Күп шагыйрьләр, тормышның бер генә ягын көйләүләре белән, хәят агымыннан аерылган бер зәгыйфь зат тойгысын бирәләр.
Бу тойгыны арттыручылар да рус шагыйрьләреннән Тютчев һәм Фет үзләренең тыныч гаилә тормышын көйләүләре белән, Надсонның ялгызлыктан елап әҗәл чакыруы белән (билгеле) дер. Никадәр хөр күңелле, кешедән курыкмый торган Лермонтов та халык белән үзен борчып, аларның үзенә булган начар мөгамәләләре өчен дөньядан ихлас кайтара, ахырында дөньяда ямь дә юк, тәм дә юк дияр дәрәҗәгә килә, үзен шул вак-төяк кешеләрдән югары тотып тынычлана алмыйча, бар шигырьләрен бер моң белән генә каплап ала.
Безнең бүген искә төшерә торган милли шагыйребез Тукай да тормышның бер генә кылын чиертми: аның шигырьләрендә җырланмыйча калган нәрсә, аның күңелендә искә төшермичә үткәрелгән хәятның һичбер тармагы юк; ул кышларны, җәйләрне көйли, шәһәр вә авылларны, иске мәктәп вә мәдрәсәләрне искә төшерә; дус вә дошманнарны, кайгы вә хәсрәтне, гашыйк вә Мәгъшукларны берсен дә калдырмый шигырьләрендә яд итә (искә ала).
Аның түбәндәге шигыре безгә, яшьләргә, бүген бик җылы тәэсир итә:
Сөям мин сезне, сез — чын яшь егетләр,
Өмит бар сездә, сез — интеллигентлар,
Черек милләт өчен сынмас терәк сез,
Тугыз корбан суеп алган теләк сез.
(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләребезгә»дән.)
Никадәр өмите бар аның бездә, никадәр миллият уты белән яна ул бу шигырьләрен тезгәндә. Ул халыкның яңа көнен яшьләрдән көтә.
Ул надан дин сатучылардан:
Әйтче, зинһар, нишлисең мәсҗеттә соң син, сәүдәгәр?
Сау торамсың, бу арада бик кызумы сәүдәләр?
Соң ничек үтте базарлар һәм тире күп кердеме?
Бу намазыңны әле соң хаҗи абзаң күрдеме?
Күрсә ул мактар сине, һәйбәт кеше Әхмәт, диер,
«Тәүфыйгында, истикамәттә, менә рәхмәт!» — диер,
(Истикамәт — турылык, намуслылык).
(«Дин вә гавам» шигыреннән.)
— дип көлә. Халыкны шушылай аңсыз калдырулары өчен, ул гавайны күп гаепләми, ул бу турыда гаепне иске мәдрәсәләрдән күреп, шуларга ачулана:
Бармак берлән каткан җирне казып булмый,
Әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый;
Шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә,
— Тәрәкъкый! — дип кычкырырга базып булмый.
(«Ислахчыларга»дан.)
Аның дикъкате, шәкертләрдән дә бигрәк, авыл халкының тормышына төшә. Ул алар белән газаплана:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый,
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
— Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, дип, —
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.
(«Көзге җилләрдән.)
Хәят суының һәрбер дулкынында йөзә торган шагыйрь хатыннар турысында да сызланмый калмый. Ул үзенең шигырьләрендә гыйшкыны көйли, аңар күп урын бирә; ләкин дикъкать итәргә кирәк: Тукайның мәхәббәте гали һәм пакь рухани мәхәббәт:
Мин сөям, хәтта ки гакылымнан шашам, —
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.
…………………………………………………………………….
Тугры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,
Булса да күкрәк тулы ялкын гына.
(«Кызык гыйшык»тан.)
Әмма ләззәтле дә сон яшьрен газап, яшьрен яну!
Бармикән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
(«Мәхәббәттән.)
Сөйкемле хатыннарның коллыкта, тоткында торулары шагыйрьгә начар тәэсир итә. Ул адәмнәрнең яртысы булган ханымнарның хөр, ирекле булуларын чын күңеленнән тели:
Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга,
Бөтен фикерем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә.
Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса,
Хатыннар ирке угрында үләрмен мин, үлеш булса.
(«Хатыннар көррияте»ннән.)
Шагыйрьнең хатыннарга вә бөтен адәмнәргә хөрлек теләве аның табигатенең гали булганлыгына куәтле бер дәлилдер. Ул үзе дә ирек, киң тормыш күрергә бөтен вөҗүде белән омтыла, аңар тар рамкалы гади тормыш зиндан кебек тоела, аңар мәйдан кирәк, һава кирәк:
Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына,
Башны бөксәм, зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.
(«Ваксынмыйм»нан.)
Шул ук фикер бу шигырендә дә бәян ителә:
Кем яраткан? Кем чыгарган? И гөнаһ лэфзы (сүзе), сине;
Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине!
