ТАТ РУС ENG

Баттал Фәнзаман Тукайга тугры булып…

(Фәнзаман Баттал белән әңгәмә. Бу әңгәмә 1992 елның февралендә танылган тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы тарафыннан оештырылып, шул ук елның апрелендә (№ 4) «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде.)


— Фәнзаман әфәнде, Сез матбугатта соңгы елларда халкыбызның яратып укыла торган язучысына әйләндегез.Әсәрләрегезнең бик тә үткен темаларга язылган булуы,кешеләрнең үзәгенә үткән нәрсәләрне дөп-дөрес итеп әйтеп бирүегез, сүз һәм җөмләләрегезнең ут уйнатып торуы —  кыскасы, ук аткан саен «унлы» очкога тидерүегез һәммәбезнең күз алдында булды. Бу хакта бернинди дә бәхәс юк. Укучы Сезнең әсәрләрне эзләп йөри, көтеп ала,алай гына да түгел — Сезнең язганнарны мактап, редакцияләргә эчкерсез хатлар да юллый. Шул уңайдан барыбызны да кызыксындырган сорау: менә шушылай халыкчан һәм үтемле итеп язу осталыгына тормышның нинди «университетлары» өйрәтте?

— Укучы минем иҗатны ничек бәялидер — аның эше. Әмма шунысы хак, гаделлеккә, милләтемә зыян салырдай фикер язудан сакланырга тырыштым. «Университет» мәсьәләсенә килсәк, шөкер, тормыш мине сабый чактан ук үз башым белән уйларга, нәтиҗә ясарга өйрәтте: ачлыгын һәм ятимлеген дә, бихисап гаделсезлекләрен һәм интегүләрне, җәфа чигүләрне дә китереп кенә торды. Мин аларны гомеремдә күргән сөенеч-шатлыкларга караганда файдалырак дип саныйм. Хәзерге балалар тормышы хакында уйланган саен, аларны кызганып та куям. Иртән торуларына барысы да әзер: җылысы да, ризыгы да, уку  әсбаплары да, уенчыклары да, киемнәре дә… Бар белгәннәре  —  телевизордан… Безнең буын  балалары, өйдә җылы булсын өчен, иртәнге караңгыдан, бәләкәй чана тартып, чыбык-чабык, коры-сары, салам юнәтергә чыгып китәләр иде. Язга чыккач, көздән җирдә калган черек бәрәңгеләрне эзләү дисеңме, ашарга яраклы үләннәрнең барысына да җитешү дисеңме… Уенчыкларын да үзебез ясыйбыз, мал-туарны да үзебез карыйбыз, китаплар өчен сумканы да  (букчаны да) үзебез тегәбез. Бер уйласаң, бу гамәлләрнең барысы да иҗат, барысы да яшәү өчен ябышып яту, рәхимсез тормышның күзенә туры карап көрәшү. Менә шушы балачагымны мин хәзерге балалар тормышына алыштырмас идем. Хәер, бу әңгәмә балалар журналы өчен түгел.
Тормышны университетка тиңләсәк, аның беренче мөгаллимнәре, әлбәттә, ата-ана булырга тиеш. Бүгенгедәй хәтердә, мәктәп елларымда беренче шигырем басылып чыкты. Совет илендәге бәхетле тормыш турында иде ул:

Никадәр салкын, буранлы
Булса да бу салкын кыш,
Мин тоям һәрбер урында
Язгы хис, язгы сулыш.
Чөнки минем туган илем
Бәхет һәм шатлык иле
Безнең дәртле йөрәкләргә
Үтә алмый кыш җиле, —

дигән строфалар белән тәмамланган бу шигыремне әткәй укып чыкты да: «һы, һы, һы-ы-ы!» — ди-ди озак кына кызарып утырды. Аннары, пионер галстугымның очыннан тартып, тәрәзә янына китерде.
— Әнә, күр, Дүсә (безнең каршыда гына Дуся дигән карт марҗа яши иде) әбиеңнең өе бүген-иртәгә өстенә җимерелеп төшәчәк. Бәхетле ил карчыгымы ул? Әнә тегендәрәк аякларын сугышта өздергән хәерче өй борынча килә. Шулмы шатлык? Ике энең белән ике сеңлең бер атнада ачтан үлде. Бәхетле ил балалары булганга күрә үлделәрмени алар?! Шуннан соң «шып» итеп маңгайга төртте.

— Менә монда рәтең бар икән бит. Сүз җаен, язу тәртибен дә беләсең икән. Шулай булгач, Ходай биргән миеңне дөрес эшләт! Дөресен яз, нәселгә кызыллык китермә штубы!
Әнкәйгә килсәк, анысы ай буе көлеп йөрде. Сүз чыккан саен: «Карале, атасы, бу бәхетле ил баласына нәрсә ашатыйк микән?», «Быелга бүрек алмасак та ярар, аның дәртле йөрәгенә кыш җиле үтми икән бит», — кебегрәк сүзләрне сибә торды. Аның кебек үк төртмә телле кешене бүтән күргәнем юк минем. Тормышның тузга язмаган һәрбер вакыйгасын әллә нинди кызыкларга төреп сөйли белә иде мәрхүмә. Әгәр дә минем сатирик һәм юмористик әсәрләрем кызык табып көләрлек икән, аларның күбесе — әнкәм мирасы… Язганнарымда фәлсәфә, гаделлек һәм хакыйкать булса — алары әткәмнән килә.
Сез, Мансур әфәнде, әле яңа гына: «Матбугатта берничә ел элек кенә күренә башладыгыз», — дигән сүзне дә ычкындырдыгыз. Юк, мин матбугатта 14—15 яшемнән күренәм. Йөзләрчә шигырьләр, хикәяләр, очерклар бастырган кеше мин. Ләкин сәяси калыптагы әйберләрне өстәл астында сакларга туры килде. Сәбәбен үзегез дә беләсез: аларны каядыр тәкъдим итү, басылып чыгар дип өметләнү файдасыз иде. Халыкның күңелендә кайнаган, аны борчып килгән ихлас темаларны бөтен хаклыгы белән күтәрми торган язучы, минемчә, укучыларга газиз түгел. Коммунистик системада исә чын сүзне сөйли алмый иза чигүче мин генә булмадым.

– Безнең бу әңгәмәбез апрель аенда басылып чыгачак. Җиргә, халыкка Тукайны биргән айда… Мәңгелек Яңарыш турында  уйландырган  яз  аенда…   Милләтебез  уяна башлаган бу  чорда  без яңадан да  Тукай  тормышына, Тукай иҗатына әйләнеп киләбез. Кат-кат уйланабыз… Ә   Сезне  —   иҗатта тоткан юлы белән аңа бик тә аваздаш булган әдипне — бүген бу исем нәрсәләр турында уйландыра? Иҗатчы һәм гражданин буларак, Тукайның бигрәк тә нинди сыйфатлары җитми безгә?


— Кыюлык, гаделлек, фидакарьлек җитми. Халык мәнфәгатен барысыннан да югарырак күтәрү җитми!.. Тукай үз тормышының девизын барыбызга да әйтеп калдырган. Аның төп псевдонимы «Шүрәле» бит. Әнә шул «шүрәлинский»
девизында болай ди:

Теләрсәң кемне сүк яки макта,
Берәү берлән дә булма иттифакта.

