Мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаев белән якыннан танышлыгым 1911 елның көзендә генә башланса да, аны мин җиденче елларда ук күргәли идем һәм унынчы елның маенда бер көтепханәдә күрешкән дә идем. Көтепханәдә күрешкәндә дә, мин исемемне әйтмәдем, чөнки аңа, ул елны минем шигырь язуымның башлангыч елы гына булганга, бу мөһим булмас күк күренгән иде.
Шушы күрешүгә кадәр мин Тукайның ни шигырьләренә, ни үзенә гашыйк була алмаган идем. Әмма бу күрешү хинендә (вакытында, моментында) мин Тукайны бик яраттым. Сөйләшеп утырмасак та, ул сыны, кыяфәте, сабыры һәм илтифаты белән миңа гаять ошады.
Авылыма киттем. Аннан көз көне хат җибәрдем. Ул җавап язды.
Шул елны ук (кышка каршы) мин аңар «Мәхбүс»тән берничә сәтыр (юл, (шигырьдә)) җибәргән идем. Вәзеннәрем зәгыйфьрәк иде. Шуңар Тукай миңа үгет язды: «Элек вак шигырьләр тәрҗемә кылып карарга кирәк», — диде. «Мәхбүс»ем язылып беткәч, мин аңа җибәрдем, һәм ул яраткан. Көтепханәгә биреп бастыруны да үз өстенә алды. Хәтта төзәткәләп күчереп тә чыккан һәм «Мәгариф» * кә басарга да биргән (*китап нәшриятының исеме) .
Шушы каһәрле «Мәхбүс» аркылы, бәгъзы килмешәкләрнең (Тукай дошманнарының) коткысы сәбәпле, икебез арасында бераз гына кәеф китешү булган иде. Ләкин 1911 елның көзендә үзебезнең күрешеп сөйләшүләр, килешүләр аркасында, бу коткыларның зольмәтен, дөресе, Тукайның киберен (горурлык, олылык), минем яшьлегемне үзара гафу итешеп онытыштык. Әдәбият хөрмәтенә оныттык.
Тукай белән хат язышуыбыз бер елга тартылды. Ул миңа уникеләп хат язды, ләкин, мәгаттәәссеф (кызганычка каршы), икесенме, өчесенме югалттым. Бу күчертеп бастырган хатлары күк, югалганнары да мөһим иде.
Ул хатларда милли, сәяси мәсьәләләр дә бар иде. Алар да шаять бер табылырлар.
Унберенче ел, август ае. Тукай мәрхүм Әстерханнан кайткан. Казанда — «Болгар»да, 40 нчы номерда. Мин, рөхсәт сорап, әкертен генә бүлмәсенә кердем. Тукай чәй эчеп утыра.
– Сез кем? — диде. Мин исемемне әйттем.
– Синең күзләр кара түгел икән. Рәсмегездә кара!— дип шат кына сөйләнде. — Соры күзле икәнсең! — диде дә елмайды.
Менә шушы сүзләре күк садә (гади) сүзләрне Тукай мәрхүмнән икенчеләй һичбер ишетә алмадым.
Ул көзне мин Казанда күп тора алмадым. Әмма Тукайның фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә үткәргән күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне гомеремә онытмам. Чөнки Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән таныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек. Ул үзе утырышырга, сөйләшергә һәм тик торырга гаять интересный иде. Ул миңа әллә ник бик снисходительный иде. Кичләрдә мине җибәрми, төнгә калдыра, хәтта күбесенчә кундыра да иде.
— Тагы бер сәгать! Тагы бер сәгать, мелла Сәгыйть!— ди-ди, сәгать өчләргә кадәр утырткач, «Кая кайтасың инде?» — дип мине туктата иде.
Төннәрдә күбесенчә сөйләшми-лыкылдамый утыра идек. Тик утыра идек.
