ТАТ РУС ENG

Хәйруллина Альбина (Казан) Габдулла Тукай һәм Мәхмүт Хәсәнов иҗатларында табигать образы

rn В этой работе дается сравнительный анализ творчества Г. Тукая и М. Хасанова. Рассматривается, в частности, образ природы в их творчестве. Анализируются общие и отличительные черты, особенности использования образа природы в поэзии и прозе данных авторов.rn

rn

rn
rn 
rnМәгълүм ки, кешенең намусы, вөҗданы кешелеклелек һәм Ватан төшенчәләрен ничек аңлавы тирә-юньгә, туган туфракка мөнәсәбәтендә бигрәк тә ачык күренә. Кешедә миһербанлылык, шәфкатьлелек, зәгыйфьләрне, ярдәмгә мохтаҗларны кызгану хисе дә, иң элек, кош-кортларга, хайваннарга карата уяна.
rnТатар әдәбияты үсешен күздән кичерсәк, анда шигърияттә дә, прозада да табигатьнең иң киң яктыртылган һәм һәр дәвердә кешелеклелек, шәфкатьлелек яссылыгында хәл ителгән тема булуын күрәбез.
rnГабдулла Тукай — буыннар алмашынган саен төрле яклап ачыла барган бөек шагыйрьләрнең берсе. Сирәк очрый торган табигый сәләт, шигъриятенең фикри тирәнлеге, милли-хисси байлыгы, колачы, со-циаль-иҗтимагый киңлеге, рухи куәте белән ул гаҗәеп зур акыл иясе. Г.Тукай иҗатына мөрәҗәгать иткән һәркем үз фикер-карашларын баета, сәнгати теленең байлыгын, үсешен тоя. Тукай шигърияте күп төрле темаларны колачлый. Ул табигать күренешләре, аның тере җан ияләре турында шактый күп шигырьләр язган әдип.
rnГ. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган кебек, Мәхмүт Хәсәнов тә үзенең күп кенә проза әсәрләрендә бу темага киң урын бирә. Тема уртак булса да, һәр язучы аны үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Әсәрләреннән күренгәнчә, Г. Тукай пейзаж шигъриятен югары күтәрде. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп үткәреп тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.
rnТау башында салынгандыр безнең авыл,
rnБер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
rnАулыбызның ямен, су тәмен беләм,
rnШуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. (1, 22)
rnдип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып.
rnГ. Тукай үзенең авылының гаҗәеп табигатен, үз вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларның һәрберсенең үзенә хас матурлыгын соклану катыш гаҗәпләнү хисләре белән яза. Кырлай авылы тирәсендәге калын урманнарны, сайрар кошлары, җәнлек-җанварлары, хуш ис бөркегән чәчкәле, кызыл җиләкле аланнары турындагы шигъри юллар кайсы укучыны гына хыял дөньясына алып китми икән?..
rnМонда бульварлар, клуб һәм танцевальная, цирк та шул;
rnМонда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
rnЗур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;
rnБиниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби. (1, 114)
rnюлларын укыгач, шагыйрьнең үткәндәге тарихыбыз белән горурлануына, бай әдәби теленә, көтелмәгән чагыштыруларына, эпитетларына сокланасың.
rnӘсәрдәге халык көйләренең дәртле яңгырашын, интонация байлыгын, шигъри төгәллекне укучы сизеп кенә калмый, матурлык дөньясын күреп, аның сәнгатьчә сурәтләнүеннән ләззәт ала.
rnУрман татар халкының тормышында да зур урын алып тора. Шул сәбәпле, әдәби әсәрләрдә урманны сурәтләү еш очрый. Тукай урманыбызның гүзәллегенә сокланса, М. Хәсәнов үзенең «Урман шаулый» повестенда урман кисүчеләр хезмәтен зурлый, урманның илебез тормышында тоткан урынын, әһәмиятен, файдасын ассызыклый. Юк, алар табигатькә зыян салучылар түгел. Алар бер агач аударсалар, өч агач утырталар. Аны яшь бала карагандай тәрбияләп үстерәләр. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәр кылган гамәлендә урманга сакчыл караш сизелеп тора. Урман хуҗалыгы директоры Бәдри абый сүзләре моны ачык раслый:
rn«Урманны яратмаска мөмкинме соң?
rnБорын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман — дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: урман утырту илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, диләр!..» (3, 10).
rnУрман шаулавы әсәрнең геройларына халкыбыз җырларына хас моңлы көйне хәтерләтә. «Урман шаулавыннан елның нинди вакыты икәнен ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман сөйләшүен сиздереп торучы көзге урман гүелдәве иде» — бу юлларның төбендә никадәр эчке мәгънә, тирән фәлсәфилек ята (3,17).
rnГ.Тукайның пейзаж шигърияте укучыны дөньяга гаҗәпләнеп карарга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Яшь укучылары өчен шагыйрь танып-белү материалы бирә, табигать табышмаклары иҗат итеп, баланы уйлануга этәрә, сораулар куя. Мәсәлән, «Елның дүрт фасылы», «Җәй көнендә», «Көз», «Чыршы» һ. б. күп шигырьләрендә татар авылының табигатенә мәдхия җырлый. Яңгыр, чык, кырау, буран, җил, кояш, ай, яз, көз, җәй, кышның — һәрберсенең үзенчәлекле билгеләре турында шигъри ачышлар ясап, укучы күңеленә җиткерә.
