ТАТ РУС ENG

Зарипова Равия (Казан) Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында Җ.Вәлиди

rn

rnДж. Валиди был, по сути, первым в татарском литературоведении тукаеведом. В статье рассматриваются его научные статьи, посвященные жизни и творческой деятельности Г. Тукая. Критик прослеживает процесс становления Г. Тукая как поэта и человека, делая тем самым первый шаг на пути создания научной биографии Тукая. В работах Валиди анализ творчества поэта тесно переплетается с исследованием круга вопросов, связанных с состоянием и перспективами развития татарской литературы в целом, отношением к литературному наследию.rn

rn

rn
rnӘдәбият белемендә Г. Тукайның тормышын, иҗатын фәнни яссылыктан өйрәнүчеләр күп. Шулар арасыннан XX гасыр башы татар дөньясындагы гомум яңарыш хәрәкәте вәкилләренең иң күренеклесе — Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов, 1887-1932). Әдәбият галимнәребездән ул беренче тукайчы булып санала.
rnҖ. Вәлидинең «Тукайның тәрҗемәи хәле һәм шигырьләре хакында мөляхазә» (мөляхазә — күзәтү) дигән язмасы (1913) Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге беренче күләмле фәнни хезмәт булып санала. Биредә автор шагыйрьнең тормышын, иҗатын чорларга бүлеп анализлый. Шәхес, шагыйрь буларак, аның үсеш баскычларын күрсәтә, фәнни биографиясен тудыруда беренче адымны ясый.
rnҖ. Вәлидинең «Габдулла Тукай» дип исемләнгән икенче мәкаләсе 1913 елның 6 апрель санында «Вакыт» газетасында «Җәләй» имзасы белән басыла. Ул Тукайның үлеме турында Казаннан телеграмма килгәч языла. «1905 елның дулкыннары илә күтәрелеп чыккан шагыйрь вә назыймнар арасында „Җаек шәһәрендә, мәдәрәсәи „Мотыйгыйа" таләбәсеннән (шәкертләреннән) Габдулла бине Мөхәммәтгариф Тукаев" дигән бер исем дә күренә иде», — дип яза Җ. Вәлиди. Баштарак бүтән мәдрәсә шәкертләреннән әллә ни аерылып тормаса да, «Җаек шәкерте бүген зыягы (вафат булуы) илә әдәбият галәмебезне матәмнәр эчендә калдырган „Габдулла Тукаев" булып мәйданга чыкты» — ди ул (1, 175). Автор Тукайны иң беренче тапкыр «Нур» газетасы редакциясендә күрүен хәбәр итә. Шагыйрьнең чынлап танылуы исә «Әлгасрелҗәдид»тә булуын әйтә: «Аның „Әлгасрелҗәдид"тә чыккан элек шигырьләре укымыш вә уйганмыш халкыбызның чын шагыйрьдән көтдеке бер тарзы (ысулы) тәфәккер (фикерләү) вә ифадәдә иде».
rnҖ. Вәлиди, халык азатлыкка омтылган, милли мәсьәләләр белән кызыксыну, уйлану куәтләнгән бер заманда, Тукайның халкы күңеленә хуш килгән шигырьләр яза башлавы турында белдерә: «Ул шигырьләренә халыкның электән ияләшкән вә зәвыкланган бер форма вә өслүб илә тәртиб итеп, аны күптәннән өйрәнгән көенә биетә». Шагыйрьнең, хөррият, дин, миллият мәсьәләләреннән кала, мәхәббәт темасына язуына игътибар ителә. Бу турыда: «… аның сөепме, сөймичәме яздыгы сөю җырлары да бик зур рәгъбәт белән каршы алынды», — диелә мәкаләдә.
rnТукайның башлангыч чор иҗатында язылган әсәрләренең «күбесе ачык госманлы — төрекчәсе илә ул-дыгы хәлдә гаҗәптер ки, аның өслүб вә бәяне һичбер госманлы шагыйрьләренекенә охшамый, вә шул госманлылык эчендә татарлыкка махсус бер әда (үтәү), бер аһәң сизелеп тора», — ди автор, әсәрләрнең үзенчәлекләренә игътибар итеп.
