ТАТ РУС ENG

Минһаҗева Ләйлә (Казан) XX гасыр башы балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә Г.Тукай эшчәнлеге

rn

rn В начале XX века выдающийся поэт Г. Тукай активно участвовал в развитии татарской детской литературы. Это способствовало тому, что в дальнейшем направление, в основе которого было художественное мышление, упрочило свои позиции, выступило против устоявшихся принципов дидактики и схоластики. Главная «находка» в детском творческом наследии великого поэта — это частое присутствие в его стихотворениях одновременно двух начал — «взрослого» и «детского». В своих лирических произведениях поэт стремился полнее передать дет-ские переживания, большое внимание уделял их жизненной достоверности.rn

rn

rn
rnXX гасыр башы татар балалар әдәбияты өлкәсендә иң бай мирас калдырган шәхес — Г.Тукай (1886-1913). Татар балалар поэзиясенең бу чорда ныклы, профессиональ үсеш алуы да аның исеме белән бәйле. Үз заманы һәм аннан соң килгән балалар шагыйрьләре алга таба теге яки бу күләмдә аның юлын, ул күтәргән идея-проблемаларны дәвам итә, үстерә.
rnГ. Тукай татар балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа ярдәм итү, баету, хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре аша белем һәм дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес (3, 5). Ул талантлы шагыйрь, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. Балалар әдәбиятында Г. Тукай төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Шуларның кайберләренә генә тукталыйк.
rnБалалар өчен беренче чиратта ул, әлбәттә, шагыйрь буларак кадерле. Аның балалар өчен язылган шигырьләренең фикерләре, образ һәм хисләре бай, кичерешләре тирән. Шуның белән бергә, лирик әсәрләрендә шагыйрь бала психологиясен тирәнрәк итеп бирүгә, аны тормышчан итеп яктыртуга да зур игътибар бирә. Нәкъ менә шуңа күрә лирик геройларның логикасы, фикер үсеше — балаларча. Бер яктан, фикерләрнең төплелеге авторның, олы кешенең караш-фикеренә ишарә итә. Икенче яктан, бала кичереше садәлек, гаҗәпләнү, моңсулык һәм шатлык интонациясе аша бирелә. Мисал итеп, «Таз», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Безнең гаилә», «Ата илә Бала» «Сабыйга», «Карлыгач», «Гали белән Кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач», «Кызыклы шәкерт», «Ак бабай», «Бичара куян» һ. б. китерергә мөмкин.
rnГ. Тукайның бүгенге көндә дә балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагы шигырьләре аеруча әһәмиятле. Милләткә булган мәхәббәте, телгә булган хөрмәте, аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны бүгенге көндә милләтнең гимны булып әверелгән «Туган тел»дә, «Үз-үземә» шигырендә ачык чагыла.
rnТатар бәхте өчен мин җан атармын:
rnТатар бит мин, үзем дә чын татармын (4, 36).
rnБиредә «татар» сүзенә аерым басым ясалу авторның милләте өчен горурлык дәрәҗәсен билгели, кабатлаулар исә фикернең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә, тәэсир итү көчен арттыра.
rnГ.Тукай шигырьләрендә, мәгърифәтче галимнәр традициясен дәвам итеп, татар халкын агарту, белемле итү, үстерү омтылышын көчле яңгырата. Балаларга белем һәм мәгърифәтнең алыштыргысыз, фән нигезләрен өйрәнүнең мөһим булуын «Ата илә Бала», «Китап», «Сабыйның укырга өйрәнүе», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Сабыйга», «Бәхетле бала» кебек әсәрләре аша сәнгатьчә ачарга һәм аңлатырга омтыла:
rnӨч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше;
rnМәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше булган кеше.
rn(4, 126).
