Әгәр миннән: «Әдәбиятыбызда иң нечкә лирик шагыйребез кем?» — дип сорасалар, «Әлбәттә, Сибгат Хәким», — дияр идем. Сибгат ага белән озак еллар дәвамында иҗади дуслыкта булуымны горурланып әйтә алам. Татар сәхнәсендә С.Хәкимнең шигъри әсәрләре дә, җырлары да үз вакытында бик еш яңгырадылар һәм бик уңышлы башкарылдылар. Хәзерге эстрадабыз, бигрәк тә аның сүз жанры ниндидер торгынлык чоры кичерә. Сәхнәдән Тукай да, Такташ та, Туфан, Сибгат Хәким дә сирәк ишетелә. Хәзер нигәдер, зәвыксыз язылган, буш эчтәлекле әсәрләр күбрәк яңгырый. Бик кызганыч хәл бу! Ә бит өлкәнрәк яшьтәге кайбер тамашачыларыбыз матбугатта бу турыда бик ачынып язалар.
Ләкин мондый хәл бер килеп үзгәрер әле дигән уйда без, әдәбият җәүһәрләребез яңадан үз кыйммәтләренә кайтырлар, сәхнәләребездә лаеклы урыннарын алырлар. Моңа иманым камил! Сибгат Хәким — әдәби мирасыбызга берничә том лирика һәм күпсанлы матур поэмалар калдырган автор. Аларны укыган саен укыйсы килеп тора. Шуңадырмы ул поэмаларның дистәгә якыны безнең тарафтан радио фондына язылды. Шулар арасында «Кырыгынчы бүлмә», «Дәверләр капкасы», «Васыятьләр», «Эзлиләр Европа буйлап» һәм соңгы поэмасы «Күги» дә бар. Н.Беляев тәрҗемә иткән берничә поэмасын урыс телендә дә язып калдырган идек.
Сибгат Хәким әсәрләрен миңа сәхнәдә, радио һәм телевидение тапшыруларында бик күп укырга туры килде.
Сибгат аганың үзе белән дә республикабызның һәм ул вакыттагы Союзның кайбер төбәкләрендә булдык.
Аның бер язмасында мондый юллар бар: «Артистлар, җырчылар белән кайда очрашасың? Юлда. Алар турында язасың килсә, бергә юлга чык. Алар гел юлда. Юл үзеннән-үзе күп нәрсәне искә төшерер.
Менә Питрәчкә очрашуга чакырдылар. Автобуста шагыйрьләрнең аерылгысыз дусты Айрат Арсланов, шагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Беляев, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина һәм баянчы егет… Юл. Безнең филармония артистлары узган юлны кемнең дә булса исәпләгәне бар микән? Авыллар, шәһәрләр, төрле кешеләр… Кызыгып куям: көндәлек алып барасы иде. Кем белә, бәлки, арадан берсе юл көндәлеген күптән дәвам иттерә торгандыр».
Әйе, Сибгат ага сәнгатьтә һәм әдәбиятта эшләүче күбебез турында җан җылысы белән язылган матур-матур язмаларын калдырды. Язучылар, шагыйрьләр, артистлар, композиторлар, җырчылар турында Сибгат агадан күбрәк язучы шагыйрь булдымы икән? Юк, булмагандыр. Сибгат ага безне, сәнгать өлкәсендә эшләүче барыбызны да, яшьтән үк күзәтеп, уңышларыбызга, иҗади үсешебезгә сөенеп яшәде кебек тоела миңа, кирәк чакта үзенең төпле киңәшләрен бирде, һәрбер яшь иҗат кешесенә ярдәмгә килергә әзер торды. Сәнгатьнең төрле жанрларында эшләүчеләр, шагыйрь һәм язучылар турында истәлек язмалары гына да тулы бер томны тәшкил итә бит. Бу яктан алганда Сибгат ага Хәким үзенең кешелекле кеше, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең киләчәге өчен кайгыртып яшәүче олы җанлы шәхес буларак кереп калды әдәбиятыбыз, мәдәниятебез тарихына.
Сибгат ага белән беренче танышуым 50 нче елларның башында язучыларның Тукай клубында булды. Ул кичә яшь иҗат көчләренә багышланган иде. Концерт тәмамлангач, сәхнә артына өлкән язучыларыбыз Нәкый Исәнбәт, Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни күтәрелделәр, һәммәбез белән танышып, иҗат эшебездә уңышлар теләделәр. Шунда мин Сибгат агага: «Радиода миңа сезнең «Пар ат» исемле поэмагызны әзерләргә куштылар, тиздән аны магнитофонга яздырачакмын», — дидем. Сибгат ага минем белән бик игътибар биреп сөйләште. «Ул минем 1938 елда язган беренче поэмам, шуңадырмы үзем өчен бик кадерле әсәрем…» — диде. Аннан: «Сез аны матур итеп укый алырсыз, мин сезнең берничә чыгышыгызны яратып тыңладым, уңышлар телим үзегезгә», — дип өстәде.