«Иттифак»ы — союз, бердәмлек, дуслык дигән сүз инде, бусы күпләргә мәгълүм. Халкы, милләте хакына Тукай беркемнең дә хәтерен саклап маташмаган. Дуслары, каләмдәшләре белән бергә кайнап яшәсә дә, аларны яратса да, Тукаебыз вакыты-вакыты белән һәркайсын диярлек «борычлап» торган. Әйтик, Сәгыйть Рәмиев халык мәнфәгатеннән ерак торучы «Бәянел-хак» журналына эшкә керә. Шулчак Тукай, «Кеше-хайваннар» дигән язмасында, Сәгыйть Рәмиевне кем сөяк ташласа, шуңа койрыгын селкүче, рәхмәт әйтүче эткә тиңли. Билгеле, исем-фамилиясен күрсәтеп бетерми, «С.Р.» дип кенә куя. Ләкин һәр зыялы аның кемгә төрттерүен бик яхшы аңлый! Югыйсә, Габдулла белән Сәгыйть — якын дуслар, бер-берсен яратучы, ихтирам итүче шәхесләр бит!.. Тукай халыкка хыянәтне беркемгә дә гафу итмәгән. Ул — салкын канлы хирург сыман. Авыртамы-юкмы, халык тәненә йогу ихтималы булган һәр шешне кисә дә ташлый. Ул милләтне, аның зыялы затларын чеметеп тә, яңаклап та, төрттереп тә, көлеп һәм мыскыллап та айныткан. Тукай — шул чорның ачы даруы, алтын баганасы, кырыс хөкемдары.
Инде хәзер үзебезгә карыйк. Яшерен-батырын түгел, берберебезне әледән-әле кисәтеп торабыз: «Аның турында каты язма  инде, хәтере калыр»,  «Алай ук тәнкыйтьләмә, халык алдында дәрәҗәсе төшәр», «Бу җөмләне алып ташла, үпкәләр»… Әшнәлектә, үзара  ялагайлыкта  яшәүче  язучылары, журналистлары, сәяси эшлеклеләре булган милләтнең берчакта да үсәчәге юк. Тукайны куркыткан нәрсә дә нәкъ шул. Ачынган, тирә-ягындагы бушбугазларны күреп көенгән минутларында:

Бездә байтак зур авызлы, оста телле бәндәләр,
Тик күренми күпне белгән, тук күңелле бәндәләр,—

дип язган. Бездә дә тук, ягъни бай күңелле бәндәләр бармак белән генә санарлык. Зур авызлы тел бистәләре буа буарлык. Тукайлар кирәк, Тукайлар!..
Бүген  бездә күп китап чыгаручы каләм ияләре байтак. Орденлы һәм югары исемле әдипләр дә җитәрлек. Әмма күңелдә  —  һаман Тукай  кебек, Җәлил сыман, Исхакый шикелле шәхесләр…
Югары исемнәр да кирәктер, бәлкем. Әдипнең, сәнгать кешесенең  иҗат  «дәрәҗәсен»  белү  өчен,  Сез  күздә  тоткан исемнәр  белән укучылар да  кызыксына  кайчак. Әле  күптән түгел генә бер очрашуда язмача сорау бирделәр. Ягъни минем дә берәр олы исемем бармы? «Бар! — дидем. — Миңа туган атнамда ук  Фәнзаман диген  гомерлек  исем  биргәннәр!»  — дидем. Язучы өчен үз исеменнән, фамилиясеннән югарырак, олырак исемне беркем дә бирә алмый. Әйтик, шул ук Габдулла Тукайга, Фатих Әмирханга, Гаяз Исхакыйга, Һади Такташка, бу чоргарак та килсәк, Нәкый Исәнбәткә, Әмирхан Еникигә, Аяз Гыйләҗевкә, Гамил Афзалга, Нурихан Фәттахка, Мөхәммәт Мәһдиевкә тагын бер исем яки дәрәҗә тагудан нәрсә арта? Әсәрләре юньле булса, әдәбият әһелләрен мулла кушкан исемнәре укучы теләгән югарылыкка менгерә дә куя! Азмы бездә халык кемлеген дә  белмәгән  орденлы, дәрәҗәле  әдипләр!.. Әз  генә алга — тарихка карыйк. Бездән соң яшәячәк буын: «Туктале, бу язучының СССР Язучылар берлегендәге стажы күпме икән, нинди орденнар, мәртәбәле исемнәр алды микән?» — димәячәк.
Бөтен  абруең, сөйкемле  сөягең  әсәрләреңдә  күренәчәк.  Күп романнар,  томнар  чыгарган, үзе  исән  чакта  козырь  булып, алланың кашка тәкәсе булып яшәгән әдипләрнең дә онытылуы, ә кайберләренең халык күңеленә хуш килерлек әз генә иҗаты белән дә әдәбият йолдызлыгына берегеп калуы ихтимал. Тарих ул җиз иләк сыман. Ул кирәклеләрен генә сайлый, калганнарын, йомшак кына итеп әйткәндә, югалта.
Хәер, андый язучылар да кирәк. Табигатькә карагыз: әгәр төз наратлар, мәгърур имәннәр янында вак-төяк куаклар үсмәсә, ул имәннәрнең, наратларның зурлыгын белмәс идек. Кәҗә тавышлы җырчылар булмаса, Илһам Шакировның кемлеген аңламас идек. Әдәбият дөньясында да шулай.

— Типик татар совет язучысы ул нинди? Без аннан арына алдыкмы әле?

