Әдәбиятның төп бурычларыннан берсе — барыннан да элек, үз заманын, хәзергене иҗади чагылдыру, үз чорының мөһим бурычлары белән яшәү һәм халыкны кызыксындырган беренче бурычларга сәнгать сүзе белән җавап бирү. Әмма җәмгыятьнең хәзерге яшәеш мәгънәсен, сынын үткәндәге көннәрдән, еллардан, элекке үсеш тарихыннан башка тирәнтен аңлау мөмкин түгел, һәр язучының иҗатында тарих сизелми калмый, чөнки ансыз халык характерен тирәнтен аңлап һәм дөрес сурәтләп булмый.Үткәндәге тарихи вакыйгаларны, атаклы тарихи шәхесләрне, гомумән, бик борынгы заманнарда яки чагыштырмача якын чорларда халык һәм дәүләт кичергән тарихи вакыйгаларны, фактларны, әлбәттә, барыннан да элек тарихчылар өйрәнә, документлар нигезендә ачып салалар,теге яки бу дәвернең тарихи үсеш закончалыкларын фәнни нигезләп бирәләр. Монда сәнгать һәм әдәбиятның да роле кечкенә түгел [4,152-159 6.].
Рабит Батулла тарихи темаларга күптәннән бирле мөрәҗәгать итеп килә. Аның игътибары борынгы чорларга да, чагыштырмача якын вакытка да юнәлә. Шуның өстенә төрле төрләрдә, төрле жанрларда иҗат итә. "Сөембикә" романы укучылар тарафыннан да, әдәбиятчылар тарафыннанда уңай кабул ителде. Бөек шагыйребез Г.Тукайга ике жанрда әсәр багышлап язды ("Сират күпере", "Кылычтан үткен, кылдан нечкә").
1986 нчы елда язылган һәм 1987 нче елда Драма һәм комедия театры тарафыннан сәхнәләштерелгән "Сират күпере" драмасы укучыларның һәм тамашачыларның күңелен яулап алды.
Татар әдәбиятында, аеруча шигъриятендә һәм драматургиясендә Тукай образы шактый тудырылган. Әле 1930 — 1950 нче елларда ук Әхмәт Фәйзи "Тукай", "Тукай Җаекта" пьесаларын, соңрак "Тукай" романын, 60 нчы елларда И. Нуруллин "Тукай Петербургта" драмасын иҗат итәләр. Бу әсәрләрдә шагыйрь образын тарихи фонда ачуга, чынлап та булган тарихи фактлар ярдәмендә сурәтләүгә ныклы игьтибар бирелә.
Соңгы елларда да драматурглар бу образга кат-кат мөрәҗәгать итәләр. Габдулла Тукайның тууына 100 тулу уңаеннан берничә сәхнә әсәре язылды. Риза Ишморатның "И мөкатдәс моңлы сазым", Туфан Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз", Илдар Юзеевның "Очты дөнья читлегенннән", Әхәт Гаффарның "Соңгы сәгать" исемле пьесалары дөнья күрде.
Күп кабатланган тема кебек булса да һәр каләм иясе Тукай шәхесен ачуга төрлечә якын килә. Бу аларның шагыйрь тормышыннан хәбәрдарлык дәрәҗәсе, әсәрнең үзәк мотивы, образны тудыруның алдан куелган ачык максатлары белән бәйле. Рабит Батулла шагыйрь образын калкуландырган пьесасы башка әсәрләрдән шактый аерылып тора. Ул үлем алдындагы шагыйрьгә бәйле һәм чынлыкта да булырга мөмкин фаразларын күз алдына бастыра. Автор үз фантазиясен мул куллана. Ләкин моның белән тарихи әсәр үз кыйммәтен югалтмый.
Алда әйтелгәнчә, драмада төп каһарман булып Тукай образы тора. Инде ул җитлеккән шагыйрь, гомеренең сонгы көннәрен кичерә. Шагыйрьгә хас сыйфатлар төрле ситуацияләрдә ачыла. Пьесаның беренче битләреннән үк аның тугры сүзле, намуслы, мохтаҗларга ярдәм итүче булуы күренә.
Белгәнебезчә, драманың нигезендә конфликт ята.Тукай Шәүлә белән җитди конфликтка керә. Шәүлә артында "ике башлы зур каракош" тора. Каракош — турыдан-туры Рәсәй хөкүмәте символы. Шәүлә һәм Тукай арасындагы конфликтның сәбәбе шагыйрьнең шәхси сыйфатлары белән дә бәйле. Ул -милләтпәрвәр, үз халкының бәхете өчен көрәшүче каһарман. Ул бу юлда хәтта үзенең шәхси бәхетеннән дә ваз кичә. "Минем өчен түгел андый тормыш, — ди ул дусты Агабәккә. -Мин тулаем халыкныкы! Башым, иҗатым, авыруым мин халыкка кире кайтарып алмаска тапшырылган. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә өйләнмәскә уйладым".
