rnДанная статья представляет собой исследование особенностей творчества Тукая на фоне трансформации суфийской символической системы. Суфийская образная система позволяет Тукаю в романтической форме выразить отношение лирического героя к жизни в ее экзистенциальном осмыслении, что в свою очередь дает возможность многие образы-метафоры в поэтической структуре стихотворения воспринимать образами-символами.rn
rn
rn
rnТатар әдәби җирлегендә символлар системасыннан файдалану тәҗрибәсе борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятында ук мәгълүм була. Массиньон фикеренчә, гомумән, мөселман халыклары сәнгате структурасын символик берлек тәшкил итә (5, 58). XX йөз башы шигърияте дә бу яктан бай һәм төрле, бу дәвер сүз сәнгате символларны сыйфат һәм сан ягыннан тагын да тулыландыра, мәгънәви яссылыкта баета, киңәйтә. Көнчыгыш әдәбияты традицияләренә нигезләнеп үскән һәм XX йөз башында рус, аның аша көнбатыш әдәбиятлары йогынтысын тирән тойган милли сүз сәнгате символларга яңача караш булдыра, суфичылык белән үтеп кереп, милли байлыкка әверелгән символлар да XX йөз башында фәлсәфи, иҗтимагый фикерләрне үткәрү мәйданына әйләнә. Суфичыл символлар, символистик әсәрләрне генә түгел, XX йөз башында реалистик һәм романтик әсәрләр тукымасын да баетып киләләр. Алтын сарай (яшәеш), гүзәл сын (Илаһи), елга, су, күл (тормышның туктаусыз агышы), бакча, хәрабә, ай, кояш кебек шәркый, суфичыл тамырлы символларга еш мөрәҗәгать ителә (1, 176).
rnИлаһи гыйшык фәлсәфәсен өйрәнгән галимнәр фикеренчә, суфичылык шигърияте көнчыгыш кына түгел, хәтта көнбатыш сүз сәнгатьләрендә дә Яңарыш чорының дөньяви әдәбияты формалашуга көчле йогынты ясый (10, 5), суфичыл символлар, мистик фәлсәфә суфичылык күренеше белән бергә югалмый, ә бәлки, яңарыш чоры әдәбиятларында романтизмда «эри» (7, 68).
rnXX гасыр башы татар поэзиясендә дә суфичылык символларының, символизм кысаларында язылган шигырьләрдә генә түгел, романтик әсәрләрдә дә актив кулланылуы бер тенденция төсен ала. Моннан тыш әдәбият белемендә символның иң әһәмиятле сыйфаты буларак нәкъ менә аның күпмәгънәлелеге, чиксез күләмдә аңлатылыш вариантларын табу мөмкинлеге күрсәтелә (1, 175). XX йөз башында да күпкатламлы, киң эчтәлекле символлар борынгы мәҗүси, фольклор традицияләренең, Шәрык мәдәниятенең, рус һәм Европа әдәбиятларында билгеле әдәби күренешләрнең, «системаларның» тоташу ноктасына әверелә. Бу чорда шагыйрьләр тарафыннан кулланылган суфичыл символлар да төрле мәдәни катламнарның синтезы булып укыла, әсәрләрнең дини һәм дөньяви аспектларда шә-рехләнү мөмкинлеген бирә, алар, дини-суфичыл эчтәлектән тыш, күп очракта дөньяви фикер-карашларны үткәрүгә хезмәт итә.
rnЧор шигъриятен әйдәп баручылардан Дәрдемәнд шигъриятендә суфичыл символлар «фикерләүнең башлангыч ноктасы»на (6, 74-75) күтәрелсә, Тукай да үз фикерен символик образларга «төреп бирергә» rnярата. Г. Тукайның романтик шигырьләрендә суфичыл символиканың активлыгы һәм үзгәреш кичерүе күренә. Шагыйрь иҗатындагы суфичыл символик образлар, аларның әсәрдәге урыны — роле шәрык традицияләренең көчле булуы, лирикасының шәркый казанышларны исәпкә алып үсүе хакында сөйли. Шәркый әдәбиятлардагыча, аллегорик фикерләүгә тартылу, шартлылыкны лирик-эмоциональ киеренкелек моментлары белән үрү, мәгълүм символларны яңача куллану аша иҗади осталыкны күрсәтү әһәмиятле урын алып тора. Хәтта шагыйрь иҗатының буеннан-буена үстерелә, кабатлана килүче тотрыклы символик образлар барлыкка килә. Нәкъ менә кабатлаулар аша аерым шигырьләрдә аллегорик мәгънәдә кулланылган образлар символик югарылыкка күтәрелә.