— Кайберәүләр аннан тиз арынды. Чөнки башка язучылар коммунистик  системаны  бәхетле  тормышка  алып  баручы бердәнбер система дип ихлас күңелдән алданган чорда да, бу төр әдипләр күңелләре белән икенче дөньяда яшәделәр. Дөресен әйтергә кирәк, андыйларның шактый өлеше иҗатка кул селтәде, байтагы эчүгә сабышты. Гаепләп тә булмый. Тирә-ягыңда бер тормыш кайнасын, ә син шуңа капма-каршы фикерле, сюжетлы әсәр язып ят, имеш. Йөрәгеңә, вөҗданыңа каршы гамәл кылу бик авыр ул. Дөрес, алай да язып була, язганыңны да бастырып була.  Хәтта  сине  беркатлы  укучының  шагыйрь итеп, әдип итеп тануы да ихтимал. Гонорарга, ягъни акчага да аптырамассың, өстеңдә иман сату исәбенә алынган кием булыр, алдыңда халкыңның тарихына, өметләренә хыянәт итеп тапкан ризык торыр. Димәк, балаларың да хәрам ашап үсәр… Аңлый белгән, уйлана белгән кеше өчен коточкыч бит бу! Нәселең дә пычрана дигән сүз!
Күпләр шулай яшәде. Телне, милләтне корыту, шәхси сәләтләрне сүндерү максатына алып баручы партиягә мәдхия укыган язучылар аз булдымы? Кулак дигән исем тагылган иң тырыш, иң маһир крестьяннарны үтерүгә, сөргенгә сөрүгә куанып иҗат ителгән әсәрләр вагонлап чыгарылмадымыни? Шактый китапларның уңай геройлары да җан кыючылар ләбаса! Аларның авторлары көчләп үтерелүчеләр урынына үзләрен куеп карый беләләрме? Җәлладның балтасы төшәр, пулясы керер мизгелдә кеше нинди халәткә килә, ничек тилмереп карый — шуларны күз алдына китереп, йөрәк аша кичерә алалармы? Маңгаена пистолет төбәлгәч, котылу форсаты калмавын аңлагач, ул нишли?.. Әле монда тавык суярга да кул бармый. Ничек инде минем ашыйсы килгәннән генә бу җан иясенең күзләре кояш күрүдән мәхрүм булырга тиеш, дисең…
Кистереп әйтә алам, әдәпсезлеккә, рәхимсезлеккә, мәрхәмәтсезлеккә өндәүче әсәр адәмчә тормышта җирәнү хисе тудырачак. Ә җирәнгеч нәрсәне беркемнең да кулга аласы килми. Әле күптән түгел генә авылдашым кунак булып китте. Киштә-киштә китапларыма хәйран калып, сокланып утырган җиреннән карашы кинәт кенә сүрелеп куйды моның. Кыяр-кыймас кына Гариф Гобәйнең «Коръән серләре»нә төртеп (бармагын тидермәде): «Үзең юньле генә кеше инде син, ә бу китапны һаман саклыйсың икән әле», — диде. Яхшы аңладым: бу кешенең миңа карата ихтирамы бик нык кимеде… «Миңа Ленин, Сталин томнарын да, Гитлер «иҗатын» да, «Коръән серләре»н дә белергә кирәк, укучыларның күзен чын хакыйкатькә ачканда мисаллар, өзекләр китерү өчен кирәк», — дип тә карадым. Юк, барыбер, күңелендә юшкын калды… «Совет язучылары»ның күп китаплары нәкъ шундый хөкемгә дучар булачак. Ләкин аңа карап әдәбият фәкыйрьләнмәячәк. Ник дигәндә, ялган диңгезендә йөзүгә караганда хакыйкатьнең бәләкәй генә күлендә коену мәслихәтрәк.
«Совет язучысы» дигән төшенчәнең әдәбиятка — гадел һәм вөҗданлы әдәбиятка — биниһая югалтулар китерүен тирән аңлаган хәлдә дә шул юлдан чигенмәскә тартышучыларны күрдек. Алары үткән елда да коммунистик идеяләргә теш-тырнак белән ябышып ятарга маташтылар, чынбарлыкка юл алган әдәбиятны туктатырга тырыштылар. Кабатлап әйтәм: тирән аңлаган хәлдә!.. Мәсәлән, КПССның кешелек тәрәкъкыена иксез-чиксез зыян китерүе, аның һичшиксез бетәчәге турында узган ике-өч елда шактый мәкаләләр яздым. Басылган кадәреләре үзләрен милләтнең акыл ияләре дип санаган кайбер кешеләрдә шашар нәфрәт тудырды. Матбугатта чыккан зур-зур язмаларын хәтерле укучылар онытмаганнардыр әле: бу фәкыйрегезне нинди генә әшәке сүзләр белән күммәделәр! Хәтта барысы да бер сүзне кабатлады: КПССка тел тидергәне өчен Фәнзаман Батталны судка бирергә, төрмәгә тыгарга! Аларның өркетүләреннән куркып калмаган дистәләрчә укучылардан редакцияләргә мине яклап хатлар агылды. Шуннан соң барлык гәҗитләрдә дә «изге» партия турында бәхәс купты. Ахырын күрдегез: партия җимерелде, һәм аны сагынучылар юк диярлек.
Ә бит төрмә белән янаучылар арасында язучылар да бар иде! КПССка гашыйк булганга идеме соң аларның болай тартышулары? Түгел! Хикмәт шунда, аларның бөтен иҗатлары социалистик реализм, коммунистик фәлсәфә, советча яшәү рәвеше белән сугарылган. Күпме китаплары юкка чыгачак… Әнә шул ихтималдан курыктылар «чын совет язучылары».
Ләкин Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Батулла кебек әдипләрнең, минемчә, вөҗданнары тыныч. Алар иҗатында коммунистик кибәк тә юк, яки, булган сурәттә дә, бик аз. Анысы да әдәбияттан читләштерелмәү хакына гына кушылган — әз генә җилгәрсәң дә милләтебез аларның әсәрләрен гомер-бакый үзенеке дип санаячак.
Иҗатка карата төп фикерем шушы: кайсы да булса сәясәткә ялагайланып, кечлеләргә тәлинкә тотып язуга караганда, бөтенләй язмавың артыграк.

– Татар милләтенең, азатлык өчен көрәшкә чыгуы… Татар язучысының, роле, урыны…   Мәйданнарга  чыгу… Кайбер  әдипләр  моны  кирәксенми.  Кайсылары  актив каләмдәшләрен гаепләп чыга…  Ә Сез нинди фикердә?

