ТАТ РУС ENG

Фазлетдинов Илдус (Уфа) Габдулла Тукай һәм милли фольклор

rn rn

rn

rnВ предлагаемой статье взаимовлияние творчества Габдуллы Тукая и rnнационального фольклора рассматривается в двух аспектах. Во-первых, rnанализируется вклад поэта в татарскую фольклористику, в частности, его rnлекция «Халык әдәбияты» («Народная литература»), в которой определены rnпринципы жанровой классификацин фольклора. Во-вторых, исследуется rnпреемственность фольклорных традиций в поэзии Габдуллы Тукая в образах, rnмотивах, художественных средствах. Особый интерес представляет изучение rnвлияния тюркской мифологии на творчество поэта, в котором тесно rnпереплелись как исконно тюркские, так и арабско-мусульманские rnмифологические образы, обретая в стихах новое остросоциальное звучание.rn

rn

rnБөек әдибебез Габдулла Тукайның поэтик талантының тамырлары халык авыз rnиҗатына килеп тоташуы — бәхәссез хакыйкать. Татар халык дастаннары, rnәкиятләре, җыр-бәетләре тәэсирендә тәрбияләнгән Тукай үзе дә милли rnфольклорыбызны өйрәнүгә, аны үз әсәрләрендә файдаланып, популярлаштыругаrnзур өлеш кертә.
rnМиңа калса, Габдулла Тукай белән милли фольклор мөнәсәбәтләрен тикшерүнеrnике юнәлештә алып бару зарур. Боларның беренчесе бөек әдипнең rnфольклористика өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү булса, икенчесе — аның rnиҗатында фольклор традицияләренең, сюжетларының һәм мотивларының rnкүчемлелеген ачыклау.
rnБеренче мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, әдипнек 1910 елда Казанның «Шәрыкrnклубы»нда укылып. Харитоновлар типографиясендә аерым китап булып дөнья rnкүргән «Халык әдәбияты» лекциясенә, шул ук елда «Сабах» нәшрияты rnтарафыннан «Милләт» типографиясендә басылып чыккан «Халык моңнары» rnҗыентыгына һәм Тукайның Уральскида яшәгән чорында төзегән «Җырлар rnдәфтәре»нә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
rnКүренекле фольклорчы Хәмит Ярми билгеләвенчә, «Халык әдәбияты» лекциясе rn«татар халык иҗатынrnфәнни тикшерү өлкәсендә беренче зур хезмәт буларак саналырга хаклы» (8, rn46). Монда әдип «халык әдәбияты» төшенчәсенә төгәл билгеләмә бирә, аның rnэчендә классификация ясап, халык хикәясе, әкият, җыр, бәет, мәкаль кебекrnмөстәкыйль жанрларны аера. Шунда ук әлеге фольклор жанрларына хас төп rnүзенчәлекләр, халык әдәбияты әсәрләрен язма әдәбияттан аерып торучы үзәкrnсыйфатлар билгеләнә. Тукай халык җырларының формасына, төзелешенә, rnфольклордагы вариантлашу күренешенә аерым игътибар бирә (5, 259-273). rnХезмәттә тарихта беренче тапкыр «Тәфкилев көе», «Ашказар көе», «Сак-сок rnкөе», «Касимский Ибырай», «Җизнәкәй», «Башмак көе» җырларының барлыкка rnкилүен тасвирлаучы риваятьләр китерелүе (5, 257-258) аның фәнни rnәһәмиятен тагын да арттыра.
rn«Халык моңнары» җыентыгына исә шагыйрь үзе халыктан туплаган такмак һәм rnлирик озын җыр үрнәкләрен кертә. Шунда ук 72 юллык «Сак-сок» бәете дә rnурын ала (5, 277-292). «Җырлар дәфтәре»ндә әдип әлеге жанрга караган 28 rnәсәрне урнаштыра (5, 295-340). Милли фольклористикабыз тарихында Г. rnТукайның роле зур булса да, Хәмит Ярми билгеләвенчә, ул «халык иҗаты rnәсәрләрен туплау, аларны язып алу эше белән махсус рәвештә, ягъни rnфольклорчы буларак шөгыльләнмәгән булырга тиеш» (8, 51).
