ТАТ РУС ENG

Афзал Гамил Иң кирәген генә әйтә иде

Зәңгәрләнеп яткан Урал таулары артында, заводлы, төтенле ерак Магнитогорск каласында мин — 16-17 яшьлек үсмер малай — шагыйрь булырга хыялланып, җилкенеп шигырьләр язып йөргәндә, әллә кайда, «Моңлы Казан, нурлы Казан»да Сибгат Хәким исемле шагыйрь бар икәнен белми идем әле. Г. Тукай шигырьләрен укыдым, Һ. Такташ шигырьләрен укыдым, шулар җилкетте дә инде күңелне.
Магнитогорск Татарстаннан бик ерак булса да, татар китаплары, журналлар килә иде. Ул чор шигърият мәйданында ат уйнаткан орденлы шагыйрьләр бертуктаусыз: «Бөек Сталинга сәлам», «Бөек рус халкына сәлам», «Москвага сәлам», «Ударникларга сәлам» юллап торалар иде. Әхмәт Ерикәйнең:
«Үлем безгә берни түгел,
Туган илкәй жәл кала…» дигән шигырь юлларын укыгач, яшь күңелдә беренче шик туды. Ничек инде ул «үлем безгә берни түгел» булсын икән, ихлас күңелдән түгелдер бу сүз, күз буяу өчен, кемгәдер яхшы булып күренер өчен, батыр булып кылану өчен генә түгел микән, дип уйлап куйган идем. Ә «бөек рус халкына сәлам» әйтеп, бертуктаусыз салам кыстырып торулар бала да аңларлык һәм җирәнерлек, бик тупас ялагайлык икәне төсмерләнә башлады. Ә нигә татар халкына сәлам юк, дип уйлый идем мин.
Шуннан соң Шәйхи Маннур шигырьләрен укыдым. «Мин дөньяда иң бәхетле кеше, мин Верховный Советка депутат сайларга бардым»,— ди орденлы шагыйрь. Верховный Советка да, шәһәр Советына да депутатларны күп сайладык, ә бәхет бер дә өстәлмәде никтер. Очучы Гризодубова үлгәч «ике кулъяулык яшь еладым» дип язды орденлы шагыйрь. Гризодубова үлгәнне мин дә газетадан укып белдем, бер кулъяулык та яшь еламадым. Шуннан соң Г. Тукай, Һ. Такташ белән чагыштырып караганда, әһә, бу шагыйрьләр «әнә ниндирәк икән» дип уйлый башладым.
Шулай, бер заманны минем кулга юка гына бер китап килеп төште, зәңгәр тышлы, «Беренче җырлар» исемле, авторы Сибгат Хәким икән. Бу китапны мин бер утыруда укып чыктым, тагын кат-кат укыдым. Сибгат Хәким орденсыз шагыйрь, политик демагогия болгатмый, «без шәп», дип, күкрәк кагып тормый, оятсыз ялган юк аның китабында. «Юксыну», «Яратам мин» — гади халыкның гади тойгылары. «Чекерәеп яна күктә йолдызлар…» ди шагыйрь, йолдызлар элек җемелдиләр иде, елмаялар иде, күз кысалар иде, алар әле чекерәеп яналар да икән. Кышкы суык төн, чалт аяз, олаучылар үтә, атлар пошкыра, чана табаннары шыгырдыйлар, бер җылы өйдә яшь медичка бәби көтә. Бернинди ясалма пафос, кычкырып торган патриотизм юк. Бу гади тормыш күңелгә якын, һәр сүзенә ышанып укыйсың. «Бу шагыйрь халыкны алдамый» дигән төпле фикер, нык фикер күңелдә урнашып калды минем.
Шуннан соң Сибгат Хәкимне бүтән шагыйрьләрдән аерып алып, эзләп укый башладым, аның белән танышасы, киңәшәсе килә иде. «Пар ат», «Шагыйрьнең бала чагы» исемле китапларын да табып укыдым. Иҗади Гомер башында ук «Тукай» дип теле ачылган икән Сибгат Хәкимнең, дип уйладым. Тукайны яратуы белән ул минем күңелгә тагын да якынрак, тагын да кадерлерәк булып китте.
