rnВ статье дается краткий обзор атеистической политики советского государства 50-60-х годов. Анализируется книга З. А. Ишмухамметова «Тукай-атеист» (1971), которая представляет поэта как большевика-атеиста.rn
rn
rn
rn40 нчы еллар һәм 50 нче елларның беренче яртысында да әле Тукайның дини эчтәлекле әсәрләренә артык игътибар бирмичә, үзен интернационал рухлы шагыйрь итеп күрсәтеп, иҗатының чор идеологисенә ятышлы яклары алгы планга чыгарыла, Сталин үлгәннән соң, Коммунистлар партиясе программасында совет кешеләрен дини хорафатлардан тулысынча азат итү бурычы куелгач, партиянең XXII съезды (1961 ел) карарлары белән бәйлелектә, дәһрилеккә ирешүнең соңгы, иң югары этабы башлангач, аны бик тырышып дәһрилеккә якынайту чаралары күрелә.
rnЭзлекле рәвештә Тукайны «хаким идеологиягә яраклаштырырга омтылу, аның милләтчел яки дини рухлы шигырьләрен һаман да читкә тибәрү яки күләгәдә калдыру» (3, 34), инде аны атеист, динне, динчеләрне камчылаучы антиклерикаль шагыйрь дип кенә түгел, ә революцион рухлы (?) дип бәяләүгә китереп җиткерә. «Тукай — шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, димәк, динилеге яки динсезлеге аның шәхси эше генә түгел» (2, 15) дип, аны социологизм эстетикасы таләпләренә яраклаштырып «яңадан ясау»га — дингә оппозициядә булган каләм иясе итеп күрсәтүгә омтылыш ясала. Бу уңайдан 3. А. Ишмөхәммәтовның «Тукай атеизмы» (1971) дигән китабы аерым игътибар таләп итә. Китапның исеменнән үк күренгәнчә, автор әдипнең дәһрилеген исбатларга алына. Алга таба аның тикшеренүләренең бөтен эчтәлеге шушы гыйбарәне раслау максатына хезмәт итә. Фәлсәфә белгече буларак, автор моны бик тирәннән, нигезле итеп аңлата. «Күренә ки, — дип яза автор, — марксистик-ленинчыл идеология йогынтысында шагыйрь азатлык җырчысы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изүдән коткару өчен актив көрәш юлына баскан революцион-демократ булып формалашты. Сыйнфый көрәш логикасы Тукайны социализм идеясенә китерде» (2, 9-10).
rnМарксистик-ленинчыл идея йогынтысындагы кешенең атеист булуы табигый, әлбәттә. Алдагы фикер шуны раслый да: «Ул ислам диненең халык интересларына ят нәрсә икәнен, диннең эксплуататорларга халык аңын томалау коралы булып хезмәт итүен ачып салды, динне сыйнфый һәм милли изүне аклау чарасы итеп файдаланган кадимче көчләрне фаш итте, ислам руханилары белән полиция аппараты арасындагы союзның реакционлыгын күрсәтте. Тукай ислам диненең күп кенә нигез догмаларын, әхлак нормаларын, дини йола һәм бәйрәмнәрен кискен тәнкыйть утына тотты» (2, 66-67). Менә шуларга нигезләнеп түбәндәге нәтиҗә ясала: «Иҗатының соңгы елларында шагыйрь хәзерге диннәрнең төп идеясен — Алла идеясен тәнкыйтьләү югарылыгына күтәрелде» (2, 67).
rnБу өзекләрне китерүемнең сәбәбе шунда: бик нигезле итеп, Тукайның атеистлыгын раслаган бу хезмәттә шактый каршылыклар да бар. Автор, максатына каршы барып булса да, «Тукай иҗатында дини мотивлар да чагылды» дияргә мәҗбүр булган. Нәтиҗә ясаганда да, ул дөреслектән бөтенләй читләшә алмый, ә, заманга яраклаштырып, җөмләнең әйтелешен генә үзгәртә: «Тукайның дөньяга карашын атеистик элементлары булган дини караш дип характерлау дөрес түгел; аны мәгълүм кимчелекләре булган атеистик караш дип бәяләү — шагыйрьнең әдәби мирасын объектив анализлаудан килеп чыккан нәтиҗә» (2, 68). Ләкин шунда ук Тукай атеизмының чикләнгәнлеген, дини традицияләрдән арынып җитә аямаганлыгын, дингә карата килешмәүчәнлек принцибын ахырына кадәр эзлекле үтәмәвен, дини идеологиягә ташламалар ясавын сөйли. Нәкъ шулар белән алда китерелгән җөмләнең киресен раслый: Тукайның дөньяга карашы — атеистик элементлары булган дини караш икән бит. Бу атеистик карашның характеры да, Алласызлык түгел. 3. А. Ишмөхәммәтовның «атеизм» сүзенә, аның үзенчәлегенә фәлсәфи аңлатма бирүеннән шул аңлашыла: «„Атеизм" — Алласыз дигән сүз була. Ләкин атеизм төшенчәсен шул тар мәгънәдә генә аңларга ярамый» (2, 9), ди. һәм атеизмның үсеш баскычларын күрсәтә. Моннан аңлашылганча, кешелек җәмгыяте үсешенең һәр этабында атеизм яши, үзенчә чагылыш таба, чөнки кеше үзеннән өстен көчкә каршы баш күтәрә, ризасызлык белдерә, тормышындагы канәгатьсезлеклөреннән аны каһәрли. Кеше үзенең бөеклеген, бәйсезлеген расларга тели. Шуның белән илаһи көчнең кодрәтенә тел тидерә. Бу да атеизмның бер чагылышы. Әгәр шулай фикерләсәк, моңа мөмкинлек тә бар, чөнки автор: «Тукайда „Алла", „Хода", „Тәңре" сүзләрен еш кулланылса да, шагыйребезнең "Алла язмышымнан зарлануы да, „Алла кодрәте" турындагы уйдырмага каршы, Алла исеме белән аклана торган „бу бозык дөньяга" каршы юнәлдерелгән», — ди. Димәк, Тукайның Алла идеясен тәнкыйтьләве бозык дөньядан, язмышыннан зарлануга кайтып кала, «ул Аллага турыдан-туры ябырылмый, Алла идеясенә каршы абстракт чыгышлар ясамый» (2, 17).
