(Тукай (1886-1913) турында замандашлары)
Кәбир Бәкер (1885-1944) – татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе.
1907-1908 елларда Казанда «Әл-ислах» газетасында Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ.б. белән бергә эшли.
Бүген сөекле халык шагыйре Габдулла Тукаевның вафатына бер ел тулды… Вафатыннан бер ел элек иде әле, 1912нче елның апрель 20ләрендә Тукай мәрхүм Петербургка килде. Шуңар кадәр туган авылы— Казан — Урал каласы — Әстерхан вә бер мәртәбә иттифакый (очраклы рәвештә) тугры килеп барган Мәкәрҗә ярминкәсеннән башка бер җиргә чыкмаган Тукайның Петербургка килүе иттифакый түгел. Ахыры сулышына кадәр бу яшь татар талантының исеменнән файдаланырга теләүчеләр Петербургта да табылмый калмадылар. 1912нче елның алдында Петербургта бер кыйсем (бер төркем) яшь дини голәмә арасында «Хәбәр» исемендә бер газет чыгару фикере таралды. Шул вакыт Муса әфәнде Бигиев Казанга Тукайны чакырып хат язган. Ул вакыт Тукай бу хатка, ни өчендер, иҗабәт итмәгән (кабул итеп җавап бирмәгән). Яз булгачтын, дәваланырга тугры килеп, шул уңайдан Петербургка да барып килергә уйлаган. Яз көне, апрельнең 20ләрендә, ничәнче көн икәне ачык хәтеремдә түгел, бервакыт Петербургта польский столовойлардан берендә ашап утырсам, иптәшләрдән берсе миңа:
— Ишеттеңме? Бик яңа бер хәбәр бар: Тукай Петербургка килгән, — диде.
Шул ук хәбәрне Петербург җәмгыяте хәйриясе мәктәбенең мөдире имам Лотфулла әфәнде Исхаковта да ишеттем. Ул Тукайның килгәненә 3-4 көн булып, борынгы иптәшләрнең күрешергә килмәүләреннән зарланганлыгын сөйләде вә билхасса (исемләп, төбәп) мине сорашып, янына барып чыгуымны теләгәнлеген белдерде:
— Үзе авыру, беркайда чыга алмый, беткән инде бичара, чак җаны да, чак җүне, — диде.
Кичен без Кәрим Сәгыйть әфәнде белән янына— Сергеевский урамда Муса әфәнденең квартирына бардык. Без барганда, кеше юк, Тукай чишенгән, эчке киемнән генә караватка бөкрәеп яткан иде. Бик кечкенә бер вөҗүд (җан иясе, җисем, бер тән), бөкрәйгәч, бик тә «нәни» булып калган. Ишектән керү белән күрешкәч тә, Тукайның авырганын элек бер дә күрмәгән, белмәгән кебек:
— Авырыйсыңмыни? — дидек.
— Юк, менә әле яңа гына Муса әфәнде кереп: «Петербург Гали мәктәпләрендә укый торган курсистка туташлар килгәннәр, сезне күрергә телиләр», — дип котны алды, бәла… ничек тә котылырга белмәгәч, авырдым, гениальный бер хәйлә… «Авырый, чишенеп яткан дип әйтегез», — дидем. Ялган булмасын өчен, менә инде 2-3 сәгатьтән бирле чишенеп, авырып ятамын, — диде.
Тукайда һәрвакыт авыруга сер бирмәскә тырышу бәлиясе (бәласе) бар иде. Үлгәнче ул шул бәласеннән котыла алмады шикелле. Фәкать хәл аңа карап яшерен түгел иде. Көчкә хәл алып, минут саен әллә ничә мәртәбә йөткереп, вакыты-вакыты илә тотлыгып, тын ала алмый тора иде. Шулай да без кергәчтен, куанып, күтәрелеп киткән кебек булды. (Аңа кадәр иркенләп сөйләшеп утырырлык беркем дә булмаган икән.) Миңа каратып, шулай сүз башлады:
— Син әйткәнгә ышанмый идем, инде үз күзем белән күрдем: бәла икән сезнең бу Питерыгызның һавасы, әле мин Уфада булдым, анда бөтенләй җәй инде,коры күлмәк өстеннән каеш буам да өстеннән бер җиңел нәрсә киям дә кымыз эчәргә бара идем, ютәл дә юк, авыру да…
Авыруга килгәч тә, Тукай сүзне икенчегә борды:
— Хатын-кыз җәмәгате болай да бәла… Әмма курсистка булса, тагын да бәла инде. Зыялы дип аңардантартынып, әллә нинди приличие (әдәпләр) саклап торырга кирәк.
Тукай гомер буенча хатын-кызга ят булып калды. Хосусан кибар яки зыялы таифәдән булса кача иде. Башта бу ялгыз «шәкертлек авыруы» гына иде шикелле. Соңыннан качуында да шуның корымы бар иде. Ләкин анда, әдәби тәгъбир белән матурлап әйткәндә, «Ибсен авыруы»* да юк түгел иде (*Ибсен Генрих — бөтен дөньяга мәшһүр норвег драматургы. Ул да шулай хатыннар мәҗлесендә булуны яратмавы белән мәгъруф. – К.Б.).
Ул көн безнең өскә тагын берничә кеше студентлар килеп, ахырдан мөсахәбә (сөйләшеп утыру) бик «рәсми» булып китте. Казандагыча җәелеп, теләгәнчә вә теләсә нәрсә хакында сөйләп утырырга тугры килмәде. Сүз арасында Тукай үзенең бу хәлгә төшүеннән (үз тәгъбиреңчә «ялган пауза» алырга мәҗбүр булуыннан) шикаять кылып та алды.
Икенче көн Тукайны «Нур» газетының мөхәррире Сафа ахун Баязитов чакырган иде. Анда Тукай үзенең Петербургка килүеннән бик нык зарланды. Бу зарлануның башлыча сәбәбе: Петербург һавасының юешлеге вә бер дә туктамый бер хәлдән икенче хәлгә күчеп торуы иде. Хосусан аның Петербургка килгән көннәре әллә нинди күңелсез суык һәм юеш булды. Фәкать Тукайның наразилыгына мәүҗиб (ризасызлыгына сәбәп) булган нәрсә бу гына да түгел, башкача да бик күп сәбәпләр бар иде. Иң кызыклары шулар:
1) Муса әфәнде ят кеше… өстенә фәүкыльгадә тәкәллефле (артык дәрәҗәдә төче теллеләнеп хөрмәт күрсәтү), — Тукайның үз тәгъбиреңчә, — төче телле… Төче теллелекне ул үзе шулай тәфсир кыла: ул менә — Муса әфәнде була инде — юк кына нәрсәне тәкәллефләндереп зурайта, «затегалиләре («сез бөек хөрмәтле әфәндем» дигән мәгънәдә, өченче затка мөрәҗәгать итү формасында), бәндәләре» ди… Әллә нәрсә вә әллә нәрсәләр катыштыра да ике арага пәрдә сала да куя, шуның өчен, никадәр якын булырга теләсәң дә, аның белән рәхәтләнеп, тәкәллефсез сөйләшеп булмый. Ул «затегалиләре» ди бит инде. Аңа каршы син ни дип әйтергә кирәк?..
2) Анда Муса әфәнденең җәмәгате бар… Ул гына җитмәсә, аның кардәшләре вә тагын берничә курсисткалар да килә. Исәнләшсәң, сөйләшеп торырга кирәк, минем өчен тукталып, исәнләшеп торуы үзе бер бәла… Исәнләшмәсәң, килешми.