Әйе, монда Тукай берьяклырак карашта тора, дип әйтергә була.Ләкин бит ул үзенең каты авыру икәнен белә. Шуңа күрә изге ялганга барырга мәҗбүр була.
Әсәрнең төенләнеше дип "Тукай каты авырый" дигән ялган телеграмма сугуны әйтеп була. Вакыйгалар үстерелешендә каршылык хәрәкәт итә башлый, катнашучы яклар турында мәгьлүматлар арта, тирәнәя. Телеграммадан соң, Тукайның охранкадан яшеренеп йөргән дуслары берәм — берәм аның янына хәл белергә киләләр. Бу — дошманнар өчен менә дигән вакыт. Мәсәлән, күпме эзәрлекләп тә, эзләп тә таба алмаган Ядкәр Хөрмәтовны (революционер Хөсәен Ямашев) Тукай янында булганнан соң тиз генә эләктереп алалар.
Әйе, Тукай ялгыз түгел, аның җан дуслары бар. Күршесендәге Агабәк (прототибы Фатих Әмирхан) кенә дә ни тора. Шагыйрьнең кайгысын да шатлыгын да уртаклаша, киләсе көнгә көч бирә. Сагышлы, Бикчура исемле дуслары да Тукайның хәлен белеп торалар.
Алар һәммәсе шагыйрьнең иҗтимагый тормышындагы, милләт язмышындагы урынын ачыкларга, аның әдәбиятка карашын, иҗат кешесенең җәмгыять тормышында биләгән урынын күзаллавына төшенергә, шагыйрьнең нинди граждан һәм патриот икәнлеген гәүдәләндерергә булышалар. [2, 147 б.] Гомумән алып әйткәндә, "Сират күпере"нең үзәгенә драматик шәхес язмышы куелган. Бу язмыш халык язмышы белән тиңләштерелә. Ядкәрнең "Татарның ютәленә дәва юк, Тукай", — дип әйтүе генә дә милләтебезне ютәлләп ятучы Тукайга җирлек итә.
Драмадагы Тукайның тагын бер сыйфатын күрсәтми китеп булмый. Ул аның шәхси тормышына, мәхәббәтенә кагыла. Алдарак язылган әсәрләрдә Тукай берьяклырак, күбесенчә көрәшче генә итеп, үз милләте өчен җан атучы гына итеп сурәтләнгән булса, Рабит Батулла Туташ һәм Ханым образлары ярдәмендә Тукайны үз рухи дөньясы булган шәхес итеп тә тасвирлый. Моның белән автор шагыйрьне тулы канлы итеп күзаллата. Бу әсәрдә Тукай — җир шарындагы һәрбер кешегә хас сөю хисенә ия булган олы җанлы кеше. Ул мәхәббәт шигырьләре язырга илһамландыручы Туташны чын күңеле белән ярата. Аның белән аралашкан күренешләр тирән лиризм белән сугарылган, тамашачыны да, укучыны да тетрәндерергә мәҗбүр итә. Бу авторның зур уңышы дип әйтергә була.Үзенең терелә алмаслык авыру икәнен белгәнгә күрә, шагыйрь Туташның мәхәббәтен кире кага. "Мин сезне сөймим" дип, изге ялганга бара. "Тукай: (үзалдына).
Хуш, бәгырем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны!
Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш,
Бәхил бул! Әльаман, туташ, әльаман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг!"
Ханым белән сөйләшкән өлештә Тукайның тагын берничә сыйфаты ачыла. Ул — горур, кеше акчасына, бигрәк тә, хатын -кыз акчасына үлсә дә яшәмәячәк. Ул — акыллы, ханымны үпкәләтмичә генә ярдәмен кире кага.
