ТАТ РУС ENG

Рабига ӘМИРОВА–ӘХМӘТҖАНОВА Тукай Өчиле авылында

Минем элекке ирем Кәбир — Габдулланың әнисе Мәмдүдә абыстай белән бертуган, тик ана гына башка… Габдулла аны «абый» дип йөри иде. Габдулла Казанда торганда, ул һәрвакыт аның янына барып йөри иде. Мин Кәбиргә 1909 нчы елда чыктым. Мин килгәч тә, озак тормады, минем кайнатам Зиннәт мулла — Габдулланың бабасы үлде. Шуннан соң Кәбир, махсус рәвештә Казанга барып, Габдуллага бабасының үлү хәбәрен әйтте. Аны ишеткәч, Габдулла: «Бу арада бабайны төштә күргән идем. Үзем дә үлгәндер дип уйлаган идем»,— дигән.
1911 нче елның декабрь урталарында Габдулла, хат язып, абыйсын бик ашыгыч чакырып алды. Ул барганда, Габдулла бик каты авыру булган. Барып кергәч тә, абыйсыннан: «Җиңги нинди табигатьтә, әгәр дә беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, миннән тарсынмасмы?» — дип сораган. Ирем: «Җиңгәң бик әйбәт, кайт, бер дә тарсынмас», — дигәч, «Алайса кайтам, докторлар миңа авыл һавасында торырга киңәш бирәләр», — дигән. Ул вакыт бик салкын иде. Ирем аны үзе белән бергә алып кайтмакчы булган. Ләкин көннәр бик салкын булганга һәм берничә көнлек эшем бар дип, ул аның белән кайтмый калган. Ирем кайтканның иртәгесен, бик салкын көнне, Сәрдә авылының бер кешесе кереп: «Сезгә кунак алып кайттым, каршы чыгып алыгыз», — дигәч, без ирем белән аңар каршы чыктык. Ул чанада толыпка төренеп яткан иде. Аягында — чуар киез итек. Чанадан үзе төшә алмады, ирем белән без култыклап төшереп,, күтәреп, өйгә алып кердек. Без аны башта үзебез тора торган өйгә генә урнаштырдык. Ул вакытта кыш ягылмый торган кечкенә бер өебез бар иде. Ул кайткач, җылытып, Габдулланы шунда урнаштырдык. Берәр атнага кадәр урыныннан кузгала алмады. Үзенең рухы бик төшенке, бер дә рәтләп сөйләми иде.
Ул вакытта безнең тормышыбыз яхшы иде. Сыерыбыз да бар иде. Үрдәкләребез дә бик күп булды. Мин аңар һәр көн үрдәк шулпасы пешерә идем. Кайткан вакытта ул шулпаны ярты чынаяк чокырыннан артык ашый алмый иде. Сөт гел алдында торса да, аны да бик аз эчә иде. Берәр атнадан соң торып утырды һәм аз-аз гына йөри башлады, ашавы да яхшырды. Берәр ай үткәч, ашны тарелкалап ашый һәм сөтне дә күпләп эчә башлады. Шуннан соң олы өйдән кече өйгә һәм кичләрен караңгыда, бик нык төренеп кенә, ишек алдына үзе чыгып йөри торган булды. Ләкин үзе бер дә кешегә күренмәскә тырыша һәм абыйсына беркемне дә янына кертмәскә куша иде. Соңга таба көне буе йоклап, төне буе язып утыра башлады. Абыйсы һәр көн кич, янына кереп, озаклап утыра, ара-тирә мин дә керә идем. Соңга таба күршебездән безгә кереп йөри торган кайбер кешеләр белән танышып, кичләрен аларның да үз янына кереп сөйләшеп утыруларына әйбер әйтми иде. Бераздан сон кичләрен безнең ишек алдыбыздагы мәктәпкә кереп, андагы укытучы һәм кайбер балалар белән дә озаклап сөйләшеп утыра башлады. Аннан чыккач, һәрвакыт рухы күтәрелеп, өйдә дә озаклап сөйләшә иде. Мәктәптә балаларның язган язуларын алып тикшерә икән.
Ул вакытта аларның күбесе, иске гадәт буенча, «әү-вәл алдым куян тиресе, баһасы булды фәлән тиенлек» дип язалар икән. Бер бала «әүвәл алдым тавык тиресе, баһасы булды фәлән сумлык» дип язып куйган булган. Аның ул язуы Габдуллага бик ошаган. Мәктәптән чыккач та һәм соңыннан да, киткәнгә кадәр, «Әүвәл алдым тавык тиресе, баһасы булды фәлән сумлык» дип әйтеп, рәхәтләнеп  келә  торган  булды.
Ничектер, ул бездә торганда һаман үзен тикшерәләр дип шикләнеп йөри иде. Бездә бераз торгач, авылга килеп, аны сорап китүчеләр булган. Ләкин, минем иремнең әйтүе буенча, «монда андый кеше юк» дип әйтеп җибәрә торган булганнар. Анда-монда киткәндә, ирем һәрвакыт аны сорап килгән чит кеше булса, «юк дип әйтегез, янына беркемне дә кертмәгез» дип әйтеп китә иде. Шунлыктан, сорап килүчеләр булса да, без аның янына беркемне дә кертми идек. Язган язуларын Габдулла һәрвакыт миңа биреп куя иде. Арчага барганда, ирем аның язуларын почтага алып барып сала иде. Бездә торганда, аның берничә калын китабы да бар иде, ул аларны укып ята  иде.
Бервакыт мин кергәч, ул абыйсына: «Бала вакытта мин бәрәңге боламыгы бик ярата идем, җиңги шуны пешермәсме икән», — дигәч, мин аңар сары майлап, бик һәйбәтләп, күп итеп бәрәңге боламыгы пешереп керттем. Аны бер генә капты да: «Бала вакыттагыча тәмле түгел икән шул», — дип куйды. Аннан соң: «Мин авылда торганда борай боткасы бик яратадыр идем, хәзер дә шуны ашыйсым килә», — дигәч, борай боткасы пешергән идем. Аны да бер генә капты да: «Хәзер инде яратмыйм икән», — дип кире бирде. Бездә торганда, иң яраткан ашы — дөге ярмасы белән пешерелгән үрдәк шулпасы һәм ак оннан шикәрләп майга пешерелгән кондитер күмәче иде. Килгәннән киткәнгә кадәр гел шуларны гына яратып ашады һәм бик яратмаса да җылы сөт эчте, Атна саен мунча керә иде. Йокысы туйгач, күп вакытта караватында җырлап ята иде. Иң күп җырлаган җыры:

Башыңдагы чабатаңның сиксон сигез серкәсе,
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе, —
дигән җыр иде. Мин аның ул җырын ишеткән саен: «Чабата башта буламыни ул, Габдулла?» — дип көлә идем. Мин көлгәч, ул: «Көлмә син аннан, җиңги, бик шәп җыр ул», — дип  шаярып  сөйли  иде.
Бездә март ахырларына кадәр барлыгы өч ай ярым чамасы торды. Яхшы гына тазарды, рухы күтәрелде. Төннәр буена утырып, бик күп яза башлады. Авылга, килеп, үзен сорашып йөрүчеләр барлыгын ишеткәч, китәргә ашыга башлады. Без: «Җәйгә кадәр тор», — дип кыстасак та, тормады: «Җәйгә яңадан кайтырмын», — диде. Март ахырларында абыйсы Казанга үзе илтеп куйды.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*