1940 нчы елда бер төркем татар шагыйрьләре Октябрь революциясе турында коллектив поэма иҗат иттеләр, шул поэмада бер шагыйрь:
Әгәр сугыш булса, бер фашистка
Ике пуля әрәм итмәбез,
Бер ударга бишәр удар булыр,
Бер карыш та артка чикмәбез,—
дип язган иде.
Бер ел үтәр-үтмәс, сугыш башланды, һәм без көненә йөзәр километр чигендек — Мәскәүгә килеп терәлгәнче. Биш миллион җиде йөз илле мең солдатыбыз плен төшкән. Теге мактанчык шагыйрь никадәр «әүлия» булган икән, дип уйлап куясың. Шигъри хыял белән кырыс тормыш чынбарлыгы бик тәңгәл туры килми икән шул.
Сугыш вакытында утлы-төтенле заводларда көненә 12 сәгать эшләп йөргәндә татар әдәбиятын күзәтеп бара алмадым. Сугыштан соң гына ерак Магнитогорскига «Юксыну», «Фазыл чишмәсе» кебек җырлар килеп ишетелде, бар икән Сибгат Хәким, исән калган икән, дип сөендем. Менә яңа шигырьләр китабы, 1946 ел.
Мин дә усаллашып, әллә кемнәргә әллә ниләр исбатларга тырышып тырмашам, ә Сибгат Хәким белән күрешү-сөйләшү ун ел үткәч кенә насыйп булды. 1955 нче елның азагында Сибгат Хәкимнең хәер-фатихасы белән «Совет әдәбияты» журналында берьюлы тугыз шигырем басылып чыкты. Минем калын дәфтәрне иренмичә укыган, шул тугыз шигырьгә простой карандаш белән «плюс» билгесе куйган, ул дәфтәр әле дә исән.
1956 елда мине яшь язучылар семинарына чакырдылар. Шәйхи Маннур минем шигырьләр турында бик озын итеп, бик мактап доклад сөйләде, аннан миңа сүз бирделәр. Мин бик тырышып, әзерләнеп килгән идем. 27 юмористик шигырьне, кәгазьгә карар-карамас, чатнатып ярып салдым. Шуннан соң Сибгат Хәким белән күрештек. «Менә шәп шагыйрь килгән» дип сикереп төшмәде. Буйга миннән бәләкәйрәк, чәчләре сирәк, кызгылт-соры костюм кигән, төймәләрен төймәләмәгән, галстук такмаган. Күзгә чекерәеп карап, акыл өйрәтергә тотыныр инде, дип уйлаган идем, юк, тотынмады. Гади генә күрештек, кулы да кызлар кулы кебек бәләкәй, йомшак икән, дип уйлап куйдым мин. Әзрәк «дипломат» идем инде, якты чырай каттылар дип, песи баласы кебек, агайларның куенына йомарланып кермәдем, чабуларына ябышмадым, әдәп саклап кына, чамасын белеп кенә, кирәген генә сөйләштем. Ни турында, ничек сөйләшергә аның белән, политика турындамы, кызлар турындамы, ярлы колхозлар турындамы… Гади генә хәл-әхвәлләр турында сөйләштек. Сибгат Хәким политграмота сөйләми, акыл өйрәтми, шулай яз, болай яз, алай язма, тегеләй язма дими, минемчә яз дип тә кыстамый, күңелеңдә ни бар — шуны яз, ди, иң мөһиме — халыкны алдама, партияне алдама, ди ул.
–   Синең белем саерак икән шул, егет, — дип тә куя.
–  Гомер буе наданлык белән көрәшәм, Сибгат абый, — дим мин, — җиңеп булмады әле…
Сүрән генә, авыз чите белән генә елмаеп куя, кычкырып көлгәнен гомергә ишеткәнем булмады. Нужаны күп чөмергәндер бу абый, дип уйлап куя идем мин.
Минем «Вөҗдан сүзе» исемле китабымны Сибгат Хәким үз кулы белән тотып төзеде.
