ТАТ РУС ENG

Сәгыйть РӘМИЕВ Тукаев үлгән

Тукаев үлгән… Бу — бер сүз. Бу сүзне шаярып әйтергә дә мөмкин… Һәм бу сүзне чынлыкта булган эш вә һич көтелмәгән бер вакыйганы, Тукаевның чын-чыннан җаныннан аерылганын шаярмый хәбәр иткән урында әйтергә дә мөмкин.Теләсә генә ничек әйтсеннәр, тик бу сүз — бик коточкыч, кешене бик аптыраткыч, авыр бер сүздер. Бу сүз кечкенә генә гәүдәле, вә ләкин:

Алга сәвкь ит сахибеңне, бу чыдауда таш кеби,
И  моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!

Ялтыра, яктыр, килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!

Шундый гали матлабың, мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!

Игътила итсәң, канатың ач, вакыт җитте бугай,
И тумыштан гарше әгъляларга җилкенгән күңел! —
дип рухан гарше әгъляларга ашкынган бердәнбер шагыйрь — былбылларыбызның, матур тел сәнгатебезнең безнең алдыбыздан мәңге юк булганын белдерә торган сүздер. Алайса, шулай Тукаев безнең алдыбыздан юк булдымыни? Әгәр бу эш раст булса, бик вә бик вакытсыз һәм гайре табигый бер эштер. Чөнки Тукаев әле яшькә дә бик яшь иде һәм эшләячәкмен дип билгеләп куйган эшләрен дә эшләп бетермәгән иде. Эшләп бетерү кайда, бәлки ул эшен башларга яңа гына тотынмакчы булып тора иде. Киләчәк номерда дәреҗ ителәчәк мәкалә, Тукаевның күптән түгел генә «Кояш» газетасында, үзенең төш күрүдән яңа гына уянып, уяу хәлдә әйткән вә үзенең яраткан шигырьләрен генә яза башларга ният иткәнен белдергән мәкаләсе бар.
Тәкрар әйтергә кирәк: Тукаев бик вакытсыз үлде. Ул ана сөтеннән аерылып, үзе генә дә тора белә башлап җитмәс борын үлде…
Ул ятим иде. Аның тирәсендәге һәркем, аның мохиты баланың йомышка яраклы, шагыйрь икәнен белеп, һәрвакыт аны үзләренең йомышлары өчен генә йөгертәләр иде. Шигырьләрне аңарга заказ биреп яздырталар иде. Шуның өчен аның үзе теләгән, үзе яраткан шигырьләрен язарга вакыты җитми иде. Тукаевның үз күңеле дә моны тоя иде. Шул күңел тойгысының сүзләре иде ки, ул соң көннәрдә:
Ни була тугмак сыйратын кичмәсәм!
Бу   ачы   гомрем   шәрабын   эчмәсәм?!.
Әйләнә бит, үтми, бетми гомере дә,
Җәй килә, утлар чәчеп, син кышласаң.
Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем?

Җилкенәмен, бер басарга өч басам.
Каршыма чыкма, кояш, син канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өскә таң.
Катле нәфес итсәм, ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам! —
ди ул.
Ди иде, ләкин соңрак булган «кән, чир эләкте, авырды, авыруы вакытында уянды да, шул вакыт күңеленең шигырь бүлмәсен чүп-чарлардан тазартты. Әмма таза һәм мохитның истибдатыннан котылырга уйлаган бу чын шагыйранә күңеле белән яңа эшләр эшләргә муаффәкь була алмады. Хәятыбызга корбан киселде, Тукаев үлде.
«Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде. Вә колагына килеп кергән бер кешенең күңеленә бу сүз бик авыр бер хәсрәт аударды.
Бу хәсрәт бер сөекле анаңның, я атаңның вә яхут сөекле бер дустыңның үлгәндәге хәсрәт кебек түгел, бу хәсрәт үзенә башка аерым бер хәсрәттер. Бу хәсрәт тел санигы, тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр. Ләкин,.. Тукай-җан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең һичбер вакытта да үләчәк түгелләрдер. Эшләп калдырган гали эшләрең синең әбәди, намын әбәдидер (исемең мәңгелектәдер). Ул эш вә намың синең идеалларыңны әлбәттә вөҗүдкә китерергә һәр даим хезмәт итәчәкләрдер. Шуның белән без мөтәсәлли булабыз (тынычланабыз).
Тыныч бул, дустым, өстендә йөргәндә авыр булган туфрак хәзер астында яшәгәндә сиңа җиңел булачагын беләмен! Хуш, гафу ит!

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*