ТАТ РУС ENG

Рамазанова Дөррия (Казан) Г.Тукай һәм XX гасыр башы татар әдәби теле

rn rn

rn

rnТворчество Г. Тукая развивалось в начале XX века в русле борьбы за демократизацию татарского писменно-литературного языка. В статье рассматривается, как в языке его произведений постепенно выходят из употребления архаичные формы, просторечные слова, диалектизмы; предложенные писателем переводы новых слов до сих пор вызывают неподдельный интерес у тех, кто занимается усовершенствованием татарской терминосистемы. переводом заимствованных слов. Деятельность Тукая, его идеи сыграли болыпую роль в формировании современного татарского письменно-литературного языка.rnrn

rn

rn 
rnXX гасыр башы хәзерге татар әдәби теле формалашуда әһәмиятле һәм нәтиҗәле чор булды. XIX гасыр азагында иске татар язма әдәби теленең яшәеше нык какшый, аны халык теленә якынайтуга хәлиткеч шартлар туа. Әдәби телне демократлаштыру, язма әдәби тел нормаларын һәм аларның татар халык телендәге вариантларын янәшә куллану шушы какшауның бер чагылышы иде (1). XIX йөз азагында — XX йөз башында иҗат иткән күп кенә әдипләребез иҗатларының баштагы чорында иске татар язма әдәби теле элементларын шактый күп кулланалар, тора-бара аларның теле борынгы күренешләрдән, халык өчен авыр аңлаешлы гарәп-фарсы алынмаларыннан арыналар. Мәсәлән, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый (3, 277-281), Ф.Әмирхан, Г.Камал, Дәрдемәнд (4, 105-112), М.Гафури (2, 205-215) һәм башка күп кенә язучыларыбызның иҗат телен тарихи аспектта өйрәнү моны ачык күрсәтеп тора.
rnБөек шагыйребез Г. Тукай иҗаты да менә шушы үзенчәлекле чорга туры килә. Күзәтүләрдән мәгълүм булганча, Г. Тукай теленең халыклашуы аеруча кызу темплар белән бара һәм иҗатының азагына таба аның әсәрләрендә иске татар язма әдәби теленең күпчелек үзенчәлекләре күзәтелми башлый.
rnГомумән, Г. Тукай әдәби телнең сафлыгы, чисталыгы мәсьәләсенә бик таләпчән булган, диалекталь сүзләр яки күренешләр белән телне чүпләмәскә өндәгән. Мәсәлән, ул С. Сүнчәләйгә язган хатларының берсендә «төп халык телендә булмаган сүзләр … катыштырмасагыз икән … „булмый" урынына „булмайларын " терпеть не могу» — дип яза (9, 95). Әмма диалектизмнарның кулланылу очраклары бар һәм алар төрле фәнни максатларга ярашлы яисә башка кайбер сәбәпләр белән бәйле булырга мөмкин (6, 102).
rnШуңа күрә, биредә татар әдәби теле һәм диалектлар дигән проблемага бераз гына җентеклерәк тукталу урынлы булыр.
rnТатар диалектологиясендә алып барылган тикшеренүләр татар теленең язма әдәби теле һәм җирле сөйләшләре арасында тыгыз бәйләнеш булуын күрсәтте (7, 64-70). Әмма бу бәйләнеш ике яклы. Язучы әдипләребез борынгы тел үзенчәлекләрен куллануны азлап булса да дәвам итәргә мөмкиннәр. Икенче яктан исә татар халкы, элек-электән мәгърифәтле халык буларак, китап белән бик дус булган, аны үз иткән, беркайчан да аннан аерылмаган. Бу турыда бер генә фактны китереп үтәргә кирәк. Сөйләшләрне халык тарихыннан аерым өйрәнеп булмый, бигрәк тә халыкның милләте мәсьәләләре патша хөкүмәте чиновниклары тарафыннан документларда теләсә ничек буталган булса. Шуңа күрә миңа, Башкортстандагы татар сөйләшләрен өйрәнгәндә, Мәскәүдәге борынгы актлар архивында күп эшләргә туры килде. Менә шундагы документларда бер күренешкә тап булган идем. Пугачев явында катнашып баш күтәргән татар крестьяннардан сорау алу беркетмәләрендә аларның биштәрендә нәрсәләр булуы турында да мәгълүматлар теркәлгән аларның һәрберсенең дә биштәрендә нинди дә булса бер китап булган. Мондый факт җирле сөйләш вәкилләренең, ягъни гади халыкның китап белән дус булуын күрсәтә. Китап теле халыкның сөйләм теленә дт тәэсир итми калмаган. Җирле сөйлөшләребездә, аеруча төп татарлар яши торган җирләрнең чикләрендәрәк (перифериядә) формалашкан сөйләшләрдә, әле хәзер дә иске татар язма әдәби теле белән уртак күренешләрнең яшәп килүе табигый.
rnТагын бер фактны искәртеп үтәргә кирәк. Күпсанлы җитди тикшеренүләр күрсәтүенчә, иске татар язма әдәби теле Идел буе ареалында формалашкан һәм бу процесста җирле төрки кабиләләрнең, икенче төрле әйтсәк, безнең бабаларыбызның теле дә зур роль уйнаган.
rnШулай итеп, татар теле формалашу барышында аның язма һәм җирле төрләре үзара тәэсир итешкәннәр. Г.Тукай иҗатында аеруча актив чагылган иске татар язма әдәби теле һәм сөйләшләр белән уртак булган күренешләр менә шушы күрсәтелгән тарихи процесслар белән дә аңлатыла алалар.
rnГ. Тукай иҗатында иске татар язма әдәби теле белән уртак түбәндәге күренешләр бар. Борынгы г авазының саклануы Г. Тукай әсәрләрендә шактый системалы төстә, ә җирле сөйләшләрдә исә сирәк күзәтелә: тугмас (8: I т., 159) — тумас, сыгмас (8: I т., 159) — сыймас; тугры (8: III т., 290; IV т., 91, 194) — тугры, ягъни тугрылыклы (туры сүзе русча прямой һ. б. мәгънәләрдә); угрәну (8: III т., 286), соңгы чор әсәрләрендә инде өйрәну (8: IV т., 191), җирле сөйләшләрдә урәну, өйрәну, ийрәну; олуг (8: IV т., 89) — олы, зур һ. б. (бу сүзенең олуг варианты «бөек» мәгънәсендә әдәби телдә әле дә кулланыла, сөйләшләрдә бары олы варианты гына күзәтелә).
rnИске әдәби телдә дә, Г. Тукай әсәрләрендә дә исә теркәгече фигыль формаларына ияреп килә: киптисә < кипте исә (8: I т., 206) — әд. кипсә; уләрсәм < үләр исәм (8:1 т., 41) — үлсәм; яздымсә < яздым исә (8:1 т., 18) — язгач, язсам; тыңладисәң < тыңладың исә (8: II т., 21) — тыңласаң. Бу конструкция, «Кыйссаи Йосыфтан башлап, XX йөз башына кадәр актив кулланылып килә, нигездә эш яки хәлләрнең башкарылу вакыты ягыннан эзлеклелеген белдерә. Хәзер ул, аеруча, Урал төбәге сөйләшләрендә актив, вакытны, шартны, еш кына икеләнүне, шикләнүне дә белдерә.
rnТатар теле, аның сөйләшләре фигыль формаларына бай. Мондый хәл иске татар язма әдәби телендә үк күзәтелгән. Г.Тукай иҗатында исем фигыльнең -мак/-мәк формасы актив: кулдан ычкынмак була, …. бер-бер эш кылмак була; әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә һ. б.
rnГ. Тукай иҗатында сирәк очрый торган формалар да бар: -мая (8: III т., 19 ). Мәсәлән: ачылмая — ачылмыйча, чәкелмәя — ватылмыйча һ. б.
rnТөрле формаларны куллану әдип теленең күпмак-сатлылыгына тирән һәм бай мәгънәлелегенә хезмәт итә, сәнгать әсәрләренең эмоциональ-экспрессив яктан да төрлелегенә булыша.
rnТелебезнең үсеш-үзгәреше, формалашуы процессында фигыльләрдәге зат кушымчалары һәм, соңрак, зат алмашлыклары нигезендә барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, татар теленең урта диалектына караган нократ сөйләшендә әле дә киләмин (әд. киләмен), барыпсин (барыпсың — әд. баргансың) дип сөйлиләр. Шулай итеп, кайбер сөйләшләрдә зат кушымчаларының тарихи чыганак формасы да сакланып килә. Чагыштырмача соңрак грамматикалашкан кушымча буларак, зат кушымчаларының урыны да ныгып җитмәгән. Шундыйлардан -мы/-ме сорау кисәкчәсе белән зат кушымчаларының төрле тәртиптә килү очракларын күрсәтергә мөмкин. Сорау кушымчасы татар телендә, гадәттә, сүзнең азагында килә, ә иске татар язма әдәбияты әсәрләрендә зат кушымчаларыннан алда килә торган булган. Мәсәлән: Йүсеф әйдүр: «Сез бәни сатармусез, Хәсрәт-гөрбәт мәйданенә атармусез?» (әд. сатарсызмы, атарсызмы?) («Кыйссаи Йосыф»).
