Максат һәм бурычлар: Г. Тукайның иҗаты аша балаларга телебезнең бөеклеген күрсәтү, туган телебезне саклауга, үстерүгә ихтирам һәм игътибар тәрбияләү.
Сәхнә бизәлеше: экранда кичәнең девизы , өй эче күренеше.
Девиз: Тукай, Тукай!
Синең әкиятләрне укый,
Туган халкым әле бүген дә!
Сәламләү, кунакларны каршы алу.
Катнашалар: малай, кыз, әби, Г. Тукай әкиятләрең геройлары.
Кичә барышы: Милли киемнәрдән өч бала чыга (2 малай, 1 кыз).
Кунакларны каршы алу.
1 бала: Исәнмесез, саулармы сез,
Ничек килеп җиттегез?
Безнең мәктәбебезгә килеп,
Бәйрәм бүләк иттегез.
2 бала: Безнең мәктәбебез матур,
Әйдә рәхим итегез!
Күбәләкле аланда
Бер ял итеп китегез!
3 бала: Бәйрәм бүген,
Тукай бабай туган көн.
Халкыбызның горурлыгын
Бөек улын биргән көн!
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Мәктәбебезгә рәхим итегез. Милләтебез горурлыгы булган сөекле шагыйребезнең 136 яшьлек туган көнен без сезнең белән бергәләп бәйрәм итүгә бик шатланабыз һәм горурланабыз.
Бәйрәм аскы катта башланып китә. Бер төркем малайлар йөгерешеп бергә җыелалар, уйнашалар, яңалыклар турында сөйләшәләр.
Бер бала: Беләсезме малайлар, Сәгъди абзыйларга кунак малай килгән, ишеттегезме?
Икенче бала: Ишеттем, ишеттем, исемен дә беләм, Апуш исемле.
Шул вакытта балалар янына кыюсыз гына Габдулла килеп чыга.
Габдулла: Исәнмесез, малайлар, мин инде ул кунак малай. Таныш булыйк, Габдулла булам мин.
Малайлар кунак малайны карыйлар, тикшерәләр.
Бер малай: Әйдәгез әле малайлар, нишләп торабыз соң монда, үзебезнең аланга барыйк әле, рәхәтләнеп уйнарбыз. Миңа абый бер уен өйрәтте, сезгә дә өйрәтермен.
Малайлар бергәләп йөгерешеп чыгып өске катка –“аланга” менеп китәләр.
Анда чәчәкле алан күренеше. Аланда күбәләкләр уйный.
2 бала “Бала белән Күбәләк” җырын җырлыйлар.
Бер бала: Әйдә Әхмәт өйрәт инде, абыйең өйрәткән уенны. Бер бала “Кул сугыш” уенын өйрәтә, уйната. (Балалар түгәрәккә басалар, кулларын артка куялар, күзләрен бәйлиләр. Бер бала берсенең кулына суга һәм араларына кереп баса, шуннан соң балалар кем сукканын белергә тиеш булалар. Белмәгән балага җәза бирелә. Җәза үтәүче бала әтәч булып кычкыра.)
Бер бала: Әйдәгез әле малайлар, урманга киттек. Анда безнең әти җиләк тә пешә башлаган ди.
Малайлар бергәләп “урманга” китәләр. Урман аланы – сәхнә.
Анда урман күренеше, кошлар сайрый. Урман янында гына инеш. Басмада Су анасы чәчен тарап утыра, читтәрәк өстәл янында бала китап укып утыра.
1 нче баручы: Җәй көне. Кояш кыздыра.
Шушы эссе һавада
Бик матур бер җәйге көн
Өстәл янында сабый
Ян тәрәзә каршысында
Иртәнге дәресен карый
Чын күңел белән укый ул
Кат –кат әйтеп һәр сүзен
Бик озак шунда утырды
Бер алмастан күзен
Ләкин бик талчыкты бала
Дәрес карап арыды
Йокы илләренә китеп
Төш тә күрә башлады (бала йокыга китә, әби йомгак тәгәрәтеп җибәрә, яр кырында су анасы утыра).
