rn rn
rn
rnВ статье рассматривается образ Г. Тукая в рассказах Магъсума Хузина. Писатель создает цикл рассказов, посвященных Тукаю. При помощи мифа и реальных событий М. Хузин изображает образ великого поэта.rn
rn
rn
rnТатар халкының бөек шагыйре Г.Тукай образы бер генә язучыны да битараф калдырмый. Аның тормыш юлына, катлаулы балачагына, киң кырлы иҗатына багышлап язылган биографик әсәрләр дә татар әдәбиятында шактый, һәрбер язучы иҗатында Тукай образын табарга мөмкин. Шагыйрьләр үзләренең шигырьләре белән аңа мәдхия укый, шигъри юллар аша Тукайга мөрәҗәгать итеп, үзенең уйлары белән бүлешсә, язучылар шагыйрьнең тормышында булган билгесез мизгелләрне гөманларга тырыша. Тукайга багышланган шигырьләрне, поэмаларны, сәхнә әсәрләрен һәм романнарны мисалга күп атарга булыр иде. Әлеге мәкаләдә М. Хуҗинның иҗатында урын алган Тукай образына киңрәк тукталасы килә.
rnТатар әдәбиятында хикәя жанрының үсешенә үзеннән саллы өлеш керткән, дистәдән артык хикәяләр җыентыгы авторы М. Хуҗинның вакыйгалар сурәтләнеше буенча бер-берсен дәвам итүче «Кеше күңеле — үзе бер кояш», «Һомай кошлары», «Иңә дә иңә карлар» әсәрләренең үзәгендә халкыбызның яраткан шагыйре Г. Тукай тасвирлана. Хикәяләр эчтәлеге буенча берсен-берсе дәвам итүче буларак кабул ителә. Беренче хикәядә Г.Тукайның Печән базарында көмешче картны очратуы, ул ясаган йөзек-беләзекләргә соклануы турында сөйләнелә. Биредә шагыйрьнең күп әсәрләрендә урын алган базар сурәтләнә, М. Хуҗин шулай ук Тукайның балачак хатирәләрен дә читтә калдырмый. Хикәядә шагыйрь матурлыкны тоя белүче изге зат буларак тасвирлана. Шагыйрьне илаһилаштырып, М. Хуҗин мифологик образларга мөрәҗәгать итә.
rnӘсәр кояшны тасвирлау белән башланып китә: «Кояшның тәүлек буена аерылып торган офыгына җәһәтләнеп якынаер чагы җитә. Юк ла, кояш офыкка түгел, ә офык кояшка талпына, сагынып талпына ич. Дөресе шулай. Безнең галәм үзәгендә кояш лабаса, шуңа күрә барлык нәрсә аңа тартыла» (2, 72). Нигъмәтҗан карт йөзеккә төшергән бизәкнең үзәгендә дә кояш сурәтләнгән. Кешелек цивилизациясенең тарихы буена кояш башка табигать күренешләре кебек үк табыну объекты булып тора. Ул — җылылык чыганагы, яшәүгә көч бирүче. Хикәянең исеменә үк («Кеше күңеле — үзе бер кояш») чыгарылган әлеге мифологик элемент язучының әйтергә теләгән фикерен белдерүдә дә төп рольне уйный. Татар халкында «кеше күңеле — кара урман» дигән мәкаль бар. Ә М. Хуҗин аны кояшка тиңләп, кешегә ышанычын белдерә. Кояш янәшәсендә олуг шагыйрь образы пәйда була. Г.Тукай да татар халкы өчен җылылык, яктылык сибүче кояш буларак тасвирлана. Шагыйрь янәшәсендә тагын бер образ урын ала. Ул — гади авыл карты Нигъмәтҗан. Бу картка бәяләмәне хикәяче шагыйрь авызыннан әйттерә: «Илдә матурлык эзләүче шагыйрьсең син, Ак карт!», «Хезмәттән ләззәт табучы шагыйрьсең син, Ак карт!», «Мәхәббәтне олылаучы шагыйрьсен син, Ак карт!» (2, 80). М. Хуҗин көмешче картны Тукай белән янәшә куеп олылый. Шагыйрь әсәрләре белән кешеләргә тәэсир итсә, карт үзе ясаган көмеш беләзек-йө-зеклөре белән аларның күңелен күрә, матурлыкны таный белергә өйрәтергә тырыша. Икенче яктан Нигъмәтҗан карт мифик образ, Хозыр Ильяс булып күз-аллана. «Хозыр пәйгамбәр яки Хозыр Ильяс — Ислам диненә хәтле изгеләштерелгән зат. Көнчыгыш халыкларында, шул исәптән төрки-татарларда да, ул уңыш алласы. Шуңа да халык иҗаты әсәрләрендә Хозыр яки Хозыр Ильяс — яшел чапанлы, яшел таяклы (үсемлек төсе), ак сакаллы (акыллылык, изгелек төсе) карт итеп сурәтләнә. Хозыр Ильяс сәфәр чыгучыларга, адашканнарга, тоткыннарга ярдәм итә» (1, 73). Гомумән, Хозыр Ильяс кеше каршына көтмәгәндә килеп чыгып, аңа ярдәм итүче буларак аңлатыла. Нигъмәтҗан карт та хикәяләрдә көтмәгәндә пәйда була. Тукай биргән «ак карт» билгеләмәсе аны Хозыр Ильяс образына тагын да якынайта: «Аның игътибарын базар уртасындарак таш өстенә утырган карт җәлеп итте. Ак карт, дигән уй килде Тукайның күңеленә. Башын уңга янтайтып, кашларын сикертеп, мондый тасвирына үзе үк аптырап куйды: кеше ак буламы инде, йә ак тәнле, дисәң, дөрес чагыштыру булыр иде. Ак карт, имеш… Шулай да, картка текәлеп карый торгач, сыйфатламасының хаклыгына инанды. Күңеле ак бу агайның, дип аныклады бәясен һәм картка турылап борылды» (2, 77). Татар халкы элек-электән өлкәннәрне хөрмәт белән аксакал, дип олылаган.