–   Бу шигырь беренче биттә торсын, монысы уртадарак торсын,    боларын соңгы битләргә куярга кирәк, дип сөйләнә-сөйләнә, үзе тезде. Шигырь китабын төзи белергә дә кирәк икән әле,    ул гадидән катлаулыга таба үсеп барырга тиеш икән, дип, мин карап кына утырдым.
Сибгат Хәкимнең шәкертләре күп иде. Беренче шәкерте Әнвәр Давыдов булгандыр, аннан соң төркем-төркем, дулкын-дулкын булып килә башладылар шагыйрьләр. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Хисам Камаловлар төркеменә мин дә килеп кушылдым.
Сибгат Хәким, безнең шигырьләрне сайлап, журналда бастырып чыгарды, китапларыбызны карап, төзәтеп чыгарырга ярдәм итте. «Социалистик Татарстан» газетасында «Дүрт шагыйрь» исемле мәкалә басылып чыкты. Шушы дүртебез, Сибгат Хәкимне уртага алып, фоторәсемгә дә төштек. Бу шагыйрьләр, остаздан үрнәк алып, үзләре дә яшь әдипләргә карата бик игътибарлы, ярдәмчел булдылар. Бу төркем тәпи басып, бер-ике китап чыгаргач, икенче төркем килде, Әхсән Баянов, Саҗидә Сөләйманова, Марс Шабаев, Рәшит Гәрәй, Роберт Әхмәтҗанов Сибгат Хәкимнең чабуына килеп ябыштылар. Бу төркем аякка басып өлгергәч, өченче дулкын, дәгъвале, шау-шулы төркем, традицияләрне танымаучы халык килде. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гатауллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимнәр иде. Болар ак шигырь дә, күк шигырь дә, рифмасыз-ритмсыз шигырь дә, атасыз-анасыз шигырь дә язып карадылар, боларның аллалары Тукай түгел иде инде. Сибгат Хәким аларга да ярдәм итте, берсен дә читкә какмады, каш җыермады, эзләсеннәр, диде.
Бу төркемнән соң Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Харрас Әюпов, Нияз Акмалов килделәр, берсенә-берсе бер дә охшамаган шагыйрьләр иде, боларга да Сибгат Хәкимнең җан җылысы җитте. Бу төркемнән соң Әмир Мәхмүдов, Асия Минһаҗева, Бикә Рәхимоваларның беренче китапларына кереш сүзләр язды Сибгат Хәким, ул «яшь тукайлар» эзләде, табарга, үстерергә тырышты, дөрес юнәлеш күрсәтте.
Шул вакытта «инде Парнаска менеп җиткән» исемле шагыйрьләр төркеме, Сибгат Хәкимгә кырын күз белән карап, бер яшь әдипнең әдәби язмышында бармакка бармак та сукмыйча, үз даннары турында гына кайгыртып яшәделәр, укылмый торган китаплар чыгардылар, дан-шөһрәт казанмадылар.
Сибгат Хәким яшь прозаикларга да игътибар итте. Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллиннарның иҗатын бик югары куеп бәһали иде, каты башлы малайлар, чын язучылар, дип әйтә иде сөенеп. Ул әле композиторлар белән дә бик дус иде, алар белән бергә-бергә йөздән артык җырлар иҗат итте, яшь артистларның, җырчыларның иҗатын күзәтеп торды. Мәкаләләр язды.    
–   Син ничә опера карадың? — дип сорый ул миннән.
–    Евгений Онегинны, телевизордан, — дим мин, — анны да яратмадым.
–    Ә ничә балет карадың?
–    Берне дә карамадым, ул ыштансыз  кызларны кычыткан  белән ярып төшерер идем мин сәхнәдән,— дидем мин.
–   И, шагыйрь әфәнде,    син кара мунча янында, кычытканлы читән янында үскәнсең икән шул,— ди Сибгат Хәким, елмаеп.
–   Мин пролетариат бит,— дигән булам мин.
–  Ә  мин буржуазиямени,  мин дә  авыл  малае, — ди Сибгат Хәким, авыз чите белән генә елмаеп. Күзләре дә елмаялар.