– Татар халкы кайда — татар язучысының да урыны шунда. Халкы мәйданда икән — мәйданда, милләте азатлык өчен сугыша икән — ул да сугыша, халкы бетә икән — ул да бетә… Язучы  бит  ул  үз  халкының  тәнендәге  бер  күзәнәк. Халык аннан башка яши дә аладыр, ә язучы үз халкыннан башка яшәренә исәп тота икән, ул инде язучы да, кеше дә түгел.
Ходайның шактый бәндәләре кебек үк, язучыларның да кайберләре ике урындык уртасында утырырга тырыша. Урыс шовинизмы (фашизмы булмаса ярый әле!) җиңә икән, ялт кына урыс урындыгына шуыша: «Мин сезнең яклы!» Әгәр халкыбыз башка милләтләр кебек үк тулы бәйсезлеккә ирешә икән, алар тиз генә безнең яктагы урындыкка күчеп: «Без дә сезнең белән булдык», — диячәкләр. Әле андыйлар җиңүдән соң чын көрәшчеләрнең башына басып сөйләшүчән булалар.
Көне килер, милләт һәркайсыбызны үлчәп, барлап карар… Тукайның зурлыгы, даһилыгы нәрсәдә? «Мияубикә», «Кәҗә белән Сарык әкияте» кебек әсәрләр иҗат итүендәме? Минемчә, түгел. Тукай халык рухын тәрбияләүче иҗтимагый-сәяси мәкаләләр язып яшәмәсә, милләтенә этлек эшләп торучы кара йөзләрне фаш итеп тормаса, халык аны хәзер яратканча ярата алыр идеме? Юк! Тукайның бөеклеге нәкъ менә «коеп куйган поэт кына» түгел, бәлки «общественный деятель да» булуында.
Мәйданнарга, митингларга мин микрофоннан нотык сөйләү өчен чыкмыйм. Анда чыгыш ясаучылардан өстәмә акыл алырга да өметләнмим. Ник дигәндә, үз башымда да шул ук проблемалар, чишелешләр вә фикерләр кайнап тора. Митингларга чыгуымның максаты — халыкның йөзенә карау, рухын үлчәү. Өмет бармы безнең милләттә? Азатлыкка сусавы ни дәрәҗәдә? Ярты юлда тукталып калырдай түгелме? Мөнбәрләрдән, сәхнәләрдән сөйләү сәләтем юк. Берничә мең кеше алдына чыгып бассам, каушыйм да калам. Ярты фикеремне дә әйтә алмыйм. Ә менә миллион кеше «алдында» җиңел сөйлим. Бу сүзләрем белән мөштәриләрне (подписчикларны) күздә тотам. Чөнки 250.000 данә чыга торган «Татарстан яшьләре»н кимендә миллион кеше укыйдыр, дип фараз кылам. «Социалистик Татарстан» да тернәкләнеп китте. Аның да тиражы зур. Ул «трибуна»дан да кимендә ярты миллион кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкин* (*Бу әңгәмә оештырылган елда гәҗит-журналларның тиражы берничә мәртәбә зуррак иде. Әмма, сүз иреге кысылу һәм гонорар түләү бөтенләй диярлек бетү сәбәпле, алар укучыларны мавыктырмый башладылар. Тиражларның кимүе шуннан.). Радиодан да чыгышлар ясап торам әле.
Актив һәм көрәшче каләмдәшләрен гаепләүче язучылар турында сөйлисем дә килми. Шулай да сүзсез калу ярамый. Бер сүз белән әйткәндә, көнләшәләр. Ягъни: «Нишләп әле бу Фәүзия Бәйрәмованы (башка шәхесләр исемен дә язарга була) бөтен халык таный, ә мине бар дип тә белмиләр?» Язучыларның узган елның март уртасында үткерелгән зур җыелышында Сез дә булдыгыз кебек, Мансур әфәнде. Хәтерегездәдер, анда СССР Язучылар съездына делегатлар сайладык. Егермеләп кандидат арасында Фәүзия Бәйрәмова да бар иде. Эчтән генә күрәзәлек кылып утырам: «Кемне-кемне, Фәүзияне сайлыйлар инде. Чөнки җөмһүрият, милләт язмышы өчен янып, өзгәләнеп көрәшә, һәм аның изге максатын һәр язучы күреп-аңлап тора. Милләтенә дошман булган язучының гына каршы тавыш бирүе мөмкин моңа. СССР Язучылар съезды трибунасыннан милләтебезнең ашкынулы өметләре, хәрәкәтләре турында сөйләү ихтималы да туса тагын!» Шуннан соң яшерен сайлау мәгълүматлары бәян ителде. Фәүзиябез төшеп калган! Каләмдәшләрем өчен оялдым да, яндым да.
Дөресен әйтим, Фәүзиянең иҗатына сокланганым юк хәзергә. Милли көрәштәге һәр адымын, һәр фикерен хуплау да дәрес үк булмас. Ләкин ул — милләтнең шиксез бәхете. Фәүзия күренмәсә, безнең хатын-кызларыбыз сәясәтне ирләр эше дип кенә белеп, җөмһүрият максатын да аңламыйча яшәрләр иде әле. Шул үрнәге өчен генә дә зур хөрмәткә лаек шәхес ләбаса!
Милли хәрәкәтнең киңәюенә татардан туган урыс телле язучыларның бәхил түгеллеге аеруча күзгә ташлана. Бөтен татар туган телдә сөйләшүгә, укуга күчсә, безнең иҗатның хаҗәте бетәр, дип шүрлиләр. Аларны милләт язмышы борчымый. Монысы — минем фикер генәдер, бәлки…

— Сезне, Фәнзаман әфәнде, үтә милләтче, татар белән урыс арасына ут салучы дип гаепләргә маташучылар да бар. Редакцияләргә килгән хатлардан да сизелгәли бу. Моңа карата нәрсә диярсез?

— Соравыгызны тыңлап бетерүгә үк абайладым: «әгәр», «әйтик» сүзләрен еш кабатларга туры килер миңа…
Әле кичә генә төн уртасы үткәнче эшләп утырырга туры килде. Ял итеп алу максаты белән, телевизорны ачтым. Беренче программада «Пятьдесят на пятьдесят» дигән тапшыру бара, Петербург «На все сто» исемле тапшыру күрсәтә. Икенче программада бер поп вәгазь укый. Ә бу сәгатьтә Татарстан телевидениесе әһелләре йә күптән йокыда, йә үзләре дә балалары белән бергә поптан хәер-фатиха алып утыралар. Хет шунда «Егерме бишкә егерме биш» дигән тапшыру да юк, ичмасам. Гарьлек тә, хурлык та…
Әгәр мин Мәскәү телевидениесенең тәүлек саен 50 — 60 сәгать буе үз сәнгатен, үз сәясәтен, үз динен, үз телен сеңдерүе белән килешеп бетмәсәм, татар телевидениесе дә туган телдә һичьюгы 15 сәгать тапшырулар бирергә тиеш, дисәм, шул буламы үтә милләтчелек?
Әгәр мин, урыслар басып алганчы татарлар хәзерге Татарстаннан ун-унбиш мәртәбә зуррак биләмәнең хуҗасы булганнар, дип язсам, дөресен аңлатсам — шул буламы ике милләт арасына ут салу?
Әйтик, Татарстан Югары Советындагы шовинист депутатлар безнең Ватанны Россиянең чүплеге, сукыр эчәгесе итеп калдырырга тырышалар. Әгәр дә мин шуларга каршы чыксам, татарлар да кешеләр, татарлар да азатлык алырга хаклылар, дип оран салсам — шул булдымы экстремистлык?
Әгәр дә мин, һәр халык үзенә кирәкле ризыкны үзе үстерсен, бер милләт тә башкалары җилкәсендә яшәмәсен, дигәнмен икән — шуның өчен гаепләргә тиешләрме мине?
Әгәр дә безнең сабыйларыбызны дөньяга килгән көннәреннән үк туган телдән мәхрүм итәргә тырышалар икән, мин шуңа көенә-көенә әсәрме, мәкаләме язам икән — шул буламы гаделсезлек?
Татар халкының кимсетелүенә кагылышлы мондый мисалларны йөзләп, меңләп китерә алам. Бөтенләй үк ике аяклы хайванга әйләнмәгән кеше минем таләпләрне, өметләрне дөрес аңларга тиештер. Әле «минем» дип ялгыш ычкындырдым. Болар бит барысы да милләттәшләребезнең уртак таләпләре! Әнә шул изге таләпләрне, омтылышларны кирегә сукалаучы бәндәләргә мин бары тик мыскыл белән карыйм. «И надан, ту яңадан мәгърифәтле анадан», — димен. Бу соңгы җөмлә, әлбәттә, үз сүзләрем түгел…

— Язучылар берлеге инде кирәкми, дигән сүзләр йөри… Ә безнең өчен ничек икән?

