ТАТ РУС ENG

Яхин Фәрит (Казан) Г.Тукай иҗатының асыл хикмәтләре

rn rn

rn

rnВ данной статье анализируется творчество поэта в свете его нравственных исканий. Доказывается. что Г. Тукай в своей поэзии отразил морально-нравственные основы современного человека, изменил взглялы на жизнь своих современников, а жизненные принципы, сохранившиеся со средних веков под влиянием суфийской литературы у татар, были модернизированы поэтом во имя прогресса и просвещения.rn

rn

rnГ. Тукайны бездә «бөек» дип атыйлар. Шушы бәяләмәне раслау омтылышында йөзләрчә әдипләр тарафыннан әсәрләр, фәнни мәкаләләр язылды һәм язылачак. Ни өчен Г. Тукай чыннан да бөекме?, дигән сорауга җавап биреп бетерү мөмкин дә түгелдер сыман. Хикмәт нәрсәдә соң? һәр чор-заманның, хәтта укучының да үз Г. Тукае булуда гынамы? Ни өчен аның гадәти һәм телдән-телгә күчеп йөргән шигырьләре һаман да безнең күңелләрне нурландырып тора?
rnБоларга да кайчан да булса җавап биреп бетерү мөмкин түгелдер сыман.
rnГ.Тукай татар дөньясының искесе белән яңасы арасында басып торган маяк шикелле ул. Әдәбият халыкның эчке дөньясын чагылдырырга тырыша. Әхлак-әдәп, гадәт кануннарын бәян итә, кешене тормышка әзерли, гомере буе күңелен-зиһенен шатландырып, ныгытып, баетып килә. Г. Тукай, татар яшәешендә иске карашларга бәйле сакланган гадәтләр белән каршылыкка кереп, яңа дөньяви күзаллауларга берегеп туган әхлак-әдәп төшенчәләрен төгәл аера алып, шигъриятендә хисләрне рухи-мәдәни омтылышлар югарылыгында кора алган әдип буларак иҗат итте.
rnВ. Шкловскийның итальян гуманисты Жованни Боккаччо (1313-1375) иҗаты белән бәйле тикшеренүләрендә мондый фикер алга чыгарыла: «Мы должны понимать, что единство самобытного нравственного отношения к предмету описания для разных эпох разное, как отличается для разных эпох сама нравственность» (2, 177-178). Тарихи-рухи күчеш чорында әхлакый карашлар үзгәрә, язучылар шул үзгәрешне прозада характерлар рәвешендә яки шагыйрьләр поэзиядә хисләр каршылыгында сурәтләп бирәләр. XX йөз башы татар әдипләре ачылдылар да инде. Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Камал, Дәрдемәнд, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, М. Фәйзи һәм башка йөзләрчә язучы һәм шагыйрьләрне татар әдәбияты тарихы нәкъ шундый әдипләр буларак бәяли. Г. Тукай алар арасында иң халыкчаны да иде.
rnТатар әдәбияты тарихында талантлар Г. Тукайга кадәр дә бар иделәр, аның чорында да аларның саны ике йөзгә кадәр җитте, аннан соң да алар тудылар. Бу яктан халкыбыз үзенең алдынгы милләтләрдән булуын күрсәтте һәм күрсәтә килә. Мәсәлән, бер Дәрдемәнд яки С. Рәмиев кенә дә, Г. Тукайның чордашлары, бөек шагыйрьләр, талант ягыннан, шигъри фәлсәфә, хис-тойгы, әдәби эшләнеш, иҗат мәртәбәсеннән килеп бәяләгәндә хәтта өстен дә чыгалар әле. Моны үз заманында Г. Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» (1913) фәнни-тәнкыйди аналитик хезмәте белән раслап аңлата да алды. Аның фикерләре белән килешергә яки килешмәскә мөмкин, әмма ул күп очракта хаклы да булып кала бирә. Фәнни анализ нәтиҗәләре бәхәс тудыра алалар, әмма аларны юкка чыгару мөмкин түгел. Дөрес, кистереп әйтергә дә тиешбез: Г. Ибраһимовны якларга яки аның хаталарын акларга да җыенмыйбыз. Ул аңа мохтаҗ да түгел, бу безнең максатыбызга да керми. Әмма аның фикерләрен санга алмау, шулай ук томаналык сөреме астындагы наданлык булып калыр иде. Шунысы әһәмиятле, Г. Ибраһимов Г. Тукай турында дөрес яза, иҗатын дөрес анализлый, аңа туры бәя бирә. һәр фикере дәлилләнгән, саллы; алар очраклы фикерләр җыелмасын тәшкил итми. Шунысын онытмыйк: Г.Тукай шигъри-метафорик мантыйкны формаль логика кысаларыннан читкә чыгаруны өнәмәгән әдип, ягъни ул образлылыкның мантыйклы булуы өчен җан аткан, болар хакында мәкаләләрендә туктаусыз белдерә килгән. Шушы ягы белән ул чын мәгънәсендә даһиларча эш итә.