rnҖ. Вәлидине шагыйрьнең сөйләм стиленең халыкчан, гади һәм, берүк вакытта, үзеннән-үзе агылышлы рифмалы, матур яңгырашлы булуы хәйран калдыра. «Ул бик каты вә тупас күренгән татар сүзләреннән дә Давыт галәйһиәссәламнең тимерне эретүе рәвешендә эретеп, теләгән рәвештә теләгән вәзенгә салып, теләгән нәзымнар куя», — дип яза ул бу турыда.
rnАвтор бу мәкаләсендә шагыйрьнең Пушкин белән Лермонтовны үзенә иң якын җан итеп тануын, аларның әсәрләрен тәрҗемә итүен, аларның иҗатларын өлге итеп алуын әйтә. «Аның тәрҗемә вә икътибаслары бөтенләй оригинальный бернәрсә булып чыгалар. „Пәйгамбәр", „Тәәссер" кебиләрне кем тәрҗемә дип әйтер».
rnМәкаләдә Уральскида «Фикер» газетасы, «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналларының эшчәнлеге тукталу сәбәпле, Тукайның үз ватаны һәм татар матбугатының үзәге булган Казанга кайтуы турында языла. Шул елда аның шигырь җыентыклары чыга. Җ. Вәлиди Тукайның бу еллардагы иҗатына игътибар итеп, түбәндәгечә нәтиҗә ясый: «Казанга кайтканнан соң, аның шигырьләрендә мәүзугъ (тема) вә мәфһүм (эчтәлек) ягыннан артык үзгәрү булмаса да, тел вә өслүб җәһәтеннән җитди вә әсаслы (нигез) бер үзгәреш сизелә, аның шигырьләрендә „бер гидай, җан фидаемнар" күренми, ул хәзер чын-чын татар шагыйре».
rnҖ. Вәлиди Тукайның «Шүрәле»сен иң камил әсәрләренең берсе дип саный. «„Шүрәле" кыйссасы Тукаевтан бик күп нәрсәләр өмет иттерә иде. Ләкин, бәхетсезлегебезгә каршы, моның олы ахыры шул булды», — дип яза автор, шагыйрьнең вакытсыз вафат булуын искәртеп. Тукайның иҗатына игътибар юнәлтеп, автор аның көчле сатирик булуын билгеләп үтә, мисал итеп «Печән базары», «Осуле кадимче» әсәрләрен китерә. Алга таба Җ. Вәлиди Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен барлый. «Ул шулар аркылы үзен халкына мәктәптән үк танытты», — дип яза.
rn«Габдулла Тукай» мәкаләсендә Җ. Вәлиди шагыйрьнең әдәбиятыбыздагы урынын түбәндәгечә билгели: «Габдулла Тукаев вафат булды. Моның илә, шөбһәсез, әдәбиятыбызның иң мөһим бер рөкене (терәге) югалды, вә үзенчә тәгъбир итсәк, татар әдәбияты тәсбихында иң зур төймәләрдән берсе өзелеп төште».
rnКыска гына кайгы мәкаләсендә Җ. Вәлиди Тукай иҗатына нигезле, объектив бәя бирә алган, аның иҗат үзенчәлекләрен сәнгатьчә нечкә тоем белән бәяләгән.