3) Вообще, ул мохит (түгәрәк, әйләнә-тирә, среда) миңа кул түгел… Кичә анда бер байлары килгән. Соңыннан миңа аны Петербург мөселманнары арасында бик зур вә бик мөгътәбәр бер кеше, диделәр. Ишеткәнемдә бар иде… Шулай да күрешергә килгән. Муса әфәнде чакырган булырга тиеш… Я инде! ул миңа ник кирәк?.. Аның миңа ни мөнәсәбәте бар?.. Ул бит әле үзе генә булса ярар иде. Янында Төркиядә укып кайткан бер углын да алып килгән. Анысы тагын: «Безем госманли төрекләре, әфәндем…» дип эчне пошыра. Төрек әдәбиятын, солтанын мактап, солтанның җарияләрен мактап гомерләрен үткәргән төрек шагыйрьләрен мактый. Пушкины, Лермонтовы булган бер мәмләкәттә килешәме инде!.. Килешмәгәндә эше юк, ул һаман үзенекен сөйли. Аңа ни дип әйтергә кирәк! Грубить итә — тупаслана башладым.
— Мактыйсыз да мактыйсыз, я, әйтегез зинһар: Пушкин яки Лермонтов дип әйтерлек кемнәре бар? — дидем. Аңарга да аптырамады. «Әфәндем, әфәндем?» дип торды-торды да әллә кем вә әллә кемнәрне санарга тотынды. Санаганда да, кемнәрен саный!.. Намикъ Кәмал, Габделхак Хомид, Мәхмүт Әкрәм, Әмин бәк — фәләннәр белән калса ярар иде. Әллә кем вә әллә кем «бәк»ләрне санап китте.
Түзә алмадым — башымны «җүләр»гә салып шаярта башладым. Бер сөйләп бетә, мин аңлап җитмәгән булып, яңадан кайтарып сорыйм, ул тагын башлый. Бик кызык бит… Ул шул арада бик чынлап әллә никадәр нәрсәләр сөйләп алды.
Башта атасы — пәдер мөхтәрәмнәре — моңа бик куанып утыра иде. Соңыннан аның да эче поша башлады. Минем шаяртканны да сизде шикелле: «Муса әфәнде кайтмады!» — ди башлады.
— Ул бер профессорның лекциясен тыңларга гына киткән иде. Бер-ике сәгатьтән артык тормас, — дидем… Ул бу сүзнең дә усаллык белән әйтелгәнен аңлады шикелле.
— Килергә чыккан вакытта сул аяк белән чыгылган, ахрысы, — диде. Мин тагын да җавапсыз калдырмадым:
— Бисмилласыз чыккансыз булырга кирәк, бисмиллагызны онытмаска кирәк иде, — дидем. Моңа тагын да ачуы килде. Шуннан соң инде үзем дә тәмам котылдым.
II
Миңа килгәнче, Тукай Петербургта дүрт кич кунган иде. Миндә бишенче кичен кунды. Бердән, Петербург һавасының начарлыгы, икенчедән, гел үзенең мәсләгенә муафыйк булмаган бер кыйсем — Тукайның үз тәгъбиреңчә — «ялган рәсмият» белән генә дөньяда тора торган халык арасына төшеп, «җан сыкынтысы» пәйда булуы аркасында Тукайның кәефе тәмам бозылган иде. Электән күргән, белгән, бервакыт бик якын иптәш булган, шунлыктан һич тартынып, тәкәллефләнеп торырга хаҗәт төшми торган бер кешегә килгәч, Тукай бераз сулыш алырлык хәлгә килгәнен сөйләде:
— Петербургка килгәнемә биш көн булды, «агай-эне»дән һичкемне күргәнем юк, һәркемнән элек күрермен дип килгән сине сорасам — белмиләр. Башта чынлап та белмиләрме икән дип гаҗәпләнгән идем. Соңыннан, сынап торсам, мондагы халыкның ике партия булып йөргәнлекләре аңлашылды. Муса, Лотфи (әфәнде)ләр бер партия булып, Сафа мәхдүм әтбагасы (үзенә буйсындыручылары, иярченнәре) белән үзенә бер партия икән дә, гүя, син шул партияләрдән беренең «чынлап» хезмәт итеп йөри торган бер кешесе икәнсең. Партия дошманы булган буласың инде!.. Мине дә шул партияләрдән беренә кертеп батырмакчы булганнар. Башта мин «Нур» идарәсендә булган һәм дә үзләренә катышып йөргән бер кешене белмәүләренә гаҗәпләнгән идем. Дүрт-биш көн һичкайда чыкмый, белгән-күргәннән һичбер кешесез мәхбүс (ябылып) ятканнан соң, кичә Петербург курсларыннан берендә укый торган Шәрифелхәмди дигән бер әфәнде килде. Бераз сөйләшкәннән соң, Сафа мәхдүмнең визит карточкасын биреп, иртәгесе көн өйләдән соң сәгать бергә Сафа әфәнденең үз өенә чакырганлыгын сөйләде. Муса әфәнде миңа һичбер хәбәр итмәстән, аңа бик катгый рәд җавабы (кискен каршы җавап) бирде. Юк кына нәрсә өчен бик кызып:
— Булмас, иртәгә аның вакыты юк, чакырылган җиребез бар, — диде.
Кунак дигән булып, мещаннарча минем өстемнән болай хуҗалык йөртелүенә намусым килеп китте. Кем икәнен ачык белмәсәм дә, ул чакырган кешенең нинди булса «бер извозчик я халатчы — ягъни миңа һич мөнәсәбәте булмаган бер кеше икәнлеге белән хөкем кылдым. Җавапның бирелү рәвешендә бер дә чакырылмаган булып та «вакыт юк»ка сылтау булуы бик ихтимал иде. Һәрхәлдә бу эш минем ихтыярымнан башка булырга тиеш түгел дидем дә, халык арасында булган гадәткә, йорт хуҗам Муса әфәнденең теләгенә хилаф уларак, мин үземнең Сафа әфәндегә барырга теләгәнлегемне белдердем, визит карточкасын китергән кешегә шулай вәгъдә бирдем, — диде.
Шул арада Тукай үзенең Петербургка килү тарихын да бик баблап, бик тафсыйллап сөйләде. Муса әфәнденең чакырып язган хатын күрсәтеп, үзенең ни өчен чакырылганлыгын бер дә аңлый аямаганлыгын белдерде. Хат Муса әфәнденең каләме белән язылган һәм дә Тукайны чакырыр өчен махсус язылган. Муса әфәнде Тукайны бер үзе исеменнән генә чакырмый, берничә кеше кушылып, Тукай шулар исеменнән чакырылган. Хәтта Тукайга махсус аерым бер номер алыначагы вә анда Тукай өчен, теләсә, һәртөрле эчемлекләр дә булачагы тәэмин ителгән. Петербург өчен бер кат кием вәгъдә ителгән. Килер өчен акча җибәрелеп, кайтыр өчен дә билет алыначагы зекер ителгән иде. Моңа кадәр беркем тарафыннан да мондый кызык бер илтифат күргәне булмаганлыктан (үзе шулай ди), Тукай бу хатны алган вакытта да нинди дә булса бер максат белән язылган булырга кирәк дип уйлаган икән. Бүген һәм шуны сөйләде. Моңа Петербургта «Сүз» я «Хәбәр» исемендә бер газет чыгарылырга уйланганлыгы кушылып, төрле ихтималлар йөртелде. Петербургта чыгарылуы уйланган бу газетта Тукайның баш мөхәррир итеп куелу фикере дә сөйләнде. Шуннан соң Тукай үзенең ни өчен чакырылганлыгы хакында катгый бер карар ясап күңелен тындырды. Юкса тора да:
— Я инде, минем Муса (әфәнде)гә ни кирәгем булырга мөмкин?.. Син теләсәң нәрсә әйт, әмма мин үземне Муса (әфәнде)гә бик үк тансык кеше булырмын дип бер дә ышана алмыймын, — ди иде.
