ТАТ РУС ENG

Сабитова Илһамия (Казан) Тукай шигъриятендә кушма исемнәр төзелеше һәм ясалышы

rn

rnВ статье рассматриваются пути образования и структура сложных имен существительных в поэзии Тукая. Среди сложных существительных в лексике Тукая встречаются имена, образованные путём сложения компонентов с сочинительным и подчинительным отношениями. По численности преобладают парные имена. Они образованы двумя типами и тремя моделями. Особенно продуктивной оказалась модель «существительное в основной форме + существительное в основной форме».rn

rn

rnБүгенге көндә Г. Тукай әсәрләре шактый тирәнтен өйрәнелгән. Аның иҗатының милли асылын, кабатланмас шигъри бизәкләрен ачуга юнәлтелгән яңадан-яңа хезмәтләр языла һәм киләчәктә дә язылачак.
rnТукай поэзиясенең лексикасын анализлагач, аның искиткеч бай икәнлеге һәм анда кушма сүзләр һәм тотрыклы сүзтезмәләр дә еш очраганлыгы күренде.
rnБу мәкаләдә Тукай шигърияте телендәге кушма исемнәр ясалышына кыскача характеристика бирелә. Билгеле булганча, хәзерге татар телендә кушма сүзләр куш (парлы), саф кушма һәм тезмә сүзләргә бүленеп карала. Тукай поэзиясе лексикасына караган кушма сүзләр  арасында компонентлары тезүле  бәйләнеш нигезендә кушылып ясалган куш сүзләр күп. Алар арасында исемнәр дә, сыйфатлар да, рәвешләр дә, саннар да, ияртемнәр дә, фигыльләр дә, алмашлыклар да шактый күп очрый. Материалдан күренгәнчә, сан ягыннан кушма исемнәр өстенлек итә. Алар арасында компонентлары тезүле бәйләнеш нигезендә кушылып ясалган куш исемнәр аеруча күп һәм ясалышлары ягыннан аларның берничә тибы очрый:
rn1. Исем + исем тибы.
rn1) Төп формадагы исем + төп формадагы исем моделе: алтын-көмеш, кайгы-хәсрәт, кош-корт, авыз-борын, тавыш-тын, азык-су, агай-эне, иннек-кершән, читек-кәвеш, ишәк-куй, тау-таш, сый-хөрмәт, җир-су, ата-ана, көн-төн, уен-көлке, моң-зар, аяк-кул, кул-аяк, әдәп-инсаф, чебен-черки, шик-шөбһә, йорт-җир, өс-баш, жил-буран, дуст-иш, ат-сыер, көч-ярдәм, наз-нигъмәт һ.б. бик күпләр. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Ул шәһәр — гади шәһәр, алтын-көмеш, гәүһәр түгел; Хәзер шатлык, уен-көлке телим инде җитәрлек күп; Мин аның җыр, моң-зарын нәкъ аңлыймын; Чебен-черки тотып кайта аналары; Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны; Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән; Бер заманнар чалмалыга кадер-гыйззәт бар иде.
rn2) Исем + аваздаш сүз моделе: чокыр-чакыр. Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.
rnХәбәрлек сүз + хәбәрлек сүз тибы.
rnХәбәрлек суз1 + хәбәрлек сүз2 моделе: юк-бар. Гыйффәтен сатарга юк-бар акчага.
rnАнализ күрсәткәнчә, төп формадагы исем + төп формадагы исем моделе буенча ясалган парлы сүзләр бик күп. Лексик-семантик бәйләнеш ягыннан бу сүзләрне түбәндәге төркемнәргә бүләргә мөмкин:
rn1.    Үзара синонимик мөнәсәбәттә булган парлы сүзләр: моң-зар, уен-көлке, кайгы-хәсрәт, сый-хөрмәт, әдәп-инсаф, шик-шөбһә, хәйлә-мәкер, рәхәт-сафа, кадер-гыйззәт, гыйшык-мәхәббәт, карак-угъры, иннек-кершән һ. б. ш. Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы; Сый-хөрмәтләр күрер бу; Очрамый юлда җиһанның кайгы-хәсрәт, аһына; Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел.
rn2.    Үзара антонимик мөнәсәбәттә булган парлы сүзләр: юк-бар, көн-төн, кыз-егет, аст-өст, ал-арт, уң-сул һ. б. Бара көн-төн, һаман ял итми, асла тынмыйдыр үзе; Нә яшьне-картны белде, кыз-егетне нә фәркъ итте; Карый һәр якны: алны-артны, өстне-астны, уңны-сулны.
rn3.    Компонентлары бер-берсенә якын булган төшенчәне белдергән парлы сүзләр: өс-баш, ата-ана, әнкәй-әткәй, хатын-кыз, кыз-хатын, аяк-кул, кул-аяк, ат-сыер, ишәк-куй, мылтык-кылыч, мылтык-ук, ботак-тармак, җен-пәри, күлмәк-ыштан, күркә-тавык һ. б. ш. Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр; Бер ишан хәзрәт симерттем күркә-тавык ашатып; Бөтенләй бәйләнә анда аяк-кул; И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
rn4.    Компонентлары бер-берсенә бөтенгә өлеш караган кебек караган парлы сүзләр: тау-таш, таш-тау, җил-буран, кар-яңгыр, көл-күмер, җир-су һ.б. Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән; Күңле калган көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп; Бабай мескен кар-яңгырга карамыйча; Минем көчтән көлеп тора шушы Таш-тау!
rn5.    Беренче компоненты реаль мәгънәгә ия булып, икенчесе телдә мөстәкыйль кулланылмый торган парлы сүзләр: чокыр-чакыр. Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.
rn6.    Икенче компонентлары парлы сүзгә бернинди лексик мәгънә өстәмичә, бары гомуми билгесезлек төсмере бирә торган парлы сүзләр: җен-фәлән, уен-фәлән, шәйтан-фәлән һ. б. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Хәрам уен-фәләннәрдән зарар итмәс, Ходай кушса.
rnТукай шигърияте лексикасына караган кушма исемнәр арасында компонентлары атрибутив бәйләнештәге кушма исемнәр зур урын алып тора. Ясалышлары ягыннан аларның түбәндәге типлары бар.
rn1.    Исем + исем тибы: кулҗаулык (кулъяулык), кайнана (каенана), кайне (каенэне), көнчыгыш, көньяк, ханбикә, остабикә, шартаяк, тимераяк, юлбарыс һ. б. ш. Кулымдагы кулҗаулыгым дүрт почмагы өй хәтле; Кем бу? — Бар кайнанасы; Шулай хан көнчыгышка бихисап гаскәр рәван кыйлды; Халык ханны сәламли; ханбикә баш селкә; Боз өстендә тимераяк берлә шуып; Юлбарыс, күрсә ишәк-куйны, тизүк ертып ала.
rn2.    Исем1 + тартымлы2 исем тибы: җир җиләге, кура җиләге, су анасы һ. б. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!
rn3.    Сыйфат + исем тибы: ислемай, Кисекбаш һ. б. Ислемай сөрткән икән дөнья! дидем: бәйрәм бүген! Агълый Кисекбаш, моңын-зарын сөйли.
rn4.    Сан + исем тибы: кыргаяк (кырык аяк). Караңгыда юешкә төште ул нәкъ кыргаяк төсле.
rn5.    Сыйфат фигыль + исем тибы: атланмай (атланган май). Атланмайны бик яратам: әнкәй атлый шул аны.
rn6.    Аваз ияртеме + исем тибы: Мияубикә.
rn7.    Сыйфат + исем тибы (компонентлары аерым языла): Ак күгәрчен, күк күгәрчен, ала карга, кара козгын, Ак диңгез һ. б. ш. Ала карга, кара козгын әрсезләнә, тук була; Ала карга кунып сайрый тел очларына басып; Күк күгәрчен — күлләрдә, ак күгәрчен — сайларда.
rnСүзтезмәләр лексикалашу юлы белән барлыкка килгән кушма исемнәр дә Тукай поэзиясе лексикасында шактый.
rnАтрибутив сүзтезмәләрнең кушма исемнәргә күчүе. Халык иҗаты лексикасында бу ысул белән ясалган кушма сүзләрнең түбәндәге типлары бар.
rn1.    Сыйфат + исем тибы: аккош, каракош, сорыкорт, акшар, ташбака, балавыз, аръяк һ. б. ш. һавадин очкан аккошның аузы тулы балавыз; Ирек-иркендә үскән яшь каракош; Ташбака төсле вагон әкрен килә. Бу тип белән ясалган ялгызлык исемнәре дә очрый: Агыйдел (Ак Идел), Акбай, Карәхмәт (Кара Әхмәт). Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Агыйделнең аръягында атлар йөри чабында.
rn2.    Сыйфат функциясендәге исем + исем тибы: Җантимер, Гаделбану. Җантимерләрнең итек астын ялаучы бәндәләр; Әй җанашым, Гаделбану!
rn3.    Сыйфат + сыйфат тибы: Миңлебай (Миңлебабай). Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай!
rn4.    Исем + тартымлы исем тибы: ат кәмите, күз алмасы. Алдымызда ат кәмитен күрәлем; Күз алмасын әрле-бирле очыртамын.
rnКомпонентлары хәл бәйләнешендәге сүзтезмәләрнең кушма исемнәргә күчүе. Тукай поэзиясе лексикасында бу ысул белән ясалган кушма сүзләрнең түбәндәге тибы очрый.
rnСан + фигыль тибы: алтатар (алты атар). Ит син шуны алтатар.
rnТукай шигърияте лексикасында сүзтезмәнең, -гыч кушымчасы алып, кушма сүзгә күчү очрагы да бар: алъяпкыч. Ак алъяпкыч, зипун да.
rnКүргәнебезчә, Тукай шигъриятенең теле гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Аның бер өлешен ясалышлары ягыннан төрле типларга караган кушма сүзләр һәм тотрыклы сүзтезмәләр тәшкил итә һәм аларның һәрберсе ясалышы ягыннан җентекләп өйрәнүне сорый.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Галиуллин К. Р., Каримуллина Р.Н. Габдулла Тукай шигърияте теле. Сүзлек. Ике китапта / К. Р. Галиуллин. Р. Н. Каримуллина. — Казан: Мәгариф, 2009.
rn2.    Ганиев Ф. Ә. Хәзерге татар әдәби теле: Сүзьясалышы , Ф. Ә. Ганиев. — Казан: Мәгариф, 2000. — 271 б.
rn3.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 4 томда / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., III том, 1975-1976.
rn4.    Ганиев Ф.А. Словообразование в татарском языке Ф. А. Ганиев. — Казань, 2010. — 727 с.

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*