәктәптә сабакларыбызны укымыйбыз. Без инде кулыбызда булган аның шигырь китапларын, аның хакында язылган язуларны укып, бөтен көнне сөекле шагыйребез тугрысында гына уйлап үткәрергә телибез, — диде…
Аннан соң барлык балалар бергәләшеп, беравыздан «Күңел», «Туган авыл» шигырьләрен укыдылар…
Хәлфә үзе белән алып килгән Тукайның берничә шигырь китапларын китабы булмаган балаларга тараткач, балалар мәктәптән чыга башладылар.
Бу вакытта хәлфәнең күзләре яшь белән тулы иде. Мәктәптән тын гына чыгып килә торган балаларның йөзләрен кайгы баскан, аларның күз карашлары моңлы иде.
Мәктәп ишек алдына куелган сыерчык оясы алдында иртә белән бер сыерчык сузып-сузып сайраса да, хәзер инде ул тик кенә тора иде; ул да балаларның кайгысын уртаклашкан кебек. Ул да балаларның Тукай абыйларыннан аерылганын сизә иде. Иртә белән генә ялтырап, бөтен дөньяны яктырткан язгы матур кояш та болыт астына кереп югалган иде. Әйтерсең лә, ул да балалар белән бергә Тукай абый өчен кайгыра иде.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"