Бераз вакыт узгач, Сибгат ага миңа, телефоннан шылтыратып, поэманы радиодан яратып тыңлавы турында әйтте.
Әйе, Тукай темасы Сибгат аганың иң яраткан темасы иде. «Тукай бөтен рухы белән милли шагыйрь, Тукай кебек татар халкына якын башка бер генә шагыйрь дә юк», — дип язды ул.
Сибгат ага белән очрашулар вакытында Тукай турында күп сөйләшүләр була иде. Ул мине кышкы көннәрнең берсендә Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсенең 40 нчы бүлмәсен күрсәтергә дә алып барды. Ләкик ни сәбәптәндер без «Болгар» номерларының эченә үталмадык. Матур, җылы көн иде, хәзерге Камал театры урынында бик озак басып тордык, Сибгат ага Тукай турында сөйләде дә сөйләде…
«Тукайны туктаусыз укый алам. Нигә туйдырмый, үзем дә аңламыйм, — ди торган иде Сибгат ага. — Шигырьләре генә түгел, мәкалә-фельетоннары да шулай. Оста язылудамы хикмәт? Юктыр. Тукайның җене бар, усал җен, язмыш җене кагылган. Шул усал иткән. Эчке бер көч Тукай мәкаләләрен бер утыруда язган. Бер яну белән. Күп тапкырлар төзәткән мәкаләләр андый булмый, гадәттә, шомарган, сүлпән була. Тукайда, киресе».
Миндә Сибгат аганың дистәләгән хаты саклана, ул хатларда да күбрәк иҗат турында, иҗатыбызда Тукай темасы белән яшәгән мизгелләр турында фикерләр чагыла. Менә аның 1986 елның февралендә язган зур булмаган хаты. Ул аны вафатына берничә ай кала язган.
«Хөрмәтле Айрат! Сезгә вәгъдә иткән шигырьләрне салам. Татарча һәм русча. Бәлки, тәрҗемәсе дә кирәк булыр.
Тукай турындагы тапшыруыгызны карадык (сүз телевизион тапшыру турында бара. — А. А.). Сездә хисләр тагы да көчәйде. Бу минем фикер генә түгел. Димәк, Сезнең иҗатны туктаусыз күзәтеп киләләр. Мин дә шул исәптән. Мин бик шат. Осталык тиз генә бирелми. Тукай тапшыруында бигрәк тә «Пар ат» җанымны тетрәтте. Мин үзем дә туган яктан елап аерылам. Аерылу газабы белән тулган шигырьләрем, җырларым күп. Берсе — «Минем таныш өянкеләр».
Сезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп Сибгат Хәким. 21/11. 86».
Шагыйрьнең хатлары белән килгән күп шигырьләре, Тукай, Җәлил турында язылган кечкенә-кечкенә парчалары саклана минем архивымда. Тукайга багышланганнары арасында күңелемә хуш килгәне «Тукай арбасы» дип атала.
«Каенсар Әтнә белән Киме арасында. Кимегә ике генә чакрым. Ул авылда Зиннәтулла кызы Саҗидә апа яшәде. Сугышка чаклы Саҗидә апа өендә кунганым бар. 1907 ел көзендә Тукай Әтнәгә солдатка каралырга кайта һәм Каенсарга апасы янына килә. Ара ике генә чакрым бит, их, Кимегә дә сугылган булса шунда. Әздән генә калган бит. Каенсарга китергән юл Кимегә менеп китә, үргә. Киме басулары барыбер аны күргән. Мин шуңа да шат. Безнең кырларда Тукай рухы калган. Мин Кимегә кайтышлый Каенсарга карап узам. Басу капкасыннан ат күренсә, Тукай китеп барадыр кебек. Шул чакта Тукайлы арбага күчеп утырасы килә…»
Мин бу парчаны шигырь укыган кебек укыйм. Күпме фикер, шагыйрьне ярату хисе анда.
Сибгат аганың тирән лирик шагыйрь икәнлеге аның проза әсәрләрендә дә, тормышта бер-бер вакыйга яки күренеш турында сөйләгәндә дә чагыла иде. Әйе, иҗаты әдәбиятыбызда, мәдәниятебездә киң урын алган, фәлсәфи тирән фикер, үтә дә нечкә лирик хисләр иясе Сибгат Таҗи улы Хәким — күптән Тукайлы арбага күчеп утырган олы шәхесебез. Тукай турында поэзиябездә аңардан да күбрәк язучы булдымы икән?!