Сибгат Хәким йөгәнсезрәк мәзәкләрне яратмый, хатын-кыз турында тинтәк анекдотларны яратмый, гайбәт сөйләүчеләрне яратмый, аның янында авызны үлчәп ачарга кирәк иде. Сәхнәдә каушамый, кабаланмый, кәгазьсез-нисез генә өч шигырь укый.
…Агарды чәчләр, агармас,
Утларга кер дә икән… —
дигән юлларны ул аркадан тараканнар йөгереп китә торган итеп әйтә белә иде, соңыннан йомшаграк тавыш белән: «Сез һаман бергә икән, бергә икән…» дип тәмамлап куя, шигырьне бик оста укый, бик аз укый, үзенең тавышына, позасына сокланмый, иң кирәген генә әйтә кебек иде. Аның үзен тотышы, һәр кыланышы безгә сабак була иде.
Бөгелмәдә сәүдә техникумы укучылары алдында шигырьләр укыганнан соң, Сибгат Хәким безнең арадан югалып торды.
– Син кайда йөрдең, Сибгат абый, кызлар янына бардыңмы әллә, — дип сораган булабыз без.
–   Бер  истәлекле  клубны    эзләдем, — диде ул. — Шул клубта үзем яткан почмакны күрәсем килгән иде, ул клубны казарма иткәннәр, берничә атна шунда тордык. Хәтергә төште. Казан вокзалының перронында Мөршидә елый, аның кулында малай елый. Шул малайның елаган тавышы Бөгелмәгә килеп җиткәнче колак төбендә чыңлап торды… Аннан фронтка киттек…
Утыз елдан артык нәшрият, язучылар арасында болганып, мин Сибгат Хәким турында бер әшәке сүз дә ишетмәдем, әмма аның турында әллә булган, әллә булмаган көлкеле легендалар сөйлиләр иде. Имеш, кичкырын, Сибгат Хәким өенә кайтып бара икән, хулиганнар моның бүреген талаганнар. Шуннан соң Сибгат Хәким: «Башка берни дә кирәкми»… дип җырлап, яланбаш кайтып киткән. («Башка берни дә кирәкми» дигән җыры бар.)
Имеш, хулиганнар Казан урамында Сибгат Хәкимнең акчасын талаганнар. Сибгат Хәким милициягә килгән дә әйткән: мин фәлән-фәлән шагыйрь, депутат, суд утырышчысы, сезнең борын төбендә минем акчамны таладылар.
–   Акчагыз күпме иде? — дип сорыйлар икән.
–   Күпме булсын шагыйрьнең акчасы, өч сум иде…
Шуннан соң ике көн узгач, бер егет килгән, гафу итегез, без белмәдек, без ялгышканбыз, дип, Сибгат Хәкимнең өстәленә йомарланып  беткән  өч  сумны куеп, чыгып киткән, имеш.
Имеш, Аккош күлендә су колонкасы янында Сибгат Хәким чиләк тотып чират тора икән. Зәки Нуриның малае килгән дә әйткән:
– Сибгат абый, борыныңны бармагың белән казыма, бармагың сынар да, ни белән шигырь язарсың,— ди икән.
– Сул  аяк белән язармын, синең әтиең кебек,— дип җавап биргән имеш Сибгат Хәким…
Сибгат Хәким, 1946 нчы елдан башлап, Татарстанда «Шагыйрь № 1» дип исәпләнә иде. Шигырьләр һәм шагыйрьләр турында нинди бәхәс купса да, туктагыз әле, егетләр, моны Сибгаткә күрсәтергә кирәк, ул ни әйтер бит, диләр иде. Чыннан да, Сибгат Хәким ни әйтсә,— шул дөрес була иде. Сибгат Хәким бик саф күңелле, бик чиста кеше иде, ул әдәби жуликларны һәм халтурачыларны мактап бер сүз дә язмады. Аның ике том шигырьләре һәм поэмаларыннан башка, бер том прозасы, мәкаләләр, кереш сүзләр, сүз башлары бар. Кайсы гына шагыйрьнең әдәби язмышына кагылмаган ул, туксаннан артык әдәби язмыш аның күз уңыннан үткән. Дәрдмәндкә карата бер мыскал да сыйнфый дошманлыгы юк иде, киресенчә, аның шагыйрьлеген бик югары куеп бәяләде. Сибгат Хәкимнең 50 елга якын иҗат гомерендә көр, саф тавышы, бер ярдан бер ярга чайпалмыйча, тирән, талгын аккан Идел кебек булды. Аның иҗатын кат-кат укырга һәм җентекләп өйрәнергә кирәк.