Хәтта Тукай, кыш көне, югарыда исеме зекер ителгән газет чыгарылуы уйланган вакытка чакырылган. Ләкин ул вакыт Тукай килмәгән, хәзер — яз килгән, хәзер исә газет чыгарылу ихтималы бөтенләй беткән иде. Шунлыктан Тукай шундый бер карар чыгарды:
— Хәзер шөбһә калмады, вакыйга шулай булырга кирәк: мин ул вакыт нинди булса бер кирәк өчен чакырылганмын, хәзер инде ул кирәк беткән; шуның өчен минем ул миңа һич мөнәсәбәтләре булмаган бер халыкта кунак булган булып ятуым килешми, өстенә авырулыгым да юк түгел, ул да, әлхәмделилла, бар; шулай булгач, мин инде ул кешеләргә коры йөк булып ятмый, китәргә тиешлемен. Янымда илле сум акчам бар иде. Бүген синдә куныйм да, иртәгә, аллага тапшырып, Уфага юнәлим. Юкса монда көннән-көн рәхәтсезлегем генә арта, — диде.
III
Бердән, өч ел торылган бер җир — Петербург минем өчен хакы химая кылынырга тиешле бер ватан булган, шуның өчен Тукайның бу рәвеш, гомерендә бер килеп тә, аннан риза булмый китүе күңелгә бик уңайсыз. Икенчедән, бик якында мәңгегә аерылу ихтималы булган Тукайның үзе дә бик күп нәрсәләрне күңелгә китерә. Моңа кадәр вөҗүде һич лаекынча тәкъдир ителмәгән бу яшь талантның хәзер инде күз алдында торуы да аерым бер хис тудыра башлаган. Чын мәгънәсе белән надирел-вөҗүд (барлыгы, яшәве бик сирәк була торган) бер кеше булганлыгы галәбә кыла (җиңә, күз алдына килә) торган булган. Шуның өчен тагын да болай гына җибәрәсе килми. Тотасы, торгызасы, пайтәхетнең яхшы-яман, кызык-кызык җирләрен күрсәтеп, бераз күңелен күтәреп җибәрәсе килә. Шуның белән бергә чынлабрак уйланырга тиешле булган икенче бернәрсә дә бар. Ул бит кеше кунагы, аның аннан чыгуы да әллә нинди күңелсез сүитәфәһһемнәрне (начар уйлар уйлатырга сәбәпче булырга) мәүҗиб булырга мөмкин. Менә шуларны уйлаганнан соң, мин Тукайга шулай дидем:
— Тукай, менә нәрсә: син бүген Муса әфәндегә кайт, мин извозчик белән илтим. Син бүген, мотлак (әлбәттә, һәрхәлдә), анда кунарга тиешлесең. Син ни дисәң, аны әйт, әмма асылда – син хуҗаңның хуҗалык хакын үтәргә тиешсең, гадәт бу, этика да шуны тели; бүген кайт, иртәгә син китәргә җыенган вакытта, без барып, сине үзебезгә кунакка чакырырбыз. Минем үземнең бер атна кунак итәрлек хәлем бар. Сафа әфәнде дә: «Мөмкин булып калдырып булса, берәр ун көн алып кунак итәргә кирәк», — дигән иде, — дидем.
Моңа каршы Тукайның әйткәне шул булды:
— Моңа кадәр дөньяның гадәт, этика дигән нәрсәләрен танымаганны, хәзер инде, Петербургка килдем дип, мин сезнең ул этика, гадәт дигән нәрсәләрегезне җиренә җиткереп тора алмыймын. Гаеп итә икән — итсен. Андый гаеп итүләргә минем исем китми, һәрнәрсәдән элек ул (Муса әфәнде) минем мәдрәсәдән шәкертенең атасына чакырылган бер кунак-хәлфә генә түгел икәнлегемне белергә тиеш. Мин үземнең кем икәнемне бик яхшы беләмен. Мин читлек кошы түгел, мин — вольная птица, кайда теләсәм, шунда кунам.
Шул җиргә җиткәндә, студент Шакир әфәнде Мөхәммәдъяров килеп, сүз бөтенләй икенче тон, икенче рухка кереп китте. Тукай Петербургка килгәч, Шакир әфәнде белән күрешмәгән икән, күрешеп, хәл-әхваль сораша башладылар. Шакир әфәнденең бернәрсәдән хәбәрсез шат-шалтырап тора торган садә, кайгысыз йөзе Тукайга бик ошап китте. Чәй эчә идек. Эчә торгач, самоварда су бетте, һич килмәгән ашыйсыны китереп, ашар өчен күңеллерәк бер җиргә чыкмакчы булдык. Ул арада Кәрим Сәгыйть әфәнде, тагын бер-ике кеше килеп, алар да һәркайсы үзләренчә мәҗлескә бер рәң-оттенок бирделәр. Сүз иярә сүз чыкты, бая сөйләгән күңелсез сүзләр бары да онытылдылар. Эч пошырып, бер мәсьәләне озак сузып сөйләүләр бетте, һәрнәрсә мөхакәмәсез (бәхәссез, тартышсыз) кабул ителә башлады. Бөтен бүлмәне шатлык, яшьлек, тәкәллефсез иптәшлек рухы күтәрде. Тукайны бик шәп рестораннардан беренә алып барып, ужин иттерергә булдык. Ул тагын да рухны күтәрде. Без барырга уйлаган ресторан өчен катыргылы ак яка мотлак лазем (әлбәттә кирәк булып) булып, Тукайда ул юк иде. Якалар эзли башладык, һичбер яка яратып булмады. Нинди генә бер яка кидерсәң дә, зур була. Кечкенә ябык атка зур камыт кидергән кебек килешми иде. Ниһаять, бер манжет (җиң очы)ны урталай ярып, пәке очы белән тишекләр ясап, Тукайның муенын ак яка эченә алдык. Тукай мондый нәрсәне һич яратмый торган иде. Монда да бераз тартышып карады. Ай-ваена куймадык. «Петербург хөрмәтенә» дигән булып риза булды. Өс-башы зарарсыз иде. Дәрвишрәк булса да, сюртугы бар, Петербургка килер өчен инглизләрчә тегелгән яхшы пальто алган, башында немец эшләпәсе, кулына таяк тоткан. (Тукай элек-электән дә таяксыз йөрми торган иде. Таякны ул иптәшлек өчен ала торган иде.) Халык кузгалып, һәркайсы «бик шәп бер ресторанга алып барабыз» ди башлагач курыкты:
— Андый җирдә тагын әллә нинди приличие (әдәп)ләр саклап торырга кирәк булыр бит, простоерак булса нишли? Миңа ничек тә ярый, — ди башлады. Гомерендә бер Петербургка килгән кешене ничек итеп бик гади бер җиргә алын барасың? Садәрәк (гади) булса да, беренче класс рестораннарыннан беренә алып бардык. Ишектән кергән вакытта Тукай тагын бер туктап:
— Монда хатын-кыз җәмәгате бик күп түгелме инде? — дип кире чигенә башлады. «Юк!» дидек. Булса да, хатын-кыз таифәсеннән ераграк утырырга вәгъдә бирдек. Ул шул арада үзенең, кайдадыр бер җирдә шундый зур рестораннардан беренә барып та, бөтен өстәл әтрафын (тирәсен) әллә нинди кибарлар (зур, олы, өстен кешеләр) белән генә чуала торган кызлар коршап алганын сөйләде. Үзенең һич андый халык белән «килешә» алмаганлыгын бәян итеп:
— Кунак итеп алып барган хуҗалар шул бәдбәхет хатын-кыз белән әварә булып киттеләр дә, мин бичара берүзем ялгыз утырдым да калдым,—диде. Безнең белән андый эш булмаячагын бик нык тәэмин итеп, бөек пай тәхет рестораннарының биек баскычларыннан Тукайны култыклап, югары атладык.