rnҖ. Вәлидинең «Тукаев хакында бер сүз» мәкаләсе «Вакыт» газетасының 1914 елгы 2 апрель (1454 нче) санында Тукайның вафатына бер ел уңае белән басылып чыга. Автор игътибарын шагыйрьнең башлангыч чор иҗатына юнәлтә: «…гыйльми вә назари нәрсәләр язмады, ләкин аның башта шигырьгә карашы вә шигъри тәмәйезе (аңлап аера белүе) ни мәртәбә булганлыгы аның шул вакытта язган шигырьләреннән күренеп тора», — диелә мәкаләдә. Алга таба Тукайның баштагы шигырьләренең «назым вә эслүбтә» (көйгә һәм үлчәмгә салуда) бернинди яңалык алып килмәве, ә иске гаруз (шигырь үлчәме турындагы белем) формасын бөтен ваклыклары белән кабул итүе турында яза. Шагыйрьнең остазы Мотыйгулла хәзрәт тә Җ. Вәлидигә язган бер хатында Тукаевның гаруз гыйлемен яхшы белүе турында әйтә. «Мотыйгулла хәзрәт шул ук мәктүбендә шәкерте Тукаевка шигырьләрендә тәҗнис ясарга (омоним сүзләр кулланырга) куштыгын вә шуннан соң Тукаевның тәҗнис ясарга булдыгын да яза» (2, 260).
rnТукайның иң элек язылган шигырьләренең форма ягыннан гына түгел, «хис һәм мәгънә игътибары илә дә шәркый бер характердадыр. Аның авызы мәдех (ода) белән ачылды», — дип яза Җ.Вәлиди. Автор элегрәк шигырь өчен иң күркәм форма итеп мәдех сайлануын билгеләп үтә.
rn«Безнең иң алдынгы кувәи шигърияләребез үзләрен мәдхиядә, мәрсиядә (матәм шигыре) күрсәттеләр», — ди ул. Шулар арасыннан Акмулла белән Г. Чокрый иҗатының да шушы өлкәдән башланып китүе искәртелә. Шулар белән беррәттән, автор Тукайның мәдехләргә өстенлек бирүен тагын бер кат билгеләп үтә. «Ул башлап пайтәхетебездәге беренче ислам газеты „Нур"га бер назым җибәреп, аны нәфгыянә мә-дехләр белән күмә», — дип яза Җ. Вәлиди. Алга таба бу мәкаләдә автор Тукайның шагыйрь булып танылганнан соң да «мәдехсәна»дән котылып бетмәве, «бу җөмләдән иптәше һәм остазы Камил Мотыйгыйны „Мөхәрриргә" исемле бер манзумә (көйле әсәр) язып, бик баллы — шикәрле мәдехләр белән сыйлавы» турында яза.
rnВакытлар узу белән Тукайның дөньяга карашы үзгәрә бара, ул игътибарын, күбрәк, дөньяның чынбарлык күренешләренә юнәлтә башлый, шул рәвешле, аның иҗатында «мәдехкә һөҗү галәбә итә» (сатира өскә чыга) башлый, сатира мактау шигырьләренә дә үтеп керә. Җ.Вәлиди бу мәкаләсендә Тукайның «Нур», «Фикер» мөхәррирләре хакында язылган сатирик рухлы мәдехләр язуына туктала. «Нур» мөхәрриренә язылганыннан өзек тә китерә:
rnҖанкай, чәчең бер көлтә, җиккән атны өркетә;
rnБаязитов «Нур» газетын ничек язып өлгертә.
rnМәкаләгә йомгак ясап, Җ. Вәлиди Тукай шигъриятендәге төп үзенчәлекне түбәндәгечә билгели: «Хөласа (нәтиҗәдә) Тукаевны шигырь фәзасында (күгендә) берсе кыйный торган, икенчесе сыйпый, сөя торган ике канат очыра иде. (…) Аны шул ике канат күккә очырды, шулар аңа нам вә шөһрәт бирде». Автор шагыйрьнең бу дөньядан китүен, ә аның бөек канатларының калуын әйтә: «Алар һәнүз (әле дә) әүвәлге мәһабәт вә газамәт илә безнең әдәбият күгебездә кагынып йөриләр, берәүгә мәдех вә сәна (мактау) укыйлар, берәүләрдән һаман көләләр, җәрех (тәнкыйть) вә һөҗүм итәләр».
