rnВ статье рассматриваютея взаимоотношения Габдуллы Тукая с Мотигуллой хазратом Тухватуллиным — другом молодости отца будущего великого поэта. Мотигулла хазрат, узнав о том, что мальчик осталея без отца и матери, принимает меры к тому, чтобы сироту привезли в Уральск. Автор статьи приводит яркие эпизоды, свидетельствующие о том, как вся семья хазрата заботилась о поэте всю оставшуюся жизнь.rn
rn
rnҖаек ахуны Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның халкыбыз өчен кылган игелекле гамәлләре бихисап. Аның бөек шагыйребез булачак Габдулланы кеше, шәхес һәм шагыйрь буларак тәрбияләп үстерүдәге хезмәте бүген аеруча хөрмәт белән тәкъдир ителергә тиеш.
rnМәгълүм булганча, Кайбыч егете Мотыйгулла, Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, Кушлавыч авылыннан килгән Мөхәммәтгариф белән шәриктәш була (Үзенең улларының берсенә Гариф исеме кушуы да шушы дуслык хөрмәтенә була. Сүз уңаенда әйтик, Гариф Төхфәтулла улы 1909-1913 елларда Казанда укытучылар мәктәбендә (рус телендә) укый. Күп еллар Җаекта рус теле һәм әдәбияты укыта. Советларның IX Бөтенроссия съездында делегат була. Лаеклы ялга чыккач та төрле уку йортларында лекцияләр укый). Каһирәдән укуын тәмамлап кайтып, Җаекта урнашып күпмедер яшәгәннән соң, Мотыйгулла Кушлавычтагы дустына хат яза. Мөхәммәтгариф та аңа үзенең авырып китүе турында хәбәр җибәрә. Бу аның соңгы хаты була. Байтак вакыттан соң, шәриктәшенең вафаты турындагы хәбәрне ишетеп, Мотыйгулла кайгылы хисләр кичерә.
rnКүрәсең, Кушлавыч мулласы өендә Мотыйгулла исеме еш телгә алынган. Мөхәммәтгариф хатынына дустын әйбәт яктан сөйләгән булырга тиеш. Үләр алдыннан Мәмдүдә абыстай шушы исемне телгә ала. Габдулласының аның кебек кеше кулында тәрбияләнергә теләвен әйтеп калдыра. Болай дип әйтү өчен, Мотыйгулланың яхшы кеше булуына күңеле ышанган булу кирәк. Ә үзенең Саена Пүчинкәсендәге ирен баласына ата булырга яраклы, дип санамаган, күрәсең (сүз уңаенда әйтәсе килә, әгәр дә шушы ир, үги булса да, малайны үз күреп тәрбияләгән очракта Габдулла бер өйдән икенчесенә, бер урыннан башка җирләргә йөреп азапланмаган булыр иде дә бит, әмма, нихәл итәсең, кагылып-сугылып йөрүләр, «азрак үстерде сыйпап тик мацлаемнан милләтем» дип әйтүгә китергән хәл-әхвәлләр аның язмыш тактасына язылгандыр.
rnБаланың ятим калуын белү Мотыйгулланы авыр кичерешләргә сала. Аның язмышын ничек тә җиңеләйтергә кирәклеген үзенең намус эше икәнлеген аңлый. Сүз дә юк, ул баланы турыдан-туры үз карамагына алыр иде. Әмма балага кан-кардәшлек ягыннан якынрак кешеләр бар бит. Алар дан узу яхшы булмас. Әйтик, Җаекта Габдулланың әтисе ягыннан апасы яши. Җизнәсе белән апасы ару тормышлы кешеләр. Мотыйгулла малайга җизни тиешле Галиәсгар янына китә. Бу гаилә әле яңа гына зур кайгы кичергән икән, малайлары үлеп киткән. Малай урынына малай булыр, дип, алар Мотыйгулланың Габдулланы уллыкка алырга дигән киңәшен мәгъкуль күрәләр.
rnГабдулланы авылдан табып, юллап алырга тиешле кешене дә озак эзләп интекмиләр. Кайчандыр Мотыйгуллада шәкерт булган, хәзер вак-төяк, иннек-кершән һәм башка шуның ише әйберләр белән сату-алу итүче, ышанычлы кеше Сафиулланы яллыйлар. Без инде әлеге Сафыйның, ни рәвешле Габдулланы эзләп табып, Сәгъди абзыйны русча сүзләр кушып сөйләп куркытып-үгетләп, баланы Җаекка алып киткәнлеген шагыйрьнең «Исемдә калганнар» әсәреннән яхшы беләбез.