rnНәһҗел-Фәрадистан (XV йөз), Төхфәи Мәрдан поэмаларыннан (XVI йөз), У. Имәнидән һ.б. лардан мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Әлеге күренеш Г.Тукай әсәрләрендә дә чагылыш тапкан: курәмсең (8: I т., 90) — әд. күрәсеңме; беләмсез (8: IIт., 66) — беләсезме һ.б. Бу күренеш татар теленең барлык диалектларында да теге яки бу дәрәҗәдә табыла, халык сөйләшләренең борынгы татар язма әдәби теле белән зур уртаклыгы булуын раслый торган мөһим факт булып тора.
rnШул ук вакытта, иске татар язма әдәби теленең үз эчендә дә төрле юнәлешле үсеш-үзгәреш процессы барган. Бу процесста әлеге темага кагылышлы бер генә мәсьәләгә тукталырга мөмкин. Ул — әдәби телдә электән яшәп килә торган угыз элементлары белән кыпчак теленә хас күренешләренең үзара тәэсир итешүе. Угыз үзенчәлекләре борынгы болгарлар, ягъни казан татарларының бабалары телендә күбрәк булганнар (җ-ләштерү, -асы/-әсе, -малы/-мәле, -мыш/-меш формалары һ. б.). Кыпчаклар белән үзара тәэсир итешү, бик борынгы чорлардан ук башланган булса да, берникадәр соңрак (монгол яуларыннан соң) аеруча интенсив төс алган. Бу процесслар иске татар язма әдәби теленең формалашуына да йогынты ясаганнар, угыз элементларының, угыз телләренә хас сүзләрнең пассивлаша баруына яисә кулланыштан әкренләп төшүенә китергәннәр.
rnМәсәлән, фәндә билгеле булганча, «кул» мәгънәсендә кыпчак телләрендә кул сүзе, угыз телләрендә әл сүзе кулланылган. Иске татар язма әдәбият әсәрләрен өйрәнү кул сүзенең активлаша, ә әл сүзенең пассивлаша баруын күрсәтте. «Кыйссаи Йосыф»та әл сүзе генә кулланылган. Ә Г. Кандалыйда әл һәм кул сүзләре инде икесе дә кулланыла. Г. Тукайда әл сүзенең мисаллары бик чикле: әл-аяк (8: I т., 20) — кул-аяк, әл (8: IIIт., 24) — кул.
rnҖирле сөйләшләрдә борынгы тел күренешләре сакланып килүчән була. Мәсәлән, пермь сөйләшендә эл сүзенең татар теленең фонетик системасы закончалыкларына ярашлы ил варианты пермь (бу сөйләш болгар чоры теле белән уртак күренешләрне барыннан да күбрәк саклап калган сөйләш; кара: (5, 88-99) сөйләшендәге иләсә (бияләй)<ил(ә) + -сә сүзендә сакланып калган (чагыштыр: беләксә, җиңсә, муенса һ.б.; әгъза атамаларына -са/-сә кушымчасы ялганып, шул әгъзага яраклы киемне яки бизәнү әйберләрен белдерә торган исемнәр ясала).
rnБорынгы сүзләрдән Г. Тукайда тагын чук — күп (хәзер, нигездә, хатлар стилендә генә сакланып калган: чук-чук сәламнәр җибәрәм; пермь сөйләшендә чук — авылның бер очы — чук, чачак сүзеннән булырга да мөмкин, тубыл-иртеш диалектында чук — күп); инү (8:1 т., 207) — төшү; шул ук мәгънәдә пермь, красноуфим сөйләшләрендә, мишәр, Себер ареалы татар диалектларында һ. б. билгеле. Шулай да, мондый характердагы борынгы сүзләр Г. Тукай иҗатының соңгы елларга караган өлешендә инде аз күзәтелә.