— СССР Язучылар берлеге турында сорау түгелдер инде бу. СССР империясе белән бергә, иншалла, анысы да таркалды.
Әмма берлекме ул, иттифакмы, әллә берләшмәме — ниндидер оешма кирәк. Киңәшеп яшисе, бер-беребезгә таянасы, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтәсе, яшьләрнең күзен ачасы бар. Кемгәдер матди ярдәмнең дә кирәк булуы мөмкин. Үлем-җитем дә ерак йөрми…
Ләкин бу иттифак китаплар нәшер итүдә үз әгъзаларына өстенлек дауламаска тиеш. Гомумән, кайсы язучының китаплары үтемле, кайсысыннан нәширләргә файда күбрәк керәчәк — китап басучылар үзләре хәл итсен. Бик сәер хәлләр күреп яшибез бит: кайсыдыр шагыйрь китабы өчен 4—5 мең сум (хәзерге чүп акча турында әйтмим) гонорар ала, ә китабыннан тамган керем 100—200 сум… Милләткә файда бармы шуннан? Юк. Тиражы аз икән, димәк, сораучылары да аз. Гомумән, язучылар халык кесәсеннән бушлай бер тиен да алырга тиеш түгелләр. Гонорарны да китап сатылып беткәннән соң гына түләргә тиешләр дип беләм. Ягъни, мәгълүм процентын… Гонорар — китап китергән керемнән һичничек артык булмаска тиеш. Боларын сүз уңаенда әйттем.

— Әйе,   Сезнең,   сүз   дөрес.   Ләкин  монда   кайбер искәрмәләр дә булырга тиештер. Мисал өчен, бүген Сез һәм мин мактаган Тукай шигырьләре дә, Дәрдемәнд һәм Туфан әсәрләре дә нәширләргә табыш бирмәскә мөмкин.
Әмма  алар милләткә,  һичшиксез,  кирәкле  китаплар. Димәк, мондый очракларда инде нәширләр бер-бер җаен табарга  тиеш  булачаклар.   Ә болай,  тулаем  алганда, әлбәттә,  Сезнең сүз дөрес.  Мин  үзем дә күптән  инде
шундый фикердә йөрим. Сезгә тагын бер сорау бирәсе килә. Соңгы еллардагы милли хәрәкәт турында нинди фикерләрегез бар?


— Милли хәрәкәтнең  бер  генә юлы калды  —  җиңеп чыгу. Бу юлы да җиңмибез икән, соңгы мәртәбә мәтәлдек дигән сүз. Чираттагы упкыннан котылу булмаячак. Күп милләттәшләрнең авызыннан гел бер җөмләне ишетәм: «Йә җиңү, йә үлем!» — диләр. Беренче карашка кайнар кебек, әмма башкача әйтеп булмый хәзер. Рәсәй империясе төрмәсеннән мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк. Күреп торабыз, бу империянең бер чакта да тотрыклы булганы, адәмчә яшәгәне юк. Кан коюлар, басып алулар, переворотлар… Адәмчә яшиселәре дә юк. Үткән ел ахырында «Татарстан яшьләре» гәҗитендә «Әллә каргыш, әллә язмыш» дигән зур мәкаләмдә бу хакта әфсилләп яздым инде. Игътибар итегез: Рәсәйнең җире зур, әмма иген үстерерлек мәйданнары юк диярлек. Чөнки ул басу-кырларны дистә еллар, гасырлар буе ташландык хәлдә тотты — тәрбия кылмады. Крестьяннары да юк санында — урыслар тулаем диярлек шәһәрләргә күчеп бетте. Шунысы да бар, бу халык гомер-бакый башка дәүләтләрне, халыкларны яулап-талап яшәде. Әгәр кем дә кем гомер буе фатир басып яшәгән икән, картаймыш көнендә генә намуслы хезмәт белән көн итә алмаячак. Бу очракта да шулай… Кабатлап әйтәм: мөмкин кадәр тизрәк котылырга — бәйсезлек алып, Берләшкән Милләтләр Оешмасына сыенырга кирәк! Дөрләп яна торган өй эчендә әкрен кыймылдамыйлар. Ә Рәсәй яна… Аны башка халыкларның каргышы яндыра.
Мин үзем, мәсәлән, үлемгә дә әзер. Милләтең дә калмаслык булгач, яшәүдән ни мәгънә?! Монысын да онытмыйк: Жириновский кебекләрнең идея-сәясәте җиңә икән, бер татарга да рәхим-шәфкать тәтемәячәк. Алдыбызда көтә торган вакыйгалар каршында Явыз Иван китергән һәлакәт уен гына булып тоелачак. Россиянең демократик юл белән яши алачагына өметем юк. Димәк, фашизмның килүе бик ихтимал. Аңлаган кеше аңларлык: ул хәрәкәткә Россия хөкүмәте каршылык күрсәтергә теләми. Фашизм күп халыкларны кырып бетерергә өнди, ә Россиянең Югары судында аның лидерларына карата тиешле статьяны табарга тырышмыйлар. Югыйсә бер кешегә үлем белән янасаң да хөкем итү тәртибе бар. Халыкара законнар да сугышка өндәүне, геноцидны тыя. Россия җитәкчеләренә исә, үз телләре белән әйтсәк, все нипочем!
Кайберәүләрдән: «Россия зур, урыслар күп, милли көрәштә җиңүгә ирешеп булмаячак», — дигән сүзләрне ишетәм. Ишеткән саен балачагымның бер вакыйгасы искә төшә… Ятим чагым. Нибары ун яшь. Йорттан-йортка кунып йөрим. Беркөнне, тамак өзелеп ачкач, күрше авылдагы түтәй ашатмасмы, дип, Кәҗә Байларга киттем. Яз көне бу. Карның шулпаланган вакыты. Аякта сәләмә оек белән чабата икәнен истә тотсак, аяк һәрвакыт су эчендә. Бервакыт, әлеге авылга җитәрәк, күлдәй җәйрәп яткан үзәнлек аркылы бара башладым. Чумып китмәү өчен аска карап атлыйм. Шулчак башымны күтәреп карасам, котым очты: алдымда, мөгезләрен җайлап, муенын җыерып, таудай үгез басып тора. Елыйм, күзләренә тилмереп карыйм — ни сөзми, ни китми. Тик басып торгангадыр, аякларны карлы су ашый. Ниһаять, сабырым бетте, бүрекне салдым да, җилпенә-җилпенә, ачыргаланып кычкыра-кычкыра үгезгә ташландым. Әллә куркып куйды, әллә көтелмәгән сәер хәлгә аптырады хайван — кинәт кенә борылды да китеп барды… Моның белән нәрсә әйтергә теләвем аңлашылгандыр: тәвәккәллек кирәк! Ачыргаланып, өзелеп китәрдәй булып көрәшергә кирәк. Соңга калуыбыз ихтимал… Үз теләге белән бер генә арысланның да майлы калҗаны авызыннан ычкындырасы килмәвен беләбез ләбаса! Демократияле уен оештырып, империя аз санлы халыкларны үлем йокысына талдырмакчы. Максаты берәү генә: бер милләтле — урыс милләтле киләчәгенә бармакчы!..

— Яварыгызга азыкны, чималны ничегрәк табасыз? Иҗади тормышыгыздан берничә эпизодка тукталмассызмы икән?

