rn rnrn
rnТатарскоеrnэпиграфическое искусство традиционно существует в Поволжье с XIII века.rnИногда на каменных надгробьях оказываются исторические сведения, rnкоторых нет ни в одном государственном архиве, или уникальные образцы rnпоэзии. Среди эпитафических надписей, обнаруженных во время экспедиций, rnболее 10 связаны со стихами Тукая. Эти надписи в основном сводятся к rnпяти стихотворениям поэта — «Оборванная надежда», «Завещание», «Пара rnлошадей», «Дитя в раю», «Родной язык». Самая ранняя из найденных rnнадписей датируется 9 ноября 1914 года, и на ней приведены строчки из rnстихотворения Тукая «Завещание». Подобные надписи свидетельствуют о rnглубокой народности творчества Тукая.
rn
rn
rnТукай иҗатының халыклашуы —rnаның халык кулында бу замангача сакланган, шагыйрь үзе исән чагында ук rnбасылган китапларының, археографик экспедицияләр барышында, XXI гасыр rnбашына хәтле табылып торуында. Безгә мондый басмалар заманында күп rnочрады һәм хәзер дә тапкалап торабыз.
rnШагыйрь иҗатының популярлыгы — rnаның әсәрләренең 1930-40 нчы елларгача кулъязмалар хәлендә, гарәп rnграфикасында укылуында. Эш барышында бу юнәлештә дә шактый ачышларга тапrnбулырга туры килде.
rnБөек Тукайның иҗаты халыклашуын шулай ук, аның татар кабер ташлары йөзләрендә уеп язылган шигырь үрнәкләре сөйли.
rnМинем үземә Петербургтан алып Курган өлкәсенә хәтле булган киңлекләрдә rnмәгълүм булган меңләп татар зиратлары ташбилгеләре белән танышырга туры rnкилде. Сәяхәтләр, 1972 елдан 2010 елгача дәвам итеп, яңа кызыклы тарихи rnчыганакларга баетты.
rnТатар эпиграфика сәнгате XIII гасырдан бирле rnИдел буенда традиция буенча яшәп килә. Аның ташбилгеләре йөзлекләрендә rnбер генә дәүләт архивларында теркәлмәгән тарихи хәбәрләр, поэзия rnүрнәкләре сакланып калган. Аларны өйрәнү өстендә бүген беркадәр rnтекстологик эш бара. Ләкин бу очракта бөек шагыйребезнең, шигырь rnэнҗеләре буларак, ташбилгеләргә теркәлеп калган юллары һәм аларның халыкrnкүңеленә тәэсир дәрәҗәләре турында алдарак әйтелер.
rnБүгенге көндә rnГабдулла Тукай шигырьләре белән бәйләнеше булган уннан артык ташбилге rnтабылды. Ул эпитафик язмаларның, нигездә, шагыйрьнең биш шигыре rn(«Өзелгән өмид», «Васыятем», «Пар ат», «Бала оҗмахта», «Туган тел») rnбелән бәйләнештә булуы мәгълүм. Ләкин алар эпитафик текстларда аерым rnстрофалар рәвешендә генә катнашалар.
rnИстәлекле ташлар сакланган rnзиратлар — Казанда, Уфада, Арчада, Буада, Петербургтагы Волков зиратындаrnһәм Сембер ягындагы Зөябашы авылында.
rnТукай шигыре белән бәйле иң rnиске ташбилге Буа шәһәре зиратында саклана. Без аны 1981 елның октябрь rnаенда барып тапкан идек. Шагыйрьнең «Васыятем» дигән шигырен 1914 елның 9rnноябрендә вафат булган Мостафа Хәлиулла улының Бибифатыйма исемле кызы rnкабер ташыннан укыдык. Анда түбәндәге юллар гарәп хәрефләре белән rnкаллиграфик матур рәвештә язылган:
rn«Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә!
rnБирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә!»
rnТаш биек итеп, кирпечтән эшләнгән постамент өстенә утыртылган. Аны Буа rnшәһәрендә яшәп үлгән, кабер ташлары кисеп язучы оста, татар матбугатындаrn1917 елга кадәр язышкан журналист, педагог, тарихчы Гарифҗан Хәсән хаҗиrnулы Вәлиди (Гарифҗан Буави) эшләгәнлеге дә мәгълүм булды. Гарифҗан 1879rnелда Буада укымышлы гаиләдә туып, соңгы елларын шәһәрнең Мулланур rnВахитов исемендәге татар мәктәбендә хезмәт дәресләре укытып яшәп, 1946 rnелда үлгән. Кабере билгеле. Тукай шигырьләрен ташка кисеп язган башка rnосталарның исемнәре мәгълүм түгел.
