ТАТ РУС ENG

Мирсиапова Лилия (Алабуга) Г.Тукай поэзиясендә тиңдәш кисәкләрнең кулланылу үзенчәлекләре

rn rn

rn

rnСтатья посвящена изучению однородных членов предложения в творчестве великого поэта Г. Тукая. На основе большого фактического материала анализируются своеобразные структурные, морфологические модели однородных членов, которые позволяют определить индивидуальный и неповторимый стиль известного поэта.rn

rn

rnТатар тел белемендә тиңдәш кисәкләр төрле яклап өйрәнелгән. Бу өлкәдә М. 3. Зәкиев (1,175-181), Ф. С. Сафиуллиналарның (2, 359-362; 3, 129-135) хезмәтләре игътибарга лаек. Әмма тиңдәш кисәкләрне аерым бер шагыйрь иҗатында тикшерсәк, без, бердән, аның иҗатының үзенчәлеген, икенчедән, башка шагыйрьләребез иҗатыннан аермалы якларын күрербез. Шуңа күрә дә бу хезмәттә, Габдулла Тукай поэзиясенә тукталып, аның иҗатында тиңдәш кисәкләрнең кулланылу үзенчәлеген билгеләү максаты куелды. Г.Тукай иҗатында киң кулланылган тиңдәш кисәкләр аның иҗатына аһәң, моң өстиләр һәм укучы күңеленә тирән үтеп керерлек итеп җанландыралар. Шагыйрь иҗатында тиңдәш кисәкләр төрле җөмлә кисәкләре булып килә алалар.
rnИң элек тиңдәш кисәкләрнең җөмләдә ия функциясен башкарган мисалларга тукталыйк: «Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар, Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар» («Шүрәле»). Бу кушма җөмләдә өч грамматик нигез бар. Икенче, өченче җөмләләр составында исем сүз төркеме белән бирелгән тиңдәш ияләр килә.
rnҖөмләдә тиңдәш кисәкләр функциясен үтәгән ялгызлык исемнәре күплек санда да килә алалар: «Әгәр күрсә шул матурны Гайнетдиннәр, Гади генә Котбетдиннәр. Шәмсетдиннәр» («Сөбханалла, сөбханалла»); «Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар» («Иртә»). Бу мисалларда тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгәннәр. Алар теркәгечләр белән дә бәйләнәләр: «Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен» («Чыршы»). Әлеге очракта тиңдәш кисәкләрнең беренчеләре санау интонациясе, соңгылары җыючы теркәгеч һәм белән бәйләнгәннәр.
rnГ.Тукайның барлык шигырьләрендә дә тиңдәш кисәкләр бер төрле сүз төркеме белән генә бирелмиләр: «Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе» («Безнең гаилә»). Бу мисалда исемнәр белән белдерелгән тиңдәш кисәкләр арасында алмашлык белән бирелгәне дә бар. 
rnГ. Тукай күп кенә шигырьләрендә тиңдәш ияләрнең иң соңгысында гына кушымча куллана. Ә беренчеләре исә кушымчасыз, ләкин шул ук кушымчага ия булганы контексттан аңлашыла: «Мин кызыкмыйм һич кешенең малы, милке, бәхтенә» («Тәүбә вә истигъфар»). Бу мисалда барлык исемнәр дә өченче зат берлектәге тартым белән төрләнгәннәр. Шундый ук мисалларның сүзтезмә белән бирелгәннәре дә очрый. алар аерым сүз ярдәмендә белдерелгән кисәкләр белән тиңдәшләнәләр: Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны Баш астыма өеп куеп яткан чагым» («Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»). Әлеге мисалда тиңдәш кисәкләр туры тәмамлык функциясен үтиләр.
rnТиңдәш кисәкләр җөмләдә еш кына тәмамлыклар да булып киләләр: «— Әй конторщик! Счет яз, — ди, — Шалкановка, Мансуровка, Зәйнуллинга, Талкановка» («Бер гәзитә идарәсе хәленнән»). Монда тәмамлыклар юнәлеш килешендә киләләр һәм үзара санау интонациясе белән бәйләнәләр.
rnГ. Тукай үзенең поэзиясендә антонимнарга да зур урын бирә: «Күз алдымда күрәм мең-мең кадәр яшьрен җиһаннарны. Күрәм булган, буласы барча яхшы һәм яманнарны» («Пәйгамбәр»). Тиңдәш кисәкләр вазифасын башкарган антонимнар сыйфат сүз төркеме белән белдерелгән.
rnГ.Тукайның күп кенә шигырьләрендә тиңдәш кисәкләрне алынма теркәгеч вә бәйли: «Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам» («Су анасы»). Хәзерге поэзиядә бу теркәгеч кулланылмый. Аны күпләп Г. Тукай әсәрләрендә генә очратабыз.
rnҖөмләдә аергыч вазифасын башкарган тиңдәш кисәкләр дә Г. Тукай иҗатының зур өлешен били. Алар әлеге очракта тамыр сыйфатлар белән белдереләләр: «— Монда кара, явыз, усал, мәлгунь буре!» («Суык»).
rnАергыч урынында исемнән ясалган сыйфатлар да килергә мөмкин: «Дөньядук нишләп ача ул сигез оҗмах капкасын?! Ник авыз итә гүзәл, тәмле, матур оҗмах ашын?» («Тәүбә вә истигъфар») Әлеге шигъри юлларда тәмле ясалма сыйфат белән белдерелсә, гүзәл, матур синонимнары тамыр сыйфатлар булып торалар.