rnШагыйрьнең «Гыйшык бу, йа?..» (1906), «Алла гыйшкына» (1906), «Ифтирак соңында» (1906), «Мәхү идәрмисән?» (1906), «Сөеклемнең кабер ташында» (1906) һ. б. шигырьләре суфичыл символикага корылып иҗат ителә. Мәсәлән, «Гыйшык бу, йа» (1906) шигыренә күз салсак, гүзәл кыз, матур йөз, күбәләк, ут, шәраб кебек суфичыл символларның күпмәгънәлелеге шигырь тукымасында дини-суфичыл һәм шәркый мәдәни катламнарны тергезеп, аларны дини-суфичыл һәм дөньяви контекстларда «уку» мөмкинлеген калдыра. Р. Ганиева сүзләре белән әйтсәк, шигырьне өч юнәлештә — саф суфичылык, дөньяви мәхәббәт һәм әдәби иҗат фәлсәфәсе рухында аңлатырга мөмкин (2, 9). Әлеге шигырьгә карата А. Саяпова эзләнүләрендә кызыклы шәрехләү бирелә (6, 98-104).
rnШигырь тукымасында күбәләк — ут парлы символларына, исерү һәм әйләнү мотивларына мөрәҗәгать ителә. Шәм образы турыдан-туры чагылыш тапмаса да, әсәрдә әлеге образ ут символикасы аша шәрехләнә:
rnҖанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
rnКил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем…
rnИ гүзәл, кил каршыма, кил, елмайчы рәхим итеп,
rnМин дә синең әйләнәңдә әйләнием, әйләнием…
rnСиннән исергәнемнән үлгәнче котыла алмам;
rnКүз һәм кашыңнан синең айланыем, айланыем (8, 68-69).
rnСуфиларда янып торучы шәм һәм шуның тирәсендә әйләнеп, утта эреп югалучы күбәләк сурәте актив кулланыла; әйләнү мотивының көчле булуы да билгеле, әйләнә-әйләнә транс халәтенә керү, Аллаһ белән кушылырга омтылу мәүләви тарикатендә көчле. Шигырьдәге әлеге сурәтләр суфичыл контекстта Аллаһ белән кушылырга омтылу мизгелен тасвирлый, лирик герой Илаһи гыйшык баскычында торучы кебек кабул ителә. Шушы яссылыкта шигырьдә Аллага мәхәббәт гармониягә китерә, дигән идея аерылып чыга.
rnСимволларның икепланлылыгы әсәрне дөньяви эстетика кысаларында шәрехләү мөмкинлеген дә бирә. Бу вариантта күбәләк гашыйк җанны белдереп, ут символикасы мәхәббәтне аңлатуга күчә, әйләнү, исерү мотивлары да дөньяви мәхәббәтне ачуга юнәлтелә. Лирик герой җир кызына мәхәббәт тотучыга әверелә. Шуларга нисбәтән шигырьнең идеясе дә үзгәрә: мәхәббәт кеше күңеленә «үлгәнче тирбәнерлек» рәхәт бирә, бәхет китерә.
