ТАТ РУС ENG

Сабирҗанов Нияз, Мамина Гүзәл (Казан) XX йөз башы төрки әдәбиятлары мохитендә Г.Тукай иҗаты

rn rn

rn

rnВ статье приведены конкретные факты, раскрывающие творчество Габдуллы Тукая в контексте литературы тюркских народов в начале XX века. Поэзия Тукая вдохновляла и будет вдохновлять тюркских поэтов разнообразием жанров и средств выразительности. Тюркские народы воспринимают Г. Тукая как образец для подражания в литературе.rn

rn

rn
rnТукай үз шигырьләре һәм поэмаларында Көнчыгыш белән Көнбатыш бергә килеп тоташкан төбәктә яшәүче татар халкының рухи тормышын чагылдыруга иреште. Шәрык мәдәнияте татар әдәбияты өчен якынрак булып, ул халык аңына, милли әдәбиятка тирәнтен үтеп кергән. Әмма Көнбатышта заманга хас яңалыклар үзен ныграк сиздерә. Шуңа күрә дә Тукай, демократик рус мәдәниятенең алдынгы традицияләренә таянып, Көнбатыш цивилизациясенә якынаерга омтыла. Шагыйрь үзе белән рус шигъриятенең иң затлы шәрифләре арасында охшашлык күрә һәм хаклы рәвештә:
rnХәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул, — дип яза.
rnӘ менә каракалпак шагыйре Ибраһим Йосыпов "Тукайга" шигырендә аңа түбәндәге бәясен бирә:
rn rnТөрки дөнья шигъриятен яңартып алга әйдәдең,
rnШигъри ике материкны тоташтырып бәйләдең.
rnБайрон, Лермонтов Шәрыкка танылды синең аша,
rnСәгъди, Хафизлар белән хәзрәте Пушкин сөйләшә.
rnКазан өстендә кояш нурлар чәчә, тор, бер күрен,
rnМин алып килдем сиңа ерак даланың бер гөлен.
rnXX гасыр башы татар әдәбиятында демократик традицияләрнең тирән тамырлар җибәрүенә дә Тукай сәбәпче. Шул рәвешчә, Тукай, әйтерсең лә, башка шәрык халыклары әдәбиятларына да киң итеп тәрәзә ача (7, 46).
rnАның иҗаты төрки телле халыклар өчен аеруча якын һәм үз. Әдәби телнең уртаклыгы, язуның бердәйлеге аркасында, Урта Азиянең күп халыклары Тукай әсәрләрен, әле үзе исән чагында ук, татар телендә укый алдылар. Күренекле казакъ әдәбияты белгече Е.Исмаилов: «Тукайның, бер яктан, үсеп килүче рус демократик революцион әдәбияты һәм, икенче яктан, Көнчыгыш халыкларының милли-азатлык көрәше белән тыгыз бәйләнгән иҗаты татарларга якын һәм кадерле булган кебек үк, казакъларга, әзәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, кыргызларга — гомумән, татар телен белгән-аңлаган бөтен халыкларга да кадерле», — дип әйтүе белән хаклы иде. Үзләренең туган әдәбиятлары белән XX гасыр башы татар әдәбияты арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүче бик күп күренекле тикшеренүчеләрнең карашлары да шушы фикергә тәңгәл яңгырый (6, 54).
rnЧыннан да, XX гасыр башындагы иҗтимагый тетрәнүләр дулкынында, Яңа ренессанс дип аталган чорда, татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең кискен күтәрелеп китүе Россиянең Көнчыгыш халыклары әдәбияты үсешенә көчле этәргеч бирде. Нәкъ менә шушы чорда татар прогрессив әдәбиятының Урта Азия, Идел буе һәм Урал халыклары әдәбиятларына йогынтысы көчәйде.
