ТАТ РУС ENG

Сафина Зөлфия (Уфа) Габдулла Тукай һәм Әхсән Баян шигърияте

rn Тукай оказал огромное влияние на творчество народного поэта Татарстана, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Ахсана Баяна. Традиции наставника прослеживаются в тематике, жанрах, в системе образов и поэтических средств. Основные идейно-эстетические достижения поэта Ахсана Баяна были связаны с продолжением лучших традиции великого Тукая. Много общего в пейзажной, гражданской и философской лирике поэтов. Высо-кий гуманистический пафос, горячий патриотизм, изящность поэтического слова присущи лирике обоих поэтов.rn

rn

rn
rn 
rnӘдипләребез өчен татар әдәбиятының олы тарихы булу — зур бәхет. Кайберәүләр — Тукай, Ибраһимов, Исхакый, икенчеләр — Такташ, өченчеләр — Туфан, Җәлил, Хәким йогынтысында үсәләр һәм иҗат итәләр. Әдәбияттагы традицияләрне дәвам итү — тема-проблемалар уртаклыгы гына да түгел, аларга якын итеп язу, аларда булган ысул-алымнарны куллану, дигән сүз генә түгел әле. Аны яңалык ачу, эзләнүләр киңлеген арттыру, кешенең, дөньяның гүзәллеген, татар халкының яшәеш рәвешен, кайгы-шатлыгын югары әдәби дәрәҗәдә ачу, әдәбиятның сыйфатына, тарихына тап төшермәү, дип тә аңларга кирәк.
rnГабдулла Тукай мәктәбе, аның лирикасының фәлсәфи-эстетик куәте озак еллар дәвамында шагыйрьләребез иҗатына көч һәм илһам биреп тора. Тукай йогынтысыннан читтә калган, аның сихерле тәэсиренә бирелмәгән шагыйрьләр һәм язучылар татар әдәбиятында юктыр да. Замандашыбыз Әхсән Баян да бу тәэсирдән читтә калган язучы түгел, әлбәттә. Ул күпкырлы талант иясе: шагыйрь дә, драматург та, язучы да. Бүгенге көндә язучы иҗаты тәнкыйтьчеләребез, әдәбият белгечләре тарафыннан бик аз өйрәнелгән. Аның шигърияте дә, проза әсәрләре дә, драматургиясе дә әдәби тәнкыйть игътибарыннан, ничектер, читтә, күләгәдә кала килә.
rnӘхсән Баян — татар әдәбиятына узган гасырның 50 нче елларында килеп кергән әдип. 70-80 нче елларда инде ул аягында нык басып торган, үзенең җитлеккән чорына кергән язучы булып таныла. Тукай белән Әхсән Баян иҗатын нәрсә берләштерә соң? Тукай традицияләре аның иҗатында дәвам ителәме? Ул үзенең «Хыялда туган калам» повестенда Тукай турында шундый юллар яза: «…Язмышыннан аңа иҗат өчен нибары җиде ел вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә ул ун мең шигъри юл һәм илле табак проза язып калдырган. Шул вакыт эчендә азатлык һәм мәгърифәткә караган барлык темаларны, шулай ук бөтен жанрларны — лирика, сатира, тәнкыйть, публицистика жанрларын буйсындырырга көч тапкан. Җиде елда — биш том әсәр!» (3, 340).
rnТукайны борчыган сорауларны, идея-тематика мәсьәләсен, тел-сурәтләү чараларын без Әхсән Баян иҗатында да күрәбез. Татар халкының мөстәкыйльлеге, азатлыгы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең табигате, үзара дуслык, тугрылык кебек проблемалар ике әдип иҗатына да хас.
rnӘдип үзен, үзенең чордашларын Тукай белән чагыштыра. «Җитә яза» юмористик шигырендә мондый юллар бар:
rnСүзнең турысын-кыегын
rnКыю әйтә алгангамы,
rnБәгъзеләрне Тукай, диеп
rnАтаулар булгалады…
rn.. .Ул булса, җитә язасы
rnДаһилыкның чамасы.