rnИкенче мәсьәләгә, ягъни әдип иҗатында фольклор традицияләренең rnкүчемлелегенә килгәндә, «Г. Тукайның шигырьдә халык иҗаты әсәрләренә rnмөрәҗәгать итүе аның 1907 елда язылган «Ишек бавы» әсәреннән башланып rnкитә» (8, 53). Әлеге шигырь туй йоласындагы «Ишек бавы» җырлары rnтәэсирендә иҗат ителә. Шагыйрьнең шушы ук елда язылган «Авыл хатынының rnбала тирбәткәндә өмидләре» (4, 119-120) әсәрендә дә бишек җыры rnтрадицияләре дәвам иттерелә. Ягъни фольклорның әдип иҗатына йогынтысы rnнәкъ шушы йола поэзиясенә хас алымнарының, сурәтләү үзенчәлекләренең rnТукай шигъриятенә берегеп китүеннән башлана.
rnБөек әдибебез иҗатына милли мифологиянең тәэсирен ачыклау аерым rnәһәмияткә ия. Белүебезчә, соңгы елларда дөнья күргән хезмәтләрдә rnмифологияне фольклордан аерып карау, аны борынгы кешенең художестволы rnфикерләү җимеше булудан бигрәк, аның аңындагы Дөнья моделе итеп исәпләү rnомтылышы ачык күренә (3, 3) (2, 31-33). Әлеге караш белән тулысынча rnкилешеп, «мифология — жанр түгел, ә фикерләү рәвеше» (2, 32) дигән rnсүзләргә кушылу урынлы булыр.
rnКүренекле галим Ф. И. Урманче татар мифологиясендә өч катламны: борынгы rnтөрки һәм борынгы көнчыгыш, гарәп-мөселман һәм көнбатыш Европа rnпластларын аера; болардан башка аңа һинд-иран мифологиясенең көчле rnйогынтысын билгеләп үтә (7, 300-301). Шул ук вакытта галим «татар rnфольклоры художество системасы чыганакларында борынгы төрки катлам һәр rnчорда да хәлиткеч һәм иң мөһиме булып кала» дигән нәтиҗәгә килә (7, rn323).
rnГабдулла Тукай иҗатына без борынгы төрки мәдәнияте һәм ислам белән rnкергән гарәп-мөселман мифологик катламнарының нәтиҗәле тәэсирен күрәбез.rnМәсәлән, үзенең «Чын вә Ялган» (1908) шигырендә улrnдөнья яралу турындагы борынгы төрки мифны файдалана һәм шуның белән rnХакыйкать һәм Гаделсезлек арасындагы көрәшнең мәңгелеген расларга омтылаrn(4, 136).
rnБелүебезчә, төрки мифологиясенең нигезен тәшкил иткән Тәңречелек динендәrnКояш һәм Ай образлары үзәк урыннарны тота. Халык аларны агалы-энеле rnбертуганнар итеп күзаллый. Галимҗан Гыйльманов мондый караш чаткыларын rnтатар халык табышмакларыннан табып, түбәндәге мисалларны китерә:
rnАгасы энесенә кунакка килә,
rnЭнесе агасыннан кача…
rnяки
rnИртән чыга,
rnКичен югала,
rnАның урынына
rnЭнесе кала (3, 59).
rnБу табышмакларның җавабы бер — Кояш белән Ай.
rnГабдулла Тукай шигырьләрендә дә Кояш һәм Ай образлары, аларның rnбертуганлыгы турындагы караш аеруча еш очрый. Мәсәлән, үзенең «Ай һәм rnКояш» (1910) шигырендә шагыйрь аларны турыдан-туры «Кояш һәм Ай — ике rnтуган агай-эне», — дип атый (5, 108). Кояш һәм Ай берлеге әдип өчен, rnнәкъ борынгы мифологик карашлардагыча, Дөнья гармониясен аңлата. Аларны rnкүңел күгеңнән җую үзеңне югалтуга, фаҗигагә тиң. Шуңа күрә дә Тукай rn«Үкенеч» (1910) шигырендә:
rnӘсирмен, ычкыналмам инде мәңге,
rnКүңелсез һәр ягым, нурсыз, караңгы!
rnМонафикълар камап һәр дүрт ягымны,
rnКёрәлмим мин кояшым һәм аемны, —
rnдип яза (5, 80-81).
rnБөек әдибебез үз әсәрләрендә «түбән мифология» каһарманнарына, алар rnтурындагы миф-әкиятләргә аеруча еш мөрәҗәгать итә. Аның атаклы «Шүрәле»,rn«Су анасы» кебек шигьри әкиятләре тулаем халкыбызның әлеге тылсымлы rnзатлар турындагы мәҗүси ышануларына, мифологик хикәятләренә нигезләнгән.rnТукай өчен Шүрәле образы аеруча якын. Шагыйрь аңа багышлап, 1912 елда rn«Көтмәгәндә» шигырен яза, хәтта үзенең бер псевдонимы итеп тә «Шүрәле»неrnала (5, 212-213; 5, 277).
