ТАТ РУС ENG

Ярулла МОРАДИ Тукаев Уральскида

I

Шагыйремез Габдулла Тукаев вафат булды.
Бу мөхтәрәм затның вакытсыз дөньядан үтүенә, билгеле, кайгыручылар вә аның милләтенә күрсәтәчәк күп хезмәтләренең юлда калуына йөрәкләре әрнүчеләр әлбәттә күптер. Мин, Тукайның иске иптәшләреннән булганга, Тукайны мәңге сагынучылар нәзарына күңелемдә калган берникадәр хатирәләрне язып үтсәм, әлбәттә сөелеп укылыр вә тәрҗемәи хәлене язучыларга беркадәр материал да булырга ярар, дип уйладым.
<…> 1898 нче елда мин ватаным Гурьевтан Уральск шәһәренә укырга бардым. Мөселманча мәдрәсәдә ятып укырга булдым, һәм бераз русча да укыр өчен мине шул шәһәрдәге бер класслы русско-татарски школага август ахырларында илтеп тапшырдылар.
Мин школага кереп, младший отделениедә балалар арасында утырганда, бездән ераграк урыннарның берсендә бер балага күзем төште. Бу бала кечерәк буйлы, әллә нинди моңлы төстә, тик кенә утыра. Учитель әле класска кермәгән булганга, балалар шаярып уйныйлар, школ бетереп сикерешеп сугышалар. Без — младший ученикларны 2 нче вә 3 нче елгы укучы балалар аңгы-ралыгымыздан мыскыллап көләләр иде. Әмма теге күргән баягы кечерәк бала бездән көлми дә, балалар белән сугышмый да, һаман алдына гына караган, тик утыра. Бераз караса да, балалар белән торып шаяра башламый иде. Башка балаларның аның янына килеп сүз кушып китүләреннән Габдулла икәнен дә белеп алдым. Бу Габдулла миңа шундук әллә ничек якын күренә башлады. Мин шул Габдулла хакында сүз ачасым килеп, янымдагы бер баладан сорадым:
—    Әнә ул теге Габдулла кечкенә ич, урысча белми торгандыр, нигә монда безнең янда утырмый?
Ул тиз генә миңа җавап кайтарды:
—    Нигә утырсын!  Ул старший отделениедә ич.
Бу сүз минем башыма суккандай булды. Кара син аны, үзе кечкенә генә, әмма старшийда утыра. Әмма алай да белүе кимдер, учитель үзен орыша торгандыр, дип   уйладым.
Без берничә көн укып йөрдек, юк, учитель Габдуллага бер каты сүз әйтми. Менә бер көн учитель шәкертләрнең айлык дәрәҗәләрен әйткәндә «Габдулла Тарифов — кругом пять!» дигән иде, исем китте. Габдулла әфәнденең бу вакытта фамилиясе Тарифов йөртелә иде. Соңыннан Тукаев булуының сәбәбе бәйләдер: Габдулла әфәнде мәдрәсәгә килеп, мин аның белән дуслашкан вакытларда фамилиясен Тукаев яза башлаганын күреп, сорадым:
—    Синең фамилияң Тарифов  иде бит, нигә Тукаев дип   язасың? Ул   көлде   дә:
—    Мин школга   кергәндә    сигез яшьтә генә идем. Фамилиямне белү түгел, ул сүзнең ни икәненнән дә хәбәрем юк иде. Иң әүвәл школга барган көнне учитель миннән:  «Фамилияң   ничек?» — дип   сорады.   Мин Бер нәрсә дә әйтә алмадым.   «Әтиеңнең исеме ничек   алайса?» — дигәч,  мин  аны да,  белмим, дидем. Аннан  соң учитель мине:    «Бар, әтиеңнең    исемен сорап кил!»— дип куып җибәрде. Мин килеп апайлардан әтинең исеме Гариф икәнен белеп, учительгә барып әйттем. Учитель мине журналга Тарифов дип язып куйды. Инде менә бу вакытларда гына әтинең    язуларын табып, чын-фамилиямезнең Тукаев    икәнен белдем    дә Тукаев дип яза башладым,— диде. Габдулла әфәнде Тукаевның Уральскида бер класслы русча мәктәптән алган шәһадәтнамәсендә   фамилиясе   Тарифов   дип   язылган* (* Бу версиянең әлегә документ белән расланганы юк.).

II

<…> Уральск байларында мәдрәсә шәкертләрен ифтарга (Ифтар — уразада авыз ачу мәҗлесе. Рамазан — ураза   ае.) чакыру гадәте бар иде. Хосусан шул вакытларда Галиәсгар Госманов исемле бер бай (Г. Тукаевка җизнә тиешле) һәр көн алты шәкертне ифтар иттереп, яхшы ашатып эчертә һәм бер тиен сәдака да биреп җибәрә иде. Бу алты шәкертнең 3 се безнең мәдрәсәдән булып, 30 көн рамазан буе казыйлар шәкертләрне нәүбәтләп җибәрәләр иде. Бер көн нәүбәт миңа да килде, башыма чалма киеп, мәсҗеткә барып ахшам укыгач, янымдагы ике иптәш шәкерт белән Галиәсгар бай йортына киттек.
Безне түбән этаждагы өйгә алып керделәр. Сәке өстенә хәзерләнгән аш урынына утыртып, аш та бирә башладылар. Безнең белән бергә ашарга Галиәсгар бай үзе, янә бер кеше һәм Габдулла (Тукай) да утырдылар. Минем, ашап бетергәнче, күзем Габдуллада булды, ул әллә нинди бер мәгънәле күз белән без шәкертләргә карый иде. Шуннан соң мин тагы да шул Габдулланың мәгънәле күзләренә карыйсым килеп, Галиәсгар бай йортына ифтар нәүбәтемне көтеп йөрдем. (Бу вакытларда шагыйремез Тукай җизнәсе Галиәсгар бай йортында тора иде.) Ләкин никтер мин башка барганнарымда Габдулланы күрмәдем.
Яз җитеп, имтиханнар узгач, без үземезнең ватаны-мыз Гурьевка кайтып киттек. Көз булып, без мәдрәсәгә дәхи дә укырга килгәндә мин Габдулла әфәндене мәдрәсәдә күрдем. Ул инде мөселманча укырга керешкән. Кыш буе ул мәдрәсәдә булды. Җизнәсе Галиәсгар бай вафат булу сәбәпле, малы варислар арасында бүленгән булганга, Габдулла әфәндегә мәдрәсәгә килеп торырга тугры килгән икән.
Габдулла мәдрәсәдә дә шәкертләр сафсатасына күп кушылмый, үз урынында гына кечкенә генә бер сандыгыннан алып, әллә нәрсәләр генә укыган һәм язган булып утырганы күренгәли иде. Кайсы вакытларда моңланып кына тавышын чыгарыр-чыгармас бәетләр укыганы, озын көйләремезне матур гына иттереп көйләп җибәргәне дә ишетелә иде.
Минем күңелем һаман шул Габдулланы әллә ничек якын күрә, аның белән сөйләшәсем вә дуслашасым килә иде.
Бер көнне безнең хәлфәдән алар өчесе, ягъни Габдулла, Әхсән вә Мортаза <…> сарыф (Сарыф — морфология.) башладылар. Менә бу минем Габдулла Тукаев белән сүз башлавыма беренче адым булды. Бу сарыф башлавы белән Габдулланың шәкертләр арасында бераз исеме дә чыкты. Габдулла Шәрикләре белән сабак өйрәнер өчен кайсы вакытларда безнең чәйдәш Мортаза янына килеп тә утыра иде. Шул вакыт яннарында мин дә булып, сүзләренә кушылгалый идем. Никтер Габдулла ачылып китми, аз сөйли, аз көлә вә һаман бер калыпта иде. Менә шул гына мине бераз кәефсезләндерә иде.
Бервакытларда шәкертләр арасында Габдулланың җырга оста дигән атагы чыга башлады; зур шәкертләр атна кич чәй мәҗлесләрендә аны җырлата башладылар. Тавышлары ул кадәр үк булмаса да, җырлары әллә нинди генә бер моңсу булып ишетелә иде. Шәкертләр Габдулланың янына җырга оста дәхи дә бер Вәли исемле гүзәл тавышлы баланы табып утырталар да, соңгы мәҗлесләрдә тик алар икәү генә җырлый торган булып шөһрәт казанганнар иде.