rnБолар без Г. Тукайның шагыйрь буларак талантын, шигырь тудыру ягыннан гаҗәеп тә оста икәнлеген шик астына алабыз кебек аңлашылырга мөмкин. Аның талант дәрәҗәсенең югарылыгы бәхәссез! Сүзләребез Г. Ибраһимовны кабатлау кебек яңгырасалар да, ачык итеп искәртми узу мөмкин түгел: Г.Тукайның шагыйрь буларак хикмәте яңа шигъри формалар, шигъри осталык үрнәкләре күрсәтүдә генә түгел. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! I Дөньяда куп нәрсә белдем син туган тел аркылы», — дигән шигырь юлларын укыганда ук «теле» белән «аркылы» рифмасының төгәл булмавы күзгә ташланса-ташланмаса да, шушы «Туган тел» шигыреннән тыш башка әсәрләрендә дә мондый «кытыршы» рифмалар очраса да, халкыбызда аларга карата тискәре карашлы игътибар бөтенләй юк. Хикмәт бит рифмада түгел, шигырьне рифма һәм ритм гына тудырмый. Борынгы грек шагыйрьләре әллә рифма белән язганнар дисезме, әллә инглиз әдибе бөек Уильям Шекспир (1564-1616) рифмага береккән булганмы? Хәер, Г. Тукайның поэтик осталыгын дәлилләүчеләр дә аның ише урыннарга бөтенләй «күз салмыйча» узу ягын карыйлар. Болай эш итүләре, әлбәттә, гадел дә түгел, чөнки матур өлешләрне генә күзәтеп, начарын атлап үтү хакыйкатьне ачарга ярдәм итми. Шулай да төгәл аңларга тиешбез: шагыйрьнең бөеклеге камил рифма-ритмлы әсәрләр бирүендә генә түгел, бу бары тышкы як кына. Шәрык әдәбиятлары XII йөздән алып ХIХ гасыргача бер үк темаларны һәм формаларны, ритм-рифмаларны «чарлап» яшәгән. Әмма әдәбият үсешендәге торгынлыкның ни рәвешле булуына иң яхшы тарихи мисал да булып санала бу чор. Шулай да шигырь өчен рифма һәм ритм бик тә мөкатдәс нәрсәләр дияргә тиешбез.
rnГ. Тукай татар күңеле хис иткәнне, теләгәнне, акылы-зиһене омтылганны сурәтләп яза белүче әдип иде. Г. Ибраһимов та аның нәкъ менә халыкчан булуында бөеклеген күрә, таный, мактый. Г.Тукай татар халкының теләк-омтылышларын, өмет һәм хыялларын, дөньяны аңлавын һәм ни рәвешле аңларга, кабул итәргә, бәяләргә теләвен ачык итеп тасвирлап бирә алган әдип иде. Аңардан башка бер шагыйрь дә шушы кадәр халык рухына, җанына үтеп керә белеп язмады. Г. Тукай XX йөз башында татар халкының әдәп-әхлакта кискен үзгәрешен тоеп, үзгәрергә теләвен сизеп, аңлап һәм аңлатып сурәтләп бирде. Шуның өчен дә аның иҗатында һәртөрле искелек, иске карашлар кире кагылдылар. Шуның өчен дә ул әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирергә омтылучы мөгаллим дә, үгет-нәсыйхәт итүче хәлфә дә сыман яза белде. Г. Ибраһимов исә бу хакта болай дип белдерә: «Ул шуның белән авыз ачты, бисмилласында фикер бирде, кеше өйрәтте… Һәм һичбер вакыт ул бу чирдән, бу мөгаллимлек авыруыннан котыла алмады» (1, 129).
rnЯңа әдәп-әхлак идеалларын күтәреп чыгуны Г. Ибраһимовның шушы рәвешле кабул итүенең сәбәпләре дә булуы бер дә сер түгел. Ул әлегә саф сәнгатькә омтыла. Бу аның рухи теләге.
rnГ.Тукайга үгет-нәсыйхәт бирү алымнарына да, сабак өйрәтү юлларыннан да атларга туры килгән әлбәттә. Ничек кенә булмасын, халыкта яңа әдәп-әхлак принципларын барлыкка китереп, аларга алга таба үсәргә мөмкинлекләр ачып, бөек шагыйребез кешелек тарихында күп төрле талантларның кулыннан килмәгән олы һәм югары эшне башкарды, шуның белән заман үзгәрешенә һәм тарихи барышка көчле этәргеч бирде.rn

rn

rn* * *rn

rn

rnГ.Тукай ислам дөньясының артталыгына гаҗәпләнгән әдипләрнең беренчесе дә, соңгысы да булмады. XIX йөзнең соңгы чиреге шагыйре М. Акмулла -1895) иҗаты белән алга чыгарылган шигъри фикер бирү агымының чишмә башы юл алып, ул Г. Тукай тарафыннан куәтләнеп, аның чорында көчле барышка әверелде. Ул, башкалардан аермалы буларак, яна заманның, яңа әхлаклылыкның, гореф-гадәтләрнең җәмгыятьтә барлыкка килә баруын күрергә өлгерде. Моның сәбәбе, әлбәттә, демократик мөнәсәбәтләргә омтылыш белән бәйле иде. Барлыкка килгән татар демократик матбугаты яңа карашларны тормышка жәелдерү өчен мөмкин булган пропаганданы алга сөрергә зур ярдәм ролен үтәде. Н. Думави, З.Бәшири, хәтта С. Рәмиев тә «Бәянелхак» кебек иске карашлы, кадими матбугат кочагында калган чорда, Г. Тукайга Башка шартлар тудырылды, башка мөмкинлекләр пылды. Әдипнең формалашуында, әлбәттә, беренче адымнары зур этәргеч бирә, бу яктан шартларның булуы гаять тә зур әһәмияткә ия. Шунлыктан без Уральск татар вакытлы матбугатын тарихыбызда зур хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
rn«И каләм!» шигыре янында шул ук 1906 елда язылган «Ифтиракъ соңында», «Шагыйрь вә һатиф», «Мәртләр каберстанындин бер аваз», «Пушкинә», «Дәрдемәнд дәгелмием?», «Борадәранә нәсихәт», «Хур кызына», «Милләтә», «Сөеклемнең кабер ташында», «Шәкерт, яхуд Бер Тәсадеф», «Кем ул?», «Мөхәммәдия» көе», «Сөальләр» (басылу вакыты —1907) кебек әсәрләрен искә алсак, алар һәммәсе дә, төрле-төрле эчтәлектә булуларына карамастан, юнәлешләре белән һаман да яңа әхлаклылык, яңа гореф-гадәт тәртипләрен төзүгә юнәлдерелгән иделәр. Г. Тукай бу эшен бер дә өзмичә, туры һәм дәлилле итеп алып бара белде. «Гыйшык бу, йа!» шигыренә игътибар итик:
rnБер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
rnКәл, гүзәл, гарзит җәмалың: янаем, кил, янаем.
rnИ Ходаем, вир гакыл, чөн хәбсә мәхбүс улмыям,
rnБу кызың гыйшкында бән диванаем, диванаем.
rn(Бер мескен җан корбаным, гыйшкыңа күбәләкмен,
rnКил, гүзәл, күрсәт чибәрең: янырмын, кил, янырмын.
rnИ Ходаем, бир акыл, чөнки зинданга тоткын буламын,
rnБу кызның гыйшкында мин диванамын, диванамын.)
rnМәхәббәттә Г. Тукайның бөтен тормышы өчен шигарь дәрәҗәсенә җиткерелгән шигъри юллар да болар, шул ук вакытта аларны яңа әхлак һәм гадәт омтылышлары сыйфатында да кабул итәргә тиешбез. Лирик герой үзен мәхәббәт утына очып баручы күбәләккә тиңли. Борынгы суфичыл әдәбияттан укучыга яхшы таныш, символик мәгънәгә ия образ бу. Әгәр дә урта гасырларда шагыйрьләр Аллаһка мәхәббәтне шушы рәвешле тасвирласалар, суфи-диндарның җанын Аллаһ Тәгалә нурына юнәлүче һәм шунда эреп югалучы сыйфатында күзалласалар, Г. Тукай җир кызына мәхәббәтне мондыйдан бер дә калышмаучы хисләр яктылыгында тасвирлый. Бүгенге укучы бу ике шигъри күзаллау, шигъри хисләр арасындагы аерманы тоймый да, аңламый да диярлек. Әмма XX йөз башы татар тормышы өчен бу аермалыкларның әһәмияте гаҗәеп зур. Лирик герой гүзәл кызның чибәрлекләрен күрергә тели, шулар ялкынында аның янасы килә. Шагыйрь Аллаһка гыйшыкны инкарь итми, ул бу хакта сүз дә кузгатмый. Урта гасырлар әдипләре Сәйф Сарай булсын, Котб, Сайади яки Мәҗлиси, яисә Мөхәммәдьяр бине Мәхмүт, башкасы булсын, — алар Аллаһка гыйшык турында сөйләгәннәр, Аллаһның үзеннән бу мәхәббәттә ярдәм, ягъни лаеклы җавап үтенергә базганнар. Әмма Г. Тукайда мәсьәлә башкачарак куела: аның лирик герое Аллаһ Тәгаләдән, Җир йөзендәге кызга мәхәббәт тоткыны булырга теләмичә, бирешмәс өчен акыл бирүен үтенә, чөнки үзен гыйшык аркасында дивана хәлдә күрергә теләми. Бу инде моңа кадәр әдәбиятта яктыртылмаган хәл иде, яңа әхлак билгесе сыйфатын алды.
rnСуфичылык әдәбиятына хас шул ук образлар, символлар, метафоралар Г.Тукай иҗатында да кабатланып киләләр. Әмма алар башкача мөнәсәбәтләрдә, ягъни үзенчәлекле поэтик модус тәртибенә корылганнар. Шуның аркасында шигъри сүзнең эчтәлеге дә үзгәрә. Суфичыл мистицизм дөньяви карашлар белән алыштырыла. Г. Тукай мәхәббәттә яңача, заманча әдәп-әхлак карашларын тудыра: мәхәббәт хисләрендә һәркем янарга хаклы, әмма акылны югалтыр дәрәҗәгә, диваналыкка төшеп түгел. Бу юлда лирик геройга Ходай үзе ярдәмче!
rn«Мөридләр каберстанындин бер аваз» шигырендә дә Г. Тукай яңа дөньяви әхлак һәм гадәтләрне эзләү эшен дәвам иттерә һәм болай ди:
rnМилләти вәйран идән ишан икәндер, белмәдем;
rnУл ишанлар милләтә дошман икәндер, белмәдем.
rnМилләти идһам идән, игъдам идән шунлар имеш,
rnАнлари инкарь идән зи шан икәндер, белмәдем.
rn(Милләтне харап иткән ишан икәндер, белмәдем,
rnУл ишаннар милләткә дошман икәндер, белмәдем.
rnМилләтне тузан иткән, харап иткән шулар имеш,
rnАларны инкарь иткән намуслы икәндер, белмәдем.)
rnШигырь Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани хикмәтләренә хас вәзен, кафияләү принципларында язылган. Хәтта фикерләр дә шул килеш калдырылган, әмма эчтәлеге бөтенләй башкача. Суфи шагыйрьләрдә замана, Җир тормышы кешене, халыкны, рухны юкка чыгаручы, җимерүче итеп бирелсә, Г. Тукай монда ишаннарны, ягъни суфиларның үзләрен гаепли. Әлбәттә милләт һәм өммәт сүзләренең мәгънәдә берлеге исәпкә алынган. Г. Тукайдагы милләт төшенчәсе дә әлегә шул ук мөселман өммәте булып кала бирә, әмма ул инде милләтнең этник мәгънәсен дә үз эченә ала. Бу рәвешле милләт сүзен концепт чикләрендә алу шагыйрьгә фикерен үткен һәм үтемле итәргә мөмкинлек биргән.
rnӘгәр дә без Г. Тукайның дөньяны үзгәртүен, яңа әхлак һәм әдәп карашларын тәкъдим итүен суфичылыкны кире кагуы белән генә бәйләп аңлатсак, бу бер яклы һәм чикләнгән фикерләмәләрнең нәтиҗәсе генә булыр иде. Ул никадәр генә кискен бәяләр-бәяләмәләр белән эш итмәсен, иске тәртипләрне тулысынча инкарь итү юлыннан гына бара икән, дия алмыйбыз. Аның модернизмы шул ук Урта гасырларда барлыкка китерелгән принциплар нигезенә корылып, хәтта шигъри вәзен һәм Кафияләрдә генә түгел, фикер сөреше юнәлешендә дә кабатлана иделәр. Әмма бу кабатлану хакыйкатьне күктән җиргә төшерү, абстракт рухтан конкрет тормыш кешесенә кайтару юнәлешендә барды. Шул ук XIII йөз әдипләре Ә.Ясәви, С. Бакыргани, яисә Икани, Раҗи һәм Газзәзиләрнең фикерен куәтләгән рәвештә аның сүзләре яңгыраш алып, яңа тормыш реальлеге белән бәйләнешкә кертелде. Бу яктан караганда, бөтен Борынгы һәм Урта гасырлар (ул чактагы татар укучысына билгеле булган дәрәҗәдәгесе) Г. Тукай белән фикердәш һәм сөхбәттәш булып татар укучысының колагына һәм күңеленә барып җиттеләр. Ни өчен колагына? Чөнки аны кабул итмәүчеләр дә бар иде.
rn«Дәрдемәнд дәгелмием?» шигыре алар өчен махсус язылган сыман аңлашыла:
rnНәйләем, аслым, әсасем дәрдә идмеш ибтина?
rnТа әзәлдән дәрде шәүка мөбтәнаем, нәйләем?
rnТәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
rnБән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?
rn(Нишлим соң, асылым, нигезем дәрткә бәйле төзелгән,
rnЯратылыштан көчле дәрткә дучармын, нәрсә эшлим?
rnТәңре гыйшкында шәһид булсалар Гәрбәлада,
rnМин шәһитмен мәхәббәттә, бәладә, нәрсә эшлим?
rnГ. Тукай шигырьнең исеменә үк үзен дәрт иясе, ягъни Аллаһка гыйшык тотучы суфи-диндар кеше белән тәңгәл куя.
rnДәрдемәнд иҗатындагы мистицизм суфичылыктан ук килә анысы. Ә Г. Тукай суфичылыкны инкарь итә. Аңа мистик күзаллаулар һәм мистицизм кыргыйлык булып тоелган. Ул аларда хәтта шигърилек тә күрмәгән. Шуның аркасында иҗатына корылык үтеп кергән. Мистицизм, ни генә дисәк тә, ул әле үлән суты кебек, кешенең тамырлары буйлап хәрәкәт итүче яшәеш, тереклек билгесе сыман да түгелме?
rnГ. Тукай үзенең рухы тәмам дәрт белән бәйләнешкә корылуын, ягъни асылының дәрткә бәйле булуын мәңгелек чикләрендә җаны яратылыштан башлап күрә.
rn«Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?» шигыре Г. Тукайның дин мәсьәләсендәге карашларын тагын да ачыграк төшенергә ярдәм итә:
rnСез, и чалмалылар, безне буңа дик итдеңез игъфал,
rnВә тәхсыйли дә тәгълими сәрасәр итдеңез иһмаль.
rnГасырлар кичде мәрзая өфермәк лә, төкермәк лә;
rnЯзып ялган догаларны вә яхуд ачтыңыз сез фал…
rnДиләр: исламә кермәк хәзрәти солтаны микадо;
rnСези дәгъвәт идәр дәргяһына — тиз варыңыз фил-халь!..
rnТакыр баш улмая тәклиф идәрмисез янә бунда?
rnМыеклар шәйлә кыркылсын, киулсын юклыга мәйяль?..
rnЙитәр, инсаф идең, артык кәрәк инсаф, хәясызлар!
rnЯпонлар да чапан кисен диеп куптармаңыз җәнҗал!
rn(Сез, и чапанлылар, безне моңа кадәр надан-белемсез иттегез,
rnҺәм гыйлем табуда һәм алуда башыбызны буш иттегез.
rnГасырлар үтте авыруны өшкерү белән, төкерү белән,
rnЯзып ялган догаларны һәм дә ачтыгыз сез фал…
rnӘйтәләр: ислам динен алмакчы хәзрәт солтан микадо,
rnСезне чакырыр каршысына — тиз барыгыз шул хәл!..
rnТакыр баш булырга кушарсызмы тагын монда?
rnМыеклар шулай кыркылсын — юк кебеккә якын ителсен?..
rnҖитәр, инсафлы булыгыз, артыгы белән инсаф кирәк, оятсызлар!
rnЯпоннар да чапан кисен дип куптармагыз җәнҗал!)
rnСүз бары тик дин тарату турында гына бара һәм Г.Тукай исламчылыкка каршы булган, дигән фикер чыгару шулай ук чикләнгәнлектән, шигырьне аңламаудан килер иде. Хәер, фәндә мондый карашлар өстенлек алган чорлар да булды. Татар акылы аларны совет хакимияте заманнарында бик сөенеп кабул итә иде.
rn«Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?» шигыре Г.Тукайның ислам дөньясының прогресста-үсештә артта калуына ачынып язган әсәрләреннән берсе булды. Аның тарихи әһәмияте бүгенге көндә дә югалмады. «И каләм!» шигыре белән Г. Тукай яңа әхлак, гадәт, әдәп принципларын урнаштыру юнәлешендә эш башлап, аны әсәреннән-әсәренә җәелдерә һәм фикерләрендә ныгыта барды. Иҗатының шушы башлангыч чорында шагыйрь бөтен ислам дөньясы исеменнән сөйләде, әдәби телне дә шуңа күрә, Г. Ибраһимов терминологиясен файдаланып әйтсәк, «гомуми әдәби лисан» кысаларында тотты. Бу вакытта ул Җаек буендагы Уральск шәһәрендә яши иде. Яшьлегендә Мисырның Әл-Әзһар университетын тәмамлаган, киң һәм югары белемле Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм аның улы, шулай ук Әл-Әзһарны тәмамлаган, югары белемле белгеч-мөгаллим, татар һәм рус матбугатында баш мөхәррир, язучы, журналист, шагыйрь Камил Мотыйгый аның укытучылары булдылар. Г.Тукайның үз әсәрләрендә аларның фикерләрен халыкка җиткерүе дә сер түгел. Ул бу яктан, ягъни яңа әхлак һәм әдәп принципларын барлыкка китерү һәм халыкта ныгыту юлында, әлбәттә, ялгызы гына булмады. Шигъриятендә, фикере үсешендә даимилек күрсәтеп, борынгыдан үстерелеп киленгән әдәби традицияләргә таянып, каршылыклы иҗтимагый шартлар эчендә кайнап, Г. Тукай татарның рухи-мәдәни тормышында һәм яшәешендә яңа дәверне башлап җибәрде. Аның беренче, башлангыч чор иҗаты «Китмибез!» (1907) шигыре белән тәмамланды. Бу әсәр Г. Тукайны гомум ислам дөньясыннан Россия шартларына кайтуын күрсәтте. Инде «Государственная думага» (1906) шигырендә үк ул сәяси мәсьәләләргә якын килә башлаган иде. «Китмибез!» шигыре Россия һәм милләтләрнең андагы яшәеше мәсьәләсенә карата Г.Тукайның карашлары төгәл формалашып җитүгә бәйле, аларны ачык күрсәтүче төп әсәрләренең берсе булды. Ул һәр халыкның үз тарихи үсеше барлыгын, моны үзгәртү мөмкин түгеллеген һәм яшәүдә, белем алуда хакларын яклап чыгыш ясады.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. V том. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 615 б.
rn2.    Шкловский В. Художественная проза: Размышления и разговоры. — М.: Сов. пие, 1961.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*