rnXX гасыр башында иҗат иткән әдипләребезнең, шул исәптән Г. Тукайның да, әсәрләре тукымасында хәзерге татар әдәби телендә кулланылышы чикле булган, яисә аерым сөйләшләрдә генә сакланып килә торган тагын бер төркем сүзләр XIX йөз азагы — XX йөз   башында   активрак   һәм   киңрәк   мәгънәле булганнар: чигү ярдәмче фигыле, әдәби газап чигү гыйбарәсеннән кала, Г.Тукайда тагын гамь чигү (8: 1т., 40), зәхмәт чигү (8:1 т., 88; III т., 65), сөрү фигыле (әд. гомер сөрү) рәхәт сөрү (8: II т., 57) — әд. рәхәт чигү тезмәләрендә; хәттән тыш (8: IIIт., 78) — чиктән тыш, хәттеңнән ашкан (8: I т., 197) — чиктән ашкан, хәтденнән ашкан (8: I т., 46), хәттән дә, чиктән дә тыш (8: IV т., 121) — әд чиктән тыш (гар. хәт — чик). Мондый күпвариантлылык әдәби телдә дә, Г. Тукай телендә дә әлеге гыйбарә XX йөз башында нормага килүдән шактый ерак торган, хәзерге әдәби телдә чиктән тыш варианты урнашып киткән.
rnКитерелгән фактлардан аңлашылганча, Г.Тукай әсәрләрендә хәзерге татар әдәби теле формалашуның әһәмиятле дә, тарихи яктан кызыклы да булган бер чоры чагылыш таба. Бу исә Г.Тукайның әсәрләре телен өйрәнү мәсьәләсенең күпкырлы икәнен дә ачык күрсәтә.
rnГ.Тукай әсәрләре телендә, элек актив булсалар да, хәзерге татар язма әдәби телендә кулланыштан төшкән бер төркем гарәп-фарсы алынмалары күзәтелә. Аларның зур өлеше җирле сөйләшләребездә һаман да яшәешләрен дәвам итәләр: гуаһлык (8: II т., 174) — шаһитлык, ялган гуаһлык (8: III т., 51) — ялган шаһитлык. Бу сүзнең кум>ә1кум>а вариантлары тубыл-иртеш, бараба диалектларында «шаһит» мәгънәсендә хәзер дә яшәп килә. һәнүз (8:1 т., 54, 102, 107, 126, 157) — бер дә, һич тә, нигездә Урал төбәге сөйләшләрендә төрле вариантларда күзәтелә: һануd, һануз, һәнүd һ. б.
rnБәхер (8: I т., 40, 69, 153) — диңгез. Татар язма әдәбияты әсәрләрендә актив булган. Хәзерге көндә пермь сөйләшендә бака мәгънәсендәге бәхерниса (< бәхер — диңгез + ниса — хатын, димәк, диңгез хатыны) сүзе составында сакланып калган. Шәрик (8: IIIт., 48) — иптәш, бергә эшләүче. Бу сүз сабакташ, дус мәгънәләрендә сөйләшләрдә шактый еш очрый, шушы ук мәгънәләрдә хәзерге әдәби телгә дә кереп бара булса кирәк.
rnЭшкяра (8: III т., 22) — ачык, билгеле. Чагыштыр: пермь сөйләшендә әшкәрә булу — кызык булу, көлкегә калу 1) ачыктан-ачык, белә торып; 2) яшертен, сиздермичә. Себер ареалы татар сөйләшләрендә: әшкәрә, саз ягы сөйләшендә әшхәрә — бик; дөбъяз сөйләшендә әшкарәдән/әшхәрәдән тыш китү — артыкка китү, күп булу.
rnШулай итеп, әдип Г. Тукай гарәп-фарсы алынмаларын куллану мәсьәләсендә мондый принципны күздә тоткан: аңлаешлы булсалар гына, халык телендә киң таралган, актив кулланылышлы булган очракта гына алынма сүз әдәби телдә урын алырга мөмкин.
rnӘдәби телне формалаштыру, үстерү юнәлешендә эш алып баруның формалары күп төрле. Шулардай иң проблемалы һәм иң катлаулысы — яңа күренешләрне, яңа артефактларны туган телдә атау мәсьәләсе. Еш кына әлеге әйберләр, яңа күренешләр чит илләрдән үзләренең атамалары белән киләләр һәм аларны яңа телгә җайлаштыру кирәк була. Мондый ситуациядә әлеге атамаларны тәрҗемә итү актив күзәтелә.