Сибгат Хәкимнең иҗатын дүрт ботаклы  агачка охшатам мин.  1 нче ботак: В. И. Ленин һәм Татарстан. 2 нче ботак: Г. Тукай һәм ватан. 3 нче ботак: Солдат һәм солдат намусы. 4 нче ботак:  Колхозчы крестьян моңы.   Ил, көн, икмәк, яшьлек-картлык, басу-кырлар. Сибгат Хәкимнең Тукай дип теле ачылган иде  («Пар ат»),  иң соңгы, иң яхшы поэмасы да Тукай турында («Кырыгынчы бүлмә») язылды.
Сибгат Хәким Кырлайга килгән, Г.Тукай музее янындагы кечкенә аланлыкта, сентябрь күгенә карап, Г. Тукай турында сүз сөйли. Бу сүз доклад та түгел, нотык та түгел, намус төере, җан ачысы. Шушы урамнарда кечкенә Габдулла йөгереп йөргән… Саргая башлаган үләннәр тирбәләләр, каеннар, усаклар башларын чайкыйлар, еракта күк күкри. Гомерләр көзе. Көзге пальтосының төймәләрен ычкындырып җибәргән, чабулары белән җил шаяра, ак чәчләре сирәк, сирәк чәчләрен көзге җил әле уңга, әле сулга сибеп җибәрә…
Уральск шәһәренә барып, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә керү Тукай өчен бәхет булганмы? Һичшиксез, булган. Мотыйгулла яшь Тукайны бисмилла әйтергә, авыз сыпырырга гына өйрәтмәгән, шигырь язу кануннарыннан да дәресләр биргән. Камил Мотыйгый аңа өч трибуна биргән («Фикер», «Әлгасрел җәдит», «Уклар»). Шушы өч трибунадан торып, 19—20 яшьлек Габдулла Тукай ил белән, халык белән бик кыю сөйләшә алган. Ә бүтән хәлфәләр кулына барып эләксә ниндирәк Тукай булыр иде? Габдулла Тукай Казанга килгәч, күзе төшкән кызга өйләнеп куйса, муеннан семья мәшәкатьләренә батса, ниндирәк Тукай булыр иде икән?.. Еракта күк күкри, соры сентябрь күге. Сибгат Хәким артист түгел, ләкин сүзне җанга үтеп керә торган итеп әйтә белә. Шагыйрьнең шагыйрьлеге дә шунда инде.
Гомергә онытылмаслык чыгыш ясады ул телекамераның пыяла күзенә карап, мәңгелеккә карап сөйләде кебек. Сибгат Хәкимне телевизор экранында соңгы тапкыр күрү иде. Мине бик дулкынландырды аның бу чыгышы. Мин бик тәэсирләнеп, бу турыда шигырь яздым. Менә ул шигырь:

СИБГАТ ХӘКИМ КЫРЛАЙДА
Шагыйрь йөри Кырлай урамында,
Кырлай каеннарын сагынып килгән.
Кояш төшкән урман аланында
Котырып үскән чабылмаган үлән.
Җиләс җилдә җилбер-җилбер итә
Җиңел пальтосының чабулары.
Башын чайкый-чайкый көзләр көтә
Кырлай урманының каеннары.
Шагыйрь сөйли каеннарга карап,
Йөзе уйчан, ак чәчләре сирәк.
…Казан юлы белән кайта «Пар ат».
Тукай моңы белән тулы йөрәк.
Шушы җирдә безнең чишмә типкән,
Челтер генә чишмә, көмеш сулар.