Мин бөтенләй башка чор шагыйре,
Яңа иман миндә, ден яңа…
Ике катлы тәрәзәдән карыйм,
Тукай аша карыйм дөньяга, —
дип язуы очраклы гына түгелдер.
Шагыйрь күп язды, аның шигырьләре һәм поэмалары Казан, Мәскәү нәшриятларында татар һәм рус телләрендә, шулай ук башка халыклар телләрендә дөнья күрде. Поэмаларында фикер байлыгы, психологик тирәнлек… Аларны кайта-кайта укырга, уйланырга кирәк, ул әсәрләр, әгәр син аларны сәхнәдән яки радиодан укырга әзерләнәсең икән, озак вакыт «кесәңдә», күңелеңдә йөрергә тиеш, текстны яңадан укыган саен, яңа фикерләр килә. Күп вакытларда, фикер тирәнлеген бөтен дөреслеге белән җиткерү өчен, мин авторның үзе белән бәйләнешкә керә идем, шулай итеп әсәрнең тулы канлы яңгырашына ирешелә иде.
Сибгат ага, үз поэмалары турында уйланып: «Поэмаларым Ватан сугышыннан соң бер чорда, бер тирәдәрәк язылганнар икән. Мин ашыктым. Моңа чаклы күргәннәрем ничектер бер тар арага килеп тыгылдылар. Яңгыр алдыннан борчуга төшкән игенче кебек, кырда төрле урында урыласы, җыеласы игене көтелмәгән хәвефтән югалудан куркып калган игенче кебек, мине дә курку алды, мин дә ашыктым. Урыласы кишәрлекләр күп иде. Тормыш биографиясе ашыктырды, язылачак поэмаларымның берсе бетүгә, икенчеләрен күреп тордым: өлгерсәм ярар иде…» — дип язган иде.
Әйе, укучы аңлый, бу поэмаларда шагыйрьнең заманы белән күзгә-күз карап, ачыктан-ачык сөйләшүе, бәхәсе. Укыйсың да уйга каласың: шундый күп персонажлар галереясы, сюжетлар борылышы, фәлсәфи тирәнлек белән чор турында, гомумкешелек турында фикер йөртү автордан күпме ихтыяр көче, язу осталыгы, йокысыз төннәр таләп иткән. Ә бит әсәрләрнең кайберләре чагыштырмача җиңелрәк бирелгән кебек, кайбере шагыйрьдән ифрат күп көч, күңел бәргәләнүен таләп иткәндер. Сибгат аганың менә бу кечкенә хатында да шул фикер чагыла:
«Айрат!
Сезгә әйткән шигырьне җибәрәм, басылмаган, яңа. Машинкада бастырырга вакытым юк, китәм. Бик яратып яздым, бер көндә яздым, күтәренке рух белән. Аннан соң Муса турында бер шигырьгә тотынган идем монысы кебек тиз генә язып ташларга дип. Юк, энем, һәрвакыт алай булмый икән. Бер атна маташтым, кул селтәдем. Табылса табыла, табылмаса, берни эшләп булмый, хет ярыл.
Сезгә тапшырам хәзер. Сәлам белән Сибгат Хәким. 8 октябрь, 1980»
Миңа Сибгат аганың җитмеш яшьлеге уңаеннан Мәскәүнең Язучылар йортында үткәрелгән зур кичәдә катнашу насыйп булды. Шагыйрьнең үзе белән бергә зур төркем артистлар да барды анда. Кичәгә Мәскәүдән һәр илнең төрле өлкәләреннән килгән күренекле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты. Шунда без тагын бер кат укучыларның шагыйрьгә булган мәхәббәтен, ә илебез язучыларының аңа карата булган хөрмәтен күреп сөенгән идек. Кичә зур уңыш белән узды. Сибгат ага барлык катнашучыларны аерым-аерым тәбрикләп, рәхмәт сүзләрен белдерде.
Гомумән, ул һәр әдәби кичә яки концерттан соң башкаручыларга ниндидер аерым җылы сүз таба белә иде (шагыйрьнең «Җылы сүз» исемле әсәре дә, шул исемдәге китабы да бар).
Бервакыт ул миңа шылтыратып: «Айрат, сүз жанры турында бездә бик аз һәм бик саран язалар, Мәскәү матбугатында зур әдәбиятны пропагандалаучылар турында мин кызыклы, төпле мәкаләләр укыганым бар. Уйладым да татарда сүз сәнгатенең торышы турында язарга кирәк дигән фикергә килдем. Шунда Сезнең иҗат турында да тулырак әйтеп булыр иде, ничек уйлыйсыз?» — диде.