rn«Хур кызына» (1906), «Син булмасаң!» (1907) шигырьләрендә инде суфичыл эстетика чикләрендә уку мөмкинлеге калдырылмый, ай, зикер, сандугач кебек образ-детальләр бер яклы сурәтләнеш ала һәм символ түгел, ә бәлки метафора чикләрендә кала. Алар романтик материалда дөньяви мәхәббәтнең матурлыгын җиткерүгә хезмәт итә. Тукай иҗатында суфичылык шигъриятендә еш кулланылган ай символына да еш мөрәҗәгать ителә. Матурлык, яңару, үлемсезлек, мәңгелек, Илаһи көч символы булган ай образы шагыйрьнең романтик шигырьләрендә дөньяви эчтәлекне җиткерүгә йөз тота, илаһи матурлыкны яки мәхәббәт тойгысын ачуга юнәлтелә: мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә суфичыл образ үзенә кызның гүзәллеген ачучы әдәби деталь, Аллага яки сөйгән ярга мәхәббәтнең матурлыгын белдерү вазифаларын беркетә. Әнә шулай ай образының күпмәгьнәлелеге Тукай иҗатында матурлык, мәхәббәт, сызлану фәлсәфәләрен үткәрергә мөмкинлек бирә.
rnМәсәлән, «Ана догасы» (1909) шигырендә «авыл өстенә чыккан нурлы, бөтен дөньяны балкытучы көмеш» ай образы метафора чикләрендә кала һәм шигырьнең беренче өлешендә табигатьнең матурлыгын, гармониясен, тынычлыгын гәүдәләндерә. Икенче өлештә табигать белән дога укучы ананың халәте ялгап куела: айның матурлыгы, илаһилыгы ана күңелендәге матурлыкка, изгелеккә, чисталыкка күчерелә, Аллага булган мәхәббәт дәрәҗәсен ачуга юнәлтелә, ягъни икенче өлештә ай символик образы ярдәмендә кеше күңелендәге илаһи матурлык турында сүз алып барыла.
rn«Җәйге таң хатирәсе» (1910) шигырендә ай сурәте, йолдыз образы белән янәшәлектә, илаһи матурлыкны ачуга юнәлтелә. Табигать гүзәллеге Тукай иҗатында илһам чыганагы булып килә. Ләкин субъектив эчтәлектә аның башка мәгънә төсмере дә күзәтелә. Суфичылык фәлсәфәсе, кешеләрнең идеалга омтылып яшәве Җирдә камиллек, гармония урнашуга китерә, дип белдерә. Шушы яссылыктан караганда җәйге табигатьнең, таң ату күренешенең гүзәллеге, табигый гармония Тукайның матурлык идеалы белән тәңгәл-ләшә. Шигырьнең соңгы строфасында «шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң» юлларын кертеп, автор, бер яктан шигърияткә йөз тотса, икенче яктан, милләтнең киләчәк тормышы турындагы өметен игътибар үзәгенә куя һәм милләткә яңача яшәү юлын күрсәтергә омтыла.
rnТулысынча әрнү хисенең көчәюенә нигезләнгән «Өзелгән өмид» (1910) шигырендә ай образы бөтенләй үзгә — контраст мәгънәдә кулланыла:
rnКүз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
rnЯшь, туган ай урнында тулган айның яктысы (9, 196).
rnБер яктан яңа туган ай символик образы якты өмет мәгънәсен үзенә беркетә. Бөтен гомерен халкына багышлаган шагыйрьнең яктылык, яхшылык турындагы идеаллары, өметләре тормышка ашмау лирик герой күңелендә сагыш хисен уята. Икенчедән, ул бертөрле мәхәббәтнең дә булмавын аңлаудан туган ачынуга ишарә ясый, гомернең үтүе, кешенең үлем алдында аның котылгысызлыгына төшенүе, яшәүнең мәгънә-сезлеге, үз-үзеңнән канәгатьсезлек кебек төсмерләр аша сызлану фәлсәфәсен үткәрергә мөмкинлек бирә. Өченчедән, ай образы шәркый мөселман әдәбиятларында шагыйрьлек таланты мәгънәсендә йөри. Милли җирлеккә күчерелеп, ул лирик герой күңелендә яңа иҗади чаткыларның инде тумавын да шәрехли.