rnИслам белән кергән һәм татар халкының рухи тормышының аерылгысыз бер rnөлеше булып киткән гарәп-мөселман мифологик традицияләре дә шагыйрь rnиҗатында зур урын били. Тукай аерым дини образларга, мотивларга иҗатыныңrnбуеннан-буена мөрәҗәгать итеп килә. Мәсәлән, үзенең «Бер рәсемгә» rn(1908), «Милләтчеләр» (1908), «Нәсыйхәт» (1910), «Көзге җилләр» (1911) rnкебек шигъри әсәрләрендә әдип Газраил, Адәм, Хәүва, Һарут, Марут, rnХозыр-Ильяс, Ибраһим вә Исмәгыйль образларын, йота торган балык rnтурындагы дини легенданы файдалана (4, 163; 4, 177; 5, 62; 5, 163). rnШунысы кызык: гарәп-мөселман катламына караган мифологик образлар, еш rnкына, Тәңречелеккә бәйле персонажлар, мотивлар белән үрелеп китеп, rnкабатланмас синтез, поэтик күренеш тудыралар.rnМоның ачык мисалы итеп, шагыйрьнең «Казан вә Кабан арты» (1912) шигырен rnкитерергә мөмкин (5, 223-224). Биредә Кабан күле хәзинәләре турындагы rnриваять, мәҗүсилектән калган убырлы карчык образы, әкиятләрдәге тылсымлыrnйомгак турындагы мотив һ. б. Кисекбаш турындагы дини легенда белән rnбергә үрелеп киләләр һәм әсәрнең идея-эстетик йөкләмәсен, аның заман rnчынбарлыгына карата тәнкыйди пафосын укучыга тулырак җиткерү өчен хезмәтrnитәләр.
rnГабдулла Тукай үз иҗатында халык җыры традицияләренә аерым игътибар rnбирә, аларның төзелешен җентекләп өйрәнә. Моның нәтиҗәсе буларак, аның rnтарафыннан «Авыл җырлары» (4, 166; 4, 167; 5, 15-16; 5, 69; 5, 153) дип rnисемләнгән биш көлтә такмак языла. Аларда шагыйрь үз заманына хас rnҗитешсезлекләрне халык сатирасына, фольклордагы көлке тудыру алымнарына rnтаянып, аяусыз рәвештә тәнкыйть итә. Шагыйрьнең «Бичара Бибиҗиһан» rn(1908), «Государственный Думага» (1906) кебек әсәрләре дә сатирик такмакrnтрадицияләрендә иҗат ителгән (4, 51-52; 4, 139-140).
rnГомумән, шагыйрь халык җырларының эстетик кыйммәтен, милли rnрухиятебездәге урынын гаять югары бәяли, аларны «халкыбыз күңеленең һич rnтә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер», — дип атый (5, 262). rnШагыйрь иҗаты тамырлары белән халык җырына барып тоташа, шуннан көч ала.rnТукай шигырьләренең фольклорлашып, милләттәшләребез репертуарына кереп rnкитеп, әле дә яратып башкарылуы шуның белән аңлатыладыр, мөгаен. Мисал rnөчен, мәшһүр «Әллүки», «Туган тел», «Туган авыл», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк»rnкебек әсәрләрне генә дә китерү җитә.
rnБөек әдибебез халык акылының, меңъеллык тормыш тәҗрибәсенең образлы rnчагылышы булган мәкаль-әйтемнәргә еш мөрәҗәгать итә, аларны rnперсонажларының сөйләмендә, йә булмаса фәлсәфи гомумиләштерүләр өчен rnуңышлы файдалана. Мисалга мондый афористик иҗат үрнәкләренең берничәсен rnгенә китереп үтик:
rn«Һәр ялтыраган алтын түгел»
rn(«Һәр ялтыраган алтын түгел», 1910);
rn«Үткән эш кайтмый»
rn(«Өч хакыйкать», 1912);
rn«Бүрек ташлап, котылмыйлар бүредән»
rn(«Катиле нәфискә», 1910) һ. б.
rnАерым очракларда шагыйрь, әсәре алдына куелган идея-эстетик йөкләмәне rnтулырак ачар өчен, халык мәкальләрен ирекле үзгәртүгә дә бара, яисә үзе rnяңа афоризмнар уйлап чыгара. Мәсәлән:
rn«Берәү үз халкына кое казыса, үзе үк шул коега төшә»
rn(«Габделхәмит», 1909);
rn«Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампочканың һичбер нуры» («Казан вә Казан арты», 1912);
rn«Мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош»
rn(«…гә», 1908);
rn«Акча барда бар да дус шул, бар да яр;
rnАкча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!»
