Беренче мәртәбә Сибгат абыйларның өенә 1951 елның май аенда бардым. Ул чакта мин «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлаган идем. Университетның дүртенче курсында укый идем әле. Журналның баш редакторы Гази ага Кашшаф мине аларга Шәрәф Мөдәрриснең яңа поэмасын илтер өчен җибәрде. Сибгат абый журналның редколлегия әгъзасы иде. Сибгат Хәким дигән шагыйрьне сугышка кадәрле үк укып белгәнгә, аның «Пар ат», «Шагыйрьнең балачагы» поэмаларын, лирик шигырьләрен бигрәк тә халык яратып җырлый торган җырларын яхшы белгәнгә, мин аларга бик дулкынланып бардым. Беренче мәртәбә якыннан күргәч һәм күрешкәч, ул миндә шактый ук сәер тойгы, гаҗәпсенү тойгысы калдырды. Бәләкәй генә гәүдәле, чандыр, куллары сабыйлар кулы кебек кечкенә. Ә бит ул сугышны узып чыккан кеше. «Бу куллар ничек винтовка күтәрә алды икән?» — дип уйлаган идем. Ул чакта әле Сибгат абый Казан каласының Тукай урамында — уллары Рөстәм һәм Рафаэль, хатыны Мөршидә апа белән — бәләкәй генә квартирда яши иде. Хәтерем ялгышмаса, Мөршидә апаның әнисе дә алар белән иде әле. Хәер, Сибгат Хәкимнең Пушкин урамындагы квартиры да, «Театральная» дигән урамдагы квартиры да зур булмады. Ләкин бу бүлмәләр ничаклы яшь шагыйрьне, прозаикны, тәнкыйтьче һәм галимне авырыксынмыйча кабул итте. Шушы бәләкәй бүлмәләрдә безнең — сугыштан соң әдәбият мәйданына килгән буынның язмышы хәл ителде. Безнең кулъязмаларны ул иренмичә укый, төп-төгәл итеп бәясен бирә иде. Ул Шәүкәт Галиевне, Хисам Камалны, Илдар Юзеевне, Рәшит Гәрәйне әдәбиятка юллады, Равил Фәйзуллиннар буыны да, Мөдәррис Әгъләмовлар да, сиксәненче еллар башында гына күренә башлаган яшьләр дә аның фатихасын алырга өлгерде. Ә бит ул шагыйрьләр белән генә эш йөртмәде. Калын-калын романнар укырга да, аларны журналга яки нәшриятка тәкъдим итәргә дә вакыт таба иде ул. Минем «Яшьлек яме» повестемны, «Хәзинә», «Хуҗалар», «Идел кызы» романнарын матбугатка тапшырды. «Чулпы җыры» драмама махсус җыр текстлары язды, хатлар аша әсәрне ничек көчәйтергә, халык күңеленә ятышлы итәргә икәнен әйтеп, киңәшләрен язып җибәрде. Гомумән, аның хатлары миндә байтак саклана, шагыйрьләрдә тагын да күбрәктер дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, аның Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, аеруча Гамил Афзал һәм Рафаил Төхфәтуллин белән бик еш хат алышканын беләм. Ул хатларны матбугатта чыгара башларга да вакыттыр инде. Аларда халык шагыйренең тормышка һәм әдәбиятка карашы, дөньяны ничегрәк аңлавы, үз заманына бәя бирүе дә чагылган бит. Минем уйлавымча, андый хатлар (башка шәхесләрнеке дә) «Казан утлары» журналының һәр санында «Әдәби мирас» бүлегендә басыла барырга тиешләр.
