Габдулла Тукаев чын милли татар шагыйре иде. Ул милләтнең нинди генә күңелсез яклары булса, һәммәсе өчен уф орды, әрнеде, көйде, сызланды. Үзенең ачы хәсрәтләрен матур тезелгән, җиңел гыйбарәле шигырьләре белән җырлады. Аның җырлавын да, күз яшьләрен дә татар халкы бик тиз аңлады. Бу урында аның шагыйрьлеге, татар әдәбиятына китергән хезмәтләре тикшерелмичә вә саналмыйча, тик татар хатыннарының хәлләренә карашы хакында берничә сүз әйтеп китмәкче булам. Ул иң түбәнге, иң фәкыйрь, иң караңгы авыл халкы эчендә туа, үсә, тәрбияләнә. Ул баладан ук авыл татар хатыннарының хәлләрен бик яхшы аңлап, күреп тора: еллар, көннәр үтеп, Тукай табигать биргән кабилиятен дөньяга куеп җырлый башлый. Шагыйрьнең тугры, шәфкатьле күңеле хатыннар галәмендәге күңелсезлекне, җәбер-золымны, коллыкны күрә. Ул галәм , өчен кайгыра, шул кайгы, эч өзгеч хәсрәтен үзенең ялкынлы шигырьләре белән тасвир итә* (* Г.Тукайның «Эштән чыгарылган татар кызына» дигән шигыре китерелә. Ред).
Шагыйрь бер урында татар хатыннарының күбесе күрә торган ачы тәкъдирне сурәтли. Шагыйрьнең кискен күңеле өйдә бикләнеп ята торган кол татар хатынын күрә. Аның саргайган, кипкән, рухсызланган йөзләре, мазлум, моңлы карашлары аның алдына килеп баса. Татар хатыны ялгыз… Ул никадәр изелсә дә, газапланса да, аңар ярдәмгә кул сузучы юк. Ул бичара уйлый, елый, сызлана, бөтен бәхетсезлеген тәкъдирдән генә күрә дә тора. Шагыйрь аны яхшы аңлый — ярдәмчесез татар хатынына: «Сөялгәнсең чатта баганага», — ди. Шулай шул, ул бичара татар хатыны чатка сөялгән. Нинди яктан каһәрле, өзгеч җил исмәсен, һәммәсе аның йөрәгенә китә, аның үзәген өзә. Ул һичбер кайда ышык таба алмый. «Атылган кош кебек» шул. Чөнки ул бичара татар хатынының бөтен кулы, куәте бәйләнгән, җимерелгән. Ул кайда да бара алмый. Тик тилмереп, өзелеп, шул ирен көтәдер.
Шагыйрь бу изелгән, кызганыч хәлдә калган татар хатынының кайгысына, хәсрәтенә шул дәрәҗә килеп кушыла ки, гүя ул үзе шул татар хатынының көненә-хәленә төшкән дә үзе шулай яна, әрни, зәхмәт чигә. Шуның өчен дә ул ирексез, җаны әрнеп:
Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мескенләнгән хәлең
Аның күңелен ничек өзгәнен! * —
ди (* Шул ук «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыреннән. Ред.) . Ул үзенең мәгънәви иштирак иткәнен (катнашканын), кайгырышканын татар хатынына белдерәсе, сиздерәсе, шулай итеп, аның күңеленә азрак җиңеллек саласы киләдер. Шагыйрьнең сайлаган татар хатыны, икенче төрле әйткәндә, шагыйрьнең каршысына килеп баскан мазлумә (җәберләнгән) татар хатыны байлар эченнән килеп чыккан. Әлбәттә, шагыйрьнең нечкә хыялы ул тугрыда да алданмаган.
Ул авылдагы татар хатыннарына әйтмәгән. Иң аяныч, утлы газап белән газап чигеп, иң кара бәхетле, чын мәгънәсе белән кол, кортка татар хатынын алган. Никадәр генә мазлумә булсалар да, авыл хатыннары, һәрвакыт эш белән мәшгуль булу сәбәпле, мәгънәви газап чигәргә бушамыйлар. Тормыш авыр булганга, ирләргә дә күп вакыт хатыннар белән булышырга, яисә типтереп йөрергә тугры килми. Көн буе сызганып эшлиләр дә, кичен бик рәхәтләп, тәмләп хәл җыялар. Дөрестән дә елап, сыкрап, кан-яшь белән, ата-анадан куркып кына сатылган кызлар азмыни. Ирләре — татар байлары кирәкмәгән фәхеш урыннарда типтереп тә, бикләнеп, дөнья йөзен күрергә, саф һаваны иркенләп суларга зарыгып торган татар хатыннары азмыни? Ул гына җитмәгән, теге бәт-бәхет фахишләрнең золым-каһәрләре аларны саргайтмыймыни… Менә шагыйрь кемнәр өчен җырлаган, елаган. Бу татар хатыннары бер генәмени? Юк. Алар йөзләп тә түгел — меңләп, меңләп. «Алсын гына шайтан иманыңны — җәһәннәмлек бу дип кайгырмас», — ди шагыйрь.
Гомумән шагыйрьнең ачы сүзләре, аткан уклары һаман да надан, залим, изгеч татар байларына барып төртелә, кадаладыр. Бигрәк тә инде ул чын аяныч татар хатыннарын байлар сыйныфыннан тапкан һәм ул мазлумә хатыннар өчен үчен дә шул байлардан алырга тырышкан. Менә тагын ул икенче урында гүя бер кыз баланың гаиләдә бик кысылып үскәннән соң әйткән сүзләрен, зарын җырлый:
1) Шул зинданда үсеп җиттем унсигезгә,
Хатын булдым зур корсаклы бер симезгә;
Мәгълүм инде, аңа бардым түгел сөеп:
«Еглау — риза, дәшмәү — риза»га буйсынып.
2) Кич булгачтан, үзе тагын эчеп кайта,
Аузы-борны сасып, өс-баш тынчып кайта;
Бик зур хаҗи кайткан, имеш; әйдә йөгер.
Дүртәүләшеп, дүрт эт төсле, дөбер! Дөбер! *
(*Г. Тукайның «Фөрьят (бер хатын авызыннан)» шигыреннән.
Сөекле халык шагыйре хатыннарның бу зәхмәт чигүләрен хатыннарда хокукның юклыгыннан икәнен бик яхшы белә. Шуның өчен ул бик күп урында хатыннарның хокукларына даир назым (карата шигырь), вәгазьләр яза.
Шагыйрьнең татарга биргән җәүһәрләр-җимешләрен әйтеп бетергесез. Тик бу урында, аның үлүенә бер ел тулу мөнәсәбәте белән, аның татар хатыннарына карашы хакында кыска гына әйтеп китәргә тугры килде. Аның башка хасиятләрен монда зикер итмичә (телгә алмыйча) генә, хатыннар хокукы өчен чын тырышучы милли шагыйребез дип сагынабыз.
Менә сөекле шагыйребезнең бездән аерылганына бер ел тулды. Ләкин ул һаман Тукаев булып яши, һичбер аның онытылу ихтималы юк. Елдан-ел зураер, елдан-ел аны сагынуыбыз, искә төшерүебез артканнан-арта барыр. Татар хатыннары да, тәрәкъкый иткән саен, үзләренә ярдәмгә кул сузган кешеләрне танырлар, аларны тәкъдир итәрләр. Шулай ук Тукаевка да хөрмәтләре артканнан-арта барыр.
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"