IV
Бүген Тукай миндә кунды. Квартир хуҗабыз күнсә, Тукайга шул көн генә бушаган икенче бер комнатны алып, Тукайны шунда калдырырга уйлаган идек. Тукайның төн буе карх-карх йөткереп чыгуы ансыз да җаны уч төбендә торган Петербург марҗасын куркытты. Без комнатны алырга сорамастан, элек мине аш бүлмәсенә чакырып, кунагымның туберкулез түгелме икәнлеге хакында сораша башлады. Бу вакыт Тукай чынлап та шикләнмәслек түгел иде. Минут саен әллә ничә мәртәбә карх-карх йөткерә, вакыты-вакыты белән тотлыгып, әллә никадәр газапланып тора иде. Шунлыктан башка җирдә дә арурак бүлмә я номер табуы кыен булыр төсле күренә башлады. Шуның өчен иң элек Тукайның йөткерүен йомшартырга бер чара эзли башладык. Ул үзе моңар кадәр шуның өчен дә бер чара кирәксенмәгән иде. Бер стакан сөт кайнаттырып, ярты бутылка сельтерский катыштырып эчердек, аның артыннан «гуй-ю» капсульләре йоттыра башладык.
— Мин үзем дә бервакыт шулай йөткерә башлаган идем, «гуй-ю» капсульләрен йоткач, кул белән сыйпап алган кебек булдым — бернәрсә калмады, — дигәч, Тукай бу капсульләрнең шифасына бик нык бер канәгать хасил кылды вә чынлап, һич вакытын качырмастан, шул капсульләрне йота башлады. Безгә шулай тоелдымы, әллә чынлап та файдасы тидеме, кайнаган сөт белән сельтерский эчереп, мәзкүр капсульләрне йоттыра башлагач, Тукайның тотлыгып-тотлыгып газап чигүләре чынлап та кимегән кебек булды. Тукай хәтта:
— «Бу бүре балаларын» кичә йоткан булсак, синең хозяйка әллә калдырган да булыр иде, хәерле булсын инде, — дип, кичә йоткан булса, йөткерү бетеп, авыру икәнлеге беленмәс төсле итеп куйды. Яшерергә мөмкин түгел: квартир хуҗалары артык назикләр (бик нечкә күңелләр), Тукайның анда калу ихтималы юк иде. Тукайга миннән ерак түгел, һәрвакыт кереп торырлык якын бер җирдән номер алырга булдык. Тукай калырга булды.
Көндезге ашка Сафа Баязитов чакырган иде. Анда мин, Тукайны Муса әфәндедән алып, бер атна кадәр үзебездә кунак итәргә уйлаганлыгымны белдердем. Моңа каршы Сафа әфәнде: «Муса әфәнделәрдән уңайсыз булмаса, мин дә кунак итәр идем, әгәр дә Тукай мин катышмаган вакытта да Муса әфәнделәрдән чыга торган булса, бу бер атнаны ун көн итеп мин үзем кунак итәм», — диде. Мин Тукайның Муса әфәнделәрдән болай да чыгачагын сөйләдем. Без кунак итмәгән вакытта Тукайның Петербургтан китәчәген һәм дә бик нарази булып (ризасызлык белән) китәчәген белдердем.
Тукайның хәлен уйласалар, Муса әфәнделәр үзләре дә бу эшкә рәнҗемәскә тиеш икәнчелекләрен сөйләдем. Шулай итеп Тукай калырга булды. Сафа әфәнде номер өчен тәүлегенә 1 сум 50 тиеннән ун көнгә 15 сум акча чыгарып бирде. Бер сум илле тиенгә күңел яхшы канәгать кылып торырлык яхшы номер табылмаса, 2 сум, 2 сум 50 тиенгә кадәр алырга яраганын белдерде. Ашау-эчү өчен һәр көн Мойкага, Сафа әфәнденең Мойкадагы мәсҗед хозурындагы квартирына йөрергә булдык. Тукайны бик мәшһүр бер докторга алып барырга тәгаен ителде (билгеләнде). Шул ук көн Тукай белән извозчикка утырып, берничә номер белештек. Ахырында Петербургның иң урта бер җире — Невский проспекттан өч йорт аша «Казанский бишенче номер» исемле мебельле комнатлардан берен алдык. Тукайны номерга кертеп күрсәтеп, бик яратып чыкканнан соң, тугры Муса әфәндегә барып, шул ук извозчик белән аннан Тукайның нәрсәләрен алып килдек. Без барганда, Муса әфәнде өйдә юк иде. Тукай үзенең алган номерының адресын язып:
«Хөрмәтегезгә рәхмәт, мин менә шул номерларга күчеп, бераз үзбашыма ялгыз торып карарга уйладым», — дип, Муса әфәндегә записка калдырып китте.
Тукайның чын Петербург хәяты менә шул көннән башланадыр.
V
Аерым номерга чыккач, Тукай тәмам иркен бер сулыш алганлыгын сөйләде. Бу вакытны сөйләгән сүзләреннән хәтердә калганы шул булды:
— Тагын үземнең мөкатдәс ялгызлыгыма кайттым…
Сафа әфәнде катышмый, номер акчасын вә бөтен мөсарифен (расходларын, чыгымнарын) түләп, бөтенләй үз кунагыбыз итсәк тә, шуннан элек кенә анда кунак булам дип күңелсез бер мәхбүсияткә (тоткынлыкка) дучар булудан зарланганлыкны күргәч, без аны, Тукай әйтмешли, үз ишәгебез итеп кенә калдырырга теләмәдек. Алла тарафыннан гомум халыкка бирелгән кадерле бер гатыя (бүләк) икән, без аны «милек» кылып халык кулыннан ник тартып алыйк, дидек.
Хәл-әхваль, бәгъзы анда булган мөнәсәбәтләрдә шуны моктәза иде (шуны тәлап итә иде)… «Йорт» хуҗасы — Тукай үзе. Белеш-таныш һәркайсы килә, теләгәнчә утыра, сөйләшә… Чыккан-кергән вакытта юл өстендә уңайсызлап утыра торган курсисткалар, хатын-кыз җәмәгате дә юк. Кыскасы, Тукайга, номерга чыккач, мөбтәла булдыгы авырудан башка, «җан сыкынтысы» бирә торган бернәрсә дә калмады. Өши-калтырый (бизгәк тота) башласа, хәзер аспирин (порошок) йота, иртә, кич вә көн урталарында «гуй-ю» капсульләре каба, бик көчләсәң, сельтерский белән кушып кайнар сөт тә эчә иде. Эчүе бик авыр булганга, бу соңгысын бик кыйналып кына тыңлый иде.