rnТарихы буенча икенче урында элеккеrnӘлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре) иске зиратында 1925 елның 12 маенда вафат rnбулган сабый бала Атлас Хәбибулла улы кабере башына утыртылган ташбилге rnтора.
rnТашбилгедә шагыйрьнең «Бала оҗмахта» дигән шигыре гарәп хәрефләре белән тулаем язылган. Таш-билгенең тулы тексты:
rnМай 12, 1925 — Атлас Хәбибулла вафат көне — шәүвәл аеның 22 сендө.
rn«Мин хәзер оҗмах түрендә,
rnбер матур хур иркәли,
rnМин җуанмыймын, җылыймын,
rnСин түгелсең, дим, әни.
rnУл Гыйльманнар, җаныма килүб,
rnмиңа бирәләр тәти.
rnМин җуанмыймын, җылыймын,
rnСез түгелсез, дим, әти».
rnГ.Тукайның бу шигыре аның биштомлыгында (II том) бастырылган.
rnӘлеге шигырь беренче мәртәбә шагыйрьнең «Җан азыклары» исеме белән 1912 елда басылган китабында дөнья күргән була.
rnШагыйрьнең бу әсәренә карата бирелгән искәрмәдә Г. Тукайның: «Үземә таныш бер rnкешенең, күңлемә якын бер баласы үлгәч, мәрхүм баланың кабер ташына rnнәкыш итәргә дип язган идем», — дигән сүзләре бар.
rnБу искәрмәдән rnТукайның татар ташбилгеләрендә шигъри багышлаулар язу традициясе булуын rnяхшы белгәнлеге аңлашыла. Ихтимал, ул шигырь шул вакытта ук кабер ташынаrnязылып куелгандыр, ләкин Казан татар зиратларына хакимияттә утырган rnшәһәр хакимнәренең битарафлыгы белән файдаланып, мәетләр йортын rnсадистларча туздыручылар яшәгәндә, андый истәлекләрне җимерү гадәти хәл rnиде. Андый шартларда сабый Атласныкы шикелле ташларның Казанда сакланып rnкалу ихтималы чикле булды.
rnӘлмәт татар зиратына да мондый куркыныч 1995 елда яный башлаган иде инде.
rnШагыйрьнеңrnташбилгеләрдә иң күп чагылыш тапкан строфалары, аның атаклы «Өзелгән rnөмид» шигыреннән алынганнар. Бу шигырьнең языла башлау тарихы 1910 елныңrn9 ноябрендә башланып, әсәр 1910 елның 29 ноябрендә Оренбургта чыгучы rn«Вакыт» газетасы битләрендә дөнья күргән (Г. Тукай. Биштомлык. II том. -rnКазан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 362 б.).
rnБу шигырь татар ташбилгеләрендә беркадәр үзенчәлекләр кертелеп, аның вариантлары буларак яши башлый.
rnАның хәзерге ташлардагы безгә билгеле булган тәүге варианты тарихы 1961 елга карый.
rnБеренчеrnүрнәк Казандагы Яңа Бистә зиратында Зарипова Нәсимә Гали кызы rn(1910-1961) каберендә табылды. Ул кирилл хәрефләре белән язылган:
rn«Бар нәрсәдән кадерле,
rnӘнкәем, кабрең ташы.
rnШуңа аксын күз яшемнең
rnИң әче һәм татлысы».
rnШигырьнең икенче үрнәге дә Казандагы Яңа Бистә татар зиратына күмелгән (Байков rnРиф Рәхимьян улы. 16.V.1932 — 27.VI. 1964) ташбилгесендә сакланган:
rn«Бар күңелләрдән йылы, йомшак
rnСинең кабрең ташы.
rnШунда тамсын күз яшемнең
rnИң ачы һәм татлысы».
rnШигырьнең өченче үрнәге Татарстанның Арча шәһәре Яңа татар зиратында М. Т. Гыйлаҗетдинов (1910-1965) ташбилгесендә кабатлана:
rn«Бар күңелләрдән җылы, йомшак,
rnӘни, кабрең ташы.