rn«Тукаев хакында бер сүз» мәкаләсендә Җ. Вәлиди, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак, шагыйрь иҗатының төп сыйфатларын әдәбиятыбызның тарихи, милли үзенчәлекләре яссылыгыннан чыгып характерлый. Моңа ул бу чорны Тукай дәрәҗәсендә аңлавы аша ирешә алды.
rnҖ. Вәлидинең «Тукайның шагыйрьлеге» мәкаләсе шагыйрьнең вафатына ун ел уңаеннан «Мәгариф» журналының 1923 елгы 3 нче, 4 нче саннарында басыла.
rnАвтор мәкаләсенең кереш өлешен: «Тукай үз гомереңдә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште» (3, 264), — дип башлый. «Тукайның җеназа мәрасиме кебек зур җеназа мәрасимен Казанда, белмим, кайчан да булса бер татар күрдеме икән?», — дип, шагыйрьгә халыкның олы хөрмәте, чиксез мәхәббәте турында сөйли.
rnБу вакытта Җ. Вәлиди үзенең «Вакыт» газетасында эшләве, Тукайның вафаты уңае белән халыктан моңарчы күрелмәгән күп санлы хатлар килүе турында яза. Шушы мәкаләдә автор шагыйрьнең вафатыннан соң аңа тәнкыйть күзе белән карау башлануын, бигрәк тә «Тукай шагыйрьме?» дигән сорауга җавап эзләүчеләрнең күбәеп китүләрен борчылып яза. Бу сорауга җавап табу максатында автор үзенең Тукайның шагыйрьлеге турындагы уй-фикерләре белән уртаклаша, һәм аларның төрле характердагылары бар. «Тукай философ шагыйрь түгел; монда, әлбәттә, ике төрле караш булмас. Тукай томрап (мөлдерәп, тулып) тора торган диңгез түгел. Тукайда тирәнлек юк. Ләкин, минемчә, Тукайда матурлык бар. Ул таулардан чылтырап ага торган бик күп вак чишмәләр мәҗмугасы, бу чишмәләр бик вак булу белән бәрабәр бик матурлар. Алардан һәрбер узып баручы эчеп, сусынын кандырып китә».
rnТукайның шагыйрьме, түгелме икәнлеге хакында бәхәсләшүчеләргә Җ. Вәлиди шагыйрьнең мәҗмугасын алырга һәм шундагы ике йөз шигырь арасыннан үзе сайлап алган утыз дүртен укып чыгарга киңәш итә. Аларга: «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Утырыш», «Туган җиремә», «Күңел», «Мәхәббәт», «Өзелгән өмид», «Кыйтга», «Мөхәрриргә», «Шүрәле», «Бер кайгы көнендә», «Хаста хәле», «Милли моңнар», «Өмид», «Шагыйрь», «Су анасы», «Бер рәсемгә», «Сәрләүхәсез», «Көтмәгәндә», «Үтенеч», «Күңел йолдызы» һ. б. шигырьләр керә. «Болар шундый шигырьләр ки, алар кайсы гына телдә булса да, ул халык алар астына ифтихар (мактану) белән үзенең имзасын куячак. Болар берсе дә читтән тәрҗемә вә икътибас (файдалану) түгел (…), болар һәммәсе Тукайның үзенекеләрдер», — дип яза Җ. Вәлиди. Автор үзенең утыз дүрт шигырьне бик дикъкать белән сайлап алуын, Тукайның калган шигырьләре арасында да шигъриятчә яхшы гына булганнары күплеген әйтә. Мәкаләдә шушы утыз дүрт шигырьнең күбесе лирик әсәр булуы, гомумән, Тукайның иң зур шигъри таланты лирикада чагылыш табуы ассызыклана. Алга таба Җ. Вәлиди шагыйрьнең тәкълиттә (ияреп язуда), һөҗүдә (сатирада) ирешкән уңышларына игътибар итә. Аның тәкълит, икътибасларының тәмам үзенеке итүен әйтә. «Һөҗү исә Тукайның иң сөйгән бер эше иде (Тормышыбызның һичбер ягы Тукайның үткен һөҗүе аркылы үтми калмады)», — дип яза мәкалә авторы.