Кульминацион ноктада Шәүлә үзенең бөтен серен, пычрак эшләрен Тукайга сөйләп бирә. Шунысы игътибарга лаек, Рабит Батулла Тукайга багышланган башка әсәрләрдә кебек Шәүлә образын берьяклы гына сурәтләми. Дөрес, ул — көчле, мәкерле, астан гына эш йөртүче.Ялган телеграмманы да ул суга. Шул хәбәргә ышанып Ядкәр Казанга кайта.Ялган хәбәр Сагышлы һәм Бикчураның да башына җитә. Ләкин Шәүләдә дә хаклык бар. Аның революция турында үз фикере бар:
"Шәүлә. …Революция ясаучыларның туксан проценты надан була. Биш — ун хыялыйның идеясенә котырып, наданнар баш күтәрә. Баш күтәрү вакытында үлеп бетә. Революция юлы уртасында шыр наданнар гына торып кала. Баралар наданнар, кая барганнарын белмиләр. Кая барабыз соң без, барабыз да барабыз, дип сораганнарны әлеге наданнар революция исеме белән кырып ташлыйлар. Интеллигенция бетә, аек фикерлеләр атыла, шиклеләрне аталар. Алай-болай булмагае дип, һич гаепсезләрне дә төрмәләргә тыгып бетерәчәкләр. Илне шом, деспотизм шаукымы басачак, һәр палач гөнаһсыз башны чапканда бисмилла урынына: "Яшәсен революция!" дип акырачак. Менә нәрсә ул әзерлексез революция. Хөрмәтов Ядкәр хыялланган революция — ул революция түгел, ул ирексезләү, көчләү хәрәкәте генә булып калачак. Әгәр Ядкәрләр җиңә калса, Россияне "грядущий хам" — тупаслык, әдәпсезлек басачак. Россия әле чын революциягә әзер түгел. Мин менә шуннан куркам, Тукай. Әнә шундыйлар Россия халыкларын ялгыш юлдан алып китмәгәе дип, бөтен көчемне, талантымны биреп көрәшәм."
Чыннан да, 1917 нче елдагы инкыйлабтан соң көткән хыяллар тормышка ашмый. Киресенчә, рус булмаган милләтләрне юкка чыгару сәясәте тагын да көчәя, шәхес культы һәм башка репрессияләр башлана.
Драманың азагында Тукай үлемгә дучар ителгән булса да җиңүче булып кала. Аның эшләрен башкалар дәвам итәчәк. Шәүлә җиңелә, моны үзе дә таный:
"Шәүлә. Синең һәр бәйрәмеңне олылап бөтен Россия бөтен Европа күләмендә уздырачаклар… Синнән кала Әмирханнар, Рәмиевлар, Кариевлар, Сәхипҗамаллар, Камаллар даһи саналачак."
Соңгы елларда да Рабит Батулла тарихи әсәрләр иҗат итүен дәвам итә. 2004 нче елда уздырылган "яңа татар пьесасы "дип аталган конкурста катнашкан "Җимерелгән бәхет" пьесасы бу өлкәдә аерым бер урын алып тора. Монда авторның бу әсәрне язу алдыннан күпме материал җыюы сокландыра. Чыннан да, олы язмышлы шәхесләрне тасвирлаганда драматург аларның бөтен нечкәлекләренә кадәр күз уңыннан ычкындырмый. Әлбәттә, болар автор фантазиясе белән бергә үрелеп бара. Автор Әхмәров, Алкин, Тинчурин гаиләләрен, Г.Кариев, Г.Исхакыйларны җентекләп һәм яратып сурәтли. Болар — авторның олы табышы. Укучыга, тамашачыга күпме кызыклы һәм мөһим фактларны, вакыйгаларны китерә, тарихтан билгеле булган шәхесләрнең холык-фигыльләрен ача. Ул елларның картинасын күз алдына бастыра. Дөрес, бу әсәрне сәхнәгә кую авыр булыр. Бу — пьесаның композицион төзелешенә дә, монологларның артык озын булуына да бәйле.
Төп герой — олы яшьтәге Заһидә ханым Тинчурина. Пьесада аның яшь чагы хатирәләр төсендә дә, параллель рәвештә дә бирелә. Ул — статский советник Шаһбазгәрәй Әхмәров һәм зыялы нәселдән булган Хадичә Алкина кызы. Алар балаларына яхшы тәрбия, төпле белем биргәннәр. Заһидә дә рус, Ауропа әдипләрен өйрәнә, алар язган әсәрләрнең өзекләрен яттан сөйли. Аларның тормыш фәлсәфәсен үрнәк итеп саный. Гомумән, ул елларда, күрәсең, зыялы яшьләр шул ук фикердә, шул ук карашта торганнар. Бигрәк тә бөек язучыбыз, милләтпәрвәр Г. Исхакый Заһидәгә тирән йогынты ясый. Аның бөтенләй үзгә фикере бар.Ул үз милләтен инкыйраздан саклап калу өчен соңарып булсада татарларны берләштерү уе белән яши. Язучы Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбияты фәлсәфәсен тигез күрү ягында тора. Күренә, драма авторы позициясе шул ук якта. Драматург, чигенеш ясап булсада, Заһидә ханым сүзләре белән бүгенге тормышка, тел мәсьәләсенә үз фикерен белгертеп бара. Бу ханым — мөселман хатын кызына хас булганча исктикеч сабыр. Күпме авырлыклар күреп тә, үз милләтенә хезмәт итүдән туктамаган. Гомере буе балалар укыткан. Ире Кәрим белән араларны бозу өчен күпме коткы салмасыннар, барыбер акыллы эш йөртә белгән, иренә ышанган, кирәкмәгәнгә тавыш куптармаган. Шуның белән ул дошманнар алдында җиңүче булып кала белгән.