rnКайчакта тиңдәш кисәкләр составындагы аергычлар аерылмышны ниндидер билгегә ия булган өлеше буларак ачыклый: «Суык җилле, ачы, ямьсез буранда…» («Кызганыч бабай»). «Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын» («Шүрәле»).
rnСыйфатлар белән белдерелгән аергычлар арасында рәвешләр белән бирелгәннәре дә очрый: «Ишеттем мин кичә, берәү җырлый, Чын безнеңчә, матур, милли көй» («Милли моңнар»). Бу мисалда чын безнеңчә аергычы рәвешле рәвеш сүзтезмәдән гыйбарәт.
rnХәлләр дә җөмләдә тиңдәш кисәкләр булып киләләр: «Синдә мал беткәнне Дусларың белделәр; Алдыңда, артыңда Кул чабып көлделәр» («Мужик йокысы»).
rnИсемнәр белән бирелгән урын хәлләре дә тиңдәшләнеп киләләр: «Мин торам кырларда, Болында, урманда» («Бала белән Күбәләк»).
rnХәл фигыль белән белдерелгән тиңдәш рәвеш хәлләрен дә Г. Тукай еш куллана: «Ул утырган бик матурлап һәм акыллы башланып, Уйга чумган, җиргә күз теккән, җиһаннан баш алып» («Мияубикә»). «Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап («Шүрәле»).
rnТиңдәш хәбәрләр дә Г. Тукай иҗатында бик күп кулланыла һәм аларның күбесе градацияне белдерәләр. Латинча градация «акрынлап күтәрелү» дигәнгә туры килә. «Градация» төшенчәсен, эзлекле рәвештә көчәйтеп, үстереп яки, киресенчә, йомшартып, кечерәйтеп кабатлау, дип билгеләргә була: «Сизде эшне Шүрәле дә, кычкыра да бакыра; Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра» («Шүрәле»). «Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам: Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам» («Су анасы»). «Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм: чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм» («Су анасы»). Г. Тукай поэзиясеннән тиңдәш хәбәрләргә мисалларны күпләп табып була.
rnХәбәрләр хәзерге заман хикәя фигыль белән дә белдерелә: «Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә, Җитезләнә, уйный һаман, йөгерә, өрә; Карый миңа мәхәббәтле күзе белән» («Ялкау маэмай»).
rnКатегорик үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән тиңдәш кисәкләр: «Өйгә кайттым да: „Әни алтын тарак таптым!" — дидем. „Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым", — дидем» («Су анасы»). «Сачларын үргәч тарап, сикерде төште суга ул; Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул» («Су анасы»).
rnШулай ук нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән тиңдәш кисәкләр дә шактый: «Күремсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән, Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!» («Пәйгамбәр»).
rnГ. Тукай, тиңдәш кисәкләрне формалаштырганда, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын да оста файдалана: Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми» («Җәй көнендә»).
rnТиңдәш кисәкләр -мы, -ме сорау кисәкчәсе белән дә килергә мөмкин: «Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы күрсәтәм гаибен» («Пәйгамбәр»).
rnТиңдәш иярчен кисәкләр Тукай поэзиясендә, сөйләмнең тәэсир көчен арттыру өчен, күбесенчә, кире тәртиптә кулланылалар. Бу алымны икенче төрле «инверсия» дип атыйлар. Моның стилистик әһәмияте бик зур. Нәкъ менә шул ияртүчесеннән соң килгән иярчен кисәкләргә көчле басым ясала һәм алар Тукай поэзиясен тагын да җанлы итә: «Күрәм гъаден, сәмуден, бар булып үткән халыкларны, Күрәм диңгез төбен, уйнап, йөзеп йөргән балыкларны» («Пәйгамбәр»).
rnШулай итеп, Г. Тукай поэзиясе — аның шигырьләре нәкъ менә шул тиңдәш кисәкләрнең күп булуы, аларның төрле тел-сурәтләү чаралары белән белдерелүләре һәм кире тәртиптә урнашулары белән укучы күңеленә җиңел үтеп керә һәм аны зур, киң бер дөньяга — Г. Тукай поэзиясе дөньясына алып чыга.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ

rn1.    Зәкиев М. 3. Татар грамматикасы: 3 томда. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 1999. — III т. Синтаксис. — 175 б.
rn2.    Сафиуллина Ф. С, Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2002. – 197 б.
rn3.    Сафиуллина Ф. С. Татар телендә сүз тәртибе. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 87 б.

rnrn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*