rnШулай ук, М. Хәсәнов та әсәрләрендә төрле табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирә. Аның китапларының исемнәре үк моңа ишарә булып тора. Мәсәлән, «Саф җилләр», «Язгы аҗаган», «Беренче ау», «Урман шаулый» һ. б. Табигать күренешләре авторга геройларның характерын тирәнтен ачарга, әйтәсе фикерен укучыга җиткерергә ярдәм итә.
rnГ.Тукай борынгылыкны саклаган, халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән мифларны яхшы белә. Алар шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», поэмаларында чагылыш тапкан. Шүрәле — әсәрдә төп образ. Ул табигать иркәсе, урман хуҗасы, шагыйрь аны әкияттәгечә куркыныч кыяфәтле, адәмнәрне кытыкларга яратылган озын бармаклы «урман пәрие» итеп сурәтли.
rnБылтыр белән Шүрәле очрашуы укучыны сагайтса, Былтырның акыл зирәклеге, тапкыр хәйләсе ярдәмендә җиңүе сөендерә.
rnСу анасы да — халык авыз иҗатында киң таралган образ. Авыл малаеның ялгыш адымы, аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Шагыйрь, әкияти эчтәлектән чыгып, укучыны гыйбрәтле уйга сала.
rnШагыйрьнең, миф дөньясына хас образлар ярдәмендә иҗат ителгән бай эчтәлекле, матур яңгырашлы, киң хыялый поэмалары укучыларында мифик образларга карата кызыксыну уята, алар белән аралашу аша балаларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләнә.
rnМ. Хәсәнов та үз иҗатында миф дөньясы геройларын читләтеп үтми. Авторның «Шайтан малае» әсәрендә (үсмер малай Бикины шул кушамат белән атыйлар) малайларга хас кыюлык, батырлык, куркусызлык, чаялык кебек сыйфатлар гәүдәләнә. Авылга аклар кереп, кызыл сугышчыларны үтергәч, ул Бөгелмәгә барып, Кызыл гаскәр частьлары штабын табып хәбәр итә. Автор малайны шушы батыр, кыю, тәвәккәл адымы өчен данлап «шайтан малае» дип атый. Автор табигатьнең серле җан ияләренә хас матур сыйфатларын яраткан образларына күчереп сурәтли.
rnГ.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Читлектән чыгарылган сандугачның сайравы («Сандугач һәм Фатыйма») кызда шатлык хисе уята.
rnӘ менә
rnТик гомрем бик кыска:
rnБары бер көн генә, —
rnБул яхшы, рәнҗетмә,
rnҺәм тимә син миңа! (1, 18)
rnКилде дә бер явыз аучы эт белән,
rnАтты үтерде аны мылтык белән (1, 38 )
rnдигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли. Г. Тукай шигырьләрендә бала белән хайван, кошлар арасында бер-берсенең телен, холкын, теләген аңлау нәтиҗәсендә туган искиткеч җылы мөнәсәбәт күрәбез. «Гали һәм Кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Кошларга» шигырьләрен генә алыйк: күпме җылылык, дуслык, кайгырту сурәтләнгән алар арасында! Әлеге Г. Тукай шигырьләре эчтәлегенә аваздаш әсәрләрне М. Хәсәнов иҗатында да табарга була. Мәсәлән, «Кара колак», «Җирән кашка» хикәяләре. Аучыда ау дәверендә табышына карата соклану хисләре уяна. Куянның сизгерлеге, хәйләкәрлеге, батырлыгы, котылгысыз вакытта да үлем авызыннан исән калу әмәлен табуы күпләрне гаҗәпләндерә. Куянның көчле яшәү теләге аучыны үзенең уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр итә, аның исән-имин яшәвен тели.
rn«Җирән кашка» хикәясендә бабай белән оныкның атка чиксез мәхәббәте сурәтләнә. Хайваннар борынгыдан кеше белән янәшә яшәгән. Алар бер-берсенең тормыш рәвешләрен тулыландырып торалар. Хуҗаларының җылы мөнәсәбәтенә хайваннар да тугрылык белән җавап бирә. Җирән кашка үлә. Бабай белән онык моны бик авыр кичерәләр.
rnӘлеге хикәяләр аша язучы укучы күңелендә хайваннарга, кош-кортларга карата кызгану хисен, мәрхәмәтлелек хисен үстерә.
rnАвторлар,  әйтергә теләгән  фикерләре укучыга барып җитсен өчен, әдәби телебезнең төрледән-төрле сурәт-бизәкләрен кулланалар, төрледән-төрле чагыштырулар кулланалар. Г. Тукайда: «Тәгәридер ул матур кыз —язның алтын фәйтуны»; «Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын»; «Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәри» кебек көтелмәгән чагыштырулар укысаң, М.Хәсәновтә «көмеш кыңгырау таңы», «оеп йокыга талган агачлар», «тайга сылуы — болан» кебекләрне очратасың.
rnӘйе, кеше табигатьнең аерылгысыз өлеше. Язучыларыбызның шушындый кешелекле, шәфкатьле әсәрләре безне асылыбызга кайтара, табигать дөньясы белән тагын да якынайта. Киләчәк буын вәкилләре дә әлеге әсәрләр аша гүзәллек дөньясын күреп, тоеп, киләчәктә аны кайгыртып яшәсә иде.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр / Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр. — 2003. — 478 б.
rn2.    Хәсәнов М. Беренче ау / М. Хәсәнов. — Казан: Татар, кит. нәшр. -1990. — 340 б.
rn3.    Хәсәнов М. Урман шаулый / М. Хәсәнов. — Казан: Татар, кит. нәшр. -1977. — 190 б.
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn
rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*