rnГалиәсгар җизнәсе Габдулланы үз баласыдай әйбәт каршы ала. Укырга «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә урнаштыра. Шул ук вакытта аңа русча уку мөмкинлеге дә тудырыла. Әмма Газизә апасы тора-бара балага кырынрак карый башлый. Күңеле сизгер ятим бала моны авыр кичерә. Остазы Мотыйгулла хәзрәттән рөхсәт алып, торырга да мәдрәсәгә күчеп килә. Җизнәсе үлеп киткәч, бала бөтенләй Мотыйгулла карамагында кала.
rnКечкенә Габдулла Мотыйгулланың җылы мөнәсәбәтен әллә каян ук сизә. Шушы ачык күңелле остазын күрү өчен, көн саен, мәдрәсәгә килер вакыты җиткәч, аның каршысына чыга, бу ир кешегә сыенасы килә. Мотыйгулла да төрле юллар белән якынлыгын сиздерә, үз йортына килеп йөрергә куша. Балаларын да Габдулланы якын итү кирәклегенә ышандыра. Мөхәммәтгариф дустының баласын үз өенә ияләштерүгә ирешкәч, Мотыйгулла хәзрәт тәмам тынычланып, бурычын үтәгәннән соң була торган канәгатьләнү кичерә. Малайны алга таба күздән югалтмас өчен, төрле юллар таба тора. Йә үзенең исәп-хисап алып бару кенәгәләренә мәхәлләдә кем туган, кем үлгән, кем өйләнгән кебек мәгълүматларны теркәп барырга куша, йә, мәдрәсәдә биргән сабакларына өстәп, укырга яңа китаплар биреп тора. Аларны ничек үзләштерүен тикшергәли. Русча укытырга ярдәмгә улы Камилне беркетеп куя. Ул исә бу вазифаны шактый вакыт бик рәхәтләнеп башкара.
rnМотыйгулла үз чорының алдынгы карашлы кешесе булу ягыннан аерылып тора. Бөтен көчен игелекле эшкә салырга тырыша: мәдрәсәсендәге программаны баетып тора, кызларны укыта башлауны оештыра. Татар мәктәбенең заман таләпләренә җавап бирүен тәэмин итәргә омтылучы новатор карашлы кеше була. Укучы кызлар һәм малайларның төрле яклап сәләтләрен ачарга тырыша. Мәсәлән, кызларның да күмәкләп җырлауларын оештыра. Җыр текстларының кайберләрен хәтта үзе язып бирә. Җаек якларында аның кайбер җырлары мәдрәсәдән тыш та кеше телендә йөри:
rnХәзер заман — шундый заман:
rnУкымаган эттән яман.
rnУкыт мине, газиз атам,
rnУкымасам, надан калам.
rnУкымасын ирләр генә,
rnНадан калмыйк безләр генә.
rnИрләр генә белсен, дигән
rnСүздән кеше көләр генә.
rnАннан соң газета-журнал чыгару хәстәренә керешә. Бу яңа эшкә үз мәдрәсәсендә укучы яшьләрне тарта. Шәкертләре белән мәкалә, хәбәрләр язу буенча дәресләр уздыра. Хәтта аеруча талантлыларын шигырь язарга өнди, хәреф җыючы һөнәрен алу белән кызыксындыра. Габдуллада исә остаз шагыйрьлек көче сизә. Аның беренче тәҗрибәләрен хуплый, канатландырып тора. Каһирәдән кайткан Камилгә аның «язуга остаруы» турында әйтә. Габдулла Мөхәммәтгарифов һәм Җаектагы иҗатка омтылучы яшьләр кулъязма газета-журналлар да чыгара башлыйлар. Алар төрле урыннардагы татар язучыларына хатлар язалар, шул мөхтәрәм шәхесләр белән элемтәләр урнаштырырга телиләр. Бу хакта безгә Мотыйгулла хәзрәтнең кече кызы Галия апа кулындагы язма документлардан укырга туры килгән иде. Ә инде Камил кайткач, аның исеменә әтисе ачып биргән типографиядә «Фикер», «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» кебек газета-журналлар чыгару төпле нигезгә куела. Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ш. Мөхәммәдев кебек, исемнәре танылган авторлардан әлеге матбугат органнары өчен махсус язылган әсәрләр, материаллар килә һәм басыла башлый.
rnӘлбәттә, Габдулла өчен дә бу басмалар шигырьләре, мәкаләләре дөньяга чыгу мәйданы булып хезмәт итә. Яшь Габдулла язган әсәрләрен баштарак Мотыйгулла хәзрәткә күрсәтеп ала, ул хуплагач, әлеге матбугат органнарында урнаштыра. Әмма мондый басмаларның чыга башлавына каршылык күрсәтүче көчләр дә юк түгел. Төп һөҗүм типография хуҗасы Камил Мотыйгыйга каршы юнәлдерелә. Максатлары — аның бу эштән күңелен кайтару. Әмма Камил белән Габдулла мондыйларга игътибар итмәскә тырышалар. Теләгән әйберләрен курыкмыйча басалар, халык та аларны кызыксынып укый. Шулай да аларга вакыт-вакыт шактый басым астында эш итәргә туры килә.
rnНәкъ шушы хәлләр Габдуллага җәмгыятьтәге төрле катламнарның ниндилеген аеруча ачык аңларга ярдәм итә. Камил белән Габдулла хәтта рус телендә басма булдыруга ирешәләр. Ул «Уралец» дип атала. Тукай биредә русчага тәрҗемә итү буенча да тәҗрибәләр ясый. Газета-журналларга булган һөҗүм бер генә көнгә дә тукталмый. Каршы көчләр шикаяте буенча К. Мотыйгыйның типографиясе һәм «Уралец» газетасы ябыла. Хәтта К. Мотыйгый ирегеннән дә мәхрүм ителә. Дини юнәлештәге басмалар да Җаек тәрәккый-пәрвәрләрен тынычлыкта калдырмый. Г. Тукай бу күңелсезлекләрдән соң «Мөхәрриргә» дигән шигырь дә яза.
rnКитмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә;
rnСин аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә…
rnҺәр заман хакны сөючеләр сездәй каһәрләнгән булыр;
rnКилер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер.
rnӘйе, яшьләр куркуны белмиләр. К. Мотыйгый, төрмәдән азат ителгәч, яңадан газета чыгару артыннан йөри. Ул Г.Тукай белән берлектә «Яңа тормыш» исемле басма булдыру эшенә керешә. Әмма бу юлы К. Мотыйгый, патша хакимиятенә каршы кеше, дип саналып, Җаектан ук куыла.
rnАта улының хак эшен яклап чыга. Тик бу Мотыйгулла хәзрәткә каршы һөҗүм оештыру өчен уңайлы сәбәп булып чыга. Яше җитмәгән улыңа типография ачарга рөхсәт алып биргәнсең, дигән сылтау белән аның муллалык итү хокукын юкка чыгаралар, үзенә төрмәгә ябылу куркынычы туа. Аңа бары тик мәдрәсә укытучысы булып кына калырга туры килә. Бу исә аңа мәдрәсәдә үзе башлаган уңай үзгәрешләрне дәвам иттерергә комачаулый. Ник дисәң, ул инде баш мөдәррис түгел, бары гади укытучы гына.
rnМотыйгулла үзенең яшәү рәвешенә дә яңалыклар өстәп торырга ярата. Янгыннан соң салынган йортына электр кертә, анда пианино һәм скрипка тавышларын еш ишетергә туры килә. Камил белән Габдулла биредә әдәбият кичәләре уздыргалыйлар. Камил тумыштан җырга сәләтле була, аны үз чорының күренекле җырчысы дип санарга була. Кичәләрдә Габдулла шигырьләр укый, Камил исә җырлый. Чыгыш ясау өчен шәһәрдәге башка талантлы яшьләр дә җәлеп ителә.
rnӘйтик, шәһәрнең Югары оч мәдрәсәсендә Миңлебай Хәйруллин дигән шәкерт укый. Габдулла, көннәрдән бер көнне, шул мәдрәсәгә бара, әлеге шәкертне очрата һәм алар танышып китәләр. Миңлебай укы-мышлылыгы белән карый (ягъни «Коръән»не яттан белүче, аны тирән аңлаучы һәм аңлатучы) дәрәҗәсен алырлык әзерлекле егет була. Шулай да Габдулла аның сөйләшүендә, күз карашларында, аралашу үзенчәлекләрендә, фикерләвендә бу егетнең дин белән генә мәшгуль булмаска тиешлеген аңлый. Миңлебайны әдәби-музыкаль кичәгә чакырып кайта. Килә Миңлебай. Карый буласы кешегә авыз күтәреп җырлаучыларны тамаша кылу, ничектер, җайсыз кебек тоелса да, ахырга кадәр утыра. Шуннан соң ул әлеге кичәләргә тагын да килә башлый. Күңеле үзгәреп китә. Тора-бара үзенең дә биредәге халык алдында нәрсә дә булса эшлисе килә башлый. Габдулла ана үзенең бер көлкеле әсәрен бирә. Икенче көнне Миңлебай аны яттан сөйли. Үзенең биредәгеләр арасында иң оста сөйләүче икәнлеген күрсәтә. Ул инде даими чыгыш ясый башлый, осталыгы да артканнан-арта бара. Мондый чыгышлар аның үзенә дә ошый башлый, ул алардан иҗади ләззәт ала. Бу хәл ул укыган мәдрәсәгә дә ишетелә. Шушы эшләре өчен аны ул мәдрәсәдән куып чыгаралар. Чөнки нәфис уку дин әһеле буласы кеше өчен ниндидер кирәкмәгән гамәл булып бәяләнә. Миңлебайның бу хәлгә артык исе китми. Ул, бу очракта, кадими мәдрәсәдән сәнгать юлына кереп китүне артыграк күрә.
