ТАТ РУС ENG

Гафурова Фәнисә (Уфа) Габдулла Тукай шигырьләренең поэтик синтаксисы

rnСтилистические фигуры как важнейшие способы повышения выразительности речи известны в поэтике с античных времен. Привлекает внимание обилие фигур (параллелизм, антитеза, градация, инверсия, умолчание, риторическое обращение, риторический вопрос и др.) в чрезвычайно экспрессивных описаниях природы и в детской поэзии Г. Тукая. Стилистические фигуры, искусно примененные в поэзии Г. Тукая, помогают поэту максимально воздействовать на чувства и эмоции читателя, способствуют повышению общей экспрессивности поэтического текста, организации его особой ритмомелодики.rn

rn

rnҺәр ата-ана борынгы заманнардан ук баласына ана телен өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгының тышы булган кебек, сүзнең дә эче һәм тышы бар. Сүзнең тышкы формасы да, эчке мәгънәсе дә сөйләүче һәм язучы өчен бик кыйммәтле.
rnТел — аралашу, фикер алышу коралы. Сүзләр сөйләү вакытында бер-берсе белән бәйләнә, грамматика карамагына кергәч, әһәмият казана. Нинди дә булса әйбергә исем эзлибез икән, аңа хас сыйфатны табарга тырышабыз. Исемне хәрәкәткә китерүче фигыльне табу да җиңел түгел.
rnМопассан әйткәнчә, һәр әйбергә — бер атама. Һәр атамада тирән мәгънә ята. Аларның эчке мәгънәсе аша төрле образ, сурәт ясау мөмкинлеге бар.
rnТел — М. Горький билгеләвенчә, матур әдәбиятның «беренче элементы», аның яшәеш формасы, бердәнбер төп материалы. Сүз — язучының төп коралы. «Сүз эчендә энҗе бар». Димәк, сүз энҗе-мәрҗән, алтын кебек кадерле, һәр язучы сүзне билгеле бер стилистик максатта куллана ала. Сәнгатьле сөйләмдә ул поэтик бизәк функциясен үти. Югары сәнгатьле матур әдәбият әсәрләрендә бер генә сүз дә аерым яшәми, һәр сүз-образ тел сурәтләү чаралары белән эчке, органик мөнәсәбәткә керә, башка образлар системасында тыгыз бәйләнештә яши. Шулай түгел икән, ул әдәби әсәр тукымасында үзенең поэтик көчен югалта. Җөмлә сүзләрдән тора. Җөмләдәге сүзләрнең үзара мөнәсәбәте, тәртибе, аерым фразаларның бер-берсенә бәйләнеше язучының, идея-эстетик максатына карап, төрлечә булырга мөмкин. Димәк, җөмлә төзелеше, аерым фразаларның ясалу формасы, укучыга әдәби тәэсир итүнең мөһим коралы булып чыга.
rnҖөмләдә сүзләр төрле тәртиптә килергә мөмкин. Шулай да җөмлә кисәкләренең табигый эзмә-эзлеклелеге бар: ия хәбәрдән алда, аныклаучы аныкланучы сүздән алда килүчән. Әмма язучы, әсәрдә әйтергә теләгән төп фикернең нинди булуына карап, гадөти бу тәртипне бозарга һәм җөмләне үзе теләгәнчә төзергә мөмкин. Поэзиядә бу иреклелек аеруча зур урын ала. Гадәти урыннан алынган, төшереп калдырылган яки кабатланган сүзләр һәм сүзтезмәләр укучының игътибарын җәлеп итүчән була һәм шуңа күрә аларның поэтик куәсе көчлерәк булып чыга. Димәк, фикерне сурәтле, сәнгатьчә йогынтылы итеп әйтү нияте белән җөмлә төзелешенә үзенчәлекләр дә кертәләр, аны төрле фигуралар белән баеталар. Образлылык, тәэсирлелек максатында җөмләләрнең үзенчәлекле корылышын «поэтик синтаксис» дип йөртәләр (7, 131).