rnГ. Тукай да алынмаларны татарчалаштыру белән шактый шөгыльләнә һәм, әйтергә кирәк, уңышлы гына вариантлар да тәкъдим итә: кают ләүкәсе (8: IV т., 142) — пароходта каютада йокы урыны. Биредәге ләүкә сүзен әдәби телдә күп мәгънәле урын сүзен алыштыра алырлык, дип карарга мөмкин. Көлке матбугат (8: IV т., 107) — юморлы матбугат күздә тотыла дип уйлыйбыз. Үлчәү (8: II т., 307) — хәзер әдәби телдә үлчәм ( русча : размер). Г.Тукайның тәкъдиме XX гасыр башы өчен бик уңышлы булып тора. Йөргеч (ходовой) товар (8: III т., 107) — хәзер бу мәгънәдә үтемле товар сүзтезмәсе урнашкан. Отышханә (8: III т., 107) — казино. Чапкыр (тормыш) (8: IV т., 88) — чаба-йөгерә, тиз генә үтә торган (тормыш). Г. Тукайның бу очракта тапкырлыгы әлеге мәгънәне бер генә сүз белән әйтеп бирә алуында. Бу сүзнең чишелешен хәл итү мәсьәләсе хәзер дә актуаль булып кала килә. Алмаштыру васитасы — русча: средство обмена товара (8: III т, 78) — товарны алмаштыру чарасы. Татар телендә бу мәгънәдә хәзергә хәтле нигездә русларның «средство» сүзе куллланыла. Көлдергечлек роле — ко-медийная роль (8: III т., 216) — хәзергә кадәр бу тәгъбирнең уңышлы татарчасы юк. Чарлак (8: III т., 227; II т., 211) — балкон. Шунысын күрсәтергә кирәк, Себер ареалы татар сөйләшләрендә җырлана торган «Тәфтиләү» җырында да чарлак сүзе балконны белдерә. Күрәсең, чарлак — чердак, чарлак — балкон мәгънәләре арасындагы җиңешү/конкурентлык әле дә көн тәртибеннән төшмәгән.
rnШулай итеп, Г. Тукай XX гасыр башындагы яңа әдәби тел төзү эшчәнлегендә актив катнашкан һәм сүзләр ясау юлында конструктив якын килеп, уңышлы гына мисаллар тәкъдим иткән. Шунысы әһәмиятле, Г. Тукайның тәкъдимнәре әле хәзер дә галимнәрдә зур кызыксыну уята.
rnТатар язма әдәби телен нормага китерү өлкәсендә Г.Тукай, әдипләр алдына бу юнәлештә куелган бурычларны башкарып чыгу өчен, максатчан эшчәнлек алып барган, дип әйтергә тулы нигез бар.
rnГ.Тукай әсәрләренең теле, бигрәк тә иҗатының азаккы елларында, чистарып, хәзерге әдәби телгә якынаеп җитә. Һәм ул XX гасыр башындагы әдәби процессның үсеш-үзгәрешенә, һичшиксез, көчле йогынты ясаган.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Бәширова И. Б. XIX гасыр ахыры-XX йөз башы татар әдәби теле: исем категорияләре һәм фигыль наклонениеләрендә әдәби норма вариантлылыгы һәм функциональ-стилистик вариантлылык / И. Б. Бәширова. — Казан: КДТУ нәшр.. 1999.-576 6.
rn2.    Гафури М. Әдип һәм халык язмышы. — Казань, 2010.
rn3.    Гаяз Исхакый иҗаты: хәзерге караш. — Казан, 2008.
rn4.    Дәрдемәнд мирасы һәм хәзерге заман. — Казан, 2009.
rn5.    Рамазанова Д. Б. Общие особенности говора пермских татар со старотатарским литературным языком // Истоки татарского литературного языка. — Казань, 1988.
rn6.    Рамазанова Д. Б. Диалектный язык как одна из разновидностей национального языка // Единство татарской нации. — Казань, 2002.
rn7.    Рамазанова Д. Б. Литературный язык и диалекты // Проблемы развития татарской нации (языковой, литературно-фольклорный и искусствоведческий аспекты). — Казань: Фән, 2004.
rn8.    Тукай Г. Әсәрләр. — 4 томда. — I-II томнар. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1955.
rn9.    Тукай Г. Әсәрләр. — 5 томда. V том: Истәлекләр, юлъязмалар, хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902—1913). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*