rnБаштарак алар Г. Тукай белән бергә «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә торалар. Аннан икесе дә кунакханәгә күчәләр. Шушы вакыттан алып Миңлебай да үзен Габдулла, дип атый башлый. Соңыннан исә фамилиясен Кариев дип үзгәртә — ягъни Габдулла Кариев булып китә. Шушы тәхәллүс белән ул татар профессиональ театры тарихында үзенең күренекле урынын ала.
rnМотыйгулла хәзрәт һәм аның улы Камил эзәрлекләнә башлагач, Габдуллалар да Җаекта тыныч кына яшәп кала алмыйлар. Г. Кариев артистлык юлыннан китә, К. Мотыйгый җырчы булып ил буйлап гастрольләрдә йөри, Г. Тукай исә Казанга таба юл ала.
rnГабдулла Казанда, остазы һәм әтисенең дусты Мотыйгулла хәзрәт белән аның хатыны Гыйззинас биргән адрес һәм хат буенча, аларның якын танышлары Хафиз белән Маһирә гаиләсенә килеп төшә. (Ул йорт XX йөзнең җитмешенче елларында университетның хәзерге татар факультеты бинасы урнашкан күп катлы бинаны салганда сүтелде.) Шулай итеп, Г. Тукай биредә дә Мотыйгулла гаиләсенең дус-ишләренә килеп сыена.
rn1909 елда Мотыйгулланың малае Гариф та Казанга килә. Габдулла аны пристаньда каршы ала. Әлеге малай да шушы Хафиз-Маһирә гаиләсендә тора. Гариф аның белән аралашып яши. Габдулла абыйсынаrnаның әсәрләрен акка күчереп язуда булыша, башка йомышларын үти.
rnМотыйгулла белән Гыйззинас күчтәнәчләрне Җаектан икесенә дә атап җибәрәләр. Г. Тукайның сәламәтлеге бөтенләй начарлангач, әлеге Хафиз абыйсы белән берлектә, авыруны Клячкин хастаханәсенә илтеп салышучы да Гариф була. Бу турыда Гариф әти-әнисенә хат та яза. Бу хатны алгач, Гыйззинас ханым белән килене (Камил хатыны) Казанга килеп җитәләр. Алар Габдулланы күмүдә катнашып, иңнәренә зур хәсрәт төяп кайтып китәләр.
rnШул рәвешле, 1895 елдан алып, вафатына кадәр, Габдулла Мөхәммәтгариф улының хәяте Мотыйгулла хәзрәт гаиләсе белән шактый эзлекле һәм даими бәйләнештә була. Аның тиз арада шагыйрь булып танылуында да Мотыйгулла дигән затлы шәхес тудырган шартларның әһәмияте зур булды.
rnМотыйгулла Төхфәтуллин 1920 елда вафат була. Аны Җаек халкы шулкадәр хөрмәт итә, җәсаден дә Кызыл мәчет ишек алдындагы бакчада җирлиләр. Әмма байтак еллар үткәч, кызы Галия һәм оныгы Хәмит (Камилнең улы) тарафыннан гомуми зиратка күчереп күмелә. Билгеле булганча, 2001 елның 29 октябрендә безгә Җаекка Г. Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашу өчен барырга насыйп булды. Бер уңайдан без, әлбәттә, Мотыйгулла хәзрәтнең каберен дә зыя-рәт кылдык. Әмма аның караусыз булуы өчен борчылдык. Кайткач, бу хакта Кайбыч районы җитәкчеләренә әйттек. Алар яңа чардуган һәм затлы таш ясатып, аны Җаек зиратына урнаштыруны оештырдылар. Шул рәвешле, хәзер Мотыйгулла хәзрәт каберен кешегә канәгатьлек белән күрсәтергә була. Бөек шагыйребезгә мөнәсәбәтле иң күренекле шәхесләребезнең берсе турындагы хатирә бары тик шулай гына лаеклы рәвештә саклана ала.
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011).rn
rn
rn
rn rn
rn