ТАТ РУС ENG

Вафа БӘХТИЯРОВ Тукай турында кайбер истәлекләр (Тукай Казанда)

Миңа Габдулла Тукай белән беренче тапкыр хат аша танышырга туры килде. 1907 нче елның 25 нче апрелендә «Әльислах» газетын чыгарырга Казан губернаторы тарафыннан рөхсәт бирелү белән, шул вакыт каләмнәре белән мәгълүм булган язучыларга, «Әльислах»ка язышуларын үтенеп, хат язарга туры килде. 1905—06 нчы елларда Уральскида чыккан «Фикер» газеты, «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» журналлары аркылы Тукай үзенең шигырьләре белән танылган иде инде. Минем ачык хатка каршы ул июль ахырларында, бик кыска гына итеп: «Берничә номер газетыгыз чыкмыйча торып, берни дә әйтә алмыйм, үзем көзгә таба Казанга барып чыгачакмын, шунда Сезнең белән сөйләшермен», — дип җавап бирде. Менә шул ук ел Октябрьның 10 ында иртә үк «Әльислах» идарәсендә («Болгар» номеры, 12 бүлмә) берничә кеше белән сөйләшеп утырганда, ишектән бер кеше килеп керде. Ул өстенә пальтосыман бернәрсә кигән.. Башында начар гына кепка, аягында искерәк итек, итек өстеннән чалбарын чыгарган, күгелҗем пыялалы күзлек кигән. Бу кеше, шул көн генә чыккан «Әльислах»ның икенче номерын алып, утыргычка килеп утырды. Берничә минут укып утырды да: «Бу номер газетны мин алып чыгам, мин «Болгар»ның 40 нчы номерында торам. Укыгач та төшерермен, мин Казанда озак торам»,— дип чыгып китте. Күп вакыт узмады, Закир (официант) килеп: «Сине 40 нчы номерда торучы мосафир чакыра, «Әльислах»ның беренче номерын алып менүеңне үтенде», — диде. Мин, бер подписчик булды дип шатланып, менеп киттем. Мин кергәндә, бу кеше янында бер авыл кешесе утыра   иде. Өстәлдә самовар    кайнап тора. Миңа тәрәзә янындагы урындыкка утырырга кушты, Тәрәзә төбендә Пушкин, Лермонтов мәҗмугалары Һәм мәшһүр төрек шагыйре Габделхак Хәмиднең «Дөх-гөре Һинду» исемле китабы, берничә «Мулла Насретдин» (көлке журналы) ята иде. Боларга күзем   төшкәч, анын гади кеше түгел икәнен белдем.   Шуннан соң мин сораша   башладым:
— Сез кайдан?— дигәч, «Мин ерактан, Уральски-дан», — диюенә мин: «Алайса Сез Габдулла Тукай буласыз икән», — дидем.   Ул: «Әйе», — диде. «Алай   булгач, мина Сезнең белән яңадан күрешергә туры килә»,—дидем. Дусларча күрештек. Ул чәй янында «Әльислах» турында, газетка каләмнәре белән катнашучылар турында сораша башлады. Мин: «Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү   генә алып барабыз,   язышырга сүз бирүчеләр бар , – дигәч, Алай булганда, мин сезнең    өченчегез булам инде», диде. Мин аның бу сүзенә рәхмәт укып, "Әльислах"    чыгачак өченче номерына берәр нәрсә язуын үтендем,    Ул язарга сүз бирде.   Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һәм Казан яшьләре гурында Сораштыра башлады, күрәсе килгәнен белдереп, алар белән күрештерүне сорады.
Безнен белән чөй эчүче авыл кешесе Тукайны Арча-дан Казанга китерүче булып чыкты. Бу абзыйның Тукайны пар атта  алып килгәне беленде.

***

Шул көнне кич мин Тукайны Фатихка алып бардым. Фатихта бик озак утырдык. Анда бик күп нәрсәләр турында сүзләр булды.
Шул утырышуда Тукайдан «Әльислах»ның әдәбият бүлеген   алып баруын үтендек. Ул үзенең ризалыгын белдерде.
Казанда иң беренче язган нәрсәсе «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» исемле мәкаләсе иде. Бу мәкалә «Әльис-лах"ның өченче номерында басылып чыкты. Казанда язган беренче шигыре «Бер манигы тәрәккыйгә» дигән шигыре булды. Бу шигыре «Әльислах»ның бишенче номерында басылды. Шул вакытта «Пар ат» шигыре дә язылган иде. Ул аны ни сәбәптәндер бастырмый йөрде. Бу шигыре өстендә байтак вакыт утырды һәм төзәтүләре дә булды.