"Җимерелгән бәхет" пьесасындагы тарихи образлар бик күп. Алар арасында характер булып оешканары да, эпизодик һәм атап кына үтелүче геройлар да бар. Алда әйтелеп үтелгән Гаяз Исхакый образы шактый тулы ачылган. Ул үзенең туры сүзле булуы белән башкалардан аерылып тора. Аның язмышы сокландыргыч та, кызганыч та. Бөтен гомерен татар халкына багышлаган шәхес чит илгә китеп үләргә мәҗбүр була. Шунысы да мөһим: монда бөек шәхесебез Гаяз Исхакый образы татар драматургиясендә беренче мәртәбә урын ала. Пьесадагы һәрбер геройның олы язмышы аша автор илдә барган сәясәткә үзенең тискәре мөнәсәбәтен белгертә. Күпме талант ияләре сугышта үлеп калган, шәхес культы корбаннары булган. Аеруча бу афәтләр татар башына төшкән. Рабит Батулла моны ассызыклап күрсәтүе белән бик тә хаклы. Әсәрдәге геройларга төшкән бәлалар белән автор тулаем милләтнең киләчәк язмышының уртаклыгы проблемасын куя. Аны уңай чишү күбесенчә үзебездән торуын күрсәтә. Олы шәхесләрне тиешенчә бәяли алмавыбыз хакында Рабит Батулла әсәрдә генә түгел, ә үзенең әңгәмәләрендә дә ачынып сөйли.
Авторның башка әсәрләрендә дә кабатланган Шәүлә образын күрсәтми китү мөмкин түгел. Ул кагылган кешеләр берәм-берәм үлеп баралар. Сәхнәгә Шәүлә дүрт төрле кием киеп чыга. Мәсәлән, беренче бөтендөнья сугышында катнашып, гарип булып кайткан Заһидәнең абыйсы Ильяс кызыл армеецлар тарафыннан үтерелгән вакытта Кара Шәүлә кызыл бөркәвечтән була. Бу — символик мәгънәгә ия "Теткәләнеп беткән Илъяс абыемны — ватан өчен кан койган каһарманны да… Мең үлемне кичкән, әҗәлне үзе эзләп йөргән мәһабәт ир Ильяс Әхмәров яшисе килеп, савыгып йөргәндә шулай һәлак булды. Аны патша армиясе офицеры, суелып бетмәгән татар морзасы дип, кызыл иблисләр харап итте," — дип сөйли Заһидә. Драматург кеше гомерен кисеп "гадел" хөкүмәт төзүчеләрне "кызыл иблисләр" дип атый."Сират күпере" драмасыннан аермалы буларак бу әсәрдә Шәүлә образы бары тик кара буяулар белән генә бирелә.
Тарихыбызны белү — бүгенгебезгә, кичәгебезгә дөрес итеп карау. Тарихи үткәннәрдән дөрес мәгълүматлы булу — милли үз-аң тәрбияләүдә мөһим шарт. Алдагы көннәрдә "узгандагылар" кабатланмас өчен кирәк, "үткәннәрне белеп гыйбрәт ал" ди халкыбыз.
Әдәбият:
1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз-ред. А.Г. Әхмәдуллин. — Казан кит. нәшр., 1990.
2. Әхмәдуллин А.Г. Күңелләрне уятыр: Хәзерге татар драматургиясе: Монография. — Казан: Мәгариф, 2007.
3. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. — Яңадан эшләнелгән һәм тулыландырылган икенче басма. — Казан: Мәгариф, 2004.
4. Хатипов Ф. Романнарда Сөембикә образы // Казан утлары. — 1993. — №12. — 152 — 159 б.
(Чыганак: Фәнни язмалар – 2007: җыентык (фәнни редакторы И.А.Гыйләҗев. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2008. – 398 б.).