Петербургка килгәндә, Тукай нормальный-сау кешелектән чыккан, бөтен вөҗүде гайре табигый (табигый булмаган) бер рәвештә генә яши башлаган иде. Тәнендә ит юк, кан беткән дип әйтерлек дәрәҗәдә ябыккан, хәлсез коры бер сөяк кенә калган иде. Бердәнбер тәхәллефсез (кирегә җибәрмичә) җылыта торган дәва булса, ул да аспирин. Аны да кеше шикелле «доза» — могайян бер микъдар белән эчеп кенә җылынмый. Чәй кашыгы тутырып эчәргә кирәк, шуннан соң гына җылына.
Петербургта да иң авыр бер мәсьәлә — Тукайны докторга күрсәтү мәсьәләсе булды. Муса әфәнделәр күрсәтергә теләгәннәрме, юкмы, анысы ачык мәгълүм булмады. Әмма номерга чыккач, берничә мәртәбә доктордан вәгъдә алып, хәтта докторга күренергә күндерә алмадык. Докторга барырга дисәк:
— Бүген болай да кәефем яхшы, көн матурланып китсә, әллә хәзергә докторга ихтыяҗ да төшмәс, — ди иде.
VI
Тукай номерга чыккач, берничә көн Муса әфәнделәр тарафыннан һич катнашучы булмады. Моңа Тукай вөҗданән бераз рәхәтсезләнде шикелле. Ул хакта сүз чыкты исә:
— Килмәгәннәре яхшы, — диде. Килмәүләренең ни өчен яхшы булганлыгын мин сорамадым, ул әйтмәде. Шунлыктан ул килмәүнең ни өчен яхшы булганлыгы шул көнгә кадәр мәтви калды. Хәзер дә уйга килә: «ник яхшы?» дип сорасаң, нәрсә әйткән булыр иде икән?..
Номерга чыккач, Сафа әфәнде башта берничә көн аш хәзерләтеп чакырды. Берме-икеме баргач, Тукай уңайсызлана башлады. Элек барырбыз дип тора-тора да, барыр вакыт җиткәчтен, бармау ягын тарта:
— Невский аша чыгарга кирәк, я таптарлар, мөмкин булса, шушы тирәдә бер җирдә ашарга кирәк, — ди иде. Ул чынлап та Невский аркылы чыгарга курка иде. Андагы «выж да выж» һәр тарафка үтеп торган гайри мотанаһи (хисапсыз) автомобильләр, трамвайлар аңа бик куркыныч тоела. Извозчик белән барган җирдән дә таптап китәр төсле күренә иде шикелле.
Бервакыт тәрәзә каршысында садә генә (садә булса да пөхтә) бер ресторан күреп: «Шунда ашатмыйлармы икән?» — диде. Ашата торган һәм дә яхшы, пөхтә ашата торган булгач, һәр көн ике мәртәбә шунда кереп ашый торган булдык. Ахырдан хәтта иптәшләр дә, Тукай өйдә булмаса, шунда кереп таба торган булдылар. Кеше килгәч, өйдә утырырга да ярый дип, өйгә кайта идек. Анда тагын самовар куйдырып, бишәр-алтышар кеше җыйналып чәй эчәбез, шулай итеп кич була иде.
Бер көн Сафа әфәнде Тукайны гаиләсе тора торган үз өенә (Алтынчы Рождественскийга) чакырды. Алдан хәбәр илтеп, пайтәхетчә шактый тәкәллеф берлән, төрле блюдолардан аш хәзерләнгән, өстәлгә кунак саен бер данә бик матур тулы, янып торган саф, хуш исле аллы-гөлле роза чәчәге куелган иде.
Аш алдыннан кунак залына кертеп, Сафа әфәнде граммофонда берничә Пушкин вә берничә Лермонтов шигырьләрен куеп тыңлатты. Башта Лермонтовның «Демон» кыйтгаларын куеп караган идек, Тукайның бер дә ләззәтләнә алмаганлыгын күргәч, «Евгений Онегин» (Пушкин әсәре)нән мәшһүр арияләрне куйдык.
Бу көн Сафа әфәнде дә «Евгений Онегин»нан граммофонга алынган бөтен кыйтгаләрене куеп чыккач, Тукайның үз гомерендә бер мәртәбә опера күрмәгәнлеген ишетергә тугры килде. «Шагыйрь булып, шул көнгә кадәр бер опера уйналганын да күрмәдеңме?» — дип гаҗәпләнә башлагач, җиңел генә:
— Көчләп алып баручы булмады, болай барылмаган, күрәсең, — диде.
— Алай булса, Петербургка килүеңне опера белән ознаменовать итәргә (ягъни опера күрү белән күңелдә калдырырга) кирәк, — дип, Тукайга бер опера тыңлатырга булдык. Маринский театрга билет алу читен иде. Телефон белән «Народный дом»нан билет сораштык. Өч көннән «Евгений Онегин» куелачак иде. Шул көнгә икенче рәттән билетлар китерергә булдылар. (Беренче рәткә, бигрәк кеше күз алды була дип, Тукай күнмәде).
Билетлар килде, көн җитте, ләкин Тукай һаман да опера күрә алмады. Бик каты яңгыр явып, суытып, шул суык һәм юешлек тәэсире илә, Тукай үзен-үзе белмәслек дәрәҗәдә бизгәккә сабышты. Ул көн күптән ягылудан тукталган мичләрне яктырып, кич белән сәгать 9 дигәндә көчкә Тукайны җылыттык. Шул бизгәкнең тәэсире белән икенче көнне докторга күренергә риза булды. Шакир әфәнде Мөхәммәдъяров университетка барып, үзләренең бик яхшы бер докторларын (университет докторы Польне) китерде. Шулай итеп Тукай гомерендә икенче мәртәбә (яңлыш булмас, шаять, дип уйлыйм) докторга күренде. Анда да кеше алдында күренергә теләмәде. Икенче бер бүлмәгә чыгып, шунда күренде. Докторга Тукайның кем икәнлеге алдан бик яхшы төшендерелеп куелган иде. Шунлыктай доктор аны бик зур бер илтифат вә дикъкать белән карады.
Тукайның доктор киткәч әйткән сүзе әле хәтеремнән, чыкмый. Ул вакыт ул:
— Гомеремдә ике мәртәбә докторга күрендем, беренчесе газраил кебек җанымны алган иде, икенчесе үлгән тәнгә рух өрә торган фәрештә булып чыкты, — диде. Вакыйгән, доктор бик яхшы тугры килде. Кызганып һәм дә Тукайның шул арада сөйләгән бәгъзы балалар кебек беркатлы сүзләрен яратып, килеп йөргән өчен мәшәкъкать хакы да алмады.
Доктор Тукайның үзенә:
— Зәгыйфьлектән башка авыруың юк… Тазарсаң (?) бетәр… Фәкать моның өчен яхшырак санаторийлардан беренә барып, бик яхшы тәрбияләнергә кирәк, — дигән икән, Тукай:
— Кымызга барсам, булмасмы? — дип бик исрар кылгач (үз фикерендә каты торгач), «Кымыздан яхшы файдаланырга мөмкин… тик бик пөхтә җир булырга кирәк», — диде, ди, озаткан вакытта Шакир әфәндегә (хәрфиян (хәрефкә хәреф)) шулай дигән:
— Туберкулезның соңгы дәвере, бер үпкәсе (кайсы як икәне хәтердә калмаган) череп беткән, икенче үпкәсенең дә яртысы гына калган. Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә тын алып тора.