rn«Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим», — дип язган шагыйрь, ачы язмышка дучар булган шәхес буларак, ничек инде шуның кадәр генә дә ризасызлык белдермәсен соң?! Ә калганнары — дин япмасын бөркәнеп, халыкны эксплуатацияләүчеләргә, наданлыклары, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртулары аркасында диннең асыл сыйфатларын юк итеп, ислам динен кәсеп өчен файдаланучыларга каршы көрәше. Чынлыкта исә, Тукай ислам әхлагына тупланган гомумкешелек кыйммәтләрен яклый. Җәмгыятьнең тәрәкъкыятен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне шул кануннар нигезендә җайга салырга омтыла, гадел тормыш, кешеләрнең рухи саулыгы шушы үзгәртүләр нәтиҗәсендә туарга тиеш, дип уйлый.
rnТукай өчен беренче урында милләт һәм аның киләчәге мәсьәләсе тора. Милли тәрәкъкыят файдасына ул бөтен чараларны эшкә җигәргә әзер. З.А. Ишмөхәммәтов Тукайның ислам динен халык файдасына кулланырга теләвен, «динне сафландырып, аны кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләргә хезмәт иттерү коралына әверелдерү турында хыялланган»ы турында сөйләүне дә «тарихи хакыйкатькә хыянәт итү булыр иде» (2, 16) дип бәяли. Ләкин шунда ук «революцион-демократ шагыйрьнең бай иҗатында динне һәм Алла идеясен абстракт төстә тәнкыйтьләү юк, ул үзенең төп игътибарын ислам диненең, аның догмаларының, йолаларының һәм бәйрәмнәренең эксплуататорларга хезмәт итүен ачып салуга юнәлдерә» (2, 16), — ди. Бу инде Тукай Алланы, ислам динен кире какмый, ә аны халыкны изү коралы итеп файдаланучыларга каршы чыгучы антиклерикал дигән сүз түгелме соң?
rnНәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: коммунистик идеология заманында язылган, Тукайның дәһрилеген исбатлау төп максаты булган бу хезмәттә автор үз теләгәненә өлешчә генә ирешә алган. 3. А. Ишмөхәммә-тов кебек фәлсәфәче дә кире кага алмагач, димәк, бөек шагыйребез Тукайның исламга һәм Илаһияткә булган ышанычын, бу инануның иҗатына да тирән йогынты ясавын кире кагу мөмкин түгел күрәсең.
rn1971 елда Әмирхан Еники, әлеге китапка карата ихлас фикерен белдереп, Тукай клубында чыгыш ясый, «Тукай атеист» дигән гыйбарәне кире кагарга, шагыйрьнең дини карашларын шәрехләргә алына һәм Тукайның Аллага, дингә, дин әһелләренә булган мөнәсәбәтен аерып күрсәтергә тели. Ә. Еники фикеренчө, Тукай Аллага ышана, динне ихтирам итә, дин әһелләренә тәнкыйди якын килә. Нәтиҗә ясап: «Нигә Тукайның рухи халәтенә саграк килеп, аны тирәнрәк аңларга тырышып карамаска? <.. .> Монда иң мөһиме, Тукайдан идеология эзләү белән генә чикләнмичә, аның рухи халәтен тоя-аңлый белү кирәк. Шул чакта гына чын хакыйкатьне дөрес чамалап булачак» (1, 152-153), — ди ул. Әмма илебездә атеистик карашларның тамырлары бик тә тирәнгә киткән вакыт булганлыктан, Ә. Еникинең бу карашлары әдәби җәмәгатьчелектә теләктәшлек тапмый, читкә тибәрелә. Бу хакта бик тә ачынып, ул Сәйфи Кудашка хат белән мөрәҗәгать итә һәм бары тик анда гына үзенә теләктәш таба. С. Кудаш: «Тукайның халык күпчелеге тарафыннан шулай бик тиз танылуын, сөелүен һәм табыныр дәрәҗәдә культка әйләнүен, мин шушы рухтагы шигырьләренең катнашуыннан башка күз алдына да, акыл капкасы төбенә дә китерә алмыйм. Әгәр дә Тукай шушы (дини хискә бирелгән, Алла кодрәте алдында баш игән — Д. А.) шигырьләрен язмаган булса, киң халык катламы аны ул чакта шулай ук кабул итмәгән һәм йөрәк кәгъбәсенең түренә утыртып та куя алмаган булыр иде!» (1, 157-158) — ди. Ачыктан-ачык бу хакта Ә. Еники бары 20 елдан соң гына язып чыга ала.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Еники Ә. Ялганны яклау / Ә. Еники // Казан утлары. -1992. — 4 нче сан. — Б. 152-158.
rn2. Ишмөхөммәтов 3. А. Тукай атеизмы / 3. А. Ишмөхәммә-тов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 70 б.
rn3. Мусин Ф. М. Без белгән һәм беләсе Тукай / Ф. М. Мусин // Тукай һәм XX гасыр татар мәдәнияте,- Казан, 1997. — Б. 33 -39.rn
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn