rn rn
rn
rnВ статье рассматриваются особенности лирики народного поэта начала XX века Г. Тукая и современного татарского поэта Рашита Ахметзянова, анализируются национальные проблемы, поднятые в творчестве двух авторов. Прослеживается, как в начале и в конце XX века в стихотворениях Г. Тукая и Р. Ахметзянова отражались чувства и чаяния татарского народа и татарскои интеллигенции.rn
rn
rn
rnТатар халык шагыйре Г.Тукай — халыкны мәгърифәткә, аң-белемгә әйдәүче генә түгел, инкыйлабка кадәр халыкны уятучы, үз мәнфәгатьләре өчен көрәшкә өндәүче, татарларның киләчәген кайгыртучы да.
rnИ. Нигъмәтуллина Г. Тукай турында: «Мироощущение Тукая было сложным, многогранным и все-таки удивительно цельным. В нем было все, кроме тишины умиротворенности и отрешения.
rnПоэт ощущал резкий разлад с действительностью. Он задыхался в «железной клетке» буржуазного общества, и это чувство вылилось в трагические нотки в его поэзии, роднящие его с М. Ю. Лермонтовым» (10, 237), — дип яза.
rnТукай үз вакытында буржуаз җәмгыятьнең «тимер читлегенә» сыймыйча бар көчен азатлыкка әйдәүгә салса, Р. Әхмәтҗанов 1991 елда татарларның мөстәкыйльлеген яклап көрәшкә чыга. Аның «үзгәртеп кору» чорында милли мәсьәләләргә мөрәҗәгать итүе, 1905 елда Г.Тукай күтәргән мәсьәләләргә аваздаш. Шулай итеп, милли теманың актуальлеге кабат арта, әдәбият милли идеологиягә әверелә. Әлеге теманы яктырткан әсәрләр матбугатта күпләп басыла башлый.
rnБу турыда Б. Айтуганов: «/…/ 1990-91 еллар. Татар милләтенең кабаттан йокыдан уяну чоры. Рәшит Әхмәтҗан кебек ир-егетләр йөрәгендәге тышаулы атлар тыпырчынып, атылып-бәрелеп богаудан ычкынды/…/» (1), — дип яза.
rnШулай итеп, Р. Әхмәтҗановның азатлык яулау вакыйгаларын үз эченә алган «Ачлык мәйданы» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Әсәрләрдә көрәшкә, азатлык яуларга чакыру белән бергә, анда булган вакыйгалар, ачлык тотучыларның кичерешләре, халыкның каршылыклы фикерләре сурәтләнә, аерым шәхесләрнең сөйләгән сүзләрен, чыгышларын монологлар рәвешендә урнаштырган автор. Бу җыентык тәнкыйтьчеләрнең игътибары тарафыннан да читтә калмый:
rn«Аның «Ачлык мәйданы» дип исемләнгән шигырьләр бәйләме кылыч йөзеннән йөргән хәвефле көннәр, төннәр биргән аһ-зарлы газаватлы илһам кодрәте, гомеренең истә кала торган шомлы тантанасы иде.
rnӘ көне… нинди кояшлы иде.
rnМәйданда — дагалы итекләр… таптарга әзерләр.
rnМәйданда — дагалы читекләр… тапталырга әзерләр иде» (9, 383), — дип яза ул көннәр хакында язучы М. Галиев.
rnӘлеге поэманы укыгач, А. Хәлим болай ди: «Һич арттырмыйча әйтә алам, татар шигъриятендә үзем белгәннән алып, бүгенге заман шигъриятенә кадәр дүрт тапкыр тетрәнү кичердем. Беренчесе — Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» циклы. Ялгышмасам, 1958 ел. Икенче тапкыр Сибгат Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә». Ялгышмасам, алтмышынчы еллар азагы. Өченче тапкыр шагыйрь Рифгать Закировның 1993 елның башында «Казан утлары»нда чыккан «Гамьле моң» поэмасы, һәм менә дүртенче тапкыр — Рәшит дус Әхмәтҗанның «Ачлык мәйданы» (12).
rnӘлеге әсәрнең жанрын төрле әдипләр төрлечә билгели. Мәсәлән, М. Галиев аны шигырьләр бәйләме буларак кабул итсә, А. Хәлим гомуми сюжет һәм вакыйгалар бәйләнеше аерым шигырь кисәкләрен бербөтен иткән, традицион булмаган формадагы поэма, дип карый. Без авторның бу китабын тема һәм проблемалары берләштергән шигырьләр тупланган җыентык буларак кабул иттек.
rn«Бу китапның күп юллары әнә шул Ачлык мәйданында туды дип уйлау хата булмас. Язылуы, кәгазьгә төшүе, бәлкем, соңрактыр. Әмма, шытулары, кайнар хисләргә төрелеп туулары шунда!» (2, 4), — дип яза Ф. Баттал.
