ТАТ РУС ENG

Миңнуллина Фатыйма (Казан) Тукай иҗатында милләт хокукы мәсьәләләре

rn В статье раскрываются идейно-тематическая направленность и rnхудожественное своеобразие стихотворений Г. Тукая. Для исследования rnпредставляют интерес произведения с ярко выраженной национальной rnпроблематикой («Китмибез», «И, каләм», «Дусларга бер сүз» и др.), где rnавтор указывает причины, тормозящие развитие татарской нации.
rn 
rnГ.Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп калды.
rnБилгелеrnбулганча, Беренче рус инкыйлабы елларында шагыйрьләр үзләренең милли rnчынбарлыкка, яңарышка мөнәсәбәтен, милләтнең үткәне, бүгенге хәле, rnкиләчәге турында уйланулар, реаль детальләр белән бергә символик, rnаллегорик образлар ярдәмендә бирә башлыйлар. Бу елларда шәхес иреге, rnфикер хөрлеге, милли азатлык кебек мотивлар көчәя. Халык бәхете, rnмилләтнең яшәеше, киләчәге, иҗтимагый гаделлек турында уйланулар, rnгражданлык хисләре милли поэзиянең төп юнәлешенә әйләнә. Сәяси, сатирик,rnпублицистик лирика шигъриятнең реалистик юлдан үсешен күрсәтүче дәлил rnбулып тора. Аның юл башында татар халык шагыйре Г. Тукай тора.
rnБеренчеrnрус инкыйлабының җиңелү белән тәмамлануы Россиядәге иҗтимагый-сәяси rnхәлләрне кискенләштереп җибәрә, реакция хөкем сөрә башлый. 1907 ел rnбашында хөкүмәт Г. Тукай хезмәттәшлек иткән татар матбугатының нәшрият rnорганнарын ябу өстендә эш алып бара. 1907 елның 3 июнь борылышы rnкадимчелекнең янәдән демократиягә ныклы һөҗүм итә башлавын белдерә. rnӘлеге күренешкә җавап итеп Тукай «Китмибез» шигырен яза.
rnШигырь rnРоссия кул астында тупланган, рус булмаган халыкларның rnхокук-проблемалары темасына багышланган. Бу — Россия Дәүләт Думасындагы rnуң депутатларның һәм реакцион матбугатның мөселманнарга карата «әгәр rnсезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез!» дигән провокационrnчыгышларына каршы Тукай тарафыннан, җавап рәвешендә, үткен тел белән rnязылган әсәр. Дәүләт Думасының 1907 ел маенда булган унбишенче rnмәҗлесендә, мәсәлән, Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат мөгаллим rnКәлимулла Хәсәнев (1878—1949) мөселман мәктәпләренең хәле начарлыгыннан,rnхөкүмәтнең моңа бер чара да күрмәвеннән зарланып сөйли. Суллар кул rnчабалар, ә уңнар (Пуришкевич, Созонович һ. б. карагруһчылар) ораторга rnташланалар һәм «Төркиягә китегез!» дип кычкыралар (3, 271). Г. Тукай исәrnаларга:
rn… Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
rnБәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).
rnИң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
rnТиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!
rnАп-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
rn— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа! (3, 271) —
rnдипrnҗавап бирә. Аның юлларында көрәшче шагыйрьнең ахырга кадәр Ватан намусыrnөчен көрәшкә чакыру тавышы ишетелә һәм демократиянең өстенлек алуы rnчагыла.
rnИл күләмендә барган вакыйгалар язучы иҗатына да нык тәэсир rnитә. Хис-кичерешләр тирәнлеге лирик геройның рухи халәтен, йөзен rnүзгәртә. Ул, үз чиратында, шагыйрь образын, лирик геройның шагыйрьлек rnмиссиясен яңача аңлауга китерә (1, 166). Болар барысы да язучының татар rnхалкына, милләткә хезмәт итү идеалыннан аерылгысыз итеп бирелә. rn«Шагыйрьгә», «Мәхбүс», «Шагыйрь» кебек лирик әсәрләрендә шагыйрьлек rnмилли хөрлек өчен көрәш мотивы белән үрелеп килә.