rnШагыйрьнең Аллаһы Тәгаләне, ул яраткан дөньяны олылавы, хөрмәтләве дә лирик әсәрләрдә урын ала. Аның «Ана догасы», «Ана илә Бала», «Таян Аллага» кебек шигырьләрендә, беркадәр фәлсәфи карашларны да җиткерү аша, балаларны югары әхлакый сыйфатларга ия кеше итеп күрү омтылышы ята. Моңа өстәп, Г. Тукай һәрдаим яшәүнең мәгънәсе, тәме һөнәрле булуда икәнне ассызыклый. «Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бәхетле бала», «Кошчык», «Япон хикәясе», «Сөткә төшкән тычкан» һ. б. шигырьләрендә дә автор баланы хезмәт белән тәрбияләү мәсьәләсен алгы планга куя. Мондый шигырьләрдә дә, аермачык булып, ике башлангыч — «зурлар» һәм «нәниләр» башлангычы күзгә ташлана:
rn—    Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
rnМин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә. …
rn—    Ах җуләр маэмай! Тырыш яшъләй, зурайгач
rnҗайсыз ул; Картаеп каткач буыннар — эш белу уңайсыз ул!
rn(5, Ю) Биредә заман формасы «өлкәннәр» башлангычының беренче планга чыгуын дәлилләүче факт буларак билгеләнә. Лирик ситуацияне тормыш тәҗрибәсе булган герой бәяли. Аңа капма-каршы сүзләр — баланыкы. Фикер, хиснең каршылыгы композицион яктан да ассызыкланган. Әмма ничек кенә булмасын, бу шигырьдә лирик герой — бай тормыш тәҗрибәле, сабыйларга җиткерер сүзләре булган, әмма сабыйлык кичерешләрен үзендә саклап кала алган, балаларча саф «зур сабый».
rnБөек шагыйрь Г. Тукай балалар өчен лирик әсәрләрендә пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп, ул, табигать матурлыгы аша, бала күңеленә үтеп керергә омтыла, туган як, туган ил кадере мәсьәләләрен ача. Мифологик сурәтләргә бай, халыкның эстетик тәҗрибәсен иҗади кулланып язылган «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» кебек халык әсәрләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган әкиятләрен генә алыйк. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Автор үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя белергә һәм күрергә өйрәтә. Табигать, авыл яшәеше һәм тормышы да кыска гына аралыкта матур детальләр аша ачыла:
rnУрманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
rnКүз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
rn(4, 58).
rnӘсәрләрдә әйтергә теләгән фикерләр әкияти алымнар ярдәмендә, гармониядә бирелә. Ягъни бала татырга теләгән хисләр, хыял һәм фантазия өчен кирәкле азык, фольклорга таянып, укучыга җиткерелә. Аларда шулай ук ритм һәм рифма хис-кичереш образын тудыруда зур роль уйный, соклану, шатлык, каушау интонациясенә яраклаштырыла. Фольклор аларда лирик әсәрнең эстетик вазифасын көчәйтеп кенә калмый, бәлки социаль-сәяси вазифа да йөкли.
rnБу урында Г. Тукайның халык авыз иҗатына тирән хөрмәтен аеруча ассызыклап китү урынлы булыр. Чөнки ул халкының иҗат көченә, аның талантына чын күңеленнән ышана. Халык арасында бик күп еллар буенча яшәп килгән, халыкның үткенлеген, акылын, тапкырлыгын күрсәтә торган әсәрләрне сайлап алып, барлык жанрларыннан оста файдалана.
rnГ. Тукайның балалар өчен әйберләрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешеләргә хас аерым билгеләр белән сурәтләү алымы да киң файдаланыла. Шагыйрьнең мондый әсәрләренә конкретлык, образлылык хас, сюжет бай һәм күптөрле. Ул һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны балаларга мәгълүм бер характерда, җанлы тормыш эчендә ача: «Мияубикә», «Бичара куян», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән Күбәләк», «Фатыйма белән Сандугач», «Шаян песи», «Күгәрчен» һ. б. шундыйлардан. Мондый әсәрләрнең байтагы — тәрҗемә әсәрләре. Үз вакытында Р.Кукушкин: «…Тәрҗемә аңа чын-чынлап өйрәнү — осталык мәктәбенә әверелде», — дип язуы белән хаклы иде (1, 77). Чөнки шагыйрьнең «Бала белән Күбәләк», «Баскыч», «Яхшы хәбәрләр», «Яңгыр», «Кышка бер сүз», «Карлыгач» һ. б. шигырьләре, күп сандагы мәсәлләре ирекле тәрҗемә ителгән. Биредә Г.Тукайның шагыйрьлеге дә, гаҗәеп дәрәҗәдә оста тәрҗемәче булуы да ачыла.