…Букча тотып мәдрәсәгә киткән
Түбәтәйле малай йөгереп чыгар…
Шыбырдашкан яфраклары җирән,
Күп уйлата бу гомерләр көзе.
Кырлай урамында уйнап йөргән
Түбәтәйле малай моңсу йөзле…
Йөз яшәрдәй мәгърур имәндер ул,
Шүрәленең үзен күргәндер.
Сәгъди абзый арбасында килгән
Моңлы бала күңеле тирәндер.
Шушы җирдән киткән ерак юлга,
Су анасы биргән алтын тарак,
«Мескен булып торган өч йөз ел»га,
Караңгыга, каргышларга карап.
Ярлы, хаксыз халык фәлсәфәсе.
Власть тоткан түрәләре бозык.
Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе —
Шунда үсте ачы ризасызлык.
Шагыйрь эзе буйлап шагыйрь йөри,
Эстафета алган ике куллап.
Күңел тулып, шагыйрь җаны эри,
Ак каеннар тыңлый башын болгап.
Борчулы һәм юмарт көзләр килде,
Җилфердәгән яфраклары сары.
Язга чаклы сау торыгыз инде,
Кырлай урманының усаклары!

Бу шигырь Сибгат Хәкимгә ошады, әмма җәелеп китеп мактамады, «Минем дошманнар сөенмәгәндер», дип хат язды. Мин Сибгат Хәким белән шигырь турында күп киңәштем, басылып чыккан китапларымны аңа җибәреп тордым, аның фикерен беләсем килә иде. Утыз ел буе язышкан хатлар бик күп. Менә, Сибгат Хәкимнең иң соңгы хатларыннан берсе:
«Гамил!
…«Соц. Татарстан»да яңа шигырьләреңне укыдым. «Алты әби бар» нәкъ синеңчә, элекке юмористик шигырьләреңне искә төшерде. Юморың һаман да әле үзең белән, сүнми, ходайга рәхмәт әйт. Шуның өстенә бик кешелекле шигырь, гади, әмма искиткеч кешелекле! Табылган. Яшьлек, Урал турындагысы да әйбәт. Айлы төннәрне яратасың да соң. Айлы төнсез шигырең аз. Каян бу? Белмим, бәлки Шәриптәндер?
Минем турындагысын мактап тормыйм. Минем дошманнар сөенмәгәндер. Нишлисең, фикерем булса яшереп саклый алмыйм, язам, әйтәм, җиткерәм. Тәнкыйтьне көтеп ятсаң, ишетми калуың ихтимал.
Барыгызга да сәлам белән Сибгат Хәким.
31 март, 1986».
Бер  яңа  шигырен  кыстырган.  Шомлы  шигырь:
Калинин сазлыкларыннан
Чыга хәзер үткәннәр,
Гармун мехлары шикелле
Хәзер минем үпкәләр.
Суласам сулышым җитми,
Дәваларга ысул тап,
Пәке тыккан мехлар кебек
Ябылалар шыпылдап.
С. X.
1986 елның 2 нче маенда язган соңгы хаты бар. Бүтән язмады. «Сибгат Хәким больницада ята икән, йөрәк белән, хәле шәптән түгел…» дигән шомлы хәбәрләр ишетелгәләде. Аннан соң шомлы хәбәр үзе килде: Сибгат Хәким вафат… «Күлле-Кимегә алып кайтып җирләгез мине» дигән васыяте булган, имеш. Казанда җирләгәннәр, җеназасында өч меңнән артык кеше булган. Бик куп кайгылы речьләр сөйләнгән. Бер дә ышанасы килми иде, Казанга барып, каберен күргәч ышандым. Бик озак басып тордым. «Хуш инде, Сибгат абый, татар халкының искермәс һәм онытылмас шагыйре» дип, эчтән генә тәкрарладым, һәр шагыйрь шушылай яшәп үтсен иде гомер юлын!

31 декабрь,  1988 ел


(Чыганак: Таныш өянкеләр: Сибгат Хәким турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997)


Комментарий язарга


*