***

Шулай итеп, Тукай тәмам Казан кешесе булып китә. 1908 нче елның ахырларына кадәр «Әльислах»ның әдәбият бүлеген алып барды. Газетның һәр номерына диярлек шигырьләрен биреп торды. Газет чыгачак кичне аның белән бергә типографиягә бара идек. Ул анда шигырьләренең корректурасын карый. Минем эшем беткәнче, типография конторының өстәленә яки өйгән кәгазьләр өстенә ятып йоклый, яки җырлап утыра торган иде. Тукай «Әль»слах»та бирелеп, үз итеп, һәрбер эшкә катнашып ярдәм итә торган иде.
Уральскидан Казанга кайткан шагыйрь тиз арада танылып зур урын тота башлый. Шигъри теле бөтенләй диярлек үзгәрә. Шигырьләре эчтәлек ягыннан тирәнәя, күп нәрсәгә карашы үзгәрә. Шигырьләрен халык яратып укый. Исеме көннән-көн ныграк яңгырый башлый. Шагыйрьнең торган саен «дус-ише» күбәя.
«Әльислах»та эшләү Тукайны матди яктан тәэмин итә алмый. Шагыйрь үзенең шигырьләрен китапчы, типография хуҗасы Шәрәфләргә бик арзан бәһагә сатарга мәҗбүр була. Матди яктан бөтенләй Шәрәфләр тәэсирендә кала. Муеныннан бурычка бата. Шәрәфләр договор төзеп, Тукайның чыккан һәм чыгачак шигырьләрен бастыру хокукын үзләренә алып, шагыйрьдән кул куйдыралар. Шагыйрь үзенең Шәрәфләр тозагына эләккәнен бик яхшы аңлый һәм «Алтынга каршы» дигән шигырен шушы турыда яза.
Тукай «Әльислах»ка шигырьләрен сирәк бирә башлый. Шәрәфләр аның яңа язган шигырьләрен бирдермәскә тырышалар. Бары тик «Әльислах»ның «хатын-кыз» бүлеген генә алып бара башлый, хатын-кыз фамилиясендә булып мәкаләләр яза. Идарәгә хатын-кызлардан килгән хатларның эчтәлеген тирәнәйтү эшен алып бара. Кайбер хатын-кызларның хатларын шигырь калыбына сала. Шулай итеп, 1909 нчы елның ноябрь ахырларына кадәр бергә эшләдек, бергә тордык. Күп вакыт ашау-эчү дә бергә була торган иде.
Кыш көне «Болгар» номерында, җәй көне хәзерге Лозовский урамы, Ботан бакчасы каршында «дача» алып, Фатих Әмирхан, Тукай, мин өчәүләп бергә тора идек.
Шагыйрьнең яратып укыган әсәрләре: русларның мәшһүр язучыларыннан Майков, Кольцов, Плещеев, Андреев, Потапенко, Куприн, Лермонтов, Пушкин һәм Белинскийларның әсәрләре. Пушкин, Лермонтовларның бик күп шигырьләрен яттан белә, күп вакыт бу ике шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укып җибәргәли торган иде.
Истамбул-төрек классик шагыйрьләреннән Зыя паша, Габделхак Хәмид, Г. Җәүдәт, Т. Фикрәт, шулай ук Намикъ Кәмалларны укыган һәм алар белән бик таныш иде. Боларның шигырьләрен бик яратып сөйли иде. Күбесенең шигырьләрен ятлаган. Намикъ Кәмалның «Силистра» трагедиясен татарчалаштыру эшен дә алып барды.
Әзербайҗан язучысы М. Сабир, Ф.Ахундовның әсәрләрен укыган, Каюм Насыйриның «Фәвәкиһел-җөләса»сын яратып сөйли иде. Анда булган борынгы иран һәм гарәп анекдотларын укып ләззәтләнә, шулардай ямь-тәм таба, бик урынлы итеп, үз калыбына салып, шул анекдотларны сөйләп, иптәшләрен көлдерә иде…
Вакытлы матбугаттан укыганнары: «Тәрҗеман» (Бакча-Сарай), «Вакыт» (Оренбург), Истамбул-төрек яшьләре тарафыннан чыгарыла торган «Җөмһүрият» (Париж), «Төрек» (Каһирә) газетлары, «Төрек йорды» журналы (Истамбул). Сатирик журналлардан: «Мулла Насретдин» (Тбилиси), «Кара күз» (Истамбул), бу ике сатирик журналны бер номерын да калдырмый укый иде. Тукайда сатирик көч тууга һәм үсүгә, шомаруга, тирәнәюгә бу ике журналның йогынтысы зур булды дип аңларга тиешбез.
1908 нче елның урталарында Тукай мәхәббәт-сөю турында берничә шигырь бастырып чыгара, Шул шигырьләре чыгу белән, Казан хатын-кызлары тузга язмаган хәбәрләр, төрле гайбәтләр тараталар. «Бу шигыре минем турыда, минем хакта, ул мине сөя, ул минем белән таныш…» дип сөйләп йөрүләрен ишетеп, шагыйрь бик күңелсезләнә, борчыла торган иде.
Бервакыт безнең җәйге квартирабызга берничә укымышлы хатын-кыз кунаклар килде. Залда без шау килеп чәй эчәбез. Тукай кечкенә бүлмәдә. Чәйгә чыгарга берничә тапкыр чакырылса да, чыкмады. Бүлмәнең урамга карап торган тәрәзәсен ачып, тәрәзә аркылы урамга чыгып киткән.
1908 нче елның май ае урталарында булса кирәк, «Әльислах» идарәсенә чит шәһәрдән ике кыз килеп чыга. Бу кызлар һәр көнне диярлек идарәгә йөри башлыйлар, Тукай белән танышасы, күрешәсе килүләрен белдерәләр.
Бер көн болар килгәндә, Тукайның идарәдәге ширма артында караватта ятып торган вакыты туры килә. Фатих шунда берничә тапкыр өстәл янына чыгып, кунак кызлар белән танышырга кирәклеген әйтсә дә, ул чыкмады. Ахрысы, түзмәде булырга кирәк, бик тизлек белән чыгып барганда, Фатих кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай салкын гына итеп кул биреп, бер сүз дәшмичә, күз дә салмыйча чыгып китә. Шул чыгу белән Тукай яңадан идарәгә керми, тәмам күздән югала. Бу яшь кызларның Тукай белән танышырга сорап йөрүләре зур бер вакыйга булып әверелде. Шул күрешү, танышу турында шагыйрь берничә мәхәббәт шигыре язды. Мәсәлән, «Кулың» дигән шигырь.
1908 нче елның җәендә якыннары арасында Тукайны өйләндерү фикере туа. Тукайны кулга алырлык, күңелсез тормышыннан коткарырлык, яхшы гына хозяйка булырдай, безнең идарәгә килеп йөри торган Ф. Ибраһимова күздә тотыла. Кызга әйтелә, кыз күнә. Ф. Әмирхан әнисе Рабига абыстай аркылы кызның анасына сүз салына. Кызның анасы разый була. Хәзерге Насыйри урамы белән Сафьян урамнары чатында Апанаевларның фатир җибәрер өчен салынган ике катлы йортының югары катыннан кояшлы тәрәзә белән фатир да билгеләнә. Бу эшкә Тукаебыз бер күнә, бер кире кага, тәмам аптырый, шаша, төрле хыялларга чума… Ләкин бу эшләрнең берсе дә барып чыкмый кала. Фатихның «Габделбасыйр гыйшкы» дигән хикәясе шул турыда язылды.
…Тукай аз сүзле, сүзне бик үлчәп кенә сөйли. Аның сөйләвендә тирән мәгънә бар. Сөйләү турында Тукай оста дипломат иде. Уйлаучан, уен беркемгә дә белдерми. Ялган сөйләү, алдау гадәте юк. һәрнәрсәне ачыктан-ачык әйтә. Сакланып тору, рыя, икейөзлелек аңарда юк. һәрнәрсәне ерактан күрү, тирәнтен аңлау көче аңарда бик зур иде. Үзе яраткан кешеләр белән сөйләшә, көлә, көлдерә. Яратмаган яки бер дә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү түгел, аларга якты йөз дә күрсәтми иде.