rnКала бары «Шүрәле»не,
rn«Кисекбаш»ны язасы (4, 138).
rnӘдипләрнең иҗатында уртак яклар шактый дисәк, ялгышлык булмас.
rnИке шагыйрьнең дә пейзаж лирикасына мөрәҗәгать итик. Бүгенге болгавыр заманда су, һава чисталыгы, экология мәсьәләләре һәркайсыбызны уйланырга мәҗбүр итә. Бу проблемалар язучыларны да читләп үтми, әлбәттә. Тукай яшәгән чорда табигать ничек тиеш, шулай булган. Вакытында яңгыр яуган, вакытында җил искән, ел фасыллары да бер-берсен вакытында алмаштырып торганнар. Тукай иҗатында шундый табигать гармониясе белән очрашабыз. Без моның дәлилләрен «Шүрәле», «Җәйге таң хатирәсе», «Җәй көнендә» һәм башка бик күп шигырьләрдә күрә алабыз. «Җәйге таң хатирәсе» шигырендә шагыйрь табигатьнең матурлыгын, кабатланмас гүзәллеген, нәфислеген эзлекле рәвештә ачып бирә. Әйләнә-тирә мохиткә, мәңгелек табигатькә игътибарлы каләм остасы саф күренеш манзараларын үзәккә ала, сурәтләү чараларын мул куллана. Күк җисеме — Ай үзенә генә дә өч сынландыру ала: моңлы, хәсрәтле, ялкау. Шагыйрьнең күңеле табигать уянуын гади генә кабул итә алмый: йолдызлар сүнә, ал таң нурланып җиһанга җәелә, йөрәкне иләсләндереп йомшак, иркә, назлы саба җиле исә. Иртәнге азатлыкны сихерле көзге күк серле күлләр, үләнлекләр, лаләләр, «елмаеп көлмәктә чәчәкләр», ягъни барча табигать көткән икән. Ә рәхмәтне шагыйрь сайрар кошлардан әйттерә: «Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр». Менә бит нинди булган табигать Тукаебыз яшәгән чорда!
rnӘ әдипнең «Казан» шигырендә югарыда әйтеп кителгәннәргә капма-каршылык күзәтелә. Бу ике юлдан гына торган әсәр бүгенге шәһәрне күз алдына китереп бастыра. Әсәрнең беренче өлешендә Казанга шактый усал бәя бирелә: «Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан». Бу юлны укыгач, күз алдына яшәү өчен яраксыз, пычрак һавалы, ямьсез шәһәр килә. Шагыйрь сәнәгать үсешен хупламый. Шул ук вакытта бу күренешкә үзенең мөнәсәбәтен дә белдерми, ә читтән карап, күзәтеп кенә тора. Шигырьдә тагын бер мәсьәлә ачыла: завод-фабрикалар халыкны, имгәткәнче эшләтеп, сәламәтлеген какшатып, эшли алмаслык хәлгә җиткәч, чыгарып җибәрә. Аларга алмашка авыл җиреннән сәламәт яшьләр килә. Боларны да шул ук юл көтә. Тукай, әлбәттә, моның белән килешми.
rnТабигать һәм кешелек арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулана баруы Әхсән Баян иҗатында да тирән эз калдыра. Замана алып килгән яңарышны хуплау белән беррәттән, шагыйрь сискәндерә, уйландыра торган якларга да игътибар итә. Мәсәлән, «Сәяхәтнамә» әсәрендә ул кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен һәм киеренке төс алуы турында яза:
rnАтом кебек шартлап, акырып түгел,
rnТавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
rnҺаман итәр яшерен хәрәкәт ул,
rnБакчабызның кадерен белмәсәк без,
rnСаклый белмәсәк. Әлбәттә, бакча саклау монда җирне, халыкны саклау, дигән сүз. Шагыйрь гомумиләштерү юлына, кешелекне борчыган кыйблага килеп чыга:
rnЧаң кагам мин:
rn— Бар халыклар,
rnБарлык теләк-гадәтләрне
rnБуйсындырып бары акылга,
rnКул бирегез бер-берегезгә
rnҖир хакына, яшәү хакына (2, 218).