– Мин — ике «фронтта» иҗат итүче кеше. Бераз шаяртып әйтсәм, көнаралаш хикәяләр язам, көнаралаш публицистикага хезмәт итәм. Публицистик язмаларга «азыкны» ничек табуым турында сөйләп тә торасы юктыр — аларны көндәлек тормыш бөтен муллыгы белән зиһенгә тутырып тора. Тыгызлап, шартларлык итеп тутыра. Республикада сәяси температура нинди — миндә дә шундый.
Инде дә сатирик, юмористик әсәрләр язу өчен «азык» табуга килсәк, тормышыбызда анысы да мулдан, «һәр яхшыда начар якның берсе булгай» дигән сыман: беренче карашка изге булып, табигый булып тоелган хәлләрнең дә көлке яклары, камиллектән ерак сыйфатлары бар. Игътибар белән күзәтә белсәң, дөнья — кәмитләр сәхнәсе кебек. Ә без, кешеләр, шул сәхнәдәге комиклар, һәркайсыбызның бармагы үзенә кәкре: данны да, малны да күбрәк эләктерергә тырышабыз, шуның хакына хәйлә-мәкерләргә керәбез, алдыйбыз, алданабыз. Кайчак бик җитди максатлы кешеләрнең да көлке булуын күрәсең. Әйтик, шушы көннәрдә генә бер танышым тәүбә кылып утыра: «Юк, парин, болай яшәп булмый… Эчүне бөтенләй ташлыйм. Иснәп тә карамаячакмын! Аннан соң өйләнеп җибәрәм. Халидәне алып кайтам». Дикъкать белән тыңлап утыргач: «Ә ни өчен Халидәне?» — дип сорыйсы иттем. Танышым, шуны да аңламыйсыңмыни, дигәндәй, күземә гаҗәпләнеп карады: «Ул бит гармунчы! Эчкән чакларымда бер уйнап җибәрүе дә ни торачак. Күңелең булганчы җырлыйсың, ичмасам!» Кайберәүләр миңа: «Ир — хатын, егет — кыз темаларына күп язасың», — дип киная белдерәләр. Шулаен да шулайдыр. Ләкин мин боларның мәңгелек тема икәнен онытмыйм. Дөньяда сәясәт тә, хезмәт мөнәсәбәтләре дә үзгәреп бетәр, бүгенге күп проблемалар юкка чыгар, ә ир белән хатын калыр, мәхәббәт калыр һәм… хыянәт тә калыр.
Әлбәттә, тормышның башка тарафларына да игътибарсыз яшәп булмый. Укучыларым сизеп торадыр, сәяси хикәяләрем һәм монологларым да күп, көнкүреш кызыклары турында да күп язам. Гомумән, тормышта ни булса, әсәрләремдә дә шулар…
Чираттагы һәр әсәремне матбугатка тапшырганда, күңелгә шик тә керә. Әгәр үзең кызык өчен, күңел ачу өчен дип язган нәрсәңне укыганда укучы ике-өч тапкыр да елмаеп куймаса, хикәямдә үзен, танышларын күрмәсә — эш харап. Әле менә чираттагы хикәямнең беренче җөмләләрен язып куйдым: «Дөньяда иң бәхетсез бәндәләр — хатын аерган ирләр. Ул мескеннәр үзләрен тәгәрмәче төшеп калган күчәр шикелле хис итәләр. Мондый күчәр җиргә дә тиеп сыдырыла, теләсә кемнең коймасына да килеп терәлә. Йомшак дегетле тәгәрмәч эчендә йөргән чакларын сагынмый җае юк…» Язганда көлгән булам, куанам. Ә укучы көләрме? Белүе кыен.

— Иң яраткан әдибегез кем? Ни өчен? Аның Сезнең иҗатка тәэсире булды дип уйлыйсызмы?

— Мин бер генә әдип турында әйтеп чикләнә алмыйм.
Тукай — Тукай инде ул. Канымда да, йөрәгемдә дә, сулый торган һавамда да Тукай бар. Әгәр мин елга мең сәгать буе китап укыйм икән, шул вакытның яртысында Тукайны укыйм. Яттан белсәм дә укыйм. Кыюлыкны да, рухны да, әдәбиятка мәхәббәтне дә шул бирә. Тукай — һәр күзәнәгемә көч өстәп торучы аккумулятор сыман.
Тел байлыгым фәкыйрьләнеп киткән кебек тоелса, Фатих Хөсни белән Мөхәммәт Мәһдиевкә тотынам. Аларны укыганда, туган телнең мөмкинлекләренә, иксез-чиксез байлыгына, бөгелмәле-сыгылмалы булуына сокланып туймыйм. Алар миңа күп еллар буе бармак яныйлар һәм: «Курыкма, тирәнгәрәк кер, син әле ләззәт күленең кырында гына чыпырдыйсын, чын рәхәтне белмисең!» — диләр сыман. Ә инде чын сатира, соклангыч сатира Илья Ильф белән Евгений Петровта.
Тәэсир ягына килсәк, әлбәттә, күпләрнең тәэсире тигәндер. Шикләнмим, Ходай мине дә язучы итеп яраткан. Ләкин дистәләрчә, йөзләрчә әдипләрнең тәэсиреннән, йогынтысыннан башка кайсыбыз гына үсә алды икән? Бу очракта: «Нәкъ менә шул өлкән әдиптән өйрәндем», — дип әйтергә телем бармый. Әле кайчак үземнән шактый яшь язучылар да сокландырып куя. «Әх, сабакы, булдырган бит!» — дигәнемне, куанганымны үзем дә сизми калам. (Минем «сабакы» иң яраткан кешеләремә әйтелә.) Гомумән, әдәбиятта ничә яшьтә булуыңның әһәмияте юк. 30—40 яшьтә да өлкән, үрнәк язучы булырга мөмкин. 60 тан үткән «яшь язучыларны» да беләбез.

— Хәзерге  яшьрәк  буын  сатириклар  иҗаты  Сездә нинди уйлар уята? Аларда нәрсә яхшы, ә ниләр җитми?


— Бу сорауга җавабым иң кыскасы булыр, мөгаен. Яшьләрдән мин чын сатирага, юморга сәләтле бер генә кешене — Зөлфәт Хәкимне генә беләм. Күпчелек табышларына сөенеп яшим. Иҗатындагы кимчелекләргә килсәк, ул аларны үзе күрәчәк — камилләшү өчен кабилияте җитәрлек. Ходай гомер бирсен дә тыйнаклыктан аермасын — татар әдәбиятына бик өметле сатирик килә. Ник берәү генә дисәгез, үзем дә Сезгә сорау бирәм: кайсы чорда чын сатирикларның ишле булганы бар?


— Безнең байтак кына әдипләр урысчага тәрҗемә ителергә тырыша.  Ә сез, нишләптер, алай эшләмисез. Сезгә әллә дөнья күләмендәге дан кирәкмиме?

— Сандугачның үз талында сайравы хәерле, диләр. Үз милләтемә хезмәт итә алсам да бик бәхетле булыр идем. Балачактан  ук тәрҗемә  әсәрләрне өнәп  бетермәдем. Әле  урыс телендәге сүзләрнең яртысын да аңламаган үсмер чагымда ук китапханәдән «Давылда туганнар» дигән китапның тәрҗемәсен алып кайттым. Кем тәрҗемә кылгандыр, анысын хәтерләмим. Әмма шунысы истә, һәр җөмләсен укып чыккан саен абынып егылгандай булам. Адым саен түмгәк, адым саен чокыр… Интегә-интегә ике-өч битен укыгач, урысчасын табу өчен (мәктәп программасы буенча аны уку мәҗбүри иде) кабат чыгып киттем. Урысчасын уку — ул телне бик начар белсәм дә — рәхәтрәк булды.
Сатира-юмор әсәрләрен тәрҗемә итү, минемчә, яңа әсәр язуга караганда да четрекледер. Никадәр канатлы кәлимәләр, туган телеңә генә хас гыйбарәләр, мәкальләр, фразеологик тәгъбирләр, әйтемнәр, сүз уйнатулар бит анда. Урысча чыга торган коллектив авторлы китаплар өчен хикәяләремне, фельетон һәм очеркларымны шактый тәрҗемә иттеләр итүен. Әмма, дөресен әйтим, берчакта да канәгать калмадым, үземне таланган итеп хис иттем. Минемчә, һәр сүзнең үзенчә яңгырашы, мәгънәсе генә түгел, үзенчә төсе дә, исе дә бар. Шулар-ның кайсын да булса югалтсаң, нинди тәрҗемә инде ул?! Безнең халыкны җиде миллион (хаклыкта ике мәртәбә күбрәк булуына иманым камил) диләр бит. Әсәрләремне шуның бер миллионы укыса да, миңа бик җитә. Кемнәрдер артыннан үз әйберләремне тәрҗемә иттерүне кайгыртып йөрергә минем вакытым юк. Андый гамьнең башыма да кереп чыкканы юк иде әле. Ярый Сез искә төшердегез… Ә инде дөньякүләм дан турында шаяртып әйтәсез, билгеле. Әле үз халкыңның үз итүен тоя алсаң да, баш күккә тияр иде. Хәер, анысы да кирәкми. Баш әйләнүе бар. Баш әйләнсә — бетте! — иҗат та юк, үзең дә юк.

— Якын арада нинди китапларыгыз дөнья күрәчәк? Безнең китап басу эше турында Сез нинди фикердә? Бу өлкәдә без Тукай чорыннан ерак киттек микән?
 

— Нәшриятта тоткарлык чыкмаса, китапларымны бастыру юлга салынды кебек. Әле ел ярым элек кенә «Сакалыңа ут капса…» исемле хикәяләр җыентыгым дөнья күргән иде. Кибетләрдән җил-давыл алып китте сыман — берничә атнада сатылып та бетте. Хәтта, укыдыгыз микән, «Татарстан яшьләре»ндә шырпы кабыдай гына укучы хаты басылды. Имеш, 25 тиенлек шул китапчыкны базарда өч тәңкәгә сатып утыручылар да күренгән. Күңел булу өчен күп кирәкмени — валлаһи мәгәр, шуңа да тиле кебек сөенеп йөрдем. Инде менә якын арада «Безнең сурәт» дигән җыентыгым чыгып җитәр. Анысы — публицистика.  Татар  халкының  сурәтен  күзаллауга  бер омтылыш. Без үз милләттәшләребезне зурлыйбыз бит инде… Ихлас, тырыш, дибез, сабыр һәм батыр, дибез… Куркаклары, аумакайлары да күп түгел микән? Кыскасы, бу китап татарның кемлеге турында. Кәгазь кытлыгы аркасында быелгы планга
керә алмыйча алдагы ел планына калган «Гөнаһ шомлыгы» дигән күләмлерәк китабым нәшриятта ике ел ята. Хәтерем ялгышмаса, йөзгә якын сатирик, юмористик хикәяләр туплаган идем. Дүрт күз белән шуны көтәм. Өстәл тартмамда «Ике эткә  бер  сөяк»  дигән  сатирик  повестем  ята.  Күптән  әзер. Әмма нәширләргә тапшыру өчен батырлыгым җитми. Сәбәбе — хәзерге дөнья  агышының  күз  иярмәслек  тизлеге.  Кичәге проблема бүген өчен искерә, бүгенгесе иртәгәгә ярамый. Каләм тыга-тыга  йөдәдем инде. Ахыры  нәрсә  булып  бетәр… Аны бирергә җөрьәт итмәсәм, яңа хикәяләремне тәкъдим итәрмен. «Азгын ирне ничек  үтерергә?» дип  исемләрмен, ахры, ул
җыентыкны. Уңышлырак исем табуым да ихтимал. Публицистик язмаларым көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торса да, киләчәктә публицистикадан торган китап чыгара чагыма  шикләнәм. Сәбәбе  шул ук: вакыйгалар тиз үзгәрә, республиканың,  милләтнең  максатлары  да  яңарып тора. Публицистика өчен көндәлек матбугат отышлырак.
Китаплар басуга, ягъни нәширләр хезмәтенә булган мөнәсәбәтемне бая әйтеп үттем инде бераз. Җилкендереп торучы өметем дә бар: киләчәктә шәхси басмаханәләр* (*Хәзер шәхси басмаханәләр йөздән дә арта.) ачыла башлар кебек. Барыбызга да мәгълүм, хәзергә, теге яки бу китабын дөньяга чыгарту өчен, язучылар нәширләр алдында тезләнә. Баш иябез, ялварабыз. Алдагы елларда, мөгаен, куласа икенче якка әйләнер: үтемле китабың булса, китап басучылар язучылар артыннан үзләре йөрер: «Зинһар, бүтән нәширгә бирмә, әфәндем, миңа бир. Әҗерен дә яхшы түләрмен, затлы итеп бастыру чарасын да күрермен», — диярләр. Түләү мәсьәләсе дә кызыктырмый түгел. Әле әйтеп үттем: «Безнең сурәт» дигән биш табаклык китабым чыга… Исәпләп карасаң, андагы язмаларны иҗат итү өчен айлар сарыф ителгән. Никадәр уйланулар, борчылулар, йокысыз төннәр! Әҗере хакында тел әрәм итеп әйтәсе дә килми — күп булса, кулга 1000—1100 сум тиячәк. Элек ул ярап тора иде. Ә хәзер? Бер сарык бәясе бит, ходавәндә! Анысы да эләкми бугай әле. Мин андый акчаны радиога бер сәгатьлек тапшыру ясап та алам. Анысына киткән хезмәт 2—3 көннән артмый. Тик шунысы кызганыч: радио тапшыруы морҗадан чыккан төтен сыман — тарала да бетә, онытыла… Килешү белән рәссамлык итсәм (андый һөнәрем дә бар), хәзерге 1000 сумны эшләү өчен бер көн җитә.

— «Үтемле китабың булса» дигән сүзеңә кире кайтыйк әле, Фәнзаман әфәнде…


— Нәрсәсенә кайтып торасың инде аның?! Үтемле китабың юк  икән,  потың  бер  тиен. Киләчәк  нәширләре,  язучылар исемлеге дә күп күренсен, дип кенә биш тиенлек куян урынына ун тиенлек зыян ясап ятмаячаклар. Кимендә 50 мең, 100 мең тиражлы китаплар гына басачаклар алар. Язганың шуны да тартмый икән, «әнә юлың, кодагый» кебегрәк сүз белән озатачаклар һәм дөрес эшләячәкләр! Сез искәрткән Тукай чоры кире кайтырга тиеш, Мансур әфәнде. Иртәгә макулатурага әйләнәчәк китаплар басылмаячак. Шул чорны ашкынып көтәм.