rnШунда тамсын күз яшемнең
rnИң ачы һәм татлысы».
rnШигырьнеңrnдүртенче үрнәге Уфа шәһәрендәге Иске татар зиратында Вәлиуллина Суфия rnЗыятдин кызы (1926-1971) каберенә куелган ташбилгедә саклана:
rn«Һәрвакыт килеп кочаклыйм,
rnМин үбәм кабрең ташын.
rnМин кайнар йөрәгемнән
rnКабреңә түгәм яшем».
rnБу текстны Уфа шәһәрендәге борынгыдан сакланып килгән татар зираты rnташбилгеләрен 2005 елнын 28 июлендә өйрәнеп йөргән көннәрдә язып алган rnидек. (М.Ә.)
rnШигырьнең бишенче үрнәге дә Уфа шәһәренең Агыйдел буендаrnурнашкан Иске татар зиратындагы ташбилгедан күчереп алынды. Ул истәлек rnИрек Байбурин (1959-1976) кабере өстенә утыртылган:
rn«Бар күңелләрдән җылы, йомшак
rnБулсын синең кабрең ташы.
rnШунда тамсын күз яшебезнең
rnИң ачы һәм татлысы».
rnШигырьнеңrnалтынчы үрнәге исә Уфа шөһәренен Агыйдел буендагы Иске татар зиратында rnКәтиева Зөләйха (1883-1977) ташбилгесендә саклана:
rn«Син безнең йөрәкләребездә соңгы
rnсулышыбызга кадәр сакланырсың.
rnБар күңелләрдән йылы, йомшак
rnСинең кабрең ташы».
rnГабдулла Тукайның «Өзелгән өмид» шигыренең бер строфасы бер-берсеннән йөзләрчә rnчакрым ераклыкларда күмелгән кешеләрнең баш очларына куелган rnташбилгеләргә уелган. Бу — татар халкының ул юлларга никадәр мәхәббәте rnбулганлыгын чагылдыра. Шагыйрь әсәрләре татар балалары шәхесен бакый rnахирәткә күчкәч тә җир йөзендә хәтердә саклауга көч бирәләр.
rn1986 елның 4 июнендә шагыйрьнең шул ук «Өзелгән өмид» шигыреннән алай бик еш rnкабатланмаган җиденче строфасы С. Петербург шәһәрендәге Волково rnзиратының Татар почмагында күмелгән Велынаков Ренат Хасанович rn(1925-1980) кабере баш очына куелган ташбилгедан күчереп алынды.
rn«Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлең кошы.
rnШәт яратса да җиһанга Ят яраткан раббысы».
rnГабдулла Тукайның «Пар ат» шигыреннән бер строфа Татарстанның Арча шәһәрендәге rnГ. Тукай урамы янында ачылган Яңа татар зиратындагы Г. З. Зарипов rnташбилгесенә язылган:
rn«Сау бул инде, хуш,
rnбәхил бул — и минем
rnторган җирем.
rnМин болай, шулай
rnИтәм, дип, төрле уй
rnкорган җирем».
rnБолардан тыш Сембер ягындагы Зөя башы авылы зиратында Г.Тукайның «Туган тел» rnшигыре язылган ташбилге сурәте күргән идем. Ихтимал, фотосурәт иясе аны rnбер матбугатка чыгарыр әле, дип ышанырга кала.
rnТатар эпитафик поэзия хәзинәсендә хәзергә 500 дән артык текст тупланды. Анда, Г. Тукай rnәсәрләреннән тыш, Һибәтулла Салихов, Утыз Имәни кебек борынгы шагыйрьләрrnәсәрләре һәм XX гасырда иҗат иткән сүз осталарының әсәрләре бар. Димәк,rnтатар ташбилгеләре поэзия китаплардагы әсәрләр беләнrnбәйләнештә яши. Һәм ул гомуммилли поэтик хәзинәбезне тулырак күз алдына китерергә rnярдәм итә. Татар халкы, шагыйрьләрнең әсәрләрен турыдан-туры күчереп rnалмыйча, үзеннән дә ниләрдер өстәп язарга тырыша. Бу әдәбиятыбызның бер rnяшәү закончалыгы. Мәсәлән, аеруча ХVII-ХIХ гасырлардагы татар rnшагыйрьләренең әсәрләре һәрвакыт шундый өстәмәләр белән баетылган хәлдә rnтабылалар.rn
rn
rn rn
rn
rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn