ТАТ РУС ENG

Батулла Рабит  Шүрәлене яклау


Егерменче елларда вакытлы матбугатта Габдулла Тукайның балалар өчен язган әкият-шигырьләре «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләренә тәнкыйть сүзе белән кагылып узучылар булгалаган иде. Янәсе, дөньяда булмаган Шүрәлене, Су анасын тере итеп күрсәтү ялган. Имеш, бу — балаларны алдау. Әгәр дә без гел төгәл логика һәм физика-биология кануннары нигезендә генә «реаль» әсәрләр генә иҗат итсәк, «Йосыф-Зөләйха» да, «Шүрәле» дә, «Су анасы» да, «Юкмыш бабай» да, «Сертотмас үрдәк» тә, «Җир уллары трагедиясе» дә, «Фәтхулла хәзрәт» тә, «Сак-Сок» бәете дә булмас иде. Гомумән, әдәбият та булмас иде. Тукай:


Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр; 

Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер, —


дип язса да, без барыбер әкиятләрне, Шүрәле, Су анасы, дию, Камыр батырның убырлыларны җиңүе турындагы әсәрләрне егылып укыйбыз. Чыннан да, без җен юклыгын беләбез, әмма җеннәр турындагы әкиятне эчке шүрләү, эчке куану белән көтеп алабыз. Чөнки без хыялыйлар, без фантастика яратабыз. Без дөньяда булмаган, дөньяда булмый торган нәрсәләр турында тыңларга яратабыз. Оча торган келәмнәр турында берничә мең ел элек әкият чыгарган халык. Оча торган келәм, ягъни тиз арада ерак җирләрне узып сәяхәт итү — халыкның хыялы. Әгәр до мең еллар элек халкыбыз оча торган келвмнәр турында әкият уйлап чыгармаган булса, без бүген Галәмгә оча алмаган булыр идек. «Мең дә бер кичә»дәге оча торган механик атлар булмаса, атсыз арба, ягъни паровоз, машина булмас иде. Хыял, фантазия кешене фәнгә, сәнгатькә этәрә. Кайберәүләр фантазия, хыял бары тик сәнгать кешесенә генә хас нәрсә дин бик нык ялгышалар. Хыялсыз кеше математик та, физик та, химик та була алмый. Абстракт фикерләве, хыялый акылы булмаса, галимнәр атомны яргалый алмаслар иде.

Бүгенге фәнни ачышлар турында мәгълүматы булмаса, сәнгать кешесе дә сәнгать әсәре ясый алмас иде.

Борынгы әкиятләрдә генә ышанмаслык хәлләр сурәтләнә. Әйтик, тимер кошлар оча, айга менәләр, җир астына төшәләр, бер төн эчендә шәһәр салалар, бер сәгать эчендә дөньяны әйләнеп кайтып төшәләр…

Боларның барысы да бүген тормышка ашты бит инде. Фән-техника шул дәрәҗәгә барып җитте ки, безнең бүгенге космонавтларга, электрон роботларга хәтта әкияттәге каһарманнар көнләшер иде.

Кылны кырыкка яру тәгъбире әкияттә генә эшләнә торган әти иде. Бүген кешенең чәч бөртегенә кырык сүз язучылар бар. Йөзек кашы урынына телевизор урнаштыручылар бар. Кешенең өзелгән кул-аягын ике-өч тәүлектән соң урынына тегеп, ялгап, Әбүгалисина кебек, кешене гариплектән коткарып калучы хирурглар бар. Егерме ел элек кенә әле болар әкиятләрдә генә эшләпә торган шөгыльләр иде.

Мин үзем әкияткә ялган дип карамыйм. Борынгы кеше безнең бүгенге заманны мең ел элек хыялында күргән һәм шул хыялны әкият итеп сөйләгән, язып калдырган.

Немец сәүдәгәре Г.Шлиман грек шагыйре Гомерның поэма-әкиятләренә чынлап ышана. Сәүдәсен ташлап, ул археология белән шөгыльләнә башлый һәм, чыннан да, Троя шәһәренең калдыкларын таба. Әкияти вакыйгалар булса да, Гомерның әсәрләре тарихи вакыйгаларга нигезләнгән икән. Кем белә, бәлки, югалган Атлантида да бервакыт табылыр! Кем белә, бәлки, борынгы бабаларыбыз моннан берничә мең ел элек чит Галактикадан очып килгән астронавтларның оча торган тәлинкәләргә утырып йөргәннәрен күреп, оча торган паласлар турында әкиятләр язып калдырганнардыр. Әллә ни еракка барасы түгел, атаклы «Әбүгалисина» әкияте чын, булган, яшәгән һәм олы тарихи шәхес Әбү Гали ибне-Синага багышланган бит.

Инде янә Шүрәлегә әйләнеп кайтыйк. Тукай үзе Шүрәле барына ышанганмы? Юк, әлбәттә. Әмма Тукай хыялында Шүрәле бар. Шүрәлене, әкияттәге юха еланнарны, убырлы карчыкларны туры мәгънәсендә аңламаска кирәктер, бәлки. Кеше арасындагы кеше көлдерүче, ягъни «кытыкларга яратучы» берәүне Шүрәле дип атаганнардыр, бәлки, тыштан чибәр булып та, кешеләргә гел мәкерле эшләр генә кылып йөрүче чын-бар хатынны Юха дип атаганнардыр, картаеп та балаларына, күршеләренә рәхәт яшәргә ирек бирмәүче берәр карчыкка Убырлы дип кушамат такканнардыр да әкият итеп сөйләгәннәрдер!..

Тукай Шүрәлесен кәкре мөгезле, йөнтәс, шыксыз итеп сурәтләсә дә, без аның рәхимсез, явыз икәнен белмибез, күрмибез. Ул кеше ашамый, ул кеше таламый, ул карак түгел. Халык әкиятләрендә дә Шүрәле артык явыз зат түгел бит. Әйдәгез, Шүрәленең җинаятьләрен санап карыйк. Шүрәле — атка атланып йөрергә бик тә хирыс зат. Үлә инде ат күрсә, түзә алмый, сикереп атлана да төне буе рәхәтләнеп чабып йөри. Чабып йөри торгач, онытыпмы, ялгышмы дигәндәй, атны йончытып бетерә. Шушы эше өчен авыл халкы Шүрәлене тотып кыйный. Ат сыртына сумала ябыштырып тоталар Шүрәлене. Шуннан соң Шүрәле авыл халкын каргый. Авыл кими башлый. Йортлары аз калган авылларга «Шүрәле каргаган» диләр. Шүрәленең тагын бер гадәте бар, ул кеше кытыкларга ярата. Кешене кытыклап көлдерә, үзенә дә шуннан рәхәт таба. Ләкин бер әкияттә дә Шүрәленең кытыклап кеше үтергәнлеге сурәтләнми. Кеше кытыклап үтерүе турында ул үзе әйтә. Бәлки, ул егетне шүрләтер өчен генә шулай үзенә нахак бәла тага торгандыр.

«Тотсам, үтерәм, валлаһи!» — дип әйткәненә карап кына без бер кешене дә кеше үтерергә теләүдә гаепли алмыйбыз. Бәс, Шүрәле ачыктан-ачык дию, аҗдаһа, убырлы кебек халык дошманы түгел.

Тукай үзе дә Шүрәлене ярата кебек. Шүрәле бит көлке чыганагы. Ул кеше көлдерә, һәм тикмәгә генә Тукай үзенең күп кенә әсәрләрен «Шүрәле» имзасы беләк бастырмаган.

Чыннан да, Шүрәле бит юморист, сатирик, клоун, урман сарыгы, табигать баласы. Үзебезнең арада юкмы икән шүрәлеләр? Шаян, җор телле, көлке кыйланышлы, иптәшләрен «үтергәнче көлдерә» торган кешеләр бармы? Бар. Андый кешеләрне һәр компаниядә сөеп каршылыйлар.

«Су анасы» шигырен дә шушы юнәлештә тикшерсәк, Су анасының да әшәке зат түгеллеген күрербез. Тукай шигырендә Су анасы нинди зыян эшли? Бер зыян да эшләми ул кешеләргә дә, малайга да, табигатькә дә, хәтта үзен куучы этләргә дә. Курыккан карак малайга Су анасы килбәтсез булып күренә икән, ул әле әшәке дигән сүз түгел. Курыкканга куш, койрыгы белән биш булып күренә ул чакта. Әсәрдә Су анасы куркыныч түгел, малай — тискәре образ. Малай үзенеке булмаган таракны урлады. Тукай да бу әсәре белән «кеше әйберсенә кагылырга ярамый» дигән фикерне әйтә бит.

Шуңа күрә минем рәссамнарга да әйтер сүзем бар. Алар Шүрәле белән Су анасын чамадан тыш ямьсез итеп ясыйлар. Андый түгел бит алар. Тукайда да алар чамадан тыш килбәтсез түгелләр.

Үзем язган әкиятләрдә мин Су анасын да, Шүрәлене дә әшәке затлар итеп сурәтләмим. Күптән түгел генә «Азат хатын»ның икенче санында басылган әкияттә минем Шүрәлем — чабата ясаучы, такыя үрергә оста, матур, миһербанлы зат. «Каратай» повестендагы Су анасы, Су иясе, Су кызы да әкиятнең уңай каһарманнары.

Шуңа күрә мин Тукайның әкиятләрен кайта-кайта әллә ничә тапкыр янә укып чыгам. Укыган саен мин ул әкиятләрдә үзенә күрә бер яңалык табам.

«Яшь ленинчы», 1986, 19 март


(Чыганак: Батулла Р. Әсәрләр. 1 том: Мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007)



Комментарий язарга


*