rn«Ачлык мәйданы» җыентыгы тәнкыйтьчеләр һәм китап укучылар тарафыннан зур яңалык буларак кабул ителде. Анда тупланган әсәрләрдә автор тасвирчылык белән генә мавыкмый, бик күп символик мәгънәгә ия булган детальләр куллана:
rnКеше ни ул?!
rnХәтта кояшны да
rnКол итергә монда мөмкиннәр…
rnӘ әлегә Кояш — урысныкы,
rnАй частушка сибә төн буе.
rnРазбойниклар кочаклашып эчә,
rnБеркем белми — илдә кем туе.
rn/………………………………………/
rnОфыклардан Кояш чыгып килә —
rnБезнекеләр каны түгелме ул,
rnБезнекеләр җаны түгелме?! rn
rn
rnКояш — әлеге шигырь юлларында азатлык символы рәвешендә кулланылган. Бу күренештә Р. Әхмәтҗановны, һичшиксез Г.Тукай традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрь буларак та күреп була. Чөнки «Өмид» (фикер кояшы, дөнья кояшы), «Ике кояш» (Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны кояшка тиңли), «Бер рәсемгә» (гүзәл кызны кояштан да матуррак күрә), «Син булмасаң!» (лирик герой сөйгәне булмаса, кояшка карап юана) әсәрләрендә бөек Тукай да кояш образына мөрәҗәгать итә, аны символ буларак файдалана. Ләкин Р. Әхмәтҗанов шагыйрь остазын кабатламый, урыстагы кояшны тоткын рәвешендә үзенчәлекле һәм уңышлы сурәтли.
rn«Ачлык мәйданы» мәгънәле юлларга, төпле фикерләргә бай. Ләкин Г. Тукай традицияләре дәвамлылыгы турында сүз йөрткәндә, милли корбан мәсьәләсендә дә уртаклык күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Милләтчеләр» шигыре:
rnЛябед сиңа терелер өчен корбан кирәк,
rnҖитми мыр-мыр хәтем — чын, саф Коръән кирәк;
rnКөймә бата; йота торган балык өчен
rnФида булган мөрәувәтле бер җан кирәк…
rnА.Хәлим «Тукайны яңадан ачу» дигән мәкаләсендә: «1908 елда язылган «Милләтчеләр» шигырендә Габдулла Тукай милләт терелсен өчен корбан сорый, ә бүген корбансызлык, геройсызлык — татар милләтенең иң хәтәр дошманы. Корбансызлыктан котыла аямасак, киләчәгебез юк!» (13), — ди һәм Тукайны милли җирлектән чыгып укырга чакыра.
rnР.Әхмәтҗановның 90 нчы елларда иҗат иткән әсәрләрен укыганда да бу хакта әйтеп була. Халыкның милли аңын, хисләрен уятмыйча, дәүләтчелек тергезү мөмкин түгел икәнлеген яхшы аңлаган шагыйрь әсәрләрендә дә милләттәшләренә шуны төшендерергә тырыша. Үз халкың өчен корбан булуны да шагыйрьнең мәртәбәгә санавы мәгълүм:
rnТаныдым. Теге давыл бу.
rnНигезгә бәрә. Димәк,
rnУл тынсын өчен упкынга
rnКорбан бирергә кирәк…
rnТөн җитте. Чират — минеке
rnСуырып алыр агым…
rn
rnҺәм булыр упкыннан чыгып
rnБашны калкытыр чагым.
rn/………………………../
rnСоңгы күренү булыр ул,
rnСоңгы үрелүләрем,—
rnБатармын туганнарымның
rnОзайтып гомерләрен.
rn(«Булмый ул!») (7, 582)
rnӘгәр Г. Тукай милләткә алга китәр өчен, корбан кирәк дип язса, Р. Әхмәтҗанов милләт өчен үзен корбан итәргә әзер булуын әйтә. Ләкин ике шагыйрь дә милләткә җиңү көрәш аша, корбаннар бәрабәренә бирелә дигән фикердә.
rn«…Р. Әхмәтҗанов иҗатында «көймә» образ-символы шул ук гасыр башындагы эчтәлекне илтүче, шулай ук тарихи барышта катнашучы шәхесләрнең үзләрен дә символлаштыручы сурәт буларак күзаллана. Шагыйрь өчен аеруча «давыл» сурәте мөһим, ул аңа тарихи барыш, Россия сәясәте, аның иҗтимагый тыйгысызлыгы, тотрыксызлыгы кебек мәгънәләрне йөкли, «упкын»га — һәлакәткә этәрүче көч буларак күрсәтә. Шулай ук XX йөз башы фикри юнәлешен дәвам итеп, «корбан бирү» мотивына да мөрәҗәгать итә» (15, 96).
rnШагыйрьнең әлеге җыентыктагы әсәрләрендә, күбесенчә, тирәлек һәм кеше, кеше һәм кеше каршылыклары алгы планга куелган, ягъни, татарларның үз милләтенең, туган теленең, мәдәниятенең киләчәгенә карата битараф булулары, милли үзаңның түбән булуына каршы чыккан шигырьләр урын алган.
rn«Поэзия Рашита Ахметзянова, как мне кажется, — это протяжная, печальная, но светлая по своему содержанию песень о народе нашем, о татарской земле и Отчизне» (11), — дип яза К. Тимбекова.
rnһичшиксез, шагыйрьнең әсәрләре үз милләтен тәрбияләүгә — милли үзаңын уяту, мәдәни агарту, халкын битарафлыктан уятып, матурлык һәм изгелеккә өндәүгә багышланган иҗат.
rnМ. Әхмәтҗанов та: «Бүген иң төп бурычларның берсе — коллык психологиясен тәнебездән, каныбыздан, аңыбыздан бәреп чыгару. Икенче төрле әйткәндә, милли аңны уяту. Әлегә без миңгерәү хәлендә. Рәшит Әхмәтҗанның «Азатлык» шигыре, минемчә, әнә шул мәсьәләгә багышланган:
rnТашчы егет! Күтәр башкаеңны,
rnАвыр ташларыңны куеп тор.
rnИсән рухыңны кылычлардан
rnҮткенрәк итеп чыныктыр» (3, 156), — дип язган.
rnР. Әхмәтҗанов әсәрләрендә милли азатлык мәсьәләләре бары бер генә юл белән чишелә — азатлыкны яулап алырга кирәк, дигән фикерне алга куя.
rnТатар әдәбияты классигы Г. Тукайның тәэсире бер Р.Әхмәтҗанов шигъриятенә генә булмый, әлбәттә. Тугандаш халыкларның төрле буын шагыйрьләре аны үз остазлары һәм әдәбиятта туры юл күрсәтүче, дип саныйлар. Ләкин, милли мәсьәләләргә яңа сулыш өрүдә Г. Тукай әсәрләре зур роль уйный, аеруча Р. Әхмәт-җановның туксанынчы еллар иҗатында өлге булып торуы ачык чагыла.
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Айтуганов Б. Вөҗданны уятучы иде / Б. Айтуганов // Шәһри Казан. — 1996. — 19 апр.
rn2. Баттал Ф. Бердәнбер юл түгел / Ф. Баттал // Әхмәтҗан Р. Ачлык мәйданы. — Казан: Татар, газета һәм журн. нәшр. типогр., 1983.- Б. 4.
rn3. Әхмәтҗанов М. Ачлык мәйданы — җиңү мәйданы ул / М. Әхмәтҗанов. Килер бер көн. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — Б. 156.
rn4. Әхмәтҗанов Р. Ак канатлар / Р. Әхмәтҗанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. — 95 б.
rn5. Әхмәтҗанов Р. Гомер чишмәсе / Р. Әхмәтҗанов. — Казан: Татар. кит. нәшр.,1976. — 111б.
rn6. Әхмәтҗанов Р. Сәфәр ае / Р. Әхмәтҗанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 223 б.
rn7. Әхмәтҗанов Р. «Ачлык мәйданы» циклыннан шигырьләр / Р. Әхмәтҗанов. Казан утлары. Сүнмәс утлар балкышы. Мен санлы хәзинәдән: Әдәби-нәфис басма. — Казан: Идел-Пресс, 2006. — Б. 582.
rn8. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Томны төзүчеләр: Н.Хисамов, 3.Мөхөммәтшин / Г.Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 1 том. Шигырьләр, истәлекләр. — 271 б.
rn9. Галиев М. Рух / М. Галиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.-560 б.
rn10. Нигматуллина Ю. Своеобразие художественного мышления Тукая / Ю. Нигматуллина // Габдулла Тукай: Материалы научной конференция и юбилейных торжеств, посвященных 90-летию со дня рождения поэта. — Казань: Татар. кн. изд-во., 1979. — 237 с.
rn11. Тимбекова К. Рашит Ахметзянов / К. Тимбекова // Комсомолец Татарии. — 1990. — 15 апр.
rn12. Хәлим А. Кояш чыгып килә / А. Хәлим // Ватаным Татарстан. — 1994. — 28 гыйн.
rn13. Хәлим А. Тукайны яңадан ачу / А. Хәлим // Шәһри Казан. — 2007. — 27 апр.
rn14. Хәлим А. Тукайны яңадан ачу / А. Хәлим // Шәһри Казан. — 2007. — 28 апр.
rn15. Шарова Л. XX йөз татар шигъриятендә «кораб» («көймә») образ-символы: Фил. фән. канд. … дис. / Л. Шарова; В. И. Ульянов-Ленин исем. КДУ. — Казан, 2007. — Б. 96.rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn