ТАТ РУС ENG

Галимова Эльмира (Казан) Музыкаль сәхнә әсәрләрендә Г.Тукай темасының чагылышы («Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы мисалында)

rn rn

rn

rn Творчество выдающего поэта Г. Тукая вдохновляет художников, rnкомпозиторов, писателей на создание новых произведений искусства. Даннаяrnстатья посвящена анализу музыкального материала новой музыкальной rnдрамь: «Зайтунакай». Это сочинение отражает личную любовную трагедию и rnвнутренние переживания великого татарского поэта, через призму образа rnего любимой девушки Зайтуны.rn

rn

rnГ. Тукай иҗаты татар милли сәнгатебезнең маягы булып тора. Шагыйрьләр rnүзләренең иҗатында аңа мәдхия җырлыйлар. Композиторлар аның шигырьләрен rnкөйгә салалар. Г. Тукай темасын чагылдырган яңадан-яңа әсәрләр туа тора.rnТөп игътибарны опера, балет һәм музыкаль драма жанрларына юнәлтәсем rnкилә. Ф.Яруллинның татар мәдәниятендә зур урын алган «Шүрәле» балеты Г. rnТукай иҗатын мәңгеләштергән даһи әсәрләрнең берсе. 1959 елда, Җ.Фәйзи rnлибреттосына таянып, композитор Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетын яза. rnШулай ук, 1971 елда иҗат ителгән Ә. Бакировның «Су анасы» балетын да rnәйтеп үтәргә кирәк (4, 63). Бу әсәрләрдә Г. Тукайның күпкырлы иҗаты rnчагылса, җитди опера жанрындагы яңа әсәрдә, бөек шагыйрьнең тормышы rnтасвирлана. Сүз — композитор Р.Әхиярованың Р.Харис либреттосына rnнигезләнгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсы турында бара. Татар милли музыкаrnсәнгатендә әлеге музыкаль әсәр зур яңалык буларак яңгырады һәм киң rnҗәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде.
rnМузыкаль-сәхнә әсәрләренең тагын бер жанры — ул музыкаль драма. Тарих rnбитләренә күз салсак, опера жанрын Италиядә (ХVI-ХVII гасырлардан XVIII rnгасырга кадәр) — музыкаль драма, дип атаганнар (1, 5). Бары тик XIX rnгасырның икенче яртысында гына опера, жанр буларак, формалашкан. rnОпераның үзенчәлеге шунда: арияләр вокаль монологка, ә дуэтлар, музыкальrnаралашу сәхнә эпизодларына әйләнә. «Драма ул тамашачы алдына максат rnкуя, ә музыка шул максатны тасвирлау чарасы булып тора», — ди Р. Вагнер rn(3, 29). Ләкин ул үзенең әсәрләрен музыкаль драма дип атамаган, чөнки улrnике жанрның да үзенчәлекләрен истә тотып, яңалык кертергә тырышкан. rnНәтиҗәдә, «трилогия», «цикл», дигән музыка терминнары барлыкка килә (3, rn12). Рус музыка сәнгатендә, М. П. Мусоргский үзенең «Борис Годунов» һәм rn«Хованщина» операларын — халыкчан музыкаль драма, дип атый (6, 17). rnГомумән, әлеге жанрда вокаль һәм инструменталь музыка зур әһәмияткә ия. rnШулай ук музыкаль драма, термин буларак, опера жанрын билгеләр өчен rnкулланыла. Мәсәлән, Бетховенның «Фиделио»сы, Вердинең «Риголетто»сы, rnБизенең «Кармен»ы, Глинканың «Иван Сусанин»ы (5). Кызганычка каршы, rnтатар милли музыка сәнгатендә, композитор С. Сәйдәшев үзенең иҗатын rnмузыкаль драмалар белән баеткан чордан соң, бу жанрга игътибар юк, дип rnәйтерлек. Нигездә, С. Сәйдәшев белән К. Тинчуринның иҗат бердәмлегендә rnбарлыкка килгән әсәрләрдә кызыклы драматургия, сюжет борылышы, rnгеройларның музыкаль характеристикасы, милли фольклор чыганаклары яңа rnяңгыраш керткән Европа кысаларындагы гармония кулланылу белән аерылып rnторуы турында, дип яза Ф. Салитова (2, 121). Бу чордан соң, җитмеш дистәrnеллар буена, әлеге жанр композиторлар тарафыннан кызыксыну уятмый rnдиярлек. Шулай да, 2003 елда осетин драматургы әсәренә нигезләнгән «Караrnчикмән» дип исемләнгән музыкаль драма премьерасы була. Аны режиссер rnФ.Бикчәнтәев сәхнәләштерә, композитор М. Шәмсетдинова музыкасын иҗат rnитә. Тагын бер мисал: 2008 елда композитор Р. Әхиярова белән Р. Харис rnбердәмлегендә иҗат ителгән «Умырзая» дип исемләнгән музыкаль драма rnрежиссер Р. Аюпов тарафыннан сәхнәләштерелә. Бу спектакль татар җыр rnсәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның халык артисты Р. Ваһаповның rn100 еллыгына багышланган. Әйтеп үтелгән ике спектакль дә киң rnҗәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Ә бу, үз чиратында, музыкаль rnдрама жанрының татар мәдәниятендә тоткан ролен билгели. Бу фикерне rnүзенең күпкырлы иҗаты беләнrnР. Аюпов та раслый. Г. Тукайның тууна 125 ел уңаеннан әлеге жанрда яңа rnспектакль чыгару — бу режиссерның якты хыялы.
rnБөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган музыкаль драма юк иде. Бүгенге rnкөндә, Казан дәүләт татар яшь тамашачылар театры куелышында «Зәйтүнәкәй»rnмузыкаль драма премьерасы сәхнәләштерүгә әзерләнә.
rn«Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасында Г. Тукайның бөтен эчке халәтен чынга rnашмаган мәхәббәт хисләре аның сөйгәне Зәйтүнә аша чагылдырыла. Әлбәттә, rnәсәрдәге образларны сурәтләү йөзеннән, игътибар үзәгендә — музыка, дип rnәйтергә кирәк. Төп максатым, бу әсәрнең музыкаль үзенчәлекләрен rnбилгеләү. Әлеге драма солистлар, вокаль квинтет һәм камера оркестры өченrnиҗат ителде.
rnСценарий авторы — Рабит Батулла, композиторы — Эльмира Галимова, сәхнәгәrnкуючы — Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт татар яшь тамашачылар rnтеатрының баш режиссеры Ринат Әюпов.
rnБу әсәр фәлсәфи рухта язылган. Аңа мифологик персонаж — «Мәхәббәт rnАлиһәсе» кертелә. Музыкаль драма үзәгендә Г. Тукайның сөйгәне Зәйтүнә, rnһәм аның бөек шагыйрьгә карата мәхәббәт хисе, йөрәк ярсуы. Әсәр rnчишелешендә зур әһәмияткә ия булган Кадыйр образына да тасвирлау rnбиреләчәк.
rnМузыкаль драма пролог белән ачыла. Бу өлештә «Мәхәббәт Алиһәсенең» rnмузыкаль характеристикасы бирелә. Әлеге өлеш «тормыш тегермәненең» rnәйләнеп торганын сурәтли. Ягъни, ничек кенә булмасын, тормыш һәрвакыт rnалга таба дәвам итә, дигән фикер күтәрелә. Алга таба музыкаль омтылыш rnюлын алып бару кыллы уен коралларына тапшырыла. Ә мәхәббәт хисе, rnмифологик Алиһә, яз фасылын тасвирлау тынлы төркем: флейта, гобой, rnкларнет янгырашы аша бирелә. Бу өлешнең көе һәм ритм рәсеме агымга каршыrnбару фикере белән иҗат ителде. Әйтергә кирәк, пролог ике өлештән тора. rnБерсе аның алда әйтеп үтелгән инструменталь тасвирлау булса, икенчесен —rn«Шагыйрь сүзе» дип аталган речитативны вокаль квинтет башкара. Бу rnөлешне язганда мин канон, полифония һәм имитация кебек музыкаль чаралар rnкулландым. Ахырда, фәлсәфи, милли яңгыраш алган көйне кларнет башкара.
rnДраманың үзәгендә булган Зәйтүнә образына музыкаль характеристика ике лейтмотив аша бирелә:
rn1)    «Зәйтүнә  кыйссасы»  (инструменталь тасвирлау)
rn2)    «Зәйтүнә җыры» — төп лейтмотив. Ике лейтмотив башында да яңгырый rnторган «кыйсса» темасы берләштерү ролен уйный. Әйтергә кирәк, «Зәйтүнә rnкыйссасы» — бер яктан, музыкаль салмак хикәя булса, икенче яктан, бу rnлейтмотив Г. Тукайның әнисен чагылдыра. Әниләргә генә хас булган rnсыйфатларны, музыка теле ярдәмендә тасвирларга тырыштым һәм бишек җыры rnкалыбын кулланып яздым. «Зәйтүнә җыры» — гади, шул ук вакытта нәзакәтле,rnбөек шагыйрьгә карата булган мәңгелек мәхәббәт утында янган гүзәл кыз rnобразы тудыра. Төп лейтмотив флейта инструменты аша бирелә. Көе ягыннан rnанализласак — аны бертөрле музыкаль «челтәр» дип атар идем. Чөнки бу rnтеманы иҗат иткәндә, күз алдыма бии, бөтерелә торган, карашы алга rnомтылган гади кызны китердем. Нигездә, зур секунда интервалы өскә һәм rnаска табаrnюнәлеш алган, бик тиз истә кала торган, назлы мәхәббәт хисенә төрелгән rnмузыкаль тема килеп чыкты.
rnБөек шагыйребез Г. Тукай образын ике лейтмотив һәм «Хур кызына» дип исемләнгән ариозо жанры аша тасвирладым.
rnБеренче лейтмотив — «Ак канатлы шагыйрь». Әлеге өлеш шагыйрьнең төп rnфикерен яңгырата. Г. Тукай әйтүенчә, шагыйрь тормыш ваклыкларыннан өстенrnбулырга тиеш. Ник дигәндә, йортта асралган кош оча алмый. Ваксынып, rnалтын шалтыравы астына төшсәң, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас. rnШигърияткә ул уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, rnтормышны матурлау һәм җәмгыяткә тәэсир итүнең көчле коралы буларак rnкарый. «Ак канатлы шагыйрь» лейтмотивы бу образның рухи яктан көчлелегенrnкүрсәтә. Музыкаль теманы ике цитата белән аралаштырдым. Беренче rnцитатага «Туган тел» җырының беренче юлын алып, лейттема буларак rnкулландым. Аннары инде үзем иҗат иткән көй белән бәйләп киттем. Әлеге rnтемада, үз эченә керткән татар милләтенең көчен, рухын, шагыйрьнең халыкrnязмышы турында уйлануын — заманча оркестровка дәлилли. Икенче цитата — rnул «Тәфтиләү» җыры. Бу җырның да беренче ике юлыннан лейттема язып, rnикенче өлешен үзем иҗат иткән көй белән дәвам иттем. Образы буенча, бу rnкечкенә музыкаль өлеш шагыйрьнең лирик ягын күрсәтә. Цитаталар белән rnүзем язган музыкаль темаларны берләштерү өчен канон, имитация, rnполифония, ритм төрләндерү алымнарын кулландым .
rnКадыйр — эчке кичереше ягыннан әсәрнең иң драматик образы, дип әйтергә rnкирәк. Ул гомере буе, Зәйтүнәнең бөек шагыйрь Г.Тукайны яратуын, аңа rnкарата булган мәхәббәт хисләренең сүнмәвен белеп яши. Бу образ да үзенеңrnмәхәббәте корбаны. Ир-ат өчен моннан да зур газап юктыр. Ләкин rnЗәйтүнәгә ул беркайчан да авыр сүз әйтми, аны аңлап яши. Бөтен драматик rnхисне чагылдырган лейтмотив көенең нигезендә — септимовая пентатоника, әrnүлчәме ягыннан карасак: так белән җөп ритм калыбы чиратлаша. Кадыйрның rnялгызлык хисен аңлатыр өчен, лейтмотивны кларнет инструменты берүзе rnбашкара. Алга таба аңа кыллы төркем уен кораллары да кушыла. Ахырда rnкларнет үзе генә башкарган милли рухтагы көй яңадан яңгырый. Бу, rnКадыйрның Зәйтүнәгә өйләнеп тә, үзен барыбер ялгыз хис итүенең бер rnдәлиле.
rnГ. Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте, алсу төстәге хыял булып кала. Ләкин rnмузыка теле ярдәмендә аларны кавыштыру — төп максат иде. Зур шәхес rnбуларак бөек шагыйрь хыялый, җүләрлеккә этәрә торган мәхәббәт белән rn«авырмый». Ул сөйгәне белән бергә була алмавын аңлый, газап утында яна. rnӘйтергә кирәк, әлеге әсәрдә Г. Тукай белән Зәйтүнәнең аңлашу вакытында rnмузыка яңгырамый. Мәхәббәт утында янган ярлар, икәүдән-икәү генә rnсөйләшәләр. Бу өлештә махсус эшләнгән тынлык драматизм мизгелен тагын даrnкөчәйтә. Кульминацион нокта буларак «Хур кызына», дип исемләнгән Г. rnТукай ариозасы яңгырый. Әлеге өлеш милли яңгырашы һәм көй төзелеше rnягыннан бик үзенчәлекле дияргә кирәк.