rnXX йөз башы татар поэзиясендә суфичылык поэзиясендә киң кулланылышта булган пәйгамбәр образына да еш мөрәҗәгать ителә. Шагыйрьлекне пәйгамбәр миссиясе белән тиңләп карау тенденциясе пантеистик юнәлештәге суфичылык әдәбиятыннан килә. Ю.Лотман XVIII гасыр рус әдәбиятында да поэзия, шигъри сүзнең илаһи текстларга алмашка килүен һәм аларның функцияләрен үзләштерүен, илаһи сүзне халыкка җиткерүче пәйгамбәрнең шагыйрь шәхесе белән «урын алышуын» күрсәтә (4, 122). Татар җирлегендә дә әдәби-эстетик фикер секуляризация, сыйфат үзгәреше кичерә. Бу күренешне дәлилләп, Г. Ибраһимов «Альбом мөнәсәбәте илә» (1915) мәкаләсендә: «Сәнгать — яңа заманның дине, бөек сәнгатькярләр ул диннең пәйгамбәрләредер» (3, 200), — дип яза.
rn1910 еллар татар поэзиясендә пәйгамбәр-шагыйрь образы шагыйрь һәм шагыйрьлек темаларының характерлы гәүдәләнеше төсен ала. Аның төп мәгънәсе — шагыйрьлекне җир өстенә кешеләр арасында якты мөнәсәбәтләр урнаштыру, изге теләкләр тарату өчен җибәрелгән гуманистик максат итеп раслаудан һәм шәхеснең әхлакый кыйммәтен ачудан гыйбарәт. XX йөз башы лирикасында бу фикер Толстой, Пушкин образлары мисалында ачык чагыла. Пәйгамбәр образы Тукайның үз иҗатында да билгеле урын тота, әмма суфичыл эчтәлек кысаларында түгел, ә бәлки, бер яклы — дөньяви эстетика чикләрендә «укыла», шуңа мөнәсәбәттә ул символ булудан читләшеп, метафорага якыная. Мәсәлән, иҗатының башлангыч чорында ук язылган «Пушкинә» (1906), «И, каләм» (1906), «Бер татар шагыйренең сүзләре» (1907) шигырьләрендә пәйгамбәр образы аша белдерелгән шагыйрь туры сүзе, таланты, иҗаты белән халкына хезмәт итәргә, яктылык, матурлыкка ышаныч уятырга, милләт идеаллары өчен көрәшергә тиеш, дигән идея-фикер уздырыла.
rnНәтиҗә ясасак, Тукай шигъриятендә суфичыл символлар, әдәби структуралар актив. Алар, дини-суфичыл эчтәлек белән чикләнмичә, дөньяви аспектта уку мөмкинлегенә ия. Суфичыл символик образлар, Аллаһка булган илаһи мәхәббәтне, Аңа омтылу, Аны танып-белү омтылышын гына ассызыклап калмыйча, Тукайның милләт тормышына мөнәсәбәтле уйлануларын, экзистенциаль мотивларны, яшәеш кануннарына бәяне, мәхәббәт тойгысын яшәешнең асылы кебек ассызыклап, бер әсәр чикләрендә төрле мәдәниrnкатламнарның, мәгълүматларның тоташу, кисешү үзәгенә әверелә.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2007. — 231 б.
rn2. Ганиева Р. К. Шагыйрьнең рухи дөньясы / Р. К. Ганиева. — Казан, 2002. -112 6.
rn3. Ибраһимов Г. Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз / Г.Ибраһимов // Әсәрләр: 8 томда. — Казан, 1978. — V т. — Б. 178-200.
rn4. Лотман Ю. Литература в контексте русской литературы XVIII века / Ю. Лотман // О русской литературе. — СПб., 1997. – С. 118-137.
rn5. Массиньон Л. Методы художественного выражения у мусульманских народов / Л. Массиньон // Арабская средневековая культура и литература. — М., 1978. — С. 54-60
rn6. Саяпова А. М. Дардменд и проблема символизма в та-тарской литературе / А. М. Саяпова. — Казань: Алма-Лит, 2006. — 246 с.
rn7. Степанянц М. Т. Философские аспекты суфизма / М. Т. Степанянц. — М.: Наука, 1987. — 190 с.
rn8. Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда / Тукай Г. — Казан: Татар, кит. нөшр., 1985. — 1 т. — 405 б.
rn9. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 1 т. — 271 б.
rn10. Шах И. Суфизм / И. Шах. — М.: Клышников, Комаров и К, 1994. — 446 с.rnrn
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn
rn
rn