Сибгат Хәкимнең портреты минем аңымда нигәдер моңсурак булып калган. Башын түбән иеп, әкрен генә, беркемнең дә күзенә ташланмаслык булып, ул Казан урамнарында йөри иде. Азактан җыр булып киткән бер шигыре бар аның: «Күңелем Ленин белән сөйләшә». Бу сөйләшү халыкча гади һәм халыкча акыллы. Хәзер, бүгенге болгавыр заманда, беркемнең дә кадере калмады, Ленин булып Ленинны тарих чүплегенә ыргытырга теләүчеләр күбәйде. Әгәр исән булса, Сибгат абый Лениннан баш тартмас иде, минемчә. Иртәнге тын сәгатьләрдә, Идел ярында әле порт краннары хәрәкәткә килмәгән, трамвайларның әле беренчеләре генә зыңгылдап узган чакларда, кулларын артка куеп йөрергә, революция даһие белән күңеленнән сөйләшергә, тын гына үз уйларын уйларга ярата иде ул. Уйлары аның республикабыз турында, сугыш давылында үткәргән көннәре турында, мәмләкәтләр өстеннән, океаннарны айкап искән хәвефле җилләр, давыллар турында… Туган халкын, ил буйлап сибелгән якташларын, туган телен һәм, әлбәттә, Тукаен ул беркайчан да исеннән чыгармады. Ленин идеяләренә бәйләп ул Ибраһим Йосфилар, Хисамилар, татар крестьянын атлы итү, җирле итү, ирекле итү хакында поэмалар язды, Ленинның Казан губернасындагы һәм Себердәге сөрген дәверен җентекләп өйрәнде, иҗатына китереп кертте. Юк, исән булса, Сибгат абый бүген дә Лениннан баш тартмас иде.
Сибгат Хәким әдәбиятка утызынчы еллар уртасында килә. Кордашлары, каләмдәшләре аның хакында: «Тукай җигеп биргән пар атта килде»,— дип әйтергә яраталар. Әйе, бу туры мәгънәсендә дә, символик мәгънәдә дә шулай. Шагыйрьне халыкка таныткан беренче күләмле әсәре — «Пар ат» поэмасы. Әсәрнең моңы да, лирик яңгырашы да, язу алымы да — Тукайча! Бу соң, алай булгач, Тукайны кабатлау гына түгелме? Һич юк! Бу Тукай принципларына тормышта һәм әдәбиятта турылыклы булып калырга тәүге мәртәбә шигырь белән ант итү. Нидән гыйбарәт бу принциплар? Тукай үзен үстергән туган җиренә турылыклы. Тукай үзен тудырган халкына турылыклы. Тукай туган телен изге итеп саный. Халык Тукайны бөек тә димәгән, олуг та димәгән. Туры Тукай дигән. Моның белән ул Тукайның, нинди генә очракта да, үзенә ни тикле авырга килсә дә, чын дөреслекне, бары тик дөреслекне генә әйтеп бирү сыйфатын, шагыйрь кешегә ифрат дәрәҗәдә кирәкле төп сыйфатын ачкан. Реакциянең иң әшәке, иң котырган елларында, җирне-күкне кара сөрем баскан бер дәвердә дә, Тукай иманын сатмаган, ул татар халкының прогрессын, аң үсешен, фәненең һәм мәдәниятының алга китүен теләгән.
Сибгат абый белән без 35 ел буе аралашып яшәдек. 1951—1956 елларда, мин «Совет әдәбияты» журналында эшләгән чакта, без көн аралаш диярлек күрешми калмый идек. Ул журнал редакциясенә генә килеп йөрде. Сибгат абый яңа язган әсәрләрен — шигырьләр бәйләмеме ул, яңа бер поэмасымы — гел безгә укытмый калмый, аерым шигырьләрен хәтта үзе дә килеп укый, безнең фикерне бик тә беләсе килә иде. Ихтимал, моңа сәбәп Шәһидә Максудованың университеттагы диплом эшен «Сибгат Хәким лирикасы»на багышлавы да булгандыр. 1952 елны ул эш, зур бер мәкалә булып, «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыкты. Шигырьне нечкәләп тоемлавы, ил күләмендәге зур шагыйрьләр, бигрәк тә белорус шагыйре Аркадий Кулешов белән янәшә куеп, ике шагыйрьнең дә халыкчан традицияләргә таянып иҗат итүләрен конкрет мисалларда исбатлаганы өчен яратты ул мәкаләне Сибгат абый. Аннары без гаилә дуслары булып киттек. Без 1957 елның көзендә Әлмәткә күчкәч, Сибгат абый еш кына, Хәсән ага Туфан белән бергәләп, Әлмәткә килә торган булды. Килгәндә, ул безгә кермичә китми торган иде. Сибгат абый белән бергәләп без Мәскәүдә язучылар съездларында, киңәшмәләрдә булдык, Тукай бәйрәмен, Муса Җәлил бәйрәмен, Сибгат абыйның үз бәйрәмнәрен үткәрдек. Шунысы бик кызык, Сибгат абыйның 50 еллыгында да, 60 еллыгында да, 70 еллыгында да мин юбилей комиссиясе председателе булдым, моны ул үзе шулай кирәк дип тапты. Укучы дуслар мине гафу итсеннәр, мин боларны үземне күрсәтү өчен язмыйм, болар аркылы мин әлеге дә баягы Тукайга килеп тоташуны максат итеп куям. Кайчан гына очрашмыйк, Сибгат абый Тукай хакында сүз кузгатмый калмый, ул аның язмышы, ул аның иманы иде. Тукай һәм Казан арты Сибгат абыйның җанында яши иде. Шуңа күрәдер, «Казан арты» дип әйтү белән минем күз алдыма шундук ике шагыйрь килеп баса. Берсе аның — бөек Тукаебыз, икенчесе — халык шагыйре Сибгат Хәким. Тукай, егерменче гасыр башы әдәбиятында якты йолдыздай балкып, фани дөньядагы гомер юлын очлаган чагында, Сибгат Хәкимгә әле ике генә яшь була (ул 1911 елда туган). Ә инде Тукайның 100 еллыгын илләр, дәүләтләр бәйрәм иткән чагында, Сибгат Хәким, иҗат юлын төгәлләп, 75 нче яшендә безнең арабыздан китеп барды. Бу багланышта тирән бер мәгънә, табигый бер закончалык бардыр төсле: дәвамлылык, традицияләр күчеше…
Сибгат абый ярты гасырга сузылган иҗат дәверендә Тукай принципларын беркайчан да онытмады, аларга гел турылыклы булды. Казан артының «мари катыш татар базарлары шаулап торган» урынында, Әтнә районының Күлле-Киме авылында туып үскән шагыйрь, Тукай кебек үк, башыннан төрле-төрле михнәтләр, хәсрәт-кайгылар кичерә. 1921 елның ачлыгында аның әтисе белән абыйсы бәхет эзләргә киткән җирдән әйләнеп кайта алмыйлар — тифтан үлеп калалар. Үсмер малай бабасы белән сеңлесенең дә ачтан шешенеп үлүләренә шаһит була. Боларны ул миңа Мәскәүдә, кунак йортында бер номерга туры килгән, чакларда ачынып-ачынып сөйли торган иде. Бәлки, әнә шул фаҗигаләр үсмер егетне кулына каләм алырга мәҗбүр иткәндер. Әнә шул ачы язмышлар аның җанын Тукай җанына китереп тоташтыргандыр…
Сибгат абыйның барлык иҗат хәзинәсен тикшереп, ике дистәгә якын поэмасын, күп санлы лирикасын, публицистик мәкаләләрен, көндәлек матбугаттагы, радио-телевидениедәге чыгышларын, ниһаять, җырларын күздән үткәрсәң, гап-гади бер хакыйкатькә тап буласың: аның шәхси язмышы ил язмышы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән.
СССР дигән держава яшәгән чакта татар язучыларының съездларына бөтен илдән кунаклар килә торган иде. Әнә шундый кунакларның берсе, украин язучысы Иван Неходаның әйткәне күңелгә сеңеп калган. «Мин биредә элекке дустым Сибгат Хәкимне очраттым,— диде ул.— Мин аңар яхшы шагыйрь булганы өчен генә түгел, яхшы солдат булганы өчен дә сокланам. Сибгат Хәким укчы взводы белән Бөек Ватан сугышында минем туган Украинамның икенче башкаласын — Харьковны азат итеште. Шуның өчен мин аның алдында тирән ихтирам белән баш иям».
Бу сүзләргә өстәп шуны гына әйтү дә җитә: шагыйрь Хәким Тукайга биргән антын солдат Хәким булып та үти — туган җиренә турылыгын эш-гамәле белән дә раслый. Ржев һәм Курск юнәлешендәге каты сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы мәктәбе Сибгат абыйга «Дала җыры», «Бакчачылар», «Утлы дуга», «Үрләр аша» кебек киң сулышлы поэмалар, балладалар, гражданлык һәм дуслык тойгылары белән тулы шигырьләр, истәлекләр, юл язмалары язарга мөмкинлек бирде. Сугыш һәм дәүләтләр, сугыш һәм халыклар, шул исәптән татар халкының фронтларда күрсәткән батырлыгы аның фронт поэзиясенең эчтәлеген, идея юнәлешен билгелиләр. Ә соңгы елларда иҗат иткән «Эзлиләр Европа буйлап», «Языгыз, җир уллары», «Күги» поэмалары, җәлилчеләргә багышланган патриотик язмалары, ут сулап торган ярсулы шигырьләре аның әле сиксәненче елларда да, ягъни соңгы сулышына кадәр поэтик югарылыкта калуын сөйлиләр.
Менә моңда инде мин үземне гаҗәпләндергән бер нәрсәгә тукталмый булдыра алмыйм. Сибгат Хәким поэзиясе хакында матбугат битләрендә тәнкыйть сүзе, аның кимчелеген ачып биргән мәкаләне хәтерләмим мин. Сибгат абый ул мәсьәләдә гарьчел кеше иде. Ә ничек соң ул бернинди тәнкыйть сүзе дә ишетмәгән көе шигъри югарылыгын саклый алды? Минемчә, ул матбугат битләрендәге тәнкыйтьне генә яратмый, ә язган әсәрләренә карата фикерне, киңәшне ишетү өчен ул поэмаларын һәм шигырьләрен, әле бастырып чыгарганчы, унлаган кешегә укыта иде. Бик аз сүзле, әкрен, тымызык кеше иде Сибгат абый. Беркайчан да чәчрәп чыкмас, тиешле-тиешсезгә авыз ермас, инде син аның төпкелдә утырган, яктырып нурлана, ә вакыт-вакыт утлар чәчрәтә торган коңгыртмы-сорымы төстәге җете күзләрендә хәтәр очкыннар күрәсең икән, көт тә тор, ярсып-ярсып йә поэзияне яклар, йә туган халкын якларга ташланыр. Әйе, сәнгать мәсьәләләренә, мәдәни үсешебез мәсьәләләренә килгәндә, ул «юаш» булудан туктый иде.
Аның барлык поэмалары, сугыштан соңгыларын әйтәм, безнең күз алдында язылды. Әсәрләрен ул кордашларына гына түгел, әдәбиятка әлерәк кенә аяк баскан яшьләргә укытудан да тартынмый, иң мөһиме — иренми иде. Илленче елларның уртасында «Бакчачылар» поэмасын язып бетергәч, ул аны журналга алып килде. Иң элек баш редакторга түгел, безгә — редакциядә эшли торган япь-яшь егетләргә укыды.
Тыңладык. Хуплыйбыз. Әйбәт, дибез. Ләкин ул канәгать түгел. Нәрсәдән? Поэмага биргән бәябезнең әйтелү рәвешеннән. Күз карашларыбыздан канәгать түгел. Ярый, хуш, безгә — тыңлаучыларга — рәхмәтен әйтеп, артыгын бер генә сүз дә ычкындырмыйча, өенә кайтып китте. Нәрсә уйлаганын беребез дә белми калдык. Икенче көнне мин аның баш редактор бүлмәсендә утырганын күрдем.
Гази ага Кашшаф шигырьләрне беркайчан да пафос белән укымый, ритмы дөресме икәнен чамалау өчен, көйләп, иҗекләргә бүлеп укый торган иде.
Сә-лим аб-зый юл-га чык-ты,
Җи-геп ат-ның җи-рә-нен…
Сибгат Хәкимнең — башка чагында бик тә тыныч, юаш кешенең кинәт ачуы чыкты, кулъязманы редактор кулыннан тартып алды да, беркемгә бер сүз әйтмичә, тагын өенә кайтып китте. Шул китүдән атна буена күзгә-башка күренмәде. Тик атна тулгач кына, арып-талып, хәтта ябыгып, әмма төптә утырган җете күзләрендә очкыннар уйнатып килеп керде.