— Сөйләшмик, — ди торган иде, я җырлый иде. Йокларга уйлагач, миңа урындыклардан, бик үк йомшак булмаса да, карават ясый идек. Ул миңа баш аска дип иске пальтосын бирә иде. Шәмне сүндерә идек тә (булса
ягъни, булмаса шәмсез, караңгыда 2—3 сәгать утыргалый да идек) ята идек. Тукай миннән әкиятләр, анекдотлар сөйләтмәкче була. Я мишәрчә сөйләшә идек. Мин әкият сөйли башласам, мәрхүм өнсез-нисез рәхәтләнеп, әллә нинди тормышларны, үлемне, каберне андырып, әкрен генә серле вә тәмле төш шикелле йокыга талган була иде инде. Мин шуннан соң таң атканча һич йоклый алмый идем. Күзләремә йокы керми, күңелемә авыр була, һәм мин әллә ниләр уйлап-уйлап, әллә ниткән өннәр, Тукай йокысын тыңлап, заводлар шау-шуын тыңлап, тик ята идем.
Ул көзне мин Казанда күп тора алмадым — кире авылыма кайттым.
Кыш үтте, яз җитте. Мин янә Казанга килдем, ләкин Тукай Уфага, Троицкига, Петербургларга китеп, Казанга тиз кайта алмады. Мин аны көзен генә күрдем.
Ул көзне аның хәле тәмам беткән иде. Үзе гаять гасабиләнгән (борчылган, нервлары какшаган) иде. Кечкенә генә нәрсәгә кәефе китә, ачулана иде. Юк-бар нәрсәдән дә шикләнә, курка, берәүне дә күрәсе килми, хәтта язасы да килми иде. Гомумән Тукайның язып утырган вакытын табып, очратып булмый иде. Мәрхүм белән йөрешкән дәверләр минем гомеремнең иң кыйммәтле вакытлары. Ул кыйммәтле, газиз утырышулар күз алдымнан һәнүз (һәрвакыт, әле дә булса) китми һәм онытмам да. Мәрхүмне бик яратсам да, аның хакында, мәгаттәәссеф, киң мәгълүмат бирә алмыйм, чөнки библиограф* куәсе миндә юк (* Библиограф — монда бу сүз биограф урынына ялгыш кулланылган)…
Ул минем белән назигрәк (нечкәләп, йомшак кына, мөлаем) сөйләшә, «әкрен» мөгамәләдә була иде. Мин аны әллә ничек ярата идем. Ул да шуны тәкъдир итә иде, бугай. Ләкин шигърият хакында ник бер кәлям-сүз сөйләшик. Әллә ул үзеннән, мин үземнән курка идек. Югыйсә, шигърият хакында бәхәсләшү шагыйрьләргә килешми дип карый идекме…
Ул гадәттә серләрен кешедән гизләп йөртә, әмма үзенә бик якыннарга гына, шулар арасында һәм миңа, кайвакыт кайбер серләрен, күңеленең рәнҗүләрен сөйли, зарлана, ахырында кодрәт табып, көлеп сүзен бетерә иде. Ул гаять түземле иде. Никадәр авырса да «аһ» та димәде. Авыруын сораша калсалар, хәтта ачулана да иде. Тукай куәтле иде. Аның куәтен мин ярата идем. Нинди козырьлар алдында да «мин»леген кимсетми, горурын, гыйззәте нәфсен (үз-үзен сөю) җуймый иде. Ул дәүләтле кешеләргә түбәнтен югары карамый иде. Бер кешене дә дус дип атамады. Иптәш дисә, гаҗәп түгел (миңа биргән китапларына «иптәшем Сәгыйтькә» дип яза иде).
Тормышның ямьнәрен татымаса да, тормышны каргамады. Үлемнән курыкмыйм дисә дә, авыруына илтифат итмәсә дә, яшисе килә иде һәм үләр сәгатенә кадәр яшисе килде.
Тукайның шигърияте хакында озын яза алмыйм. Тукай башта ук оста язды. Аның искерәк шивә белән язган шигырьләре дә шаян дикъкать (дикъкатькә алырлык) бит! Тукай газиз телебезгә шактый нык нигез салып куйды.
Тукай әдәбиятыбызда, тормышыбызда күренә башлаган күңеллелекләрне, ямьнәрне яратса да, алар гына аның күңелен тынычландыра алмый, разыйлата алмый иде. Ул безнең яшьләрнең кычкырынуларына, сикеренүләренә карый да бер сүз дә эндәшми иде.
Шигырьләрен мәңгегә ала белгән нәширләр Тукайга акча бирә булганнармыдыр, миңа мәгълүм түгел. Между прочим (шулай да), нәширләрнең бер әгъзасы миңа кызык кына сүзләр сөйләде.