rnТугандаш халыклар шагыйрьләрен Тукай поэзиясе, барыннан да элек, аның эчтәлегенең тормышчанлыгы, сурәтләү чараларының байлыгы һәм жанр материалларының төрлелеге белән илһамландыра. Ул җәмәгатьчелекнең аңлы өлешенә йокыдан уянырга, дәртләнеп эшкә керешергә, Европаның алга киткән һәм мәдәни бер милләте булырга чакырып мөрәҗәгать итә.
rnТукай иҗатында җәмгыятьне эчтән кимерүче җәрәхәтләрне һәм әхлаксызлыкны фаш итү шул дәрәҗәдә үтергеч була ки, Көнчыгыш шагыйрьләре әнә шундый күтәренке рухтан илһам алалар. XX гасыр башында иҗат иткән Хәмзә Хәким–задә, Мөхәммәдшәриф Суфый-задә, Мирмөхсин Ширмөхәммәдов кебек үзбәк, М. Дулатов, С. Торайгыров, С. Дөнентаев, С. Күбеев, А. Галимов кебек казакъ шагыйрьләре әсәрләрендә аеруча ачык сизелә бу. Казакъ әдәбияты классигы Сабит Муканов тикмәгә генә Тукайны «Көнчыгыш поэзиясе титаны» дип атамагандыр.
rnӨлкән буын кыргыз шагыйрьләре дә аны үзләренең рухи мөгаллимнәре дип санадылар. Инкыйлабка кадәрге күренекле кыргыз поэзиясе классиклары Тоголок Молда (1860-1942), Молда Кылыч (1866-1917), Казан, Уфа һәм Пржевальскидагы татар уку йортларын тәмамлаган XX гасырның 20 нче еллар совет әдәбияты вәкилләре (алар арасында Ишенала Арабаев, Осмонали Сыдыков, Сыдык Карачев, Касым Тыныстанов кебек күренекле кыргыз әдәбиятчылары һәм мәгърифәтчеләре бар) шулай ук шактый дәрәҗәдә Тукай әсәрләренең бәрәкәтле йогынтысы нәтиҗәсендә формалаштылар. Әдәбият белгечләре һәм тарихчыларның күпсанлы тикшеренүләрендә һәм совет хакимиятенең беренче елларында Ташкентта эшләгән язучыларның үзләре үк язып калдырган язмаларында да бөек Тукайның аларның иҗади эшчәнлегенә нинди зур йогынты ясавы турында әйтелә.
rnТоголок Молда иҗатын тикшерүче профессор М. Богданова, мәсәлән, аның шактый «татар шигырьләрен белүен, татарча ярыйсы сөйләшүен һәм Абай белән Тукайның хәтсез шигырьләрен яттан сөйли алуын» хәбәр итә. Ул шулай ук «Тоголок Молда иҗатындагы сатира әсәрләренең турыдан-туры казакъ һәм татар мәгърифәтчеләре тәэсирендә үсеш алуын» билгеләп үтә. Ә кыргыз халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, академик Аалы Токомбаев сүзләрен шәрехләп тә торасы юк: «Мине беренче шигъри юлларымны язарга олуг талант иясе, бөек гуманист, татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукай этәрде, илһам, рухи көч бирде. Без — үзбәк, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, каракалпак язучыларының өлкән буыны менә дигән рус һәм Европа классик әдәбияты җәүһәрләре белән татар теле, татар әдәбияты аша һәм татар мөгаллимнәре ярдәмендә таныштык», — ди ул. Сүз Ташкент шәһәрендә Урта Азия халыклары өчен беренче буларак ачылган әдәбият факультетында укып чыгучылар турында бара.
rnКөнчыгышның күренекле фикер ияләренең Тукай поэзиясе һәм иҗаты белән турыдан-туры бәйләнеше турында сөйләгәндә, төрки халыклар арасында таралган татар газеталары, журналлары һәм китапларының прогрессив ролен истә тотарга кирәк (Бу хакта китап белгече академик Ә.Кәримуллин һәм күренекле тарихчы Р. Әмирханов хезмәтләрендә ышандырырлык итеп язылган).