rnБүгенге көн балалар поэзиясенең үсеше тамырлары белән бик тирәнгә барып тоташа. Чишмә башындагы чыганагы — фольклор, халык иҗаты. Чишмә башында — бөек Тукай, бөек балалар шагыйре (3, 150).
rnГ. Тукайдан башка балалар поэзиясен күз алдына китерү дә кыен. Шагыйрьнең иң төп казанышларыннан берсе — балалар өчен поэзия жанрын ачуда. Аның ярдәме белән, дидактик жанр урынына, балалар поэзиясенә, бала табигатенә ныграк якын булган художестволы образлар килә: сандугач, карлыгач, кызыклы шәкерт һ. б. Г. Тукай татар әдәби телен халык теленә якынайтуда, матур әдәбият һәм публицистика стильләрен үстерүдә, камилләштерүдә зур эш башкарды, традицион китап телен халык теле үзенчәлекләре белән органик рәвештә кушып бирә белде. Татар тарихында К. Насыйри әдәби телнең фәнни нормаларын эшкәртү буенча күренекле хезмәтләр тудырган булса, Г. Тукай исә халык теленең бай мөмкинлекләрен файдаланып, шул нормаларның төрле стильләрдә чагылышын гамәли яктан ачык дәлилләп күрсәтте. Ш. Рамазанов «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» исемле мәкаләсендә халык шагыйренең бу өлкәдә башкарган хезмәтенә зур бәя бирде. «Тукай — чын мәгънәсендә сүз художнигы ул, — дип билгеләде. — Татар сүзенең киң мөмкинлекләре, гаҗәеп художестволы формалары беренче башлап Тукай иҗатында күренде… Тукай иҗаты татар әдәби теленең җитлеккән, гүзәл үрнәкләре булып тора».
rnГ. Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә, лексик чараларның төрле үзенчәлекләреннән файдалана. Шагыйрьнең поэтик синтаксисы да төрле, кызыклы.
rnГ.Тукай төрле максаттан чыгып, бала күңеленә үтеп керү һәм тәэсир итү өчен инверсия һәм кабатлаулардан оста файдалана. Шуңа да ул шигырьләр йә хикмәтле, йә тасвирый психологик картина буларак тәкъдим ителә — гадәти сүзләр Тукайча гади һәм сәнгатьле тәрбия көченә әверелә. Мәсәлән:
rnСу анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
rnИ орышты, и орышты, и орышты соң мине.
rn(«Су анасы»)
rnСаргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары.
rnЮк яшеллекләр хәзер урман вә сахра сап-сары.
rn(«Чыршы») rn
rnҖиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
rnЧаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
rn(«Пар ат»)
rn«Пар ат» шигырендә телнең һәр элементы образ тудыру, аз сүз белән күп мәгънә аңлату, лирик геройның эчке дөньясын ачыклауга ярдәм итә. Китерелгән өзектә бер үк авазларның кабатлануы (аллитерация) күзәтелә. «Су анасы» әкиятендәге кечкенә геройның суда уйнавын, йөзүен, эчке кичерешләрен, психологик халәтен киңрәк ачу максатыннан, шагыйрь мәгънә ягыннан якын сүзләрне бер-бер артлы тезеп (градация) бирү юлы белән ирешә:
rnҖәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
rnЧәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм;
rn…Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
rnАшыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
rnКеше һәм табигать… Алар арасындагы мөнәсәбә-ләр, заман кебек үк борынгы. Бүгенге көндә кешенең табигатькә мөнәсәбәте социаль әһәмияткә ия әхлакый принцип булып тора. Табигать — безнең тормышыбызның бер өлеше. Табигатьне саклау турында сөйләшү кече сыйныфлардан ук алып барылырга тиеш. Бу уңайдан Габдулла Тукай әсәрләре игътибарга аеруча лаек. Табигать күренешләрен кечкенәләр аңларлык итеп тасвирлауга, аларда табигать матурлыгын тою, камиллеккә мәхәббәт хисе уяту, аңа сакчыл караш тәрбияләүгә риторик өндәү, риторик эндәшү ярдәмендә дә ирешелә.
rnКурыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
rnМин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
rn(«Кошларга»)
rnӘйт әле, Күбәләк,
rnСөйләшик бергәләп:
rnБу кадәр күп очып
rnАрмыйсың син ничек?
rn(«Бала белән Күбәләк»)
rn«Бала белән Күбәләк», «Кошчык», «Фатыйма белән Сандугач», «Бичара Куян», «Кошларга» — болар һәммәсе балалар, кошлар, җәнлекләр образлары аша бала күңелендә табигатькә һәм җәнлекләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияли, сакчыл булырга өнди, кешелеклелек хисләре уята.
rn«Эшкә өндәү» шигырендә хезмәт сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәм данлы исем бары тырышып, намуслы эшләү аркылы гына, кешеләргә бәхет һәм рәхәт бары хезмәт аркасында гына була, дигән фикер бирелгән.
rnИ сабыйлар! Эшләгез, сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
rnЭш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
rn«И сабыйлар!» дигән поэтик эндәш аркылы шагыйрь барлык сабыйларны күз алдына китереп бастыра. Бу сүзләрдә халыкның сабыйларга булган мәхәббәте, шагыйрьнең үзенең сабый җанлы, нечкә күңелле, мәрхәмәтле булуы, сабыйлар язмышы, аларның киләчәге өчен чын йөрәктән кайгыруы, олы йөрәкле булуы чагыла.
rnБалалар өчен иҗат итүче һәр әдипне яшь буынның бәхете, киләчәк язмышы кызыксындыра. Аларның киләчәген бәхетле итүдә шагыйрь мәгърифәткә зур өметләр баглый. Дөрес, яшь буынны дөньяви рухта тормышка әзерләүгә омтылыш К. Насыйри әсәрләрендә, В. Радлов, Т.Яхин хрестоматияләрендә үк күренә. Г. Тукай исә аеруча алардагы агартучанлык чаткыларын көчле яңгырашлы әдәби сүзгә әйләндерә. Шагыйрь балалар поэзиясендә мәктәп, уку темаларын поэтик югарылыкка күтәреп сурәтли. Белемлелек һәм наданлык контрастын (антитеза) гаять кискен итеп куя:
rnЯз, газиз угълым, кара тактаны сыз акбур белән!
rnҺәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
rnӨч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше,
rnМәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше булган кеше.
rn(«Ата илә Бала»)
rnТукай, шигырьләрендәге стилистик фигуралар ярдәмендә, сабыйларны катлаулы җәмгыять тормышына алып керә. Ул аларны уңай һәм тискәре хәлләр, төрле геройлар белән очраштыра, балада позитив психологик халәт тудыра. Шулай итеп, әдип, әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның рухи дөньясына, күңеленә салу өчен, үтемле, тәэсирле һәм бәрәкәтле стилистик фигуралар сайлаган.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Ибраһимова Ф. Балалар әдәбияты: Хрестоматия. — Казан: Мәгариф, 2004.
rn2.    Курбатов X. Р. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика / X. Р. Курбатов. — М.: Наука, 1978.
rn3.    Миңнуллин Р. Шагыйрь генә булып кадалмадым / Р. Миңнуллин. — Казан, 1998.
rn4.    Поварисов С. Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм / С. Ш. Поварисов. — Уфа: Китап, 1997.
rn5.    Хаков В.Х. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү / В.Х. Хаков. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1970.
rn6.    Хаков В. X. Татар әдәби теле тарихы. — Казан: Казан унив. нәшр., 1993.
rn7.    Хатипов Ф. М. Әдәбият теориясе. — Казан: Мәгариф.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*