Әлбәттә, мин шагыйрьнең вакыт табып, сәнгать белгече сыйфатында шундый кайгыртучанлык күрсәтергә теләге барлыгына бик сөендем һәм рәхмәтемне белдердем. Ләкин бу 1985 елның урталары иде, шагыйрьнең сәламәтлеге шактый какшый башлаганы сизелә иде. Әмма ул оптимистик рухта язган хатларын җибәрә торды. Шул елның декабрь башында Сибгат аганың иҗат кичәсе үткәннән соң, мин мондый хат алдым:
«Айрат! Зәйнәп шылтыратты (Зәйнәп Шәйхулла кызы Хәйруллина. — А. А.). Айрат икеләтә үскән, ди. Мин әйтәм: ул болай да озын. Юк, иҗатта, ди. Әйбәт номер Сезгә эләккән. Теш врачына барган идем, Мәдинә исемле туташ. Ул да шул сүзләрне кабатлады. Бигрәк тә ике әсәр: «Уналты йорт безнең тыкрыкта» һәм «Бер йотым су». «Татар гармуны»н да Сезгә калдырам, үзем башка сөйләмим. Сезнең белән тулы булды кичә. Шулай осталык, еллар үтү белән, арта бара шул. Инде Тукайның йөз еллыгына үзем өчен генә язып барган парчаларны Сезгә тәкъдим итәм. Миндә бер зур дәфтәр алар. Бөтенесен әле бирмим, бераз вакыт үтсен, кемнәргәдер ошамас та кебек. Яткан малда бәрәкәт, ди.
Сезнең кәеф яхшыруга мин бик шатмын. Эшлик әле, языйк әле. Сибгат абый сүзендә тормый дип уйламагыз. Мин әйтсәм, эшлим. Настроение көтеп йөрим. Язгач-язгач, хуҗасына лаек булсын. Бераз көч керсен әле. Үзем звонокка басармын.
Уңышлар теләп, сәламәтлек теләп, сәлам белән Сибгат Хәким. 5/XII. 1985».
Шул ук декабрь аеның ахырларында язган хаты эчендә Сибгат ага миңа сигезьюллык шигырен дә салган иде. Бу шигырендә шагыйрьнең фронтта булган елларыннан алып саулыкка туя алмавы чагылган. Аның башка хатлары гел оптимистик рухта языла иде, ул һаман безнең сәламәтлекне кайгыртып яза, һәрвакыт күңелне күтәреп җибәрә торган җылы сүзләр таба белә иде. Ә менә бу сигезьюллык шагыйрьнең эчке халәтен ачып биргән кебек булды, үзе белән очрашканда бер «серен» дә чишмәүче Сибгат аганың сәламәтлеге турында тирән уйландырды. Бу юллар моңа кадәр беркайда да басылмады кебек, шуңа күрә мин аларны мәкаләмә кертергә булдым:
Айратка
Калинин сазлыкларыннан
Чыга хәзер үткәннәр,
Гармун мехлары шикелле
Хәзер минем үпкәләр.
Суласам, сулышым җитми,
Дәваларга ысул тап.
Пәке тыккан мехлар кебек
Ябылалар пышылдап.
1985. С.Х.
Әле 1986 ел башында язган ике хатында да гел иҗат мәсьәләләре турында сүз алып бара, миңа яңа әсәрләрен җибәрә, минем сәламәтлегем яхшыра баруга үзенең шатлык хисләрен белдерә иде.
Ләкин бу ел аның соңгы елы булыр дигән уй башыбызга да килмәде. Җәй аенда Сибгат ага хастаханәгә кергәч, аның янында булдым, шулай yк «сер бирмичәрәк» гел елмаеп сөйләште, эшләрем белән кызыксынды. «Сибгат абый, ай ярымга Кырымга барам» дигәч, «Бар, бар, сиңа анда бару бик кирәк, көч җыеп кайт…» диде.
Иң яраткан шагыйрем, иҗатташ олы дустым һәм остазым белән соңгь очрашу дип һич кенә дә уйламаган идем. Мин Ялтада ялда вакытта өйдән июль башында Сибгат ага вафат булды дигән кайгылы хәбәр алдым. Бик авыр кичердем, якын туганыңны югалту белән бер иде бу югалту. Менә шуннан бирле Сибгат аганы гел сагынып яшибез. Шагыйрь 1970 елда минем иҗатым турындагы мәкаләсендә болай дип язды: «Халыклар, культуралар аралашты, масштаблар зурайды, таләпләр үсте. Хәзер үзең бик нык ышанган хәлдә генә зур аудиторияләр каршына чыгып басарга мөмкин. А.Арсланов күп төбәкләрдә татар поэзиясен яңгыратып йөргәндә миңа да бик күңелле…»
Сибгат Хәкимнең талантлы, гуманизм белән сугарылган олы поэзиясен без әле яңгыратырга тиешбез, ул бездән соң да озак яңгыраячак!
(Чыганак: Айрат Арсланов: истәлекләр / төз. Р.Ә.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 239 б.)