rnВ статье анализируется стихотворение «Буран» в плане множественности интерпретаций. Раскрывается замысел автора, его интенции, которые определяют общую организацию текста, выбор стиля, отбор и характер сочетания языковых (лексических, грамматических) единиц.rn
rn
rn
rnГ.Тукайның 1912 елгы сәфәрләре Өчиледә башлана һәм аның бу чорда язылган шигырьләре байтак. «Буран» шигыре дә, язылу урыны һәм ае күрсәтелмәсә дә, Өчиле гәүһәре булса кирәк. Чөнки Өчиледән Тукай Г. Шәрәфкә: «Һәркөн димәсәм дә, бик еш буран. Урамга да чыга алмыйсың. Муеннан кар», — дип яза (1, 223). Шул ук хатында шагыйрь авыл тынычлыгыннан бизүен, Казанга, кайнап торган тормыш эченә ашыгуын белдерә.
rnИхтыярсыз, А.С.Пушкинның 1825 ел башында Михайловское имениесендә, туганнары һәм дусларыннан аерылып торган чакта язылган «Зимний вечер» шигыре искә төшә:
rnБуря мглою небо кроет,
rnВихри снежные крутя;
rnТо как зверь она завоет,
rnТо заплачет как дитя. Бу шигырь шагыйрьнең «иң күңелсез һәм шомлы шигырьләренең берсе», — дип яза әдәбият белгече С. М. Бонди «О Пушкине» китабында (2, 228).
rnӘйе, Пушкин һәм Тукай икесе ике чор, ике милләт, ике әдәбият шәхесе. Ул гына да түгел, аларның яшәү рәвеше, җәмгыятьтә тоткан урыны төрле. Ләкин алар икесе дә — шагыйрь, талантлы, олы, мәшһүр шагыйрьләр, — һәм ниндидер илаһи көч аларны менә шушы талантларында берләштерә дә инде.
rnТукай Пушкин иҗатына битараф түгел, Пушкин — аның беренче остазы, ул гына да түгел, шагыйрьнең бик күп шигырьләрен Тукай татар теленә тәрҗемә итә.
rnӘ менә хәзер, охшаш ситуациядә, шагыйрь «Буран» шигырен яза. Ләкин бу шигырьләр никадәр төрле! Беренчесендә лирик геройның хәсрәтләнү һәм өметләнү хисләре чагылыш тапса, икенчесендә — лирик геройның ялгызлык һәм эмоцияләр драмасы, илне чолгап алган бәрелешләрдә катнашу теләге һәм мөм-кинсезлеге, геройның чарасызлыгы сурәтләнә.
rnПушкин «бураны» ул — тәрәзәнең теге ягында ыжгыручы буран булса; Тукай «бураны» — бөтен тирәлекне, шул исәптән, лирик геройны да уратып каплап алган буран, (һичшиксез, «Буран» шигырен интертекстуаль аспектта тикшерү өчен җитәрлек материал бар. Моңа Тукайның шул ук елны дөнья күргән «Пушкин вә мин» шигыре дә ишарә ясый).
rnГ.Тукай 1911-1912 елларда пейзаж лирикасына караган шигырьләр иҗат итми диярлек. «Буран»ны, беренче карашка, пейзаж лирикасына кертергә дә булыр иде. Ләкин соңгы юллар бу фикерне инкяр итә, шигырьдә сурәтләнгән табигатьнең стихияле мизгеле, табигать күренеше булып кына калмый, ул киңрәк, тирәнрәк мәгънә ала. Бу шигырьдә хәтта «Тукай коды» турында әйтергә була: укучыга шигырьне дөрес кабул итү һәм шагыйрь ниятен ачыклау өчен, бу кодны чишәргә кирәк. Әдәбиятчылар шигырьне инкыйлаб алды болганышлары белән бәйләп карыйлар, монда шик юк. Ләкин без шигырьне сөйләм фактларына гына мөрәҗәгать итеп тикшереп карыйк.
rnИң беренче, шигырьнең исеменә тукталыйк: «Буран». Метеорологик термин буларак, буран — карның, комның җиргә көчле җил һәм тизлек белән күп күләмдә төшүе яки күтәрелүе. Икенчедән, бу сүз өстәлмә мәгънәләр дә ала, мәсәлән, «Сафура бураннары» — талаш, ызгыш, асты өскә килү, «сөю бураннары» — көчле сөю хисе (Р. Гаташ: «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары»). А. Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» әсәрендә «Бик мәкерле, бик алҗыткыч, бик дәһшәтле була җепшек кара март бураннары…» дип язган иде. Тукай шигырендә дә буранның югарыда китерелгән бөтен сыйфатларын табарга була: монда куркынычлык та (6, 8 юллар), серлелек тә бар (9, 10, 11, 12 юллар); буранның мәкерлелеге дә (4 юл), алҗыткычлыгы да (3 юл) сурәтләнә.
rnШигъри текстлар проза әсәрләреннән лирик геройның хисләрен, кичерешләрен, кагыйдә буларак, статик хәлдә сурәтләү белән аерыла. Лирикада тасвирланган предметлар, ниндидер детальләр — барысы да әсәрнең эмоциональ кабул ителешенә, лирик герой кичерешләренең бирелешенә кайтып кала. Шигырьдә пейзажны сурәтләү лирик субьект кичерешләренең үстерелешенә мотивация булып тора. Коточкыч буран күренешен бирү лирик субъектның тормышын чарасыз, котылгысыз итеп сурәтли.
rnШигырьдәге лирик геройны билгеләү авыр түгел. Моңа берничә тел фактлары ишарә ясый. Беренчедән, 13, 14 нче строфада «мин» образы тулысынча чагылыш таба: I зат тартым кушымчасы, I зат алмашлыгы, хәтта бу юлларда лирик геройга үзхарактеристика да бирелә: «мин фәкыйрь михнәттә». «Сукранам мин» дигән юллардан да лирик герой тормышының чарасызлыгын күрергә була. Ләкин шунысы кызык: «кар котрына», «ай я куркына, я көлә», ә герой бары тик сукрана гына. Нәрсә бу? Пассивлыкмы, битарафлыкмы, көчсезлекме?
rnӘдәби текстның мөһим бер категориясе — әдәби тирәлек (пространство). Әдәби тирәлек автор тарафыннан иҗат ителгән эстетик чынбарлыкның бер формасы. Шигырьдә тасвирланган тирәлек лирик «мин»нең кабул итүе аша бирелә. Лирик субьект исә тирәлекне ("буран"ны) төрлечә кабул итә: Һичшиксез, бу аның rn
rn
rnкүрүе —
rnКарны җиңгән күк, төшә җиргә тонык ай яктысы;
rnАй да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсле;
rnсизүе —
rnКар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
rnишетүе —
rnКар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.
rnЛирик «мин» буранның уртасында, димәк тирәлекнең үзәгендә тора. Шуңа күрә «буран»ның бөтен дәһшәте, бөтен көче, бөтен куркынычлылыгы лирик герой аша үтә һәм аның аша бирелә дә. Бу стихияле табигать күренешенә хәтле хөкем сөргән чагыштырмача тыныч торыштан соң, лирик геройга буранның «масштабы» аеруча нык тәэсир итә.
rnКүрүебезчә, бу әдәби текстта тирәлекнең чынбарлык күренешләре буран, лексик субьект, ай. Ләкин тирәлек үзе дә лексик субьект аша бирелә. Лексик субьект күзаллаган һәр деталь төгәл лексемалар аша, яки буран, ай, мин төшенчәләренең лексик кыры аша укучыга җиткерелә. Буран төшенчәсенең лексик кырын түбәндәге сүзләр ясый: томан, кар, котрына, оча, себрелә, ява, бәрә, куркыныч, адаштыргыч, карак, бүре, юл, Каф тау арты җеннәре, Ходайның мендәре, мендәр җоннары.
rnАй төшенчәсенең лексик кыры таррак: ай, җиңгән күк, куркынган шикелле, бер сары, бер ак төсе, тонык якты.
rnЛирик субъектның — «мин»нең лексик кыры: мин, сукранам, күз ачып булмый карап, фәкыйрь, михнәттә.
rnШигырьдә иң зур семантик кыр — «буран» сүзендә. Чөнки шигырьнең авторы лексик геройның кичерешләрен дә, аның хисләрен дә сурәтләүне төп максат итеп алмый, «ай» сүзе белән бирелгән сурәт тә төп максат түгел. Бу ике сүзнең дә лексик кыры «буран» сүзе белән бирелгән көрәш хәрәкәтенең дәһшәтле-леген, шомлылыгын һәм котылгысызлыгын күрсәтү өчен генә хезмәт итә.
rnӘгәр дә бу шигырьне чит сөйләмле текст итеп карасак, ул менә мондый рәвеш алыр иде:
rn/. «Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
rnКар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява
rnКар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
rnҺәр кара нәрсә бүре һәм һәр маяк булды карак.
rnКарны җиңгән күк, төшә җиргә тонык ай яктысы;
rnАй да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.
rnКөн буе яткан иде үлгән җылан күк, юл тыныч:
rnЧыкты соң кайдан адаштыргыч буран — бу куркыныч?
rnӘллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
rnЙә тишелгәнме Ходайның бихисап зур мендәре?
rnКар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары
rnЙөгрешеп җан аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?» —
rnII. (дип) Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
rnМин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!
rnШулай итеп композицион яктан шигырь ике өлешкә бүленде: беренчесе — туры сөйләм өлеше — буран күренешен бирә, монда көчле динамика, тизлек үзен сиздерә. Көчне, хәрәкәтне, бәрелешне бирүдә аваздаш сүзләрнең (кар — карап — кара — карак) кабатлануы аеруча зур роль уйный. Кар белән аваздаш сүзләр рәтенә кара һәм карак сүзләренең килеп керүе дә очраклы түгел. Калтыраулы «р» авазының текст тукымасында өзлексез кабатлануы текстның акустикасын гына булдырып калмый, ә ниндидер трагик кискенлек, зәһәрлек, өзеклелек тональлеген дә бирә. Авазларның болай киң кабатлануы, берьяктан, шигырьнең ритмын булдырса, икенче яктан, шигырьдә сурәтләнгән тирәлекнең чиксезлегенә ишарә ясый: буран бөтен дөньяны, җирне дә, күкне дә уратып алган. Беренче өлештә хәрәкәтне белдерүче фигыльләр доминациясе ярылып ята: капланды, оча, себрелә, котрына, бәрә, җиңгән, төшә, чыкты, ычкынганмы, йөгрешеп, аулый.
rnИкенче өлеш, ә ул бары ике юлдан тора — статик хәлне сурәтли. Монда физик хәрәкәтне белдерүче, ягъни бер ноктадан икенче ноктага күчү мәгънәсен бирүче бер генә фигыль дә юк. Бу исә лирик субъектның пассивлыгына, чарасызлыгына ишарә ясый. Шул ук вакытта икенче өлеш, беренче өлеш белән чагыштырганда, бик кыска, мин образы да берничә сүз белән генә бирелә: сукранам, фәкыйрь, михнәттә. Монда грамматик чараларның актив-пассив оппозициясен күрергә була: беренче өлештәге билгесезлек төсмере йөрткән сорау җөмләләр икенче өлештә өндәү җөмләләр белән алышына, ә лексик һәм грамматик кабатлаулар тулысынча юкка чыга.
rnИхтыярсыз, Тукайның Өчиледәге яшәү рәвеше искә төшә: авыру шагыйрь ярты айлап чамасы урын өстендә ята, гыйнвар айлары ахырында гына акрынлап һава суларга чыга алырлык хәлгә килә. Күпме эшләнмәгән эшләр, язылмаган фельетоннар, тумаган шигырьләр… Пассивлык түгелмени бу? Ә инде 1911 елның көзендә цензура Тукайның берничә шигырьләрендә «илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыру» күреп, шагыйрьгә җаза юлларын эзли башлаганын искә төшерсәк, шагыйрьнең кар белән күмелгән авылда, җәмәгать эшләрендә катнаша алмыйча, «качып» ятуы пассивлык түгелме? Лирик геройның чарасызлыгы менә шунда күренә дә инде. Һәм менә шушы чарасызлыгы, көчсезлеге өчен ул сукрана да. Бу ретроспектив деталь: бер якта — илдәге, җирдәге катаклизмалар, шәфкатьсезлек, кансызлык, җәбер-золым, ә икенче якта — нәзакәтле, нечкә, ләкин тынгысыз, юкка чыгарга торган шагыйрьнең эчке дөньясы, шул исәптән дөнья, галәм, җиһан…
rnТукай шигырьләренең гармоник төзеклеге һәм матурлыгы еш кына «сөйләм артында калган» кичерешләр драмасын күрергә комачаулый. Шигырьнең нигезенә салынган төп тематика да сүзләр тышчасы белән бирелми; ялгызлык, чарасызлык, олы эшләрдә катнаша алу теләгенең көче һәм шул ук вакытта мөм-кинсезлеге — болар барысы да текст артында кала.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Нуруллин И. 3. Моңлы саз чыңнары: документаль роман / И. 3. Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 272 б.
rn2. Бонди С. М. О Пушкине: статьи и исследования. — М., 1978.-477 с.rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn
rn rn
rn