rn«Сәяхәтнамә» — татар әдәбиятында шушы темага багышланган беренче әсәр. Катлаулы, четерекле тема. һәр яктан авыр. Әсәрдә урыны-урыны белән лириканы юмор, сатира алыштыра. Әрнеп язылган әсәр» (2, 6), — дип язды Сибгат Хәким «Елларга сәяхәт» китабының кереш мәкаләсендә.
rnБарыбызга да мәгълүм, Тукай халык язмышына, аның киләчәгенә беркайчан да ваемсыз булмаган. Тормышның нинди генә сынауларын күтәрергә туры килсә дә, никадәр тарсыну, җәберләүләр үткәрсә дә, ул халык тормышын бервакытта да читтән генә күзәтмәгән. Ул көрәшкән, халык эчендә кайнаган, халык бәхете өчен үз өлешен кертергә тырышкан. Үткер каләме белән буржуаз милләтчеләргә, халык дошманнарына усал сатирасы белән һөҗүм иткән.
rnӘхсән Баянның автобиографик әсәре — «Сез аңларсыз мине» поэмасы да көрәш рухында язылган, дияргә нигез бар. Автор үзе аны «Истәлекләр» дәфтәреннән, ди. Ләкин әсәр истәлекләр генә булып калмаган, чөнки тормыш, яшәеш бер рамкага, бер дәфтәргә генә сыярлык түгел шул. Тормышның ачылыгы, халык күргән михнәт һәр гаиләгә тигән ачлык-ялангачлык — барысы да шушы поэмага тупланган. Бу әсәре турында әдип менә нәрсәләр яза: «… Поэманы укучы кабул итте. Шигъри әсәрләргә хас булмаганча, күп хатлар килде. Язучыларның да күпчелек өлеше аны таныды. Ләкин сәяси җәһәттән әсәр идарә җитәкчелеген пошаманга төшерде. Абзыйларны аңлыйм. Ул заманда тормышны гел мактап, партияне зурлап кына язулар канга сеңгән бит. Традиция әле үз көчендә».
rnШундыйларны беләм: алар хыялында
rnМахсус машиналар,
rnБольницалар,
rnАшханәләр, аерым дачалар
rnҺәм башкалар.
rnТик үзләре керә алган
rnМахсус ишекләрне
rnНичек алар горур ачалар!
rnАлар миңа — дошман!…» (3, 287). Әйе, бу поэма әдип иҗатында аерым урын алып тора. Шагыйрь Рәдиф Гаташ «Еллардан матур хисап» мәкаләсендә бу поэма турында болай ди: «Биредә — бүгенге көн, заман — чор турында уйланулар, конкрет вакыйгалар: туган җир, авыл биргән дәресләр, ачы тәҗрибәләр аша ялгышларны җиңеп, тормышта үз урыныңны табу, кешеләр белән мөнәсәбәт турында оптимистик фәлсәфә, якты уйлар…» (1, 24).
rnТукай үз дәверен хезмәт иясенең азатлыгы һәм бәхете өчен корбан иткән каһарманнар заманы итеп күрергә теләде. Ләкин реакция елларында интеллигенциянең халыктан читләшүе, пассивлашуының кайчакларда аның үз өмет-ышанычларына шикләнеп, өметсезләнеп каравына сәбәп булуы да гаҗәп түгел иде:
rnБара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас, — (5, 133) дип яза ул үзенең «Яшьләр» шигырендә. «Халык көчсезлегенә ышанган» яшьләрнең эшсезлегенә, битарафлыгына борчылу һәм нәфрәтләнү шактый кискен чагыла. Ләкин шагыйрь моны берничек тә үзгәртә алмый. Мондый өметсезлекне-сызлануны — экзистенциализм мотивларын Әхсән Баян иҗатында да табарга буда. Мәсәлән, «Дөньяны мин үзгәртергә килдем» шигырен алыйк.
rnДөньяны мин үзгәртергә килдем.
rnБашлык булыр, дидем, җирдә хаклык.
rnХак бәхетне һичкем алмас тартып,
rnРәнҗетәлмас һичкем көчсезне —
rnӨлкәннәрне, толны, үксезне. Шигырьдәге хакыйкать — лирик герой хаклыкны яклый алмый. Шигырь тулысынча экзистенциализм рухында язылган. Тормышны үзгәртергә дип омтылган затның көче, өмете, дәрте кимегәннән-кими бара. Заман аның үзен үзгәртә башлый. Үзгәргән зат яралыны хәтерләтә:
rnТормыш түгел, сатыш, тартыш монда.
rnАлдау, талау — иң зур акыл көче.
rnҮз җиремдә мин ят, мин чит кеше,
rnТик күзәтеп утырам базарны,
rnКүлмәк ертып, бәйлим ярамны. Ахыр чиктә, шагыйрь, илдәге ялгышларның сәбәбе тәкъдирнең үзе белән үк килгәндер, дигән нәтиҗә ясый. Шагыйрь җаны дөреслекне, хакыйкатьне эзли. Заман үзгәрә. Җәмгыятьтә, кешеләр арасында ышаныч кими. Шагыйрь бу замана чирен урманнарда арткан агулы гөмбәләр саны белән чагыштыра. Кешеләрдә бер-берсенә карата ачу, зәһәрлек арту, көнләшү гөмбәләргә күчте, ди ул. Бу табигать ялгышымы, әллә Тәңре ялгышымы? дигән мәгънәдәге сорау куя. Ә сорау бирүченең нинди икәнен «Аңларсыз» шигырендә күрәбез:
rnМин — иманлы, мин горурмын,
rnДансыз, малсыз… чалбарсыз…
rnӘйе, ике әдип арасындагы аваздашлыкка бик күп мисаллар китерергә була. Әхсән Баян Тукай традицияләрен бүген дә дәвам итә.
rnТукайның чынбарлыкка аек карашы, тормышны барлык муллыгында сурәтләүгә омтылган иҗат принципларына якынайган Әхсән Баян шигърияте, башка шагыйрьләребез белән беррәттән, шигъри ачышлар ясый. Шагыйрь Тукай лирикасыннан үзенә якын булганны ала һәм самимилекне, кыенлыкларны күңел көрлеге белән уздыру юлына чыга.
rnШулай итеп, Габдулла Тукайның әдәби традицияләре Әхсән Баян иҗатында мөһим урын ала һәм үзенчәлекле яңарыш кичерә. Алар әдипнең әсәрләрен идея-эстетик яктан баета, осталыгын камилләштерүдә мөһим роль уйныйлар.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Гаташ Р. Шигърият, синең хакка!.. / Рәдиф Гаташ. — Казан: Мәгариф, 2003. — 247 б.
rn2.    Баянов Ә. Елларга сәяхәт. Шигырьләр һәм поэмалар / Ә. Баянов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977 — 367 б.
rn3.    Баянов Ә. Урланган ай: повестьлар / Ә. Баянов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997 — 352 б.
rn4.    Баянов Ә. Тәкәрлек сагышы: шигырьләр, хикәяләр, публицистик язмалар / Ә. Баянов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 288 б.
rn5.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. II том: Шигырьләр, поэмалар / Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985 — 400 б.
rn6.    Нуруллин И. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983 — 192 б.

rn 
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*