rnГ. Тукай ни дәрәҗәдә көчле шәхес булса да, бик күп мизгелләрдә аны rnпессимистик хис, ялгызлык тойгысы биләп ала торган була. Контраст rnбуларак яңгыраган икенче лейтмотивны «Яралы канатлар» дип атарга була. rnБу музыкаль тема да ике өлештән тора. Беренчесе инде аның, алда әйтеп rnүтелгән шагыйрьнең пессимистик рухын чагылдырса, икенче өлеше ялгыз rnЗәйтүнәне тасвирлый. Язу стиленә килгәндә, бу лейтмотивны авангард rnюнәлешен күздә тотып иҗат иттем. Музыкаль характеристика ягыннан, «Язмышrnҗилен» инструменталь сурәтләү белән күрсәтәм. Бу тасвирлауны кызыклы rnоркестровка белән дәлиллим. Көй төзелеше ике кече терциядән тәшкил итә, rnнигездә кечерәйтелгән өч аваздан торган аккорд барлыкка килә. Җил исүен rnтасвирлау өчен утыз икеледән торган ритм төркемен кулланам. Алга таба rnомтылучы хис-тойгыларны, нәкъ менә бу ритм төркеме ярдәмендә бирү rnтабигый хәл. Аннары, «Тукай язмышы» дип исемләнгән музыкаль тема дәвам rnитә. Башкаруны түбән регистрлы, кыллы инструментларга тапшырдым. Аның rnдәвамы булып «Ялгыз ай» лейттемасы яңгырый. Күңелдә ялгызлык хисен rnбулдыру өчен, әлеге теманы тынлы уен коралы — флейта башкара. Ә көйнең rnагымына ритмик яктан каршы булган, күп паузалар белән чиратлашып, rnфортепиано (симфоник состав өчен оркестровкасында — виброфон) rnбашкаруында башка музыкаль юл бара. Көй төзелеше секстовая пентатоникагаrnнигезләнгән, ләкин кечерәйтелгән кварта интервалы аеруча моңсу һәм rnдраматик сурәтләүне көчәйтә. «Яралы канатлар» лейтмотивы, музыкаль rnдраманың иң кульминацион мизгелендә яңгырый.
rnАннары бу өлешнең чишелеше буларак язылган «Ялгыз Зәйтүнә» образын, rnмузыка теле ярдәмендә тасвирлау дәвам итә. Музыкаль теманың нигезе — яшьrnкызның мәхәббәт корбаны булуын тасвирлау. Әлеге хис-тойгыларны бирү rnөчен, көйне чиста кварта һәм чиста квинта интерваллары кулланып яздым. rnМузыка телендә аларны «буш» интерваллар, дип атыйлар. Гармония ягыннан rnанализласак, нигездә «кварто-квинтовая вертикаль», ягъни квартаккорд һәмrnквинтаккорл барлыкка килә. Оркестровкага килгәндә, тынлы инструментлар rnзур әһәмияткә ия. Зәйтүнәнең күз яшьләре тамуын музыкаль сурәтләү белән,rnбу өлеш тәмамлана.
rnФинал өлеше «вокализ», ягъни бер аваз белән генә башкарыла. Бу музыкаль rnтема пролог өлешеннән таныш булган речитативның дәвамы буларак яңгырый. rnТөп кульминацион нокта һәм әсәрнең чишелеше — ул Кадыйр белән Зәйтүнәнеңrnдуэт җырлары. Әлеге җырны Кадыйр белән Зәйтүнәнең лейтмотивларын rnкулланып яздым, аларны берләштерү төп мәсьәлә иде. Нигездә, бу җырны rnмәхәббәт гимны, дип атарга була. Шулай ук эпизодик рәвештә, фон буларак rnяңгыраган музыкаль темалар, хореография ягыннан үзенчәлекле булган rnбиюләр дә бар. Әсәрнең ахырында «Тормыш тегермәне» дигән лейтмотив rnяңгырый. Драма музыкаль, фәлсәфи сорау белән тәмамлана.
rnНигездә, «Зәйтүнәкәй» драмасы заманча музыка ысуллары белән иҗат ителде.rnАны, режиссура һәм сценография ягыннан да, театр сәнгатендә яңалык rnбулыр, дип өметләнәсе килә. Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел rnбулмаган. Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, шагыйрьне «сәмави сүз» rnсөйләүче итеп күз алдына китерә. Бөек шәхеснең тормыш юлы, язмышы rnтурында әле тагын күп кенә кызыклы фикерләр барлыкка килер, яңадан-яңа rnәсәрләр туар.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Друскин  М. С.   Вопросы  музыкальной  драматургия оперы. — Л.: Музгиз, 1952. — 344 с.
rn2.    Салитова Ф. Ш. Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. — 180 с.
rn3.    Друскин М. С. Рихард Вагнер. — М.: Музгиз, 1958. — 159 с.
rn4.    Исхакова-Вамба Р. А. Тукай и татарская музыка. — Казань: Издательский центр Госкомстата РТ, 1997. — 112 с.
rn5.    Вайнкоп Ю., Гусин. И. Краткий биографический словарь композиторов.rn5-е изд. — Л.: Музыка, Ленинградское отд., 1982. — 200 с.
rn6.    Хубов. Г. Н. Мусоргский. — М.: Музыка, 1969. — 803 с.
rn
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*