rnИҗатының бер юнәлеше булган мәсәлләренә — И. А. Крыловтан ирекле тәрҗемәләргә килсәк, Ураль-скида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрелҗәдид» журналында аның «Мәҗмугаи мөфидө» («Файдалы җыентык») исеме астында проза белән язылган 65 исемдә мәсәле басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул битендә: «Рус мөхәрриләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре Мәргубәләреннән мәалән тәрҗемәrnулынмыш вә госманлы әдәбиятыннан әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев»,— дип куелган (2, 122).
rnСоңыннан Г. Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 66 мәсәлнең 59 исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле җыентык чыгара.
rnГ. Тукайның прозасы кыска күләмле, фикергә бай һәм үтемле булуы белән игътибарны җәлеп итә, аның чәчмә әсәрләренә халык мәкальләрендәгечә тирән акыл, тапкырлык хас. Атап әйткәндә, «Аю мәҗлесе», «Мактанчык куян», «Чүлмәк илә Казан», «Чабак», «Ташбака илә Куян», «Ике күгәрчен» һ. б. мәсәлләрен укып, балалар күпьяклы тәрбия һәм тәҗрибә алалар. Мәсәлән, «Әтәч илә Энҗе бөртеге» хикәясеннән чыгарылган нәтиҗә бик мәгънәле. Энҗе бөртегенең бәһа-сен аңламаган әтәч, аны тары бөртегеннән дә түбән куя. Әлбәттә, бу — образлы сурәт, түбән, тар фикерле кешеләрнең аерым кыйммәтләрне аңламавына матур мисал. Яки «Чүлмәк илә Казан» хикәяте. Чуеннан эшләнгән Казанга дус булырга теләп, аңа ияреп сәфәр чыккан балчык Чүлмәкнең «теткәләнеп беткән кисәкләре» генә кабат әйләнеп кайта. Биредә дә фикер ачык — дуслар бер-берсенә тиң булырга тиеш. Яки, «Мөһәндис» — беркадәр табышмак уенын хәтерләткән мәсәл. Чөнки укучы, баштан ук, эш нәрсә белән төгәлләнер икән, дип фараз кылырга мәҗбүр. Бу урында Г.Тукайның балалар психологиясен тирән төшенүен ассызыклау урынлы булыр. Мәсәлдә сүз «падишаһлар сарае кебек зур» өен су янына күчерергә теләгән Җегет турында бара. Әмма, ахыр чиктә өй ишелә, күп кешеләр аста калып вафат була. Г. Тукайrnтормыш тәҗрибәсе аша, үзе үк ахырдан нәтиҗә чыгара: «Дөньяда бәгъзе кешеләр бар: аларның уе бу Мөһәндис фикереннән дә куркынычлырак».
rnГ. Тукайның балалар өчен язылган хикәяләре дә кызыклы. К. Насыйриның «Буш вакыт»ын хәтерләткән аерым хикәяләрдә, мәсәлән, табигать турында мәгълүматлар бирелә. Аның иҗатында, шулай ук, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренең бала рухына туры китерелеп яктыртылганнарын да очратырга мөмкин. Аерым алганда, «Кояш», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы», «Һәрнәрсәнең үз урыны бар», «Әлифба», «Беренче мәртәбә мәктәпкә бару» һ. б. — шундыйлардан.
rnГ. Тукай — мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматия-ләр авторы да. Аның «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы»), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хезмәтләре озак вакытлар кулланышта булып, үрнәк ролен үтәделәр.
rnШулай итеп, узган XX гасыр башында балалар әдәбиятының ныклап үсеш ала башлавы турыдан-туры Г. Тукай исеме белән бәйләнә. Алга таба, Г. Тукай традицияләрен дәвам итүчеләр тырышлыгы белән әлеге өлкә һәртөрле жанрларда һәм төрләрдә үсешкә ирешкән эстетик системага әверелә.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Кукушкин Р. Шигъри бишек / Р. Кукушкин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.
rn2.    Тукай Г. Әсәрләр: 4 томда. III т. Мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр / Төз. Р. Гайнанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 448 б.
rn3.    Тукаев Г. Мөкаддимә // Тукаев Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.
rn4.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
rn5.    Тукай Г. Кызыклы шәкерт / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.rn
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*