ТАТ РУС ENG

Вл. БАХМЕТЬЕВ Онытылмас очрашу (В.И.Ленин һәм А.М.Горький Тукай турында)

 

…Утырыш арасында бер тәнәфестә президиум утырган сәхнә янындагы бүлмәдә казанлыларпыц Ленин белән онытылмас очрашуы булды.

Сталин доклады һәм Сәфәров чыгышы буенча съезд тарафыннан милли мәсьәләләр комиссиясенә кертелгән Казан делегатларының кайберләре Ленинны чолгап алдылар һәм минем биредә ишеткән беренче сүз казанлыларның аңа мөрәҗәгать итеп: «Владимир Ильичның революцион эше казанлылар арасында башлануына безнең шәһәрдә бик горурланалар һәм илдә иң карт университетларның берсе булган безнең университетка Ленин кебек студенты белән горурланмаска мөмкинмс соң», — дигән сүзләре булды.
Владимир Ильич кулын селтәп куйды һәм Казан университеты Лобачевский, Бутлеров, Зинин кебек күренекле галимнәр белән горурланырга тиешлеген әйтте.
– Ә инде студент Ульяновка килсәк, аны юридик факультетка кереп укый башлаганнан соң берничә айдан ук… теге, ни бит… — Ильич кулы белән һаваны этеп җибәргәндәй хәрәкәт ясады. — Аның башына суктылар да кулга алдылар! — диде.
– Безнең университетның даны да әнә шунда инде,— диделәр Казан делегатлары. — Әйе, әйе… Нәкъ менә Сез, самодержавие юриспруденциясенең явызлыгына карамастан, студентларны самодержавиегә каршы күтәрдегез.
– Ә беләсезме, дуслар, — диде Ильич, тавышын күтәрә төшеп, — әйдәгез, хәзерге заман өчен кирәкле нәрсәләр турында сөйләшик.
Ләкин аның тирәсендәгеләр тукталмадылар, һәм кемдер шулай ук Казан университетында укыган Лев Толстойны искә алды. Ильич бөтенләй яшь егетләрчә, җәһәт кенә:
– Алай булгач, әйдәгез, Казанның данлы пекарен да искә алыйк! — дип өстәде.
– Әйе, әйе, Горький! — дип кычкырды делегатлардан берәү.
— Менә, менә! — диде Ильич. — Сүз уңаенда әйтегез әле: сезнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? Әлеге… ни атлы соң… мулла улы… Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән… Габдулла, Габдулла…
Мин:
– Тукаев! — дип әйтеп куйдым.
– Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы  соң?..
Мин, кечкенә куен дәфтәре белән карандашны кесәмә яшерә-яшерә, берничә яшь татар язучыларының исемен әйттем.
– Димәк, базда дары бетмәгән әле! – диде Ильич, елмаеп.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*