rnРеакция елларында rnисә әдип иҗатында халык, милләт мотивы тагы да көчәя. Россия эчендә rnбарган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр әдипнең дөньяга карашларын үзгәртә (1,rn34). Милләт өстенә төшкән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне ул үз күңеле rnаша үткәрә. Тормыш фаҗигасе «Милли моңнар», «Өметсезлек», «Көзге rnҗилләр», «Өзелгән өмид», «Көз», «Милләт» кебек лирик әсәрләрендә бөтен rnтулылыгы белән ачыла. Шагыйрьнең хокуксызлыкларга, гаделсезлекләргә rnтәнкыйди мөнәсәбәте тирәнәя. «Государственная думага», «Сорыкортларга», rn«Пыяла баш», «Алтынга каршы» әсәрләре иҗтимагый гаделсезлеккә, изүгә rnбайлык алдында баш иючеләргә нәфрәт, ризасызлык хисләре белән сугарыла. rnМилли-колониаль изү сәясәтенә каршы язылган «Китмибез», «Хөрмәтле Хөсәенrnядкәре», «Татар яшьләре» кебек шигырьләре Г. Тукайның гражданлык rnпозициясенең иң югары үрнәге булып тора. Шагыйрь иҗатының төп кыйбласын rnбилгеләгән милли азатлык, бәйсезлек өчен көрәш чагыла.
rnТукайның 1909 rnелда язылган «Милли моңнар» шигыре гражданлык лирикасына карый. Лирик rnәсәрнең герое күңелендә барган хис-кичерешләрне тасвирлый. «Әллүки» көе rnгеройның хис-тойгыларын уятып җибәрә. Аның күңелендә моңлы уйлар тудыра.rnШигырьдә урын алган тойгылар милләтнең үткәне, киләчәге, бүгенге авыр rnязмышы белән турыдын-туры бәйле:
rnӨзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә Татар rnкүңеле ниләр сизгәнен; Мескин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне rnничек изгәнен. Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре rnтүгелгән; Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңеленнәнrn(2, 208).
rnКүренә ки, биредә геройның хәтере 1552 елга, Казан rnханлыгының яулап алынган, татар халкының мөстәкыйльлеген югалткан rnБакыйларга барып тоташа. Лирик геройның фаҗигале кичерешләре тагы да rnтирәнәя. «Түбән ташлап дөнья уйларын» дигән юлларда милли хис, милләт rnхакында борчылу үзәк урынны алып тора. Газаплы кичерешләрдән соң, герой rnкүңелендә Болгар дәүләте, татар тарихының сәхифәләре тергезелә. rnКүңелендә үз халкы белән горурлану хисе туа.
rnГ. Тукайның «Дустларга rnбер сүз» шигыре дә гражданлык лирикасына карый. Биредә дә лирик геройныңrnхисләре милләт язмышына барып тоташа. Монда милли чынбарлыктагы rnкимчелекләргә, җитешсезлекләргә мөнәсәбәт белдерелеп кенә калмый, ә rnалардан котылу юллары да күрсәтелә. Автор халык яшәешен башка милләтләр rnтормышы белән чагыштырып карый.
rnИ кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
rnБашка милләтләрнең хәлен карап карыйк;
rnМәдәният мәйданында урын алыйк, —
rnЕгла-тора алга таба атлыйк имди (2, 120).
rnӘсәрдәrnмилләтне изүгә дучар иткән иҗтимагый тәртипләргә, халык өстендә яшәүче rnюгары катлауга тирән нәфрәт чагылдырыла. Алга таба язучы игътибары rnДәүләт Думасы оешу, милли тигезлек, сайлау иреге игълан итү, патша rnхакимияте тарафыннан октябрь Манифесты чыгарылу кебек сәяси вакыйгаларгаrnигътибарын юнәлтә, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдерә:
rnҺәр милләтләр Максудларын хасил итә,
rnДепутатлар ясап,Петербургка китә;
rnИнде нәүбәт без бичараларга җитә, —
rnҖыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди (2, 121).