III

Менә бервакытларда Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят китаплары да күренгәлиләр. Татар тормышыннан язылган «Рәдде бичара кыз»* (* Рәдде бичара кыз» — Фатих Халидинең 1888 елда басылып чыккан пьесасы.) исемле бер театр китабын ул әллә кайдан гына табып, бик тәмле генә иттереп укый вә тыңлаучыларны бик хозурландырып, дәрт кертә иде. Бу драма кешеләре арасында Биби әби исемле яучы карчык роле белмим күңеленә бик ошагангамы, һәрвакытта диярлек Габдулла әфәнде Биби әби булып сөйләнеп йөри иде. Хәтта җәй көне мин үземезнең Гурьевта вакытта, Габдулла миңа язган бер хатында: «Биби әби әйтә, я кызым, яшь вакытта хәзер авырыйсың да, хәзер тереләсең» дип, ләтыйфа әйтеп, язып та куйган иде. Без инде бу вакытларда Габдулла Тукаев белән яхшук кына дуслашкан идек. Җәй вакытларында хатлар да һаман алыша идек.
Менә бер кыш, ягъни 1901 ел, без, дүрт шәкерт, гаять тә дуслашып киттек. Мин, Габдулла, Мортаза һәм Шакир. Бер-беремезне бик яратышып (мин Габдулланы, Габдулла Мортазаны, Мортаза Шакирне, Шакир мине) күп сүзләр сөйләшү, күп хатлар язышу, хәл кадәр һәдияләр (Һәдия — бүләк.) бирешү һәм башка да әллә нинди гаҗәп якынлашып, бөтен шәкертләр арасында дуслыгымызга иттифакы мөрәббәгъ (Иттифакы мөрәббәгъ — дүрт кеше союзы.) исемен биреп яши башладык, һәрвакытта диярлек дүртәү йөри, дүртәү сөйләшә, дүртәү утырыша вә дүртәү моңлаша идек.
Язга табарак миңа бик каты бер авыру ябышты. Шул сәбәпле миңа мәдрәсәдән чыгып үземезгә якын тиешле бер кешенең ханәсендә озак авырып ятарга тугры килде. Дустлар яныма килсәләр дә, Тукай күп килми иде, чөнки аның мине яратуы ул кадәр үк түгел иде. Күп мохтаҗ вакытларында миннән матди ярдәмнәр була торганга, ул миннән ераклаша да алмый иде. Шул вакытлардан соң миңа, Гурьевка кайтып, янәдән мәдрәсәгә барырга тугры килмәде. Габдулла әфәнде Тукаев белән араларымызда хат алышулар һаман була торды. Шагыйремез Тукай бу вакытта миңа язган хатларында үзенең бик фәкыйрьлегеннән, тормышының начарлыгыннан зарланып яза иде. Минем үзенә күп ярдәмнәр күрсәтеп, мәдрәсәдә торган чакларымны бик сагынганлыгын белдерә иде.