2 нче алып баручы:
Җәй көне, кояш кыздыра
Шушы эссе һавада
Күрегезче бер куркыныч
Хатын утыра басмада
Төнгә каршы ялтырыйдыр
Кулындагы алтын тарак
Шул тарак берлә утыра
Тузгыган чәчен тарап
Сикерде төште суга ул
Чумды да китте тәмам
Юк булды күздән ул шунда ул.
Беряктан Кәҗә белән Гали керәләр. Гали кәҗәне өстери, кәҗә киреләнә.
Гали: Әйдәәәле ,кәҗә, өйрән син,
Ар аягың берлә тор.
Аума, аума, туп туры тор,
Төз утыр , яхшы утыр.
Менә яхшы, булдырасың,
Хәзер сүземне тыңла.
Әнә шул алтын таракны
Су анасыннан урла.
Кәҗә таракны урлап кача.
Алып баручы: Як-ягында һич кешедә
Юклыгын белде дә ул,
Чапты урманга, таракны
Тиз генә элдедә ул.
Курми ул алны вә алны,
Әй чабадыр, әй чаба.
Ашыга, тирли, пешә
Һәм кып-кызу утта яна.
Су анасы: Тукта, тукта,
Кая чабасың син, карак!?
Ник аласың син аны!?
Ул бит минем алтын тарак!
Машинасын сигнализациягә куеп, бер яктан Былтыр керә. Су анасын күрү белән куркуыннан кычкырып җибәрә.
Былтыр: Ааааааа! Нәрсә бу? Качкынмы, җенме,
Я өрәкме? Нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез
Әллә нинди нәрсә бу!!!
Су анасы: Бердә шикләнмә, егет син,
Мин түгел карак-угры.
Су анасы бит мин, әллә
Танымый торасыңмы?
(Былтыр аптырашта)
Һич сине куркытмасыннар
Шайтаннар, җен һәм убыр.
Барчасы юк сүз, аларның
Булганнары юктыр гомер.
Җен, фәлән дип сөйләшүләр
Искеләрдән калаг ул.
Сөйләве яхшы, күңелле-
Шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк , албасты булган
Сахралар, кырлар да юк.
Галинең кәҗәсе килеп,
Урлады алтын тарагымны.
Шул таракны табарга
Булыша алмассыңмы?
Былтыр: Хәзер, хәзер…
(кесәсеннән телефон чыгара)
Алла, привет, Шүрәле брат,
Чыкты бит проблемалар.
Монда Су анасының
Тарагын урлаганнар.
Связьләреңне тап та, давай,
Шалтырат туганнарга.
Яңалыклар булу белән,
Дозвон ясарсың миңа.
Былтыр Су анасын тынычландыра, алып чыгып китә. Кәҗә килеп чыга.
Кәҗә : Эч поша, яна йорәк,
Хәсрәт эчендә, уйда мин.
Ичмасам Сарык та юк бит ,
Тик икәү без, тарак та мин…
Кычкыра – кычкыра Сарык килеп керә. Бик матур киенгән, гламурная. Бер – берсен күргәч, шатланышалар.
Сарык: Привет подружка!
Кәҗә: Привет подружка!
Бергә: Мәәә-мәәәә.
(Кочакланышалар, үбешәләр.)
Сарык: Как дела подружка? А ты знаешь, я новую шерсть отрастила, прическу сделала…
Кәҗә сарыкны бүлдерә һәм кайгысын сөйли башлый.
Кәҗә: Слушай, сарык төште башым кайгыга.
Минем башым гел мәшәкатьләр таба.
Сарык: Нәрсә, тагын бүре башы таптың мәллә,
Тәмле конфет кебек бер күрүдә йоттың әллә?