Бу хәл ул вакыт доктордан башка да беленергә тиеш иде инде. Тик Тукайның электән дә гәүдәгә бик зәгыйфь булып, өстенә хәзер дә, кәефе килгәндә, сәламәт кешеләрдән артык гакыллы вә мөтаябәле (көлкеле, кызыклы) сүзләр сөйләп торганлыгын күреп, авыруның ул дәрәҗәгә килгәне уйланып җитми иде. Шакир әфәнде докторны озатып, хакыйкать хәл мәгълүм булгач, шунда булган иптәшләр үзара җыелышып кайгыртырга тотындык. Швейцария кебек берәр җирдә яхшы санаторийлардан беренә җибәреп дәвалаган вакытта, үпкәсен катырып, өч-дүрт ел гомерен озайтырга мөмкин икәнчелеге доктор тарафыннан сөйләнгән иде. Байтак сөйләшкәннән соң, шул хакта бер чара табарга да мөмкин кебек булган булды: иптәшләрдән кайсы бер йөз, кайсы ике йөз акча (кешедән, әлбәттә) табышып, дүрт-биш йөз сум акча табылырга булган вә шул акчага берәр җәй Швейцариядә Тукайны тәрбия кылып чыгарырга уйланган иде. Аннан башка да андый эшләргә бик тиз күндереп булмый торган Тукайга доктор тарафыннан бирелгән тәскинат (тынычландыру) җитә калды. Бер тарафтай Тукайны «сәламәтлек» белән куандырсак, икенче яктан авырудан котылдыру тарафының юлларын будык, һичнәрсәгә карамастан, доктор сүзенә ышанып, Тукай үзенең сәламәтлеген дәгъва кыла башлады. Авыру юк, тазарыр өчен Троицк ягына барып кымыз эчәргә генә хаҗәт булганлыгын исбат кылырга тотынды. Бөтен өметләр бетте. Үз мөгамәләбез белән үзебез Тукайны… казакъ сахрасына озатырга мәхкүм булдык. Тукай да:
— Күрерсез, көзгә адәм танымас дәрәҗәдә шишман (таза, симез) булып кайтмасам! — дигән булып, Уфа аша Троицкига кымыз эчәргә китәргә булды.
VII
Докторга күренгәч, Тукай бик нык шатланды. Тукайның гомерендә моның кадәр бервакытта да шатланганы булмагандыр. Петербургка килгән вакытта, аның янында икеме-өчме бер җирдә дә басылмаган яңа шигырьләре бар иде. Ул шигырьләр Уфада салынган көе бик иске бер пиджагының кесәсендә яталар иде. Докторга күренгән кичтә ул шул шигырьләрен алып миңа укыды. Тукай доктордан никадәр мәмнүн (канәгать, риза) булса, номерда калып, докторга күренергә сәбәп булган кешеләрдән дә шулкадәр мәмнүн иде. Билхасса (бигрәк тә, төбәп) «Нур» мөхәррире Сафа әфәнденең илтифатына каршы зур бер миннәтдарлык (рәхмәт, тәшәккер) белдерә иде. Шөкране нигъмәт (нигмәткә каршы рәхмәт белдерү) йөзеннән «Нур»га шул шигырьләрдән берене дәрҗ иттерергә бирмәкче булды. Моның өчен иң мөнасыйп булганы «Дин вә гавам» шигырьләре иде. (Хәтеремдә шулай калган.) Ләкин соңыннан аның да «Нур» мәсләгенә муафыйк булып бетмәгәнлеге аңлашылды. (Бу шигырьдә Тукай хәзерге дин башында торучыларны «каргалар» дип атый. «Нур» исә мулла вә мөэзиннәр «органы» булганлыктан, дин башында торучыларга ул тарызда (рәвештә, сурәттә) тел тидерергә рази түгел). Шулар янында ук игътибарсыз төрелеп ташланган илле сум акчасын да алып, бер 25, ике ун, бер биш сумга ваклатып куйды.
— Алай-болай капылт кирәк булса, тоташ илле сумны берьюлы ваклау кыен булыр, — дигәне хәтеремдә калган.
Номерда тора башлавына дүрт-биш көн үткән булса да, Муса әфәнделәр тарафыннан килгән-киткән кеше юк иде. Үпкәләделәрме (ни өчен?), юкса әһәмият бирәселәре килмәдеме — хәл-әхваль сорашкан кеше дә булмады. Докторга күренгәннән соң, яшьләр вә Петербург гали мәктәпләрендә укый торган студент вә курсистлар катышып, Тукайны без көннән-көн күтәрдек. (Самими беркадәр күрсәтә идек инде, аның өстенә «махсус»та күтәрә идек). Бу вакытта Тукайның Петербургка килгәнен сизмәгән кеше аз булгандыр. Муса әфәнделәрдән чыгып, номерда тора башлау вакыйгасы байтак «интрига»лар да ясады. Үзенә күрә бер сенсация (зур вакыйга) булды. Иптәшләре вә Сафа ахун кебек Тукайны ничек тәрбия кылса, алай тәрбия кылырга көче җитә торган ,бер кеше тарафыннан һич ярты юлда калмый торган илтифатлар кылынып торганлыгын күргәч, Тукай да аркасын бик нык терәп, күңелен тынычландырды. Ул арада читтән кешеләр аша хәбәр җибәреп, Тукайның әллә кем вә әллә кемнәргә «мәдгу» — чакырылмыш булганлыгын белдереп, һич хәл-әхваль белешмәстән, фәлән вә фәлән вакытка Тукайның хәзер булып торырга тиешлеге хакында Муса әфәнделәр тарафыннан тәнбиһләр ясала башлаган иде. Тукай бу тәнбиһләргә (аңдырып, белдереп кую) каршы:
— Иң элек, мин Петербургка «пурки» булып ашка йөрергә килмәдем. Икенчедән, мин бервакытта да ул кешеләргә барам дип вәгъдә биргәнем юк, — дип җавап кайтарды.
Бервакыт мин иртәнге чәйдән соң «Нур» идарәсенә киткән идем. Сәгать ярым-ике сәгатьләр кадәр торып кайтсам, Тукай миңа ләтыйфә (көлке, әкият) булырлык шундый бер хәбәр сөйләргә тотынды:
Бүген аспирин капмый гына бизгәк кризисын үткәреп булмасмы дип, җан талашып өшеп ятсам, ишектән берәү шакылдатырга тотынды: «Кем бар анда?.. Керегез!» — дидем. Лотфи әфәнде икән, керде. «Я, нихәлең бар?» — дип кәнәфигә утырды. «Шәп!» — дидем. Сөйләшә торгач, акрын-акрын сүзне теге, Төркиядә угылын укытып кайтарган «җүләр балыклар»га илтеп терәтте. «Сезне кем Мирза әфәнде чакырган икән, Муса әфәнде хәбәр иттергәч, бармыйм дигәнсез икән», — диде. «Шулай шул, бармам дип уйлап торамын, насыйп булса», – дидем. «Бер дә ярамый, барырга кирәк. Бай кеше, могтәбәр кеше… сүзен кайтаргач, килешмәс», — ди башлады. Аның каршында минем нәрсә өчендер мәсьүл булуым, ягъни аның белән хисаплашырга тиешлегем хакында әллә нәрсә вә әллә нәрсәләр сөйләргә тотынды. Кызык түгел диген инде: «Ул (ягъни мәсәлән теге «бай» һәм «могтәбәр» кеше була инде) Сезгә бик яхшы итеп тышланган бер «Мишкят» һәдия кылмакчы иде («Мишкят» һәдия кылмакчы — «Мишкят» исемле бер китап буләк итмәкче). Ихтимал, «болай да» бераз ярдәм итәр», — ди. Ялгыз җанын көчкә саклап йөргән бер кешегә биш потлык бер «багаж» арттырмакчы булалар… Үзләре «пурки» булганнары җитмәсә, мине дә үзләре шикелле «эшләпәле пурки» ясамакчылар.