rnДөньяви,rnиҗтимагый-милли мәсьәләләрне тормышка ашыруда җитәкчелек итүне rnукымышлы, зыялы шәхесләргә тапшыру турында да язып чыга. Шуларга бәйле rnрәвештә, татар халкының милли азатлыкка, мәдәни үсешкә ирешәчәгенә тирәнrnышанычын белдерә:
rnБарып керик хөрриятнең кочагына,
rnТәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;
rnБу егетләр безне дөнья оҗмахына
rnКулдан тотып җитәклиләр, белең имди! (2, 121)
rnШулайrnитеп, лирик герой халыкка эндәшә, киңәш бирә. Милләт бәхете өчен rnкөрәшергә кирәк булу ачыклана. Әлеге тема шагыйрьнең «И каләм!» rnшигырендә дә дәвам итә. Автор гыйлемлелекне, белемлелекне белдергән rnкаләмне милләтне авыр тормыштан коткаручы корал итеп күрсәтә. Аның rnдөреслек, хакыйкать өчен көрәш чарасы булуын белдерә. Алга таба әдип rnшагыйрлек миссиясенең эчтәлегенә күчеп, каләмнең төп вазифасы милли rnмәсьәләләрне яктыртуда булуын ассызыклый. Шигырьдә кулланылган «кара rnбәхет» символы исә, татар халкының үсешен тоткарлый торган явыз көчне rnбелдереп килә.
rnТукай иҗатында милли хис көрәш идеясе дәрәҗәсенә rnкүтәрелә. Бу — бигрәк тә кайбер дин әһелләренә карата булган мөнәсәбәттәrnкүзәтелә. Тукай дин әһелләренең дә иң кадимче, милләт аңын һәм тормышынrnартка сөйрәүчеләренә бөтен нәфрәтен, үткен каләмен юнәлдерә. Тукай өченrnдин — изге төшенчә, олуг хис. Шунлыктан, үзен дингә, Аллаһка түгел, ә rnдинне үз мәнфәгатьләренә кайтарып калдыручылар белән Тукай рәхимсез rnбулган. «Осуле кадимче», «Муллалар», «Мулланың зары», «Ишан», «Былтырныңrnхисабы» һ. б. язмалары шуңа мисал. Тукайның инкыйлабтан соңгы иҗаты rnюгары сәнгатьле шигъри әсәрләрдән һәм публицистик-очерклардан торган rnтулы бер циклны тәшкил итә. Алар да шагыйрьнең халыкка карата булган rnмөнәсәбәте гаҗәеп ачык һәм тирән итеп чагыла. Аның «Көзге җилләр» rn(1911), «Золым» (1911), «Сайфия» (1911), «Авыл халкына ни җитми?» rn(1912), «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» (1913) һәм башка rnәсәрләрендә халык массаларының, нинди милләттән булуларына карамастан, rnкапиталистик җәмгыятьтә юлыккан фаҗигаләре ачыклана, һәм ул әсәрләр rnгражданлык һәм социаль лириканың классик үрнәге булып тора. Аның rnиҗатында җәберләнгәннәр дөньясы коточкыч хакыйкате белән тасвирланган.
rnШулайrnитеп, Г. Тукайның югарыда каралган лирик әсәрләреннән күренгәнчә, ил rnкүләмендәге, халык тормышындагы вакыйгалар аның хис-кичерешләрнә йогынтыrnясый. Шулар аша автор җәмгыять тәртипләренә, сәяси хәлләргә үз rnмөнәсәбәтен белдерә, аның гражданлык йөзе ачыла. Ул лирик герой, бер rnмилләт вәкиле буларак чыгыш ясый.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Татар әдәбияты. Теория. Тарих. — Казан: Мәгариф, 2004. — 319 6.
rn2.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр / Г.Тукай. — Казан: Хәтер, 2002. — 511 б.
rn3.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. I том. /Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 — 271 б.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*