— Менә егетләр, сез миңа поэмада нәрсә җитмәгәнен әйтергә теләмәгән идегез. Фикерегезне, нәрсәләр уйлаганыгызны миннән яшергән идегез. Сизми бу, белми бу, дигәнсездер. Күз карашыгыздан аңладым, редакторның юри көйләп укып утыруыннан ук аңладым, әсәргә җылылык җитмәгән икән. Өч урында яңа бүлекләр яздым. Инде менә укып карагыз, барыгыз да укыгыз, аннары фикерегезне миңа әйтерсез.
Кабат укыдык поэманы. Редакция егетләре, кичен калып, бергәләп укыдык. Шагыйрь «сугыш көйдергән мәхәббәтнең ачы яраларын» әйтеп бирә алган. Бу инде безне кузгата, дулкынландыра, яшьлегебезне, сугыш чорындагы моңлы-сагышлы авылларны искә төшерә иде…
Сугыштан соң озак вакытлар Сибгат Хәким поэзиясен башлыча лирик поэзиягә, аның да камерный төренә кертеп йөрттеләр. Мин үзем мондый фикер белән килешмәс идем. Дөрес, Сибгат абый иҗатында яңгыравыклы сүзләр аз очрый, ул аларны тормышта да, шигырьдә дә яратмады. Буш яңгыраудан, шалтыравыклыктан ул гомер буе качты. Салмак агышлы, моңлы татар теленең барлык аһәңен тоеп, җаны аша уздырып яза иде Сибгат абый. Мин аның барлык поэзиясе бердәй тигез дип әйтергә теләмим, заман агышына бирелеп, кирәкмәгәнрәк мотивлар да килеп кер-, гәләде аның поэзиясенә, әмма аның иҗатының нигезендә халыкчанлык ята, ул уй-фикерләрен халык уе, халык акылы белән үлчи иде. Татар халкын, туган-үскән җирен ул, Тукайдан кала, Такташ, Җәлил, Туфан, Сәйдәш, Кәримнәр шәхесенә мөнәсәбәттә сурәтли алды, алар шәхесендә үз халкының образын тудыра алды.
Ә Тукай — аның гомерлек юлдашы иде. Вафатына озак та калмаган чакта Казан телевидениесе Сибгат абыйның Кырлайда сөйләгән монологын язып алган. Бәхетебез, язарга өлгергәннәр егетләр. Без утыз биш ел буена күреп-белеп, аралашып йөргән Сибгат Хәким, аек акыллы, бик әйбәт хәтерле Сибгат абыебыз, бөек остазы Тукай каршына басып, 35 минут буена сөйли. Бернинди кәгазьсез! Хәтердән сөйли. Тукайның гомерен ул еллап кына түгел, сәгатьләп кенә дә түгел, минутлап белә икән. Кушлавыч, Сасна пүчинкәсе, Кырлай, Казан, Җаек, тагын Казан, Әтнә, Уфа, Әчтерхан, Петербург — һәммәсе, һәммәсе Сибгат Хәкимнең шигъри җаныннан саф сулы чишмә булып ургыла. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф, үги әтисе Мөхәммәтшакир, Апушны сыендырган авыл агае Сәгъди, әнисе Мәмдүдә, апасы Саҗидә, сөйгәне Зәйтүнә, булачак шагыйрьгә мәгърифәт нуры сеңдергән Мотыйгулла хәзрәт, өч сыйныфлы урыс мәктәбе, Тукайның наборщиклыгы, урыс эшчеләре белән аралашуы, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов, Плещеев, Крылов, Майковлар йогынтысы, Көнчыгыш һәм Көнбатыш классиклары тәэсире, халкыбызның авыз иҗаты, язма әдәбияты тарихы — болар барысы Тукай кебек бөек затның киң дөньясыннан карап халыкка әйтеп бирелде! Бу монологта Тукай — Сибгат абыйның табыныр Мәккәсе, остазы, пәйгамбәре.
Һәм боларны халык шагыйре фани дөньядан китәренә берничә ай гына калган вакытта сөйләде. Авыру хәлендә! Әмма сырхау икәнен, аягында көч-хәл белән басып торганын берәүгә дә сиздермәде. Җилләр исә, агачлар шаулый, болытлар өермәләнә иде — җилән чабуларын җилфердәтеп, рухи көчен бер йодрыкка туплап, шагыйрь остазы алдында, барлык татар поэзиясе алдында имтихан тотты. Ул безнең хәтергә әнә шундый кыю портреты белән дә кереп калды.