Муса әфәнденең Тукайны чакырып язган хатында бу кешенең дә исеме бар иде. Өч-дүрт көн Муса әфәндедә торып, тиешле игътибар ителмәгәч, хакыйкатән дә Тукайның намусы бик килгән иде.
— Өч көн мин мәхбүс яттым, ул вакыт кирәкмәгән идем. Хәзер мин аларга ни кирәгем бар икән! — ди иде. Шулай да Тукай үзенең чакырылып, Петербургка килеп тә, соңыннан ул чакырылу буенча күрсәтелергә тиешле булган игътибарның күрсәтелмәве өчен ул бу кешегә ачуланмый иде.
— Ул кешеләр бөтенләй катышмаган булырга кирәк, Муса әфәнде үзлегеннән генә аларның исемен катыштырып язган булырга кирәк, — ди иде. Шунлыктан Тукайның асыл үпкәсе (үпкәләргә тиешле күргән булса) бөтенләе белән Муса әфәнде өстенә төшеп калды.
VIII
Бервакыт Тукай бик озак «Нур» идарәсендә утырды. Идарәгә килгән мәктүп (хат), мәкалә вә газетлар эчендә берничә шигырьләр белән «йолдыз»да Казан имамнарыннан Садыйк хәзрәт Иманколымның бер мәкаләсе бар иде. Бу мәкалә Муса әфәнденең «Вакыт»та (1912 нче ел 957 нче номерда) язган «Татар дөньясында рәзаләт (әшәкелек, түбәнлек)» дигән мәкаләсенә каршы язылган, Муса әфәнде мәкаләсендә булган бәгьзы сүзләрне җәрех кылып (юкка чыгарып), Муса әфәнде тарафыннан кулланылган бәгьзы гыйбарәләрнең җөзафлыгын (кайбер текстларның уйланмыйча язылганлыгы), әдәпкә хилаф булганлыгын күрсәткән иде. Мин — ул вакыт «Нур»да секретарь булуым игътибары илә — Садыйк хәзрәтнең бу мәкаләсен бик гакыллы язылган бер мәкалә итеп тапсам да, Муса әфәнде мәкаләсенә каршы бик сыек дип, кертмәү ягында булганлыгымны белдердем. Сафа әфәнде дә шуңа якын бер фикер бәян итте:
— Без бу мәкаләне бастык исә, шәхси дошманлыкка гына хәмел кылалар (йөклиләр, аударалар), — диде. Ул да басмау ягын тәкъвия кылды (куәтләде). Тукай бу мәкаләне укып чыкты да:
— Мотлак, басарга кирәк, тик үз тарафыгыздан нинди булса бер сүз дә арттырырга кирәк, — диде. Бүгенге кебек хәтеремдә — гыйлавәсен дә авыру хәлендә Тукай үзе язып бирде. (Тукайның бу мөсвәддәсе «Нур» идарәсендә саклана булырга тиеш.) Әйткәндәгесе шул булды:
— Дөрес, Садыйк Иманколыйның язганы Муса әфәнде мәкаләсенә каршы сыек һәм дә бик сыек. Ләкин әдәп белгән кешеләргә Муса әфәнденең җөзафлыгын бик яхшы күрсәтә, — диде.
«Нур» идарәсендә утырган вакытта Тукайның тагын да бер язып китәргә ярый торган эше бар.
Башка газет идарәләрендә булган кебек, «Нур» идарәсенә дә бик күп шигырьләр килә иде. Мин шуларның арасыннан «өметлерәк» дип уйланган берсең алып, начар булса да, алда бернәрсә чыгу өмете илә, еш-еш газетка керткәли идем. Бервакыт Хәбибрахман Әлмөхәммәтев исемендә берсе (Тозтубәдән җибәрелә иде)нең бер шигыре астына идарәдән дүрт-биш юл сүз арттырып, ул кешедә шагыйрьлек чаткысы булганлыгын да гыйлавә кылган идем. Сафа әфәнде Тукайга шул кешенең берничә шигырен күрсәтте. Бу шигырьләр басылмаска дип хөкем кылыштан шигырьләр иде. Тукай карап утырды-утырды да үзенчә берсен кертергә ярый торган итеп тапты. Баштагы ике мисрагын үзгәртеп, ахырындагы бер сүзен алмаштырды да: басарга кирәк, диде. Аңа каршы мин ул шигырьнең мөндәриҗәсендә коры пессимистлык (коры бер өметсезлек)тән башка бернәрсә дә тулмаганлыгын бәян иттем. Шул вакыт ул миңа шулай җавап кайтарды:
— Бернәрсә дә юк бит инде, шулай да әһәмияте бар. Пусть халык башыбыздан кичердекебез көннәрнең өметсез-кара көннәр икәнен белеп калсын. Аның характерный (табигый) ягы шул: бу көн кулына чак каләм тота белгән татар балаларының бары да шул өметсезлек җырларын җырларга мәҗбүрләр. Менә шул хәзер матбугатта бик нык сизелеп калырга тиеш.
Номерга чыгып, ун көн торганнан соң, Петербург һавасының һич төзәлмәгәнен күргәч, Тукай Петербургтан китәргә булды. Китәсе көннең элекке көнендә Сафа әфәнденең Мойкадагы квартирында (мәсҗед янында) завтрак итте. Завтрактан соң мәктәптә укыган балаларның үзен күрергә теләгәнлекләрен белдергәч, Тукай мәктәпнең арт ягына чыкты. Бу мәктәптә ир вә кыз балалар бергә укыйлар. Балалар янына керергә никадәр тәклиф ителсә дә, күндереп булмады. Бөтен җан азыклары Тукай шигырьләреннән гыйбарәт булган бу кечкенә мәктәп җәмәгатенә Тукайның мәктәп ягына чыгу ихтималы әйтелгән, балалар да бик куанганнар иде. Тукай чыкмагач, бик мәэюс булдылар (өметсезләнделәр). Тукай күрше бүлмәгә кергәч, мөгаллим әфәнде балаларына Тукайның «Аллаһе тәбарәкә вә тәгалә» шигырен укырга әмер итте. Башлап ир балалар хор булып, яшь, саф бер аваз белән дөнья күчереп мәзкүр шигырьне укыдылар. Алар артыннан кызлар хоры тагын да күңелле, тагын да матуррак итеп «Тәэссер» вә «Туган тел» шигырьләрен укыдылар. Бу вакыт балаларның никадәр шатланганлыкларын тел белән дә, каләм белән дә тасвир мөмкин түгел.