Ул Тукайга бер елны мөгаһәдә (договор) тәкъдим иткән: ай саен үзенә бер микъдар «мәгаш» (хезмәт хакы) бирергә, вак-төяк йомышларын үтәргә, мәсәлән: үзенә вак-төяк әйберләр алып җибәргәләргә, керләрен юдырырга вә гайре…
Тукайга аның мөгаһәдәсе ошаган. Менә ул «жалованье» ала башлаган, матурайган, азрак күңелләнә төшкән. Чөнки тормышы тәэмин ителгән күк булган.
Көннәрнең берсендә нашир Тукайга гадәтенчә килгән. Акча бирмәкче булган. «Керләреңне бир», — дигән. Тукай мәрхүм йөрәк белән моңар:
— Син минем керләремә күптәннәнме опекун булдың? — дигән, һәм үзен бүлмәсеннән куган. Моның сәбәбе нәрсә? Бүтән нашир моны белеп, килеп котырткан икән.
Тукай бүлмәсендә төрле сыйныф кешеләрен очратырга мөмкин иде. Шуларның арасында мөхәррирләр, журналистлар булып, кичләрдә бәгъзан сукбайлар да булгалый иде. Мәрхүм ул сукбайларга да әһәмият бирә иде. Мәсәлән: бер сукбай интеллигент Тукайның әллә нәрсәсен (кечкенә көзгесенме) бүлмәсеннән эләктереп чыккан да икенче сукбайга саткан. Тукай ул әйберен, тегеләрдә күреп, кире сатып алган. Шул ук сукбай мәрхүмнең керләрен дә урлап саткан иде. Аның бу кыланышларын Тукай көлеп кенә сөйли иде.
Тукай «Болгар»га күчте. Мин авылга китәргә хәзерләндем. Иртәгә китәсе дигән көнне мин Тукайга кердем. Анда бер әдип тә бар иде. Шунда арабызда юк кына әйбер өчен бер-ике сүз чыкты. Мин Тукай белән шунда беренче мәртәбә ачуланыштым да чыгып киттем.
Икенче көнне… китәсе көнем бит, ә Тукай… аның белән без ничә айлар, ничә еллар иптәш булып яшәдек. Ничә-ничә төннәрне икәү генә үткәргәләдек. Шул иптәшем белән мин юк нәрсә өчен ачуланышып, балаларча үпкәләшеп китиммени? Ул, дидем, ихтимал, бүген-иртәгә үләр дә… Миңа ачу тотып үләр… Киттем Тукайга. Кердем. Ул караватына сузылып яткан, йокымсырап, хәлсез ята. Саргайган, сулган йөзенә карап, минем күңелем гаять нечкәрде, елыйсым килде…
Шулай үләр дә әле, — дип уйладым. Күзләремә яшь тулды. Тукай, газаплы күзләрен ачып, мине күрде дә йомшак тонык тавыш белән:
— Нихәл, Сәгыйть? — диде.
— Хәзер китәм, —дидем.
— Кыш буенамыни? — диде.
Мин аңардан, бик уңайсызланып, кичәге каты әйткән сүзләрем өчен гафу сорадым. Ул:
— Зарар юк, Сәгыйть. Син мине кичер. Сиңа каты әйткәләдем, бугай… Син беләсеңдер… Оныт, — диде. Әкрен генә торды да тәрәзә төбеннән көмеш сәгатен алып миңа сонды.
— Менә, Сәгыйть, сиңа бүләгем булсын, — диде.
Мин нишләргә дә белмәдем, гаҗәпләндем, алмаска да теләдем, ләкин Тукай бүләген кулыма тоттырды да тагын сузылып ятты.
— Хат яз, — диде.
Минем күзләремә яшь тулды. Мин китәргә ашыктым.
Мәрхүмнең кечкенә генә, тирле, әмма салкын кулын күлыма алдым да… бер сүз әйтергә дә куәтем юк, йөрәк ярсуда иде. Бер сүзсез-нисез бүлмәсеннән коридорга чыктым. Бераз киткәч:
– Сәгыйть, яз! — дигән тонык тавышны янә ишеттем. Мәрхүмнең минем өчен ахыргы сүзе шул булды. Ул сүз хәзер дә, менә берничә еллар була инде, колагымда чыңлый. Мин аның тавышын әле дә ишетәм, әле дә булса күз алдымда ул.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"