rn(«Теләнче», 1907).
rnКүренекле галим X. Й. Миңнегулов соңгы гыйбарәнең Көнчыгыштан кергән rn«Мең дә бер кичә» кысалы кыйссасындагы акчага карап кына дус булу rnмотивына аваздашлыгын билгели (6, 116). Чынлап та. Тукай иҗатында татар rnхалык иҗатының энҗе-мәрҗәннәре генә түгел, ә башка Көнчыгыш халыкларыныңrnфольклорына һәм язма әдәбиятына хас традицияләр дә чагылыш таба. rnМәсәлән, аның проза белән язылып. 1906-1907 елларда «Әлгасрелҗәдид» rnжурналында «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында басылып rnчыккан мәсәлләрендә, татар, төрек, рус фольклор чыганакларыннан тыш, rnмилли мохитебезгә һинд һәм гарәп халыкларыннан үтеп кергән «Кәлилә вә rnДимнә» кыйссасы да файдаланыла (6, 23-24). Бу кыйссадагы сукыр тычкан rnмәхәббәте турындагы сюжет сызыгы белән Тукайның 1909 елда язылган атаклыrn«Япон хикәясе» арасында да типологик охшашлык бар (6, 45).
rnБолар һәммәсе дә бөек әдибебезнең туган халкының поэтик иҗатына гына rnтүгел, ә дөньяда яшәүче башка милләтләрнең фольклорына карата да булган rnтирән кызыксынуы, мәхәббәте турында сөйли. Тукай иҗатының халыкчанлыгы rnшуның белән аңлатыла да. Филология фәннәре докторы Ф. Г. Галимуллин rnсүзләре белән әйтсәк: «Фольклорга мәхәббәт [Тукай] әсәрләренең телен rnхалык сөйләменә якынайтты, образлылыгын көчәйтүгә китерде. Әнә шулай rnүзеннән-үзе җырлап торучы Г. Тукай теле белән халык теле аерылмас rnбербөтенне тәшкил итте» (1, 141). Шагыйрь халык гамен бар нечкәлекләре rnбелән үз йөрәге аша кичереп, аның тормышы белән яшәде һәм милләттәшләре rnкүңелендә үз исемен мәңгегә уеп калдырды. Тукайның әдәби мирасын белү, rnаны төрле аспектлардан чыгып, гыйльми тикшерү моннан соң да һәр татар rnукымышлысының изге бурычы булып саналырга хаклы.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Галимуллин Ф.Г. Эзләнү вакыты: укытучылар, педагогия колледжлары rnһәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Ф. Г. Галимуллин. — rnКазан: Мәгариф, 2005. — 247 6.
rn2.    Кариева Л. А. Татарская мифология (в историко-сравнительном и rnтипологическом аспекте): автореф. дис. … канд. фи-лол. наук / Л. А. rnКариева; Ин-т языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. — rnКазань, 1999. — 34 с.
rn3.    Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, rnсынамышлар, йолалар. Беренче китап / Галимҗан Гыйльманов хикәяләвендә. -rnКазан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 388 б.
rn4.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. 4 томда. I т.: 1905-1908 еллар / ГабдуллаrnТукай; төзүчеләре X. Хисмөтуллин һәм Я. Агишев: Гали Халит rnредакциясендә. — Казан: Таткнигоиздат, 1955. — 453 б.
rn5.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. 4 томда. II т.: 1909-1913 еллар / rnГабдулла Тукай; төзүчеләре X. Хисмәтуллин һәм Я. Агишев; Гали Халит rnредакциясендә. — Казан: Таткнигоиздат. 1955. — 447 б.
rn6.    Миңнегулов X. И. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар: rnпоэтика һәм әдәби багланыш мәсьәләләре X. Й. Миңнегулов; фәнни редакторыrnIII. А. Садретдинов. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1988. — 200 б.
rn7.    Урманчеев Ф.И. Развитие татарского фольклора в контексте rn«Запад-Восток» / Ф. И. Урманчеев // Очерки по истории татарской культурыrn(в контексте «Запад-Восток») / под. ред. М.3.Закиева, Ф.И.Урманчеева, rnА.И.Садековой. — Казань: Фикер, 2001. — С. 300-348.
rn8.    Ярми Хәмит. Татар халкының поэтик иҗаты / Хәмит Ярми. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 271 б.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*