rnТукай шигърияте тәэсире кыргыз язучысы О. Сыдыков әсәрләрендә дә кызыл җеп булып сузыла. Гәрчә аның төп хезмәтләре тарихи-этнография тикшеренүләрен колачласа да, аларда поэтик шигырь юллары, матур риваятьләр, мифлар һәм әдәби зарисовкалар аз түгел. Аның әсәрләрен Тукай шигърияте белән ча-гыштырма-текстологик һәм жанр-тематика ягыннан бергә куеп тикшерү шуны күрсәтә: кыргыз шагыйренең илһам чыганагы булып Тукайның гражданлык лирикасы торган. Османали Сыдыков иҗатында Тукайның мәгърифәтчелек поэзиясе белән бәйле эзләр кыргыз шагыйре мәгърифәт, мәдәният һәм тарих мәсьәләләренә мөрәҗәгать иткәндә аеруча калку чагыла.
rnБилгеле, шул ук вакытта Тукайның үзенең дә Фирдәүси, Хафиз, Сәгъди, Нәвои кебек Көнчыгышның бөек классикларыннан килгән яхшы традицияләрне үзләштергән булуын да онытырга ярамый. Тукай үз иҗатында, төрки телле халыклар әдәбияты тарихында беренче булып, Көнчыгышның бу бөек казанышларын Россия һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән бергә беректерә алды. Чыңгыз Айтматов, инде безнең көннәрдә, теге борылыш елларындагы кыргыз мәгърифәтчеләренә татар остазлары күрсәткән игелекле эшләргә зур рәхмәтен белдереп, Көнчыгыш халыкларының мәдәни тормышында даһи татар шагыйре Тукайның урынын билгеләп, аны «Европа һәм рус революцион фикерләрен үткәрүче», дип күтәрә.
rnТукай шигърияте кыргыз, казакъ телләрендә күп тапкырлар аерым китап булып басылып чыкты. Шагыйрь әсәрләре инде бик күптәннән үзбәк халкының да рухи байлыгына әйләнде. Димәк, Тукайның үлемсез иҗаты һәм сүнмәс-сүрелмәс шәхесе, татар халкының милли хәзинәсе генә булып калмастан, барча төрки телле Шәрык халыкларының горурлыгы да ул. «Г. Тукайның Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләренең синтезын тәшкил иткән әдәби дөньясы татар-төрек, гарәп-фарсы, Евразия-рус мәдәнияте һәм әдәбияты, иҗтимагый-фәлсәфи һәм әдәби-мистик фикер контекстында формалаша» (Д. Абдуллина). Нәкъ менә шушы чишмә башы Тукайга туган телендә шигъри җәүһәрләр иҗат итәргә ярдәм итә. Болар барысы да шагыйрьнең фәлсәфи карашларын һәм шигъри осталыгын формалаштыру өчен яхшы мәктәп булып хезмәт итә. Күпмилләтле Җаекта яшәп, рус мәктәбендә укып, рус басмаханәсендә хәреф җыючы булып эшләп, шәһәр китапханәләрендәге рус классикларының әсәрләре белән танышып, Тукай Евразия шагыйре булып формалаша. (2, 56).
rnТатар-төрек багланышларының якты бер сәхифәсе дә Габдулла Тукай исеменә бәйләнгән. Ул Уральскиның «Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкерте дәверендә үк төрек китапларын укырга керешә. Төркиядән куылган Галделвәли Әмрулланың шушы шәһәргә килүе Тукайның госманлы матбугаты һәм әдәбияты белән кызыксынуын тагын да дөрләтеп җибәрә. («Тукай турында истәлекләр» дигән китапта шагыйрьнең замандашлары Габделвәлинең шагыйрь булуын, Габдулланың аннан төрек телен өйрәнүен искәртәләр). Әнә шул дәвердә үк Тукай Нәмикъ Кәмал, Габделхак Хәмит, Габделхәмит Зыя паша, Тәүфикъ Фикрәт, Халит Зыя, Габдулла Җәүдәтләр иҗаты белән таныша һәм аларны югары бәяли, байтак шигырьләрен ятлап та ала.