rnЮнг тәгълиматы буенча карасак, Нигъмәтҗан образын «акыллы карт» (мудрый старик) архетибы итеп алырга мөмкин. Нигъмәтҗан бер яктан реаль кеше. Автор үзе дә моны кире какмый: «Ә көмешче оста Нигъмәтҗан бабай Тукай шигырьләрен яттан белә иде, шагыйрьнең тормышы аның белән һич аерылмыйча яшәгән дустыдай әвәсләнеп сөйли иде. Ак картны мин дә белеп калдым» (2, 81).
rn«Иңә дә иңә карлар» хикәясендә вакыйгалар Тукайның туган төбәгенә күчә. Шагыйрь авылда Рабига җиңгәсендә авырып ята. Хикәя шагыйрьнең үткәненә нәтиҗә ясау формасында язылган. Биредә сурәтләнгән вакыйгалар Тукайның үзенең «Авылда авырып ятканда…» шигыренә якын булсалар да, хикәяче тагын хыялланырга җөрьәт итә. Биредә Тукай янәшәсендә аның шигырьләрен яхшы белгән Туфаил исемле малай сурәтләнә. М. Хуҗин тарафыннан уйлап чыгарылган әлеге образ халыкның шагыйрьгә булган чиксез мәхәббәтен тагы да раслый.
rnТукайга багышланган хикәяләр циклын тәмамлаучы өченче әсәр «Һомай кошлары» ике яссылыкта бәян ителә. Беренчесендә реаль вакыйгалар тасвирланса, икенчесе мифик образлар ярдәмендә тудырыла. Биредә шагыйрьнең хастаханәдә авырып ятуы, гомеренең соңгы мизгелләре сурәтләнә. Тукай тагын Нигъмәтҗан карт белән очраша. Хикәядә бер яктан картның хастаханә ишеге янына килүе сурәтләнсә, икенче яктан ул Хозыр Ильяс булып кабул ителә. Чөнки карт көтмәгәндә пәйда була һәм шулай ук юкка чыга, ул шагыйрь янына иң авыр чагында килә, әсәрдә шагыйрь белән картның турыдан-туры аралашуы тасвирланмый, гомумән, карт бу хикәядә бөтенләй сөйләшми. М.Хуҗин Тукайның эчке монологы аша аларны сөйләштерә. Шагыйрь соңгы минутларында үзенең бәхетле мизгелләрен исенә төшерергә тырыша. Биредә Таң кызы аның хыялындагы мәхәббәте буларак гәүдәләнә. Таң кызы эреп юкка чыга, Тукай да үзенең сөйгәне белән мәңге бергә була алмаячак.
rnӘлеге хикәяләр Г. Тукай турында моңа кадәр язылган әсәрләрдән шактый аерылып тора. Әгәр Р. Батулла («Кылдан нечкә, кылычтан үткен» романы), Ә.Фәйзи («Тукай» романы) шагыйрьнең тормышын чынбарлыктагыча тудырырга тырышса, М. Хуҗинның «Кеше күңеле — үзе бер кояш», «Һомай кошлары», «Иңә дә иңә карлар» әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгалар чынлыкта булмаган. М. Хуҗин бу хакта хикәя ахырында укучыга да әйтә: «Шагыйребез Габдулла Тукай гомеренең соңгы еллары җәйләрендә туган як авылларында булмаган, димәк, ул Ак карт Нигъмәтҗан авылына шулай ук барып чыкмаган. Хактыр бу кадәресе. Әмма минем киресенә ышанасым килде. Хыялында гына булса да, еш кайтып йөргәндер авылларга, кайткандыр. … Тукайны олылаган шагыйрь Әхмәт абый Фәйзи сүзләре белән әйтсәк: Әмма никтер шушы әкияткә ышанасы килде…» (2, 81).
rnШул рәвешле М. Хуҗин шагыйрьнең илаһи образын тудыра. Язучы шагыйрьне нечкә күңелле, матурлыкны тоя белүче, җаны-тәне белән тормышка гашыйк зат буларак күз алдына китерә.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Урманче Ф.И. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда. Казан: Мәгариф, 2008. — I т.
rn2. Хуҗин М. Айның уты сүнгән: Хикәяләр / М. Хуҗин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 383 б.rn
rn
rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn