ТАТ РУС ENG

Янмурзина Акйолдыз (Казан) Г.Тукай һәм М.Җәлил иҗатларында шагыйрь образы идеалы

rn rn

rn

rnВ статье рассматривается отражение образа поэта в творчестве Габдуллы Тукая и Мусы Джалиля, творивших в разные исторические эпохи. При этом их роднит чувство неразрывной связи с жизнью татарского народа, оптимистический дух, отсутствие страха перед неминуемой смертью. Поэты в их произведениях являются как будто посланцами вечности.
rn

rn

rnСурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңелендәдер;
rnКөзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса, —
rnдип язган Г.Тукай «Булмаса» шигырендә (2, 305). Нигә?
rnОчар кошлар, яз җиткәч көньяктан туган якларына әйләнеп кайтканда давылларда, төннәрдә, томаннарда да адашмыйлар икән. Галимнәр, күпме өйрәнсәләр дә, аларның бу сәләтен төгәл генә ачыклап бетерә алмаганнар. Шулай да алар юлкүрсәткеч кебек ниндидер тойгынлык органының булуы ихтималын ачыклаганнар. Кошчыкларны ниндидер сандыкка салып, дөньяның кайсы гына җиренә илтмә, ул, үз юнәлешен табып, кайтып җитә.
rnТик очар кошлар гына моңа сәләтле. Кешеләрнең дә гомер юлларын адашмыйча үтәр сәләте бар. Бу бигрәк тә шигъри җанлы кешеләрдә талант аша чагыла. Алар хакыйкатьне тоемлап, сизеп белә алалар. Нигә соң, Тукай язганча, «сурәтеңнең иң чыныш шагыйрь күңеле генә белә, тоя ала. Башкалар аңлап, тоеп, белеп торсалар да, әйтеп бирә алмаганны ис китәрлек итеп, көйгә салып, бер аһәң белән яңгырата ала.
rn«И туган тел, и матур тел…». Бу үтә гади, һәр кем белгән сүзләр. Татар халкы, кая гына сибелеп яшәмәсен, очрашканда шул сүзләр аша бер-берсен шундук аңлый, туганлаша.
rnКузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
rnТибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
rnКөйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
rnКирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
rn…Безнең гомер уен түгел… —
rnдигән бу сүзләр (2, 63) йөз елдан соң да безнең хәзерге яшәвебезне, мәдәниятебезне ачыкларга ярдәм итә.
rnШигърият һәм шагыйрь бездә балачактан, Тукайдан башлана. Тукайның көтелмәгәндә, яшьли үлеменнән соң ике еллап вакыт та үтми…
rn«1915 ел башы. Рәхимә абыстай белән Муса безгә бәби туена килделәр. Муса бездә кунарга калды. Шул төндә ул миңа сер итеп үзенең Тукай кебек шагыйрь булырга теләгәнен сөйләде. Башта миннән «берәүгә дә сөйләмә» дип ант иттереп, үзенең язган ике шигырен укыды. Шигырьләрнең берсе Мостафа авылын мактап язылган иде. Икенчесе язгы кояшка багышланган иде. Болар аның беренче шигырьләреме, юкмы, әйтә алмыйм. …Һәр атнакич Тукайның калын җыентыгын күтәреп безгә килә иде. Аның термины буенча, бу кичәләр «серле кичә» дип атала иде. Тукай шигырьләрен ятлый идек …1916 елның ахыры. Рәхимә абыстайның бездә көлеп сөйләп утырганын хәтерлим: «Муса төннәрдә качып шигырь яза. Икенче көнне атасы белән мин, исебез китеп, тыңлап утырабыз. Матур яза бит…», — дип искә ала Муса Җәлилне туганы Мәрьям Сәйфетдинова (10, 26-27).
rnБертуган сеңлесе Зәйнәп Җәлилова истәлекләрендә: «Мусага: «Бик күп кәгазь бетерәсең, дәфтәр сатып алып җиткерер хәл юк», — дип, грифель такта алып биргәннәр иде. Ул шул тактага сәгатьләр буенча нәрсәдер язып, бозып, тагын язып утыра торган иде. Муса белән икебезгә шул бер такта… Димәк, Мусаның яза башлавы 1916 елдан түгел, иртәрәк — 1915 ел. (…Мусаның сугыш вакытында солдаткалар каршында танылган җыр чыгаручы булуын һәм бик күпләргә фронттагы солдатларга язылган хатлар өчен җыр чыгарып бирүен кушсак, 1916 елда инде Муса үзенең иҗат юлының беренче бусагасына баскан була.) Муса кечкенәдән үк халык җырларын, халык көйләрен, халык әкиятләрен бик ярата иде» (10, 15).
rnТукай үзенең «Халык әдәбияты» исемле лекциясенең конспектында: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр…. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем…. Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби… Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек, шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көебезнең алтынын кояр шикелле тоела… Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды… И туган тел, и матур тел…», — дип яза(1, 184-185).
rnӘ татар композиторы Латыйф Хәмиди «Октябрь баласы» журналында «Апуш» имзасы белән басылган мәкаләләр укуын яза: «Муса имзаларының берсе «Апуш» булуының сәбәбе болай: беркөн Мусаның яшь вакытында төшкән рәсемнәрен карап утырганда, мин Мусаның бу рәсемен Габдулла Тукайның яшь вакытына ошаттым. Тукайны кечкенә вакытта «Апуш» дип йөри башладым» (10, 55). (Бу рәсем «Муса Җәлил фотоальбомында 16 биттә басылган.)
rnТукай кебек шагыйрь буласы килүче малай «Хаклык идеалы» шигырендә:
rnЯшисеңме мәңге шул хаклыкны
rnБар халыкка ачып күрсәтеп,
rnАлып барамсың таңга бар халыкны
rnАлда матур, якты нур ачып? —
rnдип яза (6, 290). Бер айдан исә Муса «Ирек шагыйре сүзләре» шигырендә болай ди:
rnКүтәрдем кул, барам алга табан мин,
rnМин үзем көч, бүтән көчкә таянмыйм.
rnНи килсә дә… авырлыклар… һаман да
rnӨмет өзмим, еламыйм, бер дә янмыйм.
rn… Өмет — идеал нуры алда, халыкка
rnНичек яшим шуны күрсөтми-ачмый?!
rnХалык углы — минем кардәшләрем ул,
rnХалык — эшче, минем күңлем-җаным ул,
rnХалыкка нур чәчеп, ак юлга атлау —
rnМинем бит иң олуг идеалларым ул! (6, 300)
rnТукайның «Даһига» шигыренә аваздаш булып, Җәлилдә дә «халыкка нур чәчеп», «ак юл» сүзләре яңгырый:
rnЯшим халкым өчен, көчләр табам мин,
rnХалык өчен һаман алга барам мин.
rn…Халык хакын хаклап җыр язам мин (6, 300).
rnБу бит гади сүзләр генә булып калмыйча, фашистлар төрмәсендә үлем карары көткәндә «Җырларым»да язылган
rnҮлгәндә дә йөрәк тугры калыр
rnШигыремдәге изге антыма, —
rnдигән сүзләре (5, 156) белән бәйләнгән.
rn«Ачы тәҗрибә авазы» шигырендә шагыйрь кешегә үзенең тоемлавын, ачы тәҗрибәсеннән чыгып ясаган ачышларын тапшыра. «Хозур эзләмә инсаф вә вөҗдан кушмаган эштән», — ди ул шундый самими «…га к<Шома тормыш юлында…»)» шигырендә (1, 161), бәлагә тарыган һәр кешегә мөрәҗәгать итеп.
rn«Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын — яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени?» — ди Муса Җәлил сугышка китәр алдыннан язылган көндәлек битләрендә, хатыны Әминәгә мөрәҗәгать итеп (8, 262).
rnМуса Җәлил «Тукай кебек шагыйрь булырга» омтылышын тормышка ашырып, 1922 елның көзендә Казанга килеп, яз җиткәндә, Тукай каберенә барып башын ия, чәчәкләр куя. Бу турыда «Тукай каберендә» апрель, 1923 ел) шигырендә:
rnСиңа килдем гөлләр белән,
rnСәлам белән, изге уй белән.
rn…Иман безгә изге сүзкәйләрең
rnМәңге калыр алар дөньяда», —
rnзш эндәшә (5, 79-80), балалар өчен язган «Тукайны сагыну» шигырендә:
rnЯшь агабыз — Тукай бар иде.
rnБезнең кебек ул да керсез күңел,
rnҺәр сабыйга якын дус иде.
rnЯза иде безгә җырлар, моңнар,
rnӘкиятләр, матур шигырьләр, —
rnди (4, 345).
rnМуса Җәлил Габдулла Тукайның иҗаты турында р мәкалә («Сүз башы») язып, редакцияләп, «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгара. Анда ул: «Г. Тукай — татар матур әдәбиятен тудыручы шагыйрь. Үзенең художестволы итеп эшләнгән бай содержаниеле үткен фикерле шигырьләре белән ул татар әдәбияты тарихында аерым урын тота. Ул чын художестволы әдәби әсәрләрнең үрнәкләрнең бирде.
rnГ.Тукайның аеруча әһәмияткә ия булган ягы — аның халыкка якын торуында. Г. Тукай халыкны сөйде һәм үзенең иҗаты өчен аны киң файдаланды.
rnХалык әдәбиятын файдалануы халык әкиятләрен үз әсәрләренә сюжет итеп, аны стильләштерү, җырларындагы төрле художество алымнарын һәм сурәтләү чараларын киң куллану, халык әдәбиятындагы халык телен үзләштерү, халык фольклоры нигезендә әсәрләр тудыру һәм башка юллар белән барды. Менә шул халыкка булган якынлык, халык әдәбиятына юнәлтелгән игътибар аны, чынлап та аңлаешлы, халык стилендә язучы шагыйрь ясады.
rn«…Халык иреге, азатлыгы, бәхетле тормышы өчен гомере буе янган Тукай:
rn….Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
rnКөннәремнең һичберен дә чөнки «ак» ди алмадым.
rnБулды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
rnЧөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым, —
rnдип җырлап үлде», — дип язган.
rnШагыйрь булып яшәү… Шагыйрь образы аларның икесенең иҗатында да үзәктә булганы күренә. Нигә? Чөнки Тукай һәм Җәлил язмышларында охшашлык бар. Язмыш аларны төрле сәбәпләр аркасында үлем белән йөзгә-йөз торып яшәргә мәҗбүр итә. Тукай ятимлектә, мохтаҗлыкта яшәп, төзәлә алмаслык чир белән авырып, үлем көткәндә: «Уянгач беренче эшем», — дип язып, өметләнеп яши. Җәлил үлем карарын көткәндә, палач балтасы астында:
rnҮлем җиле исә күңел гөленә,
rnЯфрагын да ләкин селкетми.
rn… Шул вакытта менә әллә нигә
rnТик язасы килә, язасы!..
rnҮтерсәгез, әйдә, үтерегез!
rnКотырыгыз аннан, биегез!
rnТик шагыйрьгә кара китерегез
rnҺәм кулына каләм бирегез! —
rnди (5, 147). Шагыйрь үзен-үзе тудырган шигърият дөньясының уртасында кебек хис итә һәм бу урыннан яшәешнең иң мөһим үзенчәлекләрен күрә ала. Кешенең үлеменнән соң барысы да юкка чыкмый бит. Аның дәвамыдай башкарган эшләре, уй-хыяллары кала. Үзен мәңгелектә итеп тоя белү — шагыйрьлекнең үзенчәлегедер мөгаен. Шагыйрь образы идеалы да бербөтен, тулаем яктылыкка омтылучы кешедер. Шагыйрь үзенең бөтен барлыгын шигырьләрендә чагылдыра.
rnНәрсә соң ул шигырь, шигърият? Чагыштыру юлы белән, кыскача әйткәндә: бу космик ритмны, авазлар аһәңен тоеп, сиземләп, шуны бер калыпка — формага салып көйли алудыр мөгаен. Чын шигырьгә юлыгу — ул электр тогына тоташу кебек, ут, яктылык бирә. Бу токта ут яктысы көчлеме, юкмы, анысы башка ягы. Ә чын шигърият ул һәрвакыт ток килүе — ут яна башлау, яктылык. Ут юк икән — шигырь дә юк диярлек, матур сүзләр тезмәсе генә була ала кебек. Чөнки автор күңелендә, җанында үзгәреш һәм үсеп китү, шул яктылыктан барлыкка килмәгән.
rnАртка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
rnАлга барганнарга тик табыла табылса — Алла ул! —
rnдип мөрәҗәгать иткән Тукай үлем алдыннан (2, 266). Бу аның шагыйрьләргә васыяте булып кабул ителә ала.
rn— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,
rnСин үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
rnМин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,
rn rnБашны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.
rnАшкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
rnМәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
rnАнда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
rnБу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим, —
rnдип язды ул (2, 222).
rnӘдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов: «Нинди шагыйрь соң ул безнең Тукаебыз? Тукай шигърият тарихында бер могҗиза ул… Талант куәте белән иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә. Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне яңа баскычка күтәргән новатырлыгы бәлән дә даһи шагыйрь ул Тукай… Аңарда шигырь ритмындагы музыкальлекне тоемлау абсолют дәрәҗәсендә камил», — дип язды (11, 253, 288).
rn«Ни өчен безнең чорда Тукай, Җәлил, Туфан кебек шәхесләр иҗатына, образына мөрәҗәгать ешайды соң? Халыкка авыр сынау вакыты, хәтәр көннәр килгәндә, язмышы, киләчәге, газиз теле кыл өстендә торганда, үткәннең абруена таяну, киңәш итү, сыеныр, таяныр терәк эзләү табигый. Гомерләрен, иҗатларын халыкка, аның башка милләтләр белән тигез яшәү хыялына багышлаган олуг җаннарыбыз безнең көннәр рухына якын; гасыр аша фатихаларын бирәләр», — дип билгеләгән әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин (12, 137).
rnИдеалсыз, хыялсыз да яхшы гына яшәп була, дигән кешеләрне М.Җәлил очмый торган «канатсыз кошлар» төсле хис иткән (7, 126). Тик бу очмый торган кошларның хакыйкатьне тоемлау сәләте дә, кошларның «компасы» кебек үсентедән үсә алмый калган була инде.
rnДөнья, сине Ләйлә төсле күреп,
rnМәҗнүн гыйшкы белән яраттым, —
rnдип  яза  Муса  Җәлил  тоткынлыкта  «Соңгы  үпкә» шигырендә (5, 120).
rnГабдулла Тукай «Булмаса» шигырендә:
rnСурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең куңлендәдер,
rnКөзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса.
rnБирмәде Ләйлә кеби Мәхбүбәгә дөнья бәһа;
rnУл болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса, —
rnдигән (1, 305).
rnШулай итеп, шагыйрь көндәлекнең шау-шулы тормышында мәңгелектән илаһи яңгырашлы авазларны үзе генә ишетеп, аһәңне тоеп, бер көйгә салып, аны кешеләргә, моңга әверелдереп, шигырь итеп тапшыра. Монда ул шигырьне мәңгелек белән бәйли, тоташтыра. Мәңгелек өчен бик азлар гына яшиләр. Яктылыкка бару — шагыйрь юлы, аның идеалының мәгънәсе!
rnАшкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
rnМәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә (2, 222).
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Тукай Г. Әсәрләр: Биш томда. I том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1985. — 406 б.
rn2.    Тукай Г. Әсәрләр: Биш томда. II том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1985.- 400 б.
rnЗ.    Тукай Г. Әсәрләр: Биш томда. IV том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1985. — 352 б.
rn4.    Җәлил М. Әсәрләр: Биш томда. I том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2006. — 431 б.
rn5.    Җәлил М. Әсәрләр: Биш томда. II том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2006. — 382 б.
rn6.    Җәлил М. Әсәрләр: Биш томда. III том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2006. — 368 б.
rn7.    Җәлил М. Әсәрләр: Биш томда. IV том. — Казан: Татар. кит.нөшр., 2006. — 318 б.
rn8.    Җәлил М. Әсәрләр: Биш томда. V том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2006. — 319 б.
rn9.    Муса Җәлил. Фотоальбом. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 190 б.
rn10.    Муса Җәлил турында истәлекләр / Төз. Р. Ә.Мостафин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 319 б.
rn11.    Хисамов Н. Ш. Хәтер сагында. — Казан: Мәгариф, 2004. — 641 б.
rn12.    Галиуллин Т.Н. Әдәбият — хәтер хәзинәсе. — Казан: Мәгариф, 2008. — 231 б.
rn

rn

rn  (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*