Алдыйсың, алмаштырасың, син тыгызлыйсың тыеп,
Син изәсең дә итәсең хөр җиһан күңлен боек.
(«Гөнаһ»тан.)
Шагыйрь үзенең бу карашларын тормышта да булдырырга тырыша. Аның гали табигате агымга ияреп коллыкка бирелми; ул үзенең Максудына армый-талмый бара, һәртөрле авырлыкларны җиңә. Ул тормьшка бирелми һәм аның астында изелми:
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам, —
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»нән.)
дип, төрле манигъларга курыкмыйча каравы, мөтәкәббиранә (горурлык белән) сугышка хәзер булуы, ихтыярсыз, күңелне җәлеп итә.
Шагыйрьнең үзен яратканнарны гына яратуы да горурлыгын ап-ачык күрсәтә:
Һич, элекке төсле, алдыңда түбәнләнмим хәзер,
Без ераклаштык, ишет, син — син хәзер, мин — мин хәзер.
……………………………………………………………………….
Син оныттың, мин дә иркемне саташулар белән
Алмыймын алмаштырып, бушка маташулар белән.
(«Алдандым»нан.)
Шулай дөнья белән сугышырга тотынгач, һәрнәрсәнең барышын тикшереп, халыкның гаебен үзенә ачып биргәч, әлбәттә, шагыйрьнең дусты да, дошманы да күп булуы бик табигый; аның кеше сүзенә исе китми, ул «кул кулны юа, икесе дә пакь тора» дигән кагыйдәдән югары. Ул әйтә:
Ушбуның күк куркыталмый чын талантны интикат,
Нык үзенә игътимады һәм сүзенә игътикат.
Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез, күсәк һәм килмешәк («Интикатка (тәнкыйть итү) мотагаллыйк»тан.)
Милли шагыйребез үзенең кем икәнен белә, кешенең мактавы белән тормый, ләкин урынсыз һөҗүләр анын рухына да тәэсирсез калмый:
Күп «еланнар» сызгырып читтән карыйлар бәхтемә,
Борыла-сырыла бәдбәхетләр үрмәлиләр тәхтемә.
Аз кеби баскан бу зольмәт (караңгылык) тормышым йортын минем,
Түзмиләр бит бер генә яктан ачылган яктыма!
Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән; Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма. Дөньядан туйдым, өмитем юк, алар күпсенсә дә; Тик мин үлгәчтән, карагыз, типмәсеннәр нәгъшемә.
(«Дошманнар»дан.)
Болардан башка тормышының авырлыгы, авыруы һәм әхлаксыз кешеләргә очравы аның җанын борчый. Мондый күңелсез чакларында ул үзенең сабыйлык вакытларын искә төшерә һәм аның иң сөеп җырлаганы да сабыйлык вакытыдыр:
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
(«Сагыныр вакытлар»дан.)
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбьян (сабыйлар) берлән бергә,
………………………………………………………………………
Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь,
Хозур ла соң! Инсан өчен бу хәл, бу яшь!
(«Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»ннан.)
Шагыйрьнең мондый шигырьләре тәрбия өчен бик мәгъкуль, ләкин мөрәбби вә мөрәббияләребез (тәрбияче ир һәм хатын-кызларыбыз), шагыйрьне тормыштан югары иде, әҗәл тели иде дип уйлап, шул ук фикерне шәкертләренә дә тукып, пессимистлар җитештермәсеннәр иде.
Юк, Тукай башта чын күңеле белән дөньяны сөя, әҗәл теләми иде:
Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм;
Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм.
(«Авылда авырып яту»дан.)
Бу түбәндәге шигырендә шул ук дәртле күңел сизелә:
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас,
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
(«Шагыйрь»дән.)
Аның кайсыбер шигырьләрендә «дөньядан туйдым» дигән сүзләре булса да, психология буенча һәр күңел тынычланырга тырыша.
Менә безнең Тукай да дәртенә дәрман булмагач кына, әҗәлдән кача алмаслыгын белгәч кенә, үзен тынычландырыр өчен, «әҗәл сөям» дип күңелен юата. «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» дигән шигырендә ул дөньяның тәмен эзләп карый: сөюен, ачуын, патша вә башка могътәбәр кешеләр булуын, сугышта нишан алуны да уйлый, тагы әллә нәрсәләр башына китерә, әмма үзе өчен:
Һичберендә бонларың ләззәт тә юктыр, тәм дә юк,
– дип дөньядан ихлас кайтара да:
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар,
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар! —
(«Ләззәт вә тәм нәрсәдә?»дән)
дип шигырен тәмамлый.
Тукай үзенең халкын сөйде, аңар хезмәт итте.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
(«Үз-үземә»дән.)
Ул үзенең ана телен ихтирам итә:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
(«Туган тел»дән.)
Аның калдырган бүләкләре хәзерге һәм киләчәк буын татар балаларының рухын тәрбия итәчәк, аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты, яңа тормышка алып барачактыр.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"