Сибгат Хәким поэзиясен туендырып, аңа кирәкле рухи азыкны биреп торган, аның иҗатын торгынлыктан саклаган чыганакларның берсе — аның гомере буе халык арасында булуы, зур җәмәгать эшләре алып баруы. Ул Ак диңгездән Себер киңлекләренә, Кара диңгездән Европа дәүләтләренә хәтле барып җитә алды, ул суд утырышчысы да, Югары Совет депутаты да, РСФСР Язучылар берлегенең секретаре да булды, язучыларның ил күләмендәге съездларында катнашты, лауреат исемнәрен, илнең зур орденнарын алуга лаек булды. «Татарстанның халык шагыйре» дигән исем дә аңа үзе исән чагында бирелде. Шагыйрьгә дан китергән, аның иҗатын югары күтәргән әсәрләре — поэмалары гына түгел иде аның. Аны үз халкына аеруча нечкә хисле шагыйрь итеп таныткан әсәрләре, мөгаен, җырларыдыр. «Юксыну, «Таң атканда», «Фазыл чишмәсе», «Кем уйлаган», «Бер тауда ун чишмә», «Өянкеләр» кебек җырларны (аларның саны 200 гә җитә!) бер генә минутка безнең җыр арсеналыннан алып карагыз, юк дип исәпләп карагыз, без үзебезне рухи таланган итеп, фәкыйрь итеп сизәр идек.
Тукайның 100 еллыгын үткәргәннән соң, 1986 елның июлендә ул безнең арабыздан китте. Үзе чиксез зур ихтирам белән җырлаган Такташлар, Җәлилләр, Туфаннар сафына басты, үлеме белән ул үлемсезлегенә атлады.
Кайчандыр миңа поэзия яшьлек булып, проза зирәк картлык булып тоела иде. Сибгат Хәким бер үк вакытта яшь тә, зирәк акыллы карт та була алды. Талантлы яшьләргә — шагыйрьләргә генә түгел, прозаикларга да, публицистларга да, тәнкыйтьчеләргә дә, хәтта тәрҗемәчеләргә дә, сәнгать өлкәсендә хезмәт итәргә керешкән талантлы һәркемгә — җырчыларга, биючеләргә, драма артистларына, рәссамнарга һәм музыкантларга ул гел якты йөз белән карады, алар хакында көндәлек матбугатта язды, бер сүз белән әйткәндә, татар культурасының киләчәген кайгыртты. Менә шуңа күрә ул халык шагыйре иде. Поэзиядә ул үз мәктәбен тудырды, үз йөзен тапты.
1986 елны Татарстан китап нәшрияты аның ике томлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Илле еллык шигъриятен сыйдырган әнә шул китаплар Сибгат Хәкимнең шәхесен зур итеп күз алдына бастыра.
Тагын ике елдан шагыйрьнең улы Рафаэль Хәкимов аның өченче томын матбугатка әзерләде. 1988 елны дөнья күргән әлеге китап «Яшә, борчулы җаным!» дип атала. Анда шагыйрьнең публицистикасы һәм көндәлекләре тупланган. Әле китап басылып чыкканчы ук мин андагы кулъязмалар белән танышып, эчке рецензия язган идем. Җыентык зур, гыйбрәтле язмалар белән тәмамлана. Анда мондый юллар бар:
«1986 ел, 16 январь.
Буран, салкын, сулау авыр…
Язучылар союзында җыелыш булды. Өйгә хәтле Рәдиф култыклап алып кайтты. Сугышта яралыларны алгы сызыктан алып чыгалар иде. Фронт искә төште. Үзем дә кайчакта алып чыккаладым. Әдәбият — алгы сызык. Хәзер үземне алып чыгалар. Минем өчен алгы сызыклар бетте. Әз генә дә үкенмим, борчылмыйм, ике фронтта да ахырынача сугыштым…»
Бу сүзләрдә, үлем сәгате сугар алдыннан язылган әлеге көндәлек битендә халык шагыйренең биографиясе ята…
(Чыганак: Таныш өянкеләр: Сибгат Хәким турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997)