***

Тукай Казанда ике ай чамасы торгач, 1907 нче ел ноябрь аеның ахырларында «Сәйяр» труппасы тарафыннан Г. Камалның "Бүләк өчен" исемле комедиясе уйнала. Шуны карар өчен ислахчылар Тукайны да алып баралар. Бу уен Тукайның киң күләмдә татар театрын беренче тапкыр күрүе ид’е. Бу уен шагыйрьгә бик ошый, яратып кайта. Шул тәэсир астында ул үзенең «Театр» исемле шигырен яза. Ул 26 нчы ноябрьдә, «Әльислах»ның 8 нче номерында басылып чыга.

***

Камчылы ишан Фатих Әмирханнарга каршы гына тора иде. Фатих Әмирханга карганда, Тукай берничә тапкыр камчылы ишанның мәчеттән чыгып килгәнен күрде. Моннан башка тагын 1907 нче елның ахырында беркөнне кич белән Фатихларда булдык. Фатихта бераз утыргач, кайтырга чыктык. Без чыкканда, капка төбендә байтак җигүле атлар тора иде. Башта, бу хәлне күргәч, бер «туй» мәҗлесе булырга кирәк дип уйладык. Сораштыргач, камчылы ишанның мөритләре белән гыйбадәт мәҗлесе икәнен белдек. Без дә кереп карарга булдык. Без кергәндә, өйнең залында мөритләр идәнгә түгәрәкләнеп утырганнар, түгәрәк уртасында зур чалма кигән камчылы ишан утыра. Шау килеп, «яһу, яһу, яһу!..» дип кычкырып, тавышланып утыралар иде. Шул кычкырып утыручылар арасыннан берничәсе сикереп торып, шул түгәрәк эчендә кычкырып йөри башлады. Бу күренеш Тукайны куркытты .булырга кирәк: «Әйдә, чыгабыз», — дигәч, без чыгып киттек. Бу күренештән соң озак та үтмәде, «Бер шәехнең мөнәҗаты» исемендәге шигырен язып чыгарды. Түбәндәге шигырь дә шул ук Миңлебай — камчылы ишан турында язылды:
Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган,
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!

***

1907 нче елда Казан яшьләреннән булган «таңчыларның «Таң мәҗмугасы» һәм «Тавыш» газетлары туктатыла. «Таң»чылар төрлесе төрле якка китеп таралалар. Сәгыйть Рәмиев кенә Казанда кала. Казанда ул бик авыр хәлгә төшә. һичбер җирдә эш табылмагач, ахыр чиктә «Бәянелхак» газетына айга 15 сум жалованье белән тәрҗемәче булып керергә мәҗбүр була. Тукай Сәгыйтьнең «Бәянелхак»ка керүен бер дә яратмады. Ул Сәгыйтьне кайда гына күрсә дә:
«Хайлим, хайлим хайларга, без керештек байларга,
Сторожлыкка  ялландык  Чәйдәш  абзыкайларга» *, —
дип җырлап көлә, хурлый торган иде (*«Бәянелхак» газетын чыгаручы  Сәйдәшевләр турында әйтелә. Ред.) .

***

Тукай белән Галимҗан Ибраһимов үзләренең Хәятларында дус булып яши алмадылар. Галимҗан Ибраһимов Тукайны шагыйрь дип танымады, җайлы бер сәбәп чыккан саен, аны әшәке рәвештә тәнкыйтьләде… Галимҗан «Әльислах» идарәсенә килеп керсә, Тукай чыгып китә, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, очрашканда да, сөйләшмәскә тырыша торган иде. Галимҗанның «Татар шагыйрьләре» исемле әсәре Тукайга авыр тәэсир итте. Тукай, әлбәттә, Галимҗанның мондый мөнәсәбәте белән килешеп тора алмады, үз нәүбәтендә ул да  Галимҗанга карата әче-әче тәнкыйтьләр  язды…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*