IV

1905 ел яз айларында кымыз эчмәк нияте илә миңа Уральск тарафларына сәфәр итәргә тугры килде. Бу вакытларда инде шәкертләр арасында яхшук кына фикерләр ачылып, әдәбият, газета вә журналлар илә мәшгуль булу һәм язу эшләре дә бераз күренгәли иде. Уральскида мин мәдрәсәгә килеп, Тукайны сорагач, аның хәзер матбагада икәнен сөйләделәр.
Камил Мотыйгый Төхфәтуллин шул көннәрдә генә «Уралец» исемле бер мәхәлли (Мәхәлли — җирле.) рус газетасына нашир булып һәм матбагасын да үзенә сатып алган икән. Камил әфәнде Габдулла Тукаевны да матбагасына кабул иткән, шагыйремез мәрхүм Тукай, ул вакытларда вазифасыз (Вазифасыз — түләүсез.) гына, рус малайлары арасында мерәттиплеккә (Мерәттиплеккә — хәреф җыярга, наборщиклыкка.) өйрәнергә бара икән. Без шәкертләр белән милли хәлләрдән сөйләшеп утырганда, Г. Тукаев та кайтып керде. Ул инде тагы да әллә нинди моңлырак кыяфәтләргә кергән иде. Төшке чәйне эчкәч, Тукай тагы да матбагага бара икән. Урам буе икәү киттек. Минем ак перчаткаларны Тукай кулына алды да, киеп, урам буе бик эреләнеп кенә йөреп китте. Юл буенча милләт, әдәбият вә язу хакларында сөйләшеп бардык. Тукай шул хакта кайсы әдипләремездән мәктүпләр алуларын вә үзенең шигырьне яратуын да сөйли иде.
Мин роман яратуымны әйтә идем. Тукай матбагага кереп китте, мин үз хезмәтемә киттем. Кич без тагы да Тукай белән кушылдык. Ул инде гаҗәеп мине бик якын күрә иде. Мин яратканга күрә, ул Госман паша бәетләрен бик моңлы гына иттереп әйтә вә мине бик әсәрләндерә иде. Мин килгәнче Тукай бик фәкыйрьлектә торган икән. Ашарга-эчәргә һичбер нәрсәсе юк вакытлары күп булган.
Мәдрәсәгә ерак түгел генә Чаган исемле бер суга барып кармак салып, кечкенә, вак балыклар остап (Остап — тотып.), шуны көлгә күмеп, ашап йөргән, сусаганда шул Чаган суын эчә икән.
Мин бер ай кадәр вакыт Тукаев белән шул мәдрәсәдә яттым. Тукаев белән бергә ашый, бергә эчә, бергә ята вә бергә йөри идек. Бу вакытлар җәйнең матур чаклары иде. Табигатьнең җәннәт мисле мәнзарәсеннән (Мәнзарәсеннән — күренешеннән.) гаять тә ләззәт алып вә ул шагыйранә күренешләрдән карап туя алмау Тукайда да, миндә дә бик көчле булганга, без бер-беремез илә әллә нинди тирән вә хыял дәрьяларына чумып вә бөтен үзләремезне онытып серләшә вә моңлаша идек. Икемез дә музыканың бик каты гашыйкларыннан булганга, һәр якшәмбе Роща гуляниесен бик сабырсызланып көтә идек. Якшәмбе җиткәч шәпләп ашап-эчеп аламыз да (мин килгәч Тукай һәртөрле туклыклы ашларга мулайган иде), я извозчикка утырып, яки җәяү, я каек белән Рощага ашыга идек. Без барганда солдатлар музыкасы башланган була иде. Без шул алар уйный торган җиргә якын гына чирәм өстенә аякларымызны бөкләп утырамыз вә бик ихлас белән генә дәртләремезгә дәва булган музыка тавышларын тыңларга башлый идек. Озак кына утыргач, буфетка килеп чәй эчәмез яки кымыз аламыз һәм, купальняга кереп, икәү су да коена идек. Менә беркөн шәһәргә автомобиль килеп йөри башлады. Бер якшәмбе көне без Рощага шул автомобильгә утырып барырга уйладык. Автомобиль китә торган җиргә барып никадәр көтеп торсак та, безгә нәүбәт бирмәделәр. Без, музыкага соңга каламыз дип куркып, икәү извозчикка утырдык та, «менә үземез өйрәнгән автомобиль яхшы» дип көлешә-көлешә бардык. Тукай мәрхүм бу сүзне һәрвакыт әйтеп көлә иде.
Бер көн Рощада кымыз эчеп табигатьнең ләтафәтенә (Ләтафәт — матурлык, нәфислек.) хәйран булып утыра идек, янымызга Камил Мотыйгый килде. Камил әфәнденең «Әлгасрел-җәдит» журналын чыгарырга рөхсәт алганын ишеткән идек. Без Камил әфәндене күргәч тә сабырсызланып «Әлгасрел-җәдит»не кайчан чыгарачагын сорый башладык. Камил әфәнде икемезгә дә һәйәте тәхририясеннән (Һәйәте тәхририя — редакцион коллегия.) булмакымызны тәклиф итте (Тәклиф итү — тәкъдим итү.) һәм икемезгә дә «әдип» әфәнделәр дип эндәшә вә бездән яхшырак нәрсәләр өмит иткәнен белдерә иде.