— Хәзер бездә тыюлар да юк шикелле. Әмма сатира һаман әлләни тернәкләнеп китә алмый әле… Сәбәпләре нидә икән? Тормыштамы, язучыдамы?

— Тыюларның берчакта да бетәсе юк, ахры. Җиңелчә юмор гына тоткарлыксыз үтә. Күпчелек мөхәррирләр, кул асларына кискенрәк язма яки хикәя килеп керсә, әле хәзер дә сагаеп калалар. Хәер, нишлисең  бит, алар да 440 ел буе башка бер халыкның колы булып яшәгән татарның балалары. Республикабыз мөстәкыйль дип рухланып сөйләшкән чакта барчасы да батыр кебек, милләтпәрвәр кебек… Иллә дә мәгәр шул минутта алларына көтелмәгән, исәп ителмәгән бер мәкалә салсаң, шомланып калалар. Маңгай күзләре сиңа карый, күңел күзләре — Мәскәүгә.
Соңгы биш-алты елда фикерләремне үткәрү өчен җан-фәрман килүемне үзем беләм дә, Ходай белә. Моннан дүрт ел чамасы элек, Татарстанның союздаш булырга тиешлеген куәтләп яздым. «Юләр сатма инде», — дип, шул абзацларны сызып ташладылар. Дүрт ел элек «Вечерняя Казань» гәҗите кебек үк татарча гәҗит кирәклеген күтәрдем. «Синең башка гына килә инде тузга язмаган фикерләр», — дип, бик озак киреләнделәр. Тарткалаша торгач, анысын үткәрә алдым. 1990 ел язында: «Иртәме-соңмы, империяләр барыбер таркала» дигән җөмләмне «артык зур кабиләләр барыбер таркала» дип төзәттеләр. Ленин сүзләрен китерә-китерә, Татарстанның Союздан, Россиядән аерылып чыгу хокукы барлыгын исбатлаган идем, мәкаләмнең ул өлеше юкка чыкты. КПССны фаш итеп язган мәкаләләрем, памфлетларымның күбесе басылмады… Ул чакта карап торганыбыз ике генә гәҗит иде бит әле. Бигрәк тә — «Социалистик Татарстан» редакциясе бәгырьне корытты. (Хәзергесенә артык үпкәм юк, халыклашып бара.) Әле ярый «Татарстан яшьләре» юл бирә килде. «Шәһри Казан» да чыга башлагач, хәл тагын җиңеләйде. Югыйсә, кычкырып елыйсы килгән, үртәлүдән ми кабарган, кан кайнаган чаклар күп булды. Шунысына сөенәм: Татарстан, әкренрәк кыймылдаса да, минем кебекләр хыялланган юл белән бара. Әгәр дә матбугатта тоткарлыклар, тыюлар булмаса, бүгенге проблемаларның хәл ителгәнлеген күрәсе кешеләр идек инде. Яхшы беләбез бит: беренче фикерне, нигездә, язучылар, галимнәр, журналистлар күтәрә. Аннан соң ул халык фикеренә әверелә, тора-бара тормыш таләбе дәрәҗәсенә күтәрелә. Минемчә, фикерне тыю — халыкның тәрәкъкыена аяк чалуга тиң.
Сораудагы темадан читләштем кебек. Әмма боларны әйтмичә ярамый. Сатираның язмышы да матбугатның ни дәрәҗәдә ирекле булуына бәйле ләбаса! Ә ул кәнфит тә, майлы калҗа да түгел. Тормышның бөтен «кәкре-бөкресен», гөнаһларын, киртәләрен өзәргә, яндырырга тиеш ул. Аның үзенә киртә куйдыңмы, сатирик жанрларга йөз тоткан каләм ияләре чигенүне хуп күрә. Ансат бит: майлы-җайлы мәкаләләр, хикәяләр яз, хезмәт алдынгылары турында очерклар сырлап утыр — бәхәс тә юк, талашу да кирәкми, ә тормыш йоклаган көе утыра бирә, милләтең дә айнымыйча эри бара… Сатирикның дөньясы зарарлы цех кебек ул. Тукайны ни өчен яшьли янып үлгән дисез? Туберкулез гына түгел аның сәбәбе! Түгел!..

— Иң соңыннан бер кызыграк сорау: Тукай кебек мәшһүр булырдай, олы дан алырлык әдип татар тарихында тагын туа алырмы икән киләчәктә?

— Туа алмаячак. Иманым камил — беркемгә дә: «Мин инде Тукай дәрәҗәсенә җиттем!» — дияргә туры килмәячәк. Аның иҗаты, шәхесе хакында уйланган саен, бер нәтиҗәгә килеп төртеләм: безнең кебек ике аяклы, ике куллы адәм сурәтендә яшәсә дә, Тукай ул кеше булмаган, татар дөньясын кузгату, айныту, сискәндерү өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр булган! Зинһар, көлмәгез, бу фикеремнең раслыгын тарих үзе исбатлаячак. Күрмисезмени, 27 яшьлек язучыларыбыз акыл да утыртып өлгерми әле. Ә ул аксакалларыбыз да хәйран калырлык гамәлләр кылып өлгергән. Тукайның олуглыгын аңлап, бәяләп бетерерлек кешеләр тууына да шикләнәм.
Ләкин үз замандашларын аның сыман чеметәчәк, кытыклаячак, сөендерәчәк, күзләрне яңа максатларга юнәлдертәчәк әдипнең туарына ышанам. Гамил Афзал дәрәҗәсендә булырмы ул, югарыракмы — анысын әйтүе кыен, әмма туачак. Аның мөһим бер шарты бар: Татарстан азат һәм бәйсез булырга тиеш. Читлектә ваемсыз кенәриләр, тутый кошлар гына үсә ала, киң канатлы бөркетләр өчен иркен дөнья һәм хөррият кирәк. Онытмыйк, Тукайның иҗат еллары демократияле чорга туры килгән. Алай да цензура барыбер тынгылык бирмәгән — кискән, төзәткән, бозган… Хак булса, үләр көннәрендә дә: «Аһ, шушы цензура бәгырьне таламаса!…» — дигән сүзләрне тәкърарлап яткан. Бәлки, ул. «Таламаса, озаграк яши алган булыр идем», — дип әйтергә теләгәндер.
Тукайның бердәнбер булуы хәерле, һәркайсыбыз яшүсмер чакта Тукайга тигезләнергә өмет баглый. Яши-яши аңлыйбыз — булмый! Көчебез дә, сәләтебез дә җитми… Ә шул арада халыкка азмы-күпме файда китереп калабыз. Тукай ул үлемебезне дә җиңеләйтә. Соңгы сулышта: «Гомерем иртә өзелә, шуңа күрә иҗатым да кыска булды», — дип үкенә алмаячакбыз. Шулай дисәк, Тукай көләчәк…

 

 

 (Чыганак: Фәнзаман Баттал. Юлын белгән адашмас. — Казан: Идел, 2000. – 367 б.)


Комментарий язарга


*