Кәҗә: Юк ла инде, һаман конфет шул башыңда,
Менә кара, алтын тарак бит кулымда.
Гали генә котыртты бит кырын эшкә,
Бара торгач, килеп чыктым шушы төшкә.
Гали дә юк, нишләргә дә белмим инде.
Зинһар, Сарык, коткара күр, булыш инде!
Сарык: Әй, йөрисең инде шунда,
Гали әйткән һәрбер сүзгә син ышанып.
(Бераз уйлаганнан соң)
Китик әле, Кәҗә дустым без урманга
Ничек тә бер җае чыгар, бик борчылма!
Алып баручы:
Китте болар, бара, һаман, алга бара
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Шул вакытта ниндидер бер сәер җәнвар
Алар каршысына чыга.
Кәҗә белән Сарык барган җирләреннән Шүрәлегә юлыгалар. Ә Шүрәле урманда күбәләк тотып йөри торган була.
Кәҗә белән Сарык: Сиңа бездән ни кирәк?
Шүрәле: Бердә шикләнмәгез,
Мин карак — угры тугел.
Юл да кисмимен, шулай да
Бик үк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне
Кытыклап үтерәм.
Мин әле, күргәч сезне,
Шатлыгымнан үкерәм.
Ха-ха-ха!!!
Тик кытыкларга яратылгандыр
Минем бармакларым.
Булгалыйдыр кытыклап,
Адәм үтергән чакларым.
Кәҗәгә бармакларын селкеп күрсәтә. Кәҗә куркуыннан аңын югалтып егыла.
Сарык: Әйдәәәле, Шүрәле дус,
Сөйләшик без болай:
Миңа – Кәҗә, сиңа – тарак,
Безгә уңайлы шулай.
Мин Кәҗәне алыйм да
Без дальше китик.
Син безне, без сине
Күрмәгәндәй итик.
Сарык Шүрәлегә таракны бирә, кул биреп килешәләр. Кәҗәне атландыра да чыгып китә.
Шүрәле: (Былтырга шалтырата)
Алло, Былтыр дускай,
Таптым бит мин теге таракны.
Тик тотып калып булмады
Шул каракны.
Урмандагы аланлыкка килерсең син,
Шунда очрашырбыз, көтәрмен мин.
Пока!
Аланлыкка Былтыр белән Су анасы килеп керә. Шүрәле белән кочаклашып күрешәләр.
Алып баручы: Курештеләр якын дуслар, очраштылар,
Берсен – берсе күреп, озак кочыштылар.
(Яннарыннан Кәҗә белән Сарык үтеп китә)
Сарык белән Кәҗә генә һаман йөри.
Адашыпмы, саташыпмы, беркем белми.
Су анасы: Менә бит ул минем алтын тарак кайда!
Шүрәле: Синең өчен эзләп таптым бая.
Су анасы: Әй, дусларым,
Байлыкта түгел бәхет.
Ялгыз җанга рәхәт бирми алтын тәхет.
Бәхетемне эзләп таптым мәхәббәттә,
Эчкерсезлек, әдәп һәм мин хөрмәттә. (кереп китәләр)
Бала уяна.
Әби: Әй балам, куркыныч төш курдең мәллә?
Бала: Әйе әби куркыныч урман күрдем.
Әби: Әй улым, һич куркытмасыннар
Шайтаннар, җен һәм убыр
Барчасы юк сүз аларның
Булганы юктыр гомер
Җен фәлән дип сөйләшүләр
Искеләрдән калган ул
Сөйләве яхшы, күңелле
Шагыйрь әнә ялган ул
Һич өрәк албасты булган сахралар кырлар да юк
Шайтан, шүрәле асрап ята торган
Карурман да юк.
Үс әле син, шунда аңларсын барын
Мәгърифәт нуры ача һәр нәрсәнең нурын.
Тәмам.
Йомгаклау.