Менә шуннан соң Тукай, шигырь әйтмәк уена керә башлап, Мотыйгулла хәзрәттән гыйльме гаруз (Гыйльме гаруз — шигырь төзелеше белеме.) өйрәнү арзусын (Арзу — теләк.) һаман сөйләп йөрде (Мотыйгулла  хәзрәт Төхфәтуллинның Җ.  Вәлидигә  язган хатыннан   («Тукай   турында   замандашлары»,   260   бит)   күренгәнчә, Тукай гаруз дәресләренә 1902—03 елларда йөргән.). Тукай белән мин һәр көн ахшам чәен эчкәч, шәһәр бакчаларын сәер итәргә чыга идек. Бу вакытларда араларымызда күп серләр дә сөйләнә иде: мин пәдәрләремезнең (Пәдәр — ата, әти.) миңа үзем эстәмәгән бер кызны алырга тәклиф итүләрен сөйләгән идем, Тукай иптәш, бакчаның капусыннан кереп барган арада гына, тукта әле, мин аның хакында бер шигырь әйтим әле, дип:
Сәгадәт  юк,  фәкать  наме  сәгадәт,
Көфүне  (Көфү — тиң, пар.) вирмәмәк  (Вирмәмәк — бирмәү.)
безләрдә   гадәт,—
дия  матур  гына  көйләп тә  җибәрде.
Йокларга яткач та Тукай белән күзләремезгә йокы керми, күп вакытлар сөйләшеп ята идек. Тукай җырлап та җибәрә вә бигрәк тә төрек маршларын бик моңлы иттереп көйли иде. Бер көн җәйнең матур бер айлы киче иде, Тукай миңа:
— Әйдә әле, иптәш, шундый матур кичтә ни дип ятамыз, бераз моңлашыйк вә серләшеп утырыйк әле, — диде.
Мин «әйдә» дидем. Икәү торып тышка чыктык, мәдрәсә чарлагында Гата өе дигән бер кечерәк агач өй бар иде, шунда кердек. Өйдә ут булмаса да, тәрәзәдән ай яктысының шәүләсе төшеп, эче якты иде. Тәрәзә төбенә килеп утырдык та, Тукай бик моңлы гына итеп милли көйләремезне сайрарга башлады. Бу урында без озак кына вакытлар утырдык. Мондагы моңлашканнарымызны каләм белән генә тасвир итеп бетереп булмый. Тукай иптәш шул дәрәҗәдә моңлана, үзенең мохитыннан (Мохит — тирә-юнь.) күңелләре бизеп, әллә нинди бер гая (Гая — теләк.) вә идеаллар эчендә йөзә иде ки, мин аларның нинди мәгънәдә булганнарын тик хәзер генә төшенә алам. Әнә шул дәкыйкадәге (Дәкыйка — минут.) моңнарына Тукай мине дә уртаклаштыра, минем хәлне дә айый, миңа да шулай-болай булырга васыятьләр әйтә иде. Сүз арасында Тукай миңа күп рәхмәтләр дә әйтә, мине тик син генә аңлыйсың, ди, син бу ел килмәсәң, мин бу ялгызлык, бу эч пошу, бу газаплар вә бу дәртләр эчендә йөрәкләрем ярылып үләр идем, ди.
Бер көнне Тукай иптәш бөтенләй язу эшләренә бирелергә уйлады. Миннән ун тиен акча сорап алды да, кәгазь вә карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның басняләрен татарча тәрҗемә итәргә тотынды.
Бу басняләрнең кайсыларының безнең татар тормышына муафыйк (Муафыйк — туры килә торган.) урыннарын күрсәтә вә бу хакта үз тарафыннан күп сүзләр дә кушып куя иде.
Өйләдән соң җәйге сәгать 3 ләрдә без икәү Чаган суын каек белән үтеп чыктык та, Рощага җәяү генә җитеп, күңелле вә матур гына яшел чирәмнәр арасына килеп утырдык.
Тукай бераз милли көйләремезне сайрагач, кесәсеннән кенәгәсен чыгарды да, тагы да Крылов басняләрен тәрҗемә итәргә кереште. Мин аның янында кырын гына ятып, табигатьнең матурлыгына хәйран калам, бер күккә, бер суга, бер чирәмнәргә карыйм һәм иптәшем Тукайга язуларында табигатькә дә күп урын бирергә әйтә идем. Менә бу дәкыйкаләрдә без үземезне әллә нинди галәмнәрдә хис итеп, дөньямызны тәмам оныта идек. Шуннан соң күп вакыт үтмәде, миңа Гурьевка кайтырга тугры килде.
Тукай моңланып кына миннән аерылып калды. Мин Гурьевка кайткач та, Тукайдан хатлар килә иде. Бер хатында үзенең Крылов басняләрен тәмам итеп, «Мәҗмугаи мөфидә» исеме илә Камил Мотыйгыйгә нәшер өчен биреп, каләм хакына егерме биш тәңкә алырга муафыйк булганын бик куанып язган иде <…>
 

Ярулла Моради. Тукаев Уральскида. Бу истәлек 1913 елда Әстерханда «Г. Гомәров вә шөрәкәсе»нең тиҗарәтханә матбагасында аерым китап булып басылган. Шуннан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


 

Комментарий язарга


*