Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк:
Әй, сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдың иртәрәк.
Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына,
Кайтты «нәфсе мөтмәиннәң»* инде үз «алласы»на.
Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,
Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.
Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,
Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син.
Һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,
Һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләре**»ң.
Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,
Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңелендә бар.
Югалуың бик зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм, хәсрәтләнәм.
Кодси нур — изге нур.
Фәләк — язмыш.
* Бу юл Г.Тукайның «Кайт, и нәфсе мөтмәиннәм, бар юнәл, кит тәңреңә…» дигән сүзенә карата әйтелә.
** «Күңел җимешләре» — Г.Тукайның шул исемдәге шигырьләр җыентыгы.
Апрель, 1913
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"