rnТора-бара Тукай төрекнең әдәбиятын гына түгел, аның тарихын, сәясәтен, эчке һәм тышкы көрәшләрен бик яхшы күзаллауга ирешә. Төрек дөньясын вакытлы матбугаты һәм китаплары, анда булып кайткан кешеләрнең сөйләүләре аша яхшы белгәнлектән, аны иҗатында татар һәм бөтен Россия чынбарлыгы белән янәшә куеп чагылдыра. Ул да бердәнбер бәйсез төрки дәүләтне хөр, төрек халкын иркен тормышлы, зирәк аңлы, бәхетле итеп күрергә тели, ләкин чынлыкта аның күршеләреннән һәм алдынгы Европа илләреннән артта калуын күреп борчыла. Әмма:
rnИ төрек, иң әувәл ук әйтим сиңа — борының кылыч:
rnГыйльмилә хикмәт базарында синең урының кылыч
rn(10,175),—
rnдип, кылыч борынлы Ибраһим Шинасый, Нәмикъ Кәмалларны искә төшерә, әле яхшы үзгәрешләр буласына өмет баглый. Төрек җәмгыятендәге томаналыкны, солтан «Габделхәмит исемле аюлар» (11, 244) башбаштаклыгын, золымны камчылый, сатира уты белән көйдерә. Ул яраткан, фикердәш санаган төрек язучыларыннан Нәмикъ Кәмал сөргенгә сөрелә, Габделхак Хәмит җәберләнә, Халит Зыя гаепләнә, аларның әсәрләре Казанга Төркиядән түгел, Көнбатыш Европадан, мөһаҗир төрек басмалары аша килеп ирешә (5, 186-187; 11,214).
rnТукай, Төркия тормышын дөрес яктыртып, кыйммәтле мәгълүматлар биреп, милли матбугатыбызны баетканы өчен, Йосыф Акчураны һәм Фатыйх Кәри-мине мактап телгә ала (12, 249-250), чынбарлыкны кәкре көзгедә чагылдырулары өчен кайбер төрек каләмдәшләрен исә «Мәддахе Истанбул шагыйрьләре» (1908) әсәрендә болай шелтәли:
rnУшбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияте:
rnҺа! — имеш, солтан тәти, «Йолдыз» (солтан сарае) тәти, кызлар тәти! (9, 221).
rnГ. Тукай иҗатында төрек һәм Төркия темасы һәрвакыт үзәк урыннарның берсен алып тора. «Яшь төрекләр»гә мөрәҗәгать итеп, ул 1906 елда ук «Әлгасрелҗәдид» (9/1Х) журналында «Борадәранә нәсыйхәт» шигырен бастыра һәм анда революцион яшьләрне икейөзле булмаска, көрәштә эзлеклелек һәм кыюлык күрсәтергә өнди.
rnТукай, авторларын күрсәтмичә генә, татар матбугатында «төрекчәдән» дип шактый күп шигырьләр бастыра. Аларның бер ишесе — ирекле тәрҗемә, икенчеләре — ияреп язу. Мисал өчен гнуларның берсе белән танышыйк:
rnТән үстерсәң — җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин:
rnУкып рухыңны гали әйләсәң — Җибрил булу мөмкин (9, 207).
rnӘмма Тукай ифрат намуслы, иҗатына әһәмиятле этәргеч бирүчеләрнең исемнәрен укучыларына да белдерә. Мисалга, «Күңел йолдызы» шигырен ул 1909 елда Габдулла Җәүдәтнең (1869-1932) «Бер кыйтга» шигыреннән илһамланып яза, төрек каләмдәшенең икеюллыгын үз әсәренең эпиграфы итеп бастыра (10, 61).