rn«Тукайның иң сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә эслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез вә шуның белән бергә аһәңле вә сәлис (ачык, аңлаешлы итеп) язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк», — ди Җ. Вәлиди. Ул Тукай иҗаты үзенчәлекләрен шулай тирәннән, нечкә бер тоем белән тоя, билгели алган.
rnБу хезмәттә Тукай иҗатына тискәре мөнәсәбәттә булучыларның күбесенең Европа һәм рус әдәбияты белән тәрбияләнгән кешеләр икәнлеге әйтелә. Алар шагыйрьнең әсәрләрендә артык вәгазьчелек, әхлакчылык күрәләр. Тукай иҗатын яратмаучылар арасында шәрыкчыларның да булуы искәртелә. Шуларның берсе, «иң зурысы Риза казыйдыр», диелә. Ул шигырьне хикмәтле сүзләр, мәсәлләр, афоризмнар мәгънәсендә аңлый, Тукаевта шулар юк, ди (шул яктан карап, ул Сәгыйть Рәмиевне дә яратмый). Чынбарлыкта Тукай әсәрләрендә хикмәтле сүзләр, афоризмнар еш очрый. Җ. Вәлиди, моңа җавап итеп, шагыйрь әсәрләреннән сигез мисал китерә. Менә шуларның берничәсе:
rnӘ, шулаймы? Акча барда бар да дус шул, бар да яр:
rnАкча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
rn(«Теләнче», 1907)
rnӘйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә,
rnСин бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!
rn(«Нәсыйхәт», 1910)
rnКерләнә әст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк,
rnНи сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!
rn(«Тәләһһеф»,1910)
rnҖ. Вәлиди Тукайның шагыйрьлегенә игътибарын киметмичә, аның үзенчәлекләре турында фикерен түбәндәгечә дәвам итә: «Тукай үзенең лирикасы белән рус шагыйрьләреннән бигрәк Лермонтовка охшый. 
rnЛәкин ул иҗтимагый мәүкыйгы (урыны) вә иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәте ягыннан Некрасовка охшый төшәдер; ул да Некрасов кебек поэт — гражданиндыр».
rnҖ. Вәлиди бу мәкаләсендә Тукай иҗатына нигезле, фәнни югарылыкта бәя бирә. Ул шагыйрь иҗатын татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре белән бәйләп, тарихи, милли яссылыктан торып анализлый. Бу турыда ул түбәндәгечә яза: «Тукайның татар шагыйре икәнлеген, үзебезнең дә татарның зур кешеләреннән булып йөрүебезне онытабыз, һичбер кеше, үз халкының тарихыннан узып, әллә кая китә алмый; моның хикмәте нәрсәдәдер, ләкин бу — факт. Менә шуның өчен дә, Тукайны үлчәгәндә, Лондон белән, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә».
rnТәнкыйтьче Тукай иҗатының әһәмияте тарихи булуда гына түгеллеген, аның һаман укылачак шагыйрь икәнлеген ассызыклый. Аның үзеннән соң килгән һәм киләчәк шагыйрьләргә остаз булуын нигезләп дәлилли.
rnҖ.Вәлиди «Тукайның шагыйрьлеге» мәкаләсенә йомгак итеп түбәндәге юлларны яза: «„Тукай кем иде, шагыйрь идеме, түгелме?" дигән бәхәсләр белән никадәр баш ватмасыннар, Тукай һәнүз Тукайдыр, халык аны үзенеке итеп таныган, үзе яраткан, аның халык күңелендә тоткан бу урынын һичбер төрле бәхәсләр, һичбер төрле фәлсәфәләр какшата алачак түгел».rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Вәлиди Җ. Габдулла Тукай / Т. Ш. Гыйлаҗев. Рецензияләрдән төгъзияләргә. XX йөз башы татар әдәби тәнкыйте. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008.
rn2.    Вәлиди Җ. Тукаев хакында берничә сүз / Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
rn3.    Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге / Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.

rnrn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*