Китәсе көн бу мәктәптә укыган бөтен ир вә кыз балалар исеменнән Тукайга (номерына) алты кешелек бер вәкаләт (делегация) җибәрелде. Вәкилләрдән өчесе кыз, икесе ир бала, берсе мөгаллим Мәхмүт әфәнде Сипаев иде. Вәкилләр сөекле шагыйрьләренә үзләренең «сау бул!»ларын әйтеп, кыз балалар исеменнән мәгьсүм мәхәббәт галәмәте булган зур бер букет — саф аллы-гөлле чәчәкләр тәкъдим иттеләр. Ир балалар исеменнән бронзадан эшләнгән яхшы кыйммәтле бер кара-савыт китерелгән, анда садакать (дуслык) вә мәхәббәт галәмәтен мөшгыйрь (белдереп торучы) бер рәсем (эмблема) куелган — бронзадан бик матур бер үрдәк, эте белән сумка сурәте төшерелгән иде. Тукай бу шәкертләрнең үзләренә дә, бүләкләренә дә бик куанып калды. Шәкертләр киткәч, өстәлне карават янына китереп, бик озак кара-савыт өстендәге эт белән сабыйлар кебек шаярып ятты. Бу кадәр беркем тарафыннан да мондый илтифат күрмәгән Тукайга бу бүләк вә бу илтифатлар бары да кызык тоелалар иде.
Кара-савытның шундый эмблема белән сайлануы иттифакый түгел, алдан уйланып куелган иде. Зур бер көч белән табылды. Тукайның һәрвакыт теленнән төшерми сөйли торган: «Кая ул кәкре койрыкларга башны җитәргә!» дигән бер сүзе бар иде. Бу сүз башта Казанның Печән базарындагы бер такым үткән-сүткәндә сүз кушып кала торган иске татарларга каратып әйтелгән, соңыннан «Печән базары» дигән «Яңа Кисекбаш» китабына да кергән иде. Петербургта да номерга чыккач, Тукай бу сүзләрне бик тәкрар әйтте… Өши башласа, караватка менеп бөрешеп ята да:
— Кая ул кәкре койрыкларга башны җитәргә! — ди иде. Менә шул «кәкре койрыклар» сүзен һәрвакыт исенә төшереп, Тукайга бер мәшгулият (эйләнҗә) бирү өчен, бүләккә шундый бернәрсә һәм дә аның гомерендә бетми торган бернәрсә алып бирергә мәслихәт күрелде. «Китап» аның хакында бик яхшы әйтмәсә дә, садакать вә мәхәббәт хисе белән мөмтаз (башкалардан аерым өстенлек, якынлык күрсәткән) булган эт сурәтенең бик яхшы бер эмблема булуы да игътибарга алынды. Шунлыктан мәктәп мөдириятенең (дирекциясенең) бу бүләкне ихтыяр итүендә исабәт кылганлыгы (теләгенә трешкәнлеге) күренде.
Кич белән Петербургта төрле сәүдә йортларында хезмәт итүче приказчик вә сәүдәгәрләрдән 30-40 кеше бергә җыелып, Тукайга озату мәҗлесе ясадылар.
Бу кешеләрдән берничәсе Тукайны номерга чыккач та чакырганнар иде, авырулык сәбәпле Тукай бара алмаган иде. Ахырдан барлыгы бергә җыелып, авыру шагыйрьләрен бер генә мәртәбә «мәшәкатьләргә» булдылар. Бу мәҗлес Петербургтагы бөек тиҗарәтханәләрдән (сәүдә йортларыннан) берендә хезмәт итә торган Мөхәммәтшан әфәнде Җиһанша квартирында булды. Тукай мондый мәҗлесләрне яратмый (өйрәнмәгән) иде. Шунлыктан мәҗлеснең аңа тигән ягы яхшы ук күңелсез үтте. Бу мәҗлестә сөйләнгән сүзләрнең күбесе Тукайның сәламәтләнеп, яңадан бик һәйбәт бервакытта Петербургка килеп, кунак булырга тиешлеге хакында булды. Бу халык Тукайга юк өчен ихлас тотмаган, кайсының угылы, кайсының кызы бар, боларның мәктәптә иң яратып укыган китаплары Тукаев әсәрләре, Тукаев шигырьләре идеке мәгълүм, мәҗлестә булганнардан бере үзенең ун яшьлек бер баласының Тукайны белгәнлеген сөйләде. Тукаев килгән дигәч, бу бала анасына Тукайны шулай тәгъриф кылган:
— Ул, элек минем шикелле кечкенә бер Апуш булган, шуннан соң «зуп-зур Тукай» булган, дигән. Бу сүзләрне сөйләгән вакыт мәҗлес никадәр эчпошыргыч булырга тиеш булса да күңелле иде. Бердәнбер әсәрләре халык арасында күп файдаланылган бу яшь шагыйрьнең болай вакытсыз авырып китүенә мәҗлестә булган кешеләрнең һәркайсы чын күңелдән кайгырыштылар. Бик «мужик» кешеләрнең дә шактый мөтәәссир булганлыклары күренде. Бездә дә бу мәҗлес бик яхшы тәэсир калдырды. Шул тәэсир белән бу хакта: безнең халык та аз булса да «мәнкалә»дән узып «мәкалә»гә йөз тоткан күренә башлады дип, «йолдыз»да бер мәкалә дә басылган иде-Бүген вафатыннан соң елы үтеп тә яхшы гына кешеләребез арасында Тукайга һәнүз (һаман) «малай» күзе белән карау бетмәгәнлекне күргәч, мин ул Петербург приказчикларының илтифатларын тагын да тирәнрәк тәкъдир итә башладым.
XI
Хәтеремдә ялгыш калмаган булса, поезд Николаевский вокзалдан төнге сәгать беренче яртыда кузгалачак иде. Вокзалга Тукайны озатырга Петербург имамнарыннан Сафа ахунд Баязитов, Лотфи әфәнде Исхаков, төрле мәктәпләрдә укучы студент вә яшьләр, төрле сәүдә йортларында хезмәт итүче мөселман приказчиклары да килгәннәр — 25-30га якын кеше бар иде. Мәҗлес алдыннан сөйләнгән сүз буенча тимер юлга билетны Уфага кадәр Муса әфәнделәр алып куярга тиеш иделәр. Көндез бервакыт Муса әфәнде Тукай янына кереп, үзе билет алып куячагын әйтеп киткән иде. Шунлыктан башкалар билетны Муса әфәнде алган дип тордылар. Хәлбуки Муса әфәнде вокзалга да килмәде. Поезд китәр вакыт якынлашкач, Сафа әфәнде белән мәслихәтләшеп, без өченче класстан плацкарт белән бер билет алдырдык. (Каты йөткергәнлектән, икенче класс кешеләре белән килешеп барырга уңайсыз булыр дип, Тукай икенче класстан билет алырга риза булмады. Ятыр өчен аерым урынлы булгач, өченче класс та ярар, диде).
Икенче, өченче звонок булды. Муса әфәнде һәнүз юк иде. Тулып торган халык арасыннан ерып кереп, утырып өлгермәдек — поезд кузгалып та китте.
Мин Тукайны Мәскәүгә кадәр озата бардым. Иртәсе көн сәгать 10нарда Мәскәүгә җиттек. Анда Николаевский вокзалдан Рязанский вокзалга күчеп, аш (обед) ашап, чәй эчүгә поезд килде. Бик сайлап бер урын алып, Тукайны утыртып озатып калдым. Мәрхүм, ялгыз китәргә булгач, бик уңайсызланган кебек булган иде. Уфадан язган хатында бик яхшы кайтканлыгын белдерде.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)