rnТатар, төрек һәм башка тугандаш төрки кавемнәрнең көчәюе аларның үзара якынаюына, бердәмлекләре артуына бәйле икәнлеген XX йөз башы алдынгы татар иҗтимагый фикере тулысынча аңлап эш итә. Төркиләрнең яшәү мәсьәләсен уңай хәл итүдә алар Госманлы империясенә аеруча зур өмет баглый — аның һәр уңышын — үз уңышы, һәр кимчелеген — үз кимчелеге, үз фаҗигасе итеп хисаплый. «Төркиянең Аурупада тамыр җәя алмау сәбәбе — аның милли чуарлыгында» — дип исәпли Җамалетдин Вәлиди (3, 23). Төркия хәлләренә Җ. Вәлиди «Милләт вә миллият» әсәрендә дә туктала. «Төркиядә мәдәният вә мәгарифтә, икътисад вә һөнәрдә иң артта калган халык — мөселман халкы, вә боларның иң түбән вә аста калганы — төрек милләте, — ди ул. — Безгә, татарларга, никадәр горурлык ки, Истанбулның төрек очкынын өреп кабызучы җил төньяктан, бездән исте. Бу җил вакытында безнең арабызда торып милли уянуга, милли хәрәкәткә хезмәт итүче бер-ике затның сулышыдыр» (4).
rn1991 елда «Кардәш әдәбиятлар» (Измир) журналын оештыручыларның берсе булган Явыз Акпынар җәмәгатьчелеккә: «Без, дөньяның кайсы тарафында яшәсәк тә, төрек кавемнәре белән турыдан-туры бәйләнеш корып, аларны танып-белү һәм үзебезне аларга таныту юлын өстен күрик. Үзара барышып-килешеп, алыш-биреш ясап яшик!» (1,3) — дип мөрәҗәгать итте.
rnТөрекләрнең татарларга булган хисләре хәзер дә бик җылы. Әйтик, Төркияне икенче ватаннары дип танучы Төркия татарларының күңелендә бүген дә Тукай сазының үлмәс аһәңнәре, аның уйлары, хисләре, якты омтылышлары яши. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: Әнкараның бер урамы Г. Тукай исемен йөртә (7,46).
rnКүргәнебезчә, Г. Тукай иҗатында Шәрык әдәбияты һәм иҗтимагый фикеренең тәэсире зур булган кебек, тугандаш төрки халыклар да аңа татар халкының олуг шагыйре, үзләре өчен бөек үрнәк буларак карыйлар. Г. Тукай төрки халыкларның эстетик фикерен якынайтуда, чыннан да, тиңе булмаган урын яулаган. Аны, хаклы рәвештә, барлык төрки кавемнәр үз итәләр, үзләренең сүз сәнгатьләренең табигый бер үрнәге буларак бәялиләр.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Акпынар Я. Төрек дөньясында эшберлегенә догру (төрек телендә) / Я. Акпынар // Кардәш әдәбиятлар (Измир). — 1991. — №20. — Б. 3.
rn2.    Әбүзәров Р. Евразия шагыйре / Р. Әбүзәров // Татарстан. — 2006. — 4 нче сан. — Б. 56.
rn3.    Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы / Җамалетдин Вәлиди. — Оренбург, 1912.
rn4.    Вәлиди Җ. Милләт вә миллият / Җамалетдин Вәлиди. — Оренбург, 1914.
rn5.    Желтяков А. Печать в общественно-политической и культурной жизни Турции / А. Д. Желтяков. — М., 1972.
rn6.    Мамытов С. Шәркый дөнья горурлыгы / Сатыбалды Мамытов // Татарстан. — 2006. — 4 нче сан. — Б. 54.
rn7.    Өнәр М. «Тукай — татар халкының бөеклек символы» (Кардәшләр авазы: Төркия) / Мостафа Өнәр // Татарстан. -2006. — 4 нче сан. — Б. 46.
rn8.    Татар әдәбияты тарихы (XX гасыр башы): 6 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — III том. — 599 б.
rn9.    Тукай Г. Әсәрләр (Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908)): 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. -1 том. — 406 б.
rn10.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. -II том (Шигырьләр. Поэмалар (1909-1913)). — 400 б.
rn11.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — III том (Проза. Публицистика (1904-1906)). — 391 б.
rn12.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — IV